

Моңлы кеше бәхетсез була, диләр, дөрестер, ахры. Нәгыймнең якыннары юк, ул үксез ятим. Ярый әле, йөрәгеннән чыккан җырлары бар. Яланда рәхәтләнеп, күңеле булганчы, йөрәге басылганчы җырлый. Аллаһы Тәгалә бер яктан бирмәсә дә, икенче яктан жәлләмәгән, көй, откырлык белән көч, сәламәтлекне диюем.
Җыр-моң ягыннан аңа җиткән кеше юк. Нинди генә тавыш, нинди генә көй-моң ишетмәсен, хәзер генә отып алып, кабатлый ала. Һәм һичнинди үзгәрешсез. Беркөнне генә әле көтү көткәндә сазлыктагы торналарны үзләре кебек кычкырып чакырып чыгарды. Менә гаҗәп, иң соңыннан, кызганыч итеп кычкыра-кычкыра, камыш-күрәннәр арасыннан чатанлап бер торна баласы килеп чыкты. Күренеп тора, аягы имгәнгән. Нәгыйм якынайгач та куркып очып китмәде. Очып китәрлек хәлдә түгел иде шул бахыр кошчык. Аягы сынган булып чыкты. Нәгыйм аны тотып алып, сынган тәпине тал чыбыгы белән куша бәйләп куйды. Үзенә төш вакытында ашарга дип тәгаенләнгән йомыркаларның сарысы, ипи белән сыйлады. Торна баласы бик зәгыйфь, азык табып ашарлык хәлдә түгел, ябыккан, ачлыктан хәлсезләнгән. Торналарның ба-лык-бака ашаганнарын исенә төшереп, Нәгыйм бүтән көннәрне дә күлдән балык, бака тотып ашатты. Авыл көтүен көткән егетебез көн дә, саз буена җитү белән, теге яралы кошны ана торна тавышы белән чакырып чыгарып, ашата торган булды. Торна баласы тәүдәрәк бик курыкса да, тора-бара өйрәнде, кулга ияләште. Матураеп хәлләнде. Канатлары елтырап, тәненә ит-май кунды. Бүтән торналарга ияреп һавага күтәрелә, алардан калышмый оча башлады.
Көзләр җиткәч, торналар җылы якка очып киттеләр. Иң соңгы булып, җәрәхәтләрен Нәгыйм бәйләп, ашатып үстергән торна һавага күтәрелде. Баш очында берничә тапкыр әйләнделәр дә кошкайлар, көньякка юнәлделәр.
Шулай яңгырлары белән елый-елый көзләр үтеп, салкын кыш җитте. Ул вакытларда ятимнәрне әлеге кебек приютларга озатмаганнар. Үксезләрне авыл үзе караган, һәм ул борын заманнарда ятимнәр йорты кайдан булсын, ди. Әйтергә онытып торам: бу вакыйгалар борын-борын заманнарда булган. Хәзерге яшьләр әкият, диярләр. Сезгә әкият, ә безгә чын ул, булган хәл. Нәгыйм хәзер буй җиткергән, көче утырган егет. Шуңа карамастан, бик фәкыйрь. Ул һаман җәйләрен авыл көтүен көтеп, кышларын хәлле авылдашларына абзар тазартышып, тирес түгеп, мал караша. Дөресрәге, кем нинди эшкә чакыра, шунда йөри. Тамагы да тук, өсте дә бөтен дияргә була. Стәрлебашта мәдрәсәләр күп тә ул, тик укырга гына мөмкинлек юк. Тамак туйдырып, өскә киенер өчен көне-төне эшләргә кирәк. Торыр урын юк. Нәгыймдә уку кайгысы түгел, тизрәк өй тергезү аның уе. Шуннан соң инде сөйгәне Һаҗәргә яучы җибәрергә дә була.
Һаҗәр – Гали хәлфәнең уртанчы кызы. Нәгыйм аларда абзар тазартып, утын ярып, күп хезмәт итте. Һаҗәрне күптәннән яшерен яратып йөрсә дә, аңарга дәшү түгел, күзенә туры карарга да ояла. Нәгыйм кем дә, Һаҗәр кем? Алар арасындагы аерма җир белән күк арасы.
Егет былтыр да кыш буе Гали хәлфәдә эшләде. Менә шунда инде Һаҗәр үзе башлап сүз кушты, аның яныннан серле елмаеп, карашы белән көйдереп, юк эшне бар итеп үтеп йөри башлады. Күрәсең, моны өйдәгеләр дә сизделәр. Беркөнне Нәгыйм шулай көндәгечә абзар тазартып, җырлый-җырлый маллар карап йөргәндә, хәлфә кайтып керде. Абзарга терәлеп салынган келәт эчендә тавыш чыкты. Хәлфә абзый, кызын чырылдатып камчылап алды да, йортта пыр тузып йөри башлады. Түзеп кенә тор. Ишек төбендәге калай чиләкләр, Мәкәрҗәдән кайткан җиз табакларга кадәр очарга тотынды. Абыстайның аркасында да камчы биеп төште шикелле. Хәлфә пыр тузып йортта бер-ике әйләнде дә, ничек кайтып кергән булса, шулай кинәт үз эше белән чыгып китте.
Нәгыймебез хәлфәнең төпчек улыннан төпченергә уйлады:
– Хәлфә абзый нигә ризасызлык белдерә, берәр шуклык эшләдеңме әллә?
Әле ул-буны аермаган бала:
– Һаҗәр апа сине абзар ярыгыннан күзәткән. Әни йортта син җырлаганны тыңлаган, ә апага күз-колак булмаган, – дип әйтеп салмасынмы!
Төшке аш вакытында Һаҗәрнең сеңелесе Гөлҗамал да, апасын үртәп:
– Әтидән эләктеме? Икенче вакытны саграк бул. Үзең гаепле, хезмәтчедән башка күзең төшәр егетләр калмаганмыни! – дип, апасына төртелеп алды. Һаҗәр бу сүзләрне Нәгыймнең дә ишеткәнен чамалап, комач кебек кызарды. Һәм җаен туры китереп әйтте егеткә:
– Синең өчен эләкте. Тән ярасы нәрсә, йөрәгемнең януына түзәрлегем калмады. Җаның да юк икән, күзең дә күрми. Сукыр син!
Егет, телен чак әйләндереп:
– Минем дә йөрәктә ут... – дип кенә сүз куша алды.
Менә шулай башланып китте ике арадагы яшерен мәхәббәт. Юк, яшерен түгел инде, фашланды хәзер.
Күңеленә шик кереп утырган хәлфәнең генә төн йокылары качты. Хезмәтче егетнең колагына төшереп куйды:
– Син, энем, матур җырлыйсың, сүз дә юк. Тыңларга үзем дә яратам. Тик бүтән минем йортта тавышың ишетелмәсен. Колагыңа киртеп куй. Югыйсә, чарасын табармын. Хезмәтчеләр урам тулы. Күрше авыллардан да килеп эш эзләп йөриләр. Ишетсен колагың.
Әлегә йортыннан куып чыгармады тагы үзе. Ат кебек таза, ару-талуны белми эшләгән хезмәтчеләр бармак белән генә санарлык шул. Җитмәсә, бик ышанычлы, төшеп калган көмешеңдә югалмас.
Әмма Нәгыймнән котылмый чара юк. Авыл старостасы белән сөйләшеп, егетне солдат хезмәтенә озаттырырга хәйлә корды хәлфә абзый һәм язга шулай эшләде дә.
Егерме биш ел хезмәт, ничек кенә авыр булмасын, барыбер үтте. Тик Нәгыймнәрне генә һаман кайтармыйлар. Җитмәсә, монавы төрек сугышы да һаман бетми. Кайчан кайтып булыр туган якларга? Язлар җитте, барча табигать уянып җиңел сулыш алды. Тик карт солдатларның гына кәефләре бик шәптән түгел. Тагы да бер ел хезмәт итеп, тагы да чит җирләрдә язлар каршыларга туры килерме икән ни инде?
Нәгыймнәр хезмәт иткән полкта язгы карау бара. Солдатлар тезелеп, полкны тикшерергә килгән карт генералның плацка чыкканын көтеп торалар. Ә көн шундый матур, тын! Язгы кояш җылыга сусаган тәннәрне иркәли. Менә-менә агачлар бөреләрен ачып яшелдән киенәчәкләр. Барча тереклек язгы кояшка шатлана. Кошлар күңелле җырларын сузып сайраша-сайраша парларын чакыралар.
Сафларга тезелгән солдатлар арасында кинәт ниндидер җанлану сизелеп китте. Күп тә үтми, командирларның үрә катырга кушкан командалары яңгырады. Ашыкмый гына, үз бәһасын белеп, карт генерал аның өчен генә эшләп куелган, биек сәкегә диярләр иде элек, хәзергечә әйтсәк, трибунага менде. Сәке-трибунаны кичә генә ясап бетереп өстенә комач япканнар иде. Нәкъ шуның каршысына туры килде Нәгыйм белән Кәримнең урыны. Кәрим дә Эстәрлебаштан. Гомумән, эстәр-лебашлар бу полкта җиде кеше, барысы да карт солдатлар булып, быел яз хезмәтләрен тутырып, өйләренә кайтарылырга тиеш иделәр. Часть командиры кыскача доклад ясады. Генерал хәрбиләрне сәламләде. Плацта басып торган ике меңгә якын тамакларның яше-карты:
– Здравежелаемвашевысоко-превосходительство! – дип, бар көченә ертылдылар да, тагын боерык көтеп, тынып калдылар.
Шул тынлыкта, көтмәгәндә, кинәт кенә гаҗәп моңлы итеп, еракта-еракта торналарның җырлашкан-елашкан тавышлары ишетелде. Алар шулай туган якларына кайтып барганда, шатланышып, җырлап, таныш тугай-күлләрне сәламлиләр иде шикелле. Торналарның моңлы авазын карт генерал да ишетте, ахры. Ул да башын күтәреп торналарны эзләде. Часть командиры да карт генералга ияреп күктәге торналарны күзәтергә кереште. Плац өстендә моңсу тынлык урнашты. Бу моңсу сагышлы көй, йөрәкләрнең әллә кайсы кылларын чиертеп, әллә нинди хатирәләрне уятты. Күпләренең күзенә яшь эркелеп, тамакларына төен утырды. Күпләре, ирексездән уфтанып, заяга үткән гомерләрен уйлап, авыр, бик тә авыр сулап куйдылар.
Тик карт генералның күзләре бик шәптән түгел иде, ахры. Ул әле тегеләй, әле болай боргаланды, колагына учын куеп тыңлап та карады. Тавышларын ишетсә дә, торналарның үзләрен күрмәде. Кырында басып торган адъютанты белән часть командиры, бер-сеннән-берсе уздырып, аңа торналар көтүен күрсәтергә тотындылар. Шунда кайсысыдыр подзорная труба алып килергә кирәклеген төшенде шикелле. Йөгертеп алып килделәр. Хәзер карт генерал шуның аша карарга кереште. Күрәсең, аяк өсте басып тору карт кешене ялкытты, йомшак урындыкка барып утырды да утырган килеш кенә күзәтә башлады.
Нәгыйм янында басып торган Кәрим:
– Их, шушы торналар кебек, туган якларга очып кына кайтып, Эстәрлебашны бер күреп кенә килергә иде! – диде, уфтанып.
Нәкъ шушы мизгелдә, нәкъ шушылайрак уйлап сагышланып басып торган Нәгыйм дә көрсенеп:
– Әйе, торналар бәхетле. Алар бер-ике көннән Һаҗәр кырына кайтып җитәчәкләр, – диде һәм, үзе дә сизмәстән, үсмер чагындагы кебек итеп, берничә тапкыр торна тавышы чыгарып кычкырып куйды.
Бу тавышны ишетеп, иң алдан очкан торна кинәт кенә борылып, зур боҗра ясап, бер урында әйләнә башлады. Аңа ияргән төркем дә шул рәвешле очарга тотынды. Хәзер һавада торналардан бик зур боҗра хасил булып, алар тагы да көчлерәк итеп елашып-җырлашып әйләнергә тотындылар. Әлегә ни булырын үрә катып тып-тын күзәткән мәйдан, умарта күчен хәтерләтеп гү килеп алды да тагы тынып калды.
Көтелмәгән тоткарлыктан часть командиры югалып калды. Хәрби частьне күргәзмәгә әзерләүгә җаваплы штаб начальнигы исә кыза-рынып-бүртенеп чәбәләнергә тотынды. Бөтен плац үрә катып күкне күзәтә. Ә боерык юк та юк. Боерык булмагач, барабаннар да кагылмый, быргылар да кычкыртылмый. Шулай итеп, хәрби күргәзмә башланмас элек үк бозылды. Штаб түрәсе, хәлне коткарырга чамалап, дилбегәне үз кулына алып, часть командиры башкарасы эшне үзе үтәргә тотынды:
– По-о...лк! Минем боерыкны... тыңла... – дип тамак ертты. Аллаһы Тәгалә тавышны жәлләмәгән үзенә. Тавышы күк күкрәүне хәтерләтеп, мәйдан, казармалар өстеннән күтәрелеп еракларга тарады. Җыелып яткан җылы суда коенышкан чыпчыклар гына ризасызлык белдереп, пырхылдашып күтәрелеп, тып-тын мәйдан өстеннән очып үттеләр.
Торналар моңын тыңлап, үзенең яшлеген, үткән гомерен һәм күптән түгел генә мәрхүмә булган хатынын исенә төшергән, әллә нинди сагышлы хисләргә баткан карт генерал, боерыкны ишетеп, ризасызлык белдереп, кулын салмак кына күтәрде дә, имән бармагы белән кайдадыр өскә ымлап, штаб түрәсенә карап алды. Нәрсә әйтергә теләде генерал, беркем дә аңламады. Киеренкелектән калтырана ук башлаган түрә шулай да туктап торырга кирәклеген чамалап алды. Икенче һәм иң мөһим боерыкны бирергә дип ачыла башлаган авыз шул килеш катып калды.
(Дәвамы бар.)