

Вакыт тиз үтте – Фәргать тә ерак арадагы рейсларга йөри башлады, хезмәт хакы да сизелерлек артты. Сәрия әлегә улы белән өйдә утыра, бала көн саен үзгәрә, матур һәм хәрәкәтчән булып үсә. Менә иртән рейстан кайтырга тиеш, дип ирен көтте яшь хатын. Сөенче дә әзерләде: үтә күренмәле төнге күлмәк сатып алды. Табын корган арада телефоны шалтырады. Сыйныфташы икән.
– Сәрия, әниеңнең хәле начарайды, хастаханәгә алып киттеләр. Тәлгать әлегә бездә...
Хатын урынында катып калды. Аңына килгәч, Маратны күтәреп, күршеләренә йөгерде. Баланы калдырып, юлга чыгарга иде исәбе. Ул арада Фәргать тә кайтып керде. Хатынының кая китәргә җыенуын белгәч, такси чакыртты. Озаткач та, җаны әрнеп, озак кына урамда басып торды ир. Булган хәлләр һәм әлеге вакыйгаларның нәрсәгә китерүе йөрәген өзгәләде. Тормышы катлаулануын, бик нык буталуын ул яхшы аңлады...
Иртән, сәгать тугызлар тирәсендә телефон шалтырады. Трубканың аргы башында Сәриянең ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелә.
– Фәргать, әни... китте... гомере өзелде... Моңа без икәү гаепле, ишетәсеңме, бары тик без генә. Мин үземне моның өчен гомерем буе гафу итмәячәкмен...
Санияне туган авылына җирләделәр. Мәетне юып, кәфенгә төрер алдыннан әнисенә соңгы тапкыр карар өчен Сәрияне чакыртып керделәр. Аның еларлык та, әнисе янында озак басып торырлык хәле дә юк иде. Ул каядыр китәргә, күз яшьләренә ирек бирергә теләде, әмма бик авырлык белән үзен кулга алып, йөзен юеш кулъяулык белән каплап утырды. Мәетне ишегалдына алып чыктылар, дога укыдылар һәм авыл башындагы зиратка алып киттеләр. Санияне соңгы юлга озатырга килгән кешеләр арасында Сәриянең әтисе дә бар иде, диделәр.
Күрше хатыннары идән юа башлады. Энекәше Тәлгать кенә “Әни кайда?” дигән сымак, аңа карап тора иде.
Әнисенең җидесен үткәргәч, Сәрия юлга җыена башлады. Автобус туктаган һәм кузгалып киткән чакларда йокысыннан уянып әнисен чакырган энекәшен: “Мин монда, әниең монда! Йокла, Тәлгать, йокла, минем акыллым!” – дип юатты. Беркайчан да Тәлгатьне кыерсытмаска, үзенең Мараты белән бергә тәрбияләргә, үстерергә сүз бирде ул. Әнисенә китергән сызланулар өчен Тәлгатькә ярдәм рәвешендә булса да акланырга кирәк. Ә Фәргатькә бернинди аерма да юк, чөнки алар икесе дә аның балалары, уллары.
Атналар, айлар, бер ел үтеп китте. Сәрия әнисенең ел ашын үткәрешеп кайтты. Йөрәк сызланулары гына кимеми. Балаларны йокларга яткыргач, мендәренә капланып елый. Әнисе алдында үзен бик гаепле санау, иң кирәкле сүзләрне әйтеп өлгермәве тынгы бирми аңа. Ләкин сулар кирегә акмый. Үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел, хаталарны төзәтеп булмый. Гомерләр алда: язмышка буйсынып яшәргә генә кала...
Автор хакында белешмә:
Шәфикъ Иматдинов 1950 елда Татарстанның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Сигез сыйныф тәмамлагач, Ульян өлкәсенә китеп, төзелеш техникумына укырга керә. Соңрак читтән торып югары белем ала. Гади механиктан башлап, предприятие җитәкчесенә кадәр юл үтә. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов «Дәрьяларга каршы йөзәм», «Сиңа гына», «Йөрәк сәгате» кебек китаплар авторы. Габделҗәббар Кандалый исемендәге бүләк иясе.
Фото: tatar73.ru