

Мунча кереп чыккач, аш өстәле янына җыелдылар. Әтисе сүз башлады.
– Ярар, безгә күрергә язганны башкалар күрмәс, хәзер ничек тә булса, алда торган сынаулар аша үтәргә кирәк. Берничә көннән Әлфия эшеннән сорап Сания һәм улың Тәлгать янына барыр, аларның хәлләрен белешер. Сиңа да булышырга тырышырбыз, – диде ул тыныч кына һәм чәй эчүен дәвам итте.
Әнисе, күз яшьләрен сөртеп:
– Улым, ешрак кайтырга тырыш. Яңалыкларны кешедән ишетеп җәфа чиккәнче, үзең сөйләсәң, җиңелрәк булыр. Олы юл якында гына, читләтеп үтмә! – диде.
Урамнарны тузанга күмеп, Фәргать машинасы авылдан чыгып китте.
Кайчандыр бала тавышларына күмелеп торган йорт бушап калды. Ә яшәү дәвам итте. Авыл халкы шундый инде ул, һәркем үз эше белән мәшгуль: кемдер терлекләргә кышлыкка печән әзерли, кемдер урманнан утын кайтара... Тормыш шулай үз җаена акрын гына ага. Колхозлар һәм совхозлар таркалды. Фермерларның да эшләре җайлы бармый: кая гына борылсаң да, мәшәкатьләр чиктән ашкан һәм бөтен кыенлыкларны үз җилкәңдә күтәреп барырга кирәк. Дәүләт сүздә генә ярдәм итә, чынбарлыкта бернинди ярдәм дә юк, телевизорда гына барысы да яхшы. Ягулык бәясе гел артып тора, ашлама турында акрынлап оныта башладылар... Зур мәйданнарга күпьеллык печән чәчтеләр. Аннары шул печәнне киптереп җыйгач, авылларга тараталар. Шул рәвешчә чыгымнарны каплыйлар. Кешеләр ничек кенә булса да яшәргә, дөресен әйткәндә, исән калырга тырыша. Тормыш кисәк кенә кире якка борылырга мөмкин шул, әмма яхшы якка тиз генә үзгәртеп булмый.
Берничә көннән Әлфия Сания янына кузгалды. Авылдан поселокка кадәр өч-дүрт сәгать чамасы юл. Әмма баштан китмәгән авыр уйлардан юл аеруча озын булып тоелды. Хатын Саниягә нәрсә әйтер? Сүзне нидән башлар? Ул аңа кем? Туган дип әйтсәң, туган түгел, дошман дисәң, Әлфиянең гаебе нидә? Чынлыкта, ул Тәлгатьнең апасы, аның әтисенең бертуган сеңлесе генә бит.
Автобус тукталышыннан җәяү атлады Әлфия. Шулчак тыкрыктан Тәлгатьне җитәкләгән Сания килеп чыкты. Көтелмәгән очрашудан, ул күзләренә ышанмыйча, икесе дә кадаклаган кебек, тораташ булдылар. Әлфия сумкаларын җиргә куеп, Тәлгатьне кулына алды.
– Исәнме, Сания, каян кайтып барасыз? Кара әле, кара, Тәлгать ничек үскән! Тфү-тфү, күзегә күрмә, бала! Менә мин, мин...
Әлфия берничә мизгел югалып калды, һәм әңгәмәне ничек дәвам итәргә белмичә, йөткергәләп алды.
– Исәнме, Әлфия. Сезне монда нинди җилләр китереп ташлады? Адаштыгыз мәллә? Без менә поликлиникадан кайтып барабыз әле.
Фатирга кайткач та, әңгәмә ялганып китә алмады. Түгелгән чиләк тулы булмый, диләр бит. Әлфия әти-әнисенең сәдакасын тапшырып, кайтырга җыена башлады.
– Ярар, Сания, соң булса да, кичке автобус белән китәрмен, ахры. Барысы өчен дә мине кичер. Өйдә эш күп, әти белән әнигә булышырга кирәк. Сыең өчен рәхмәт, авырма тизрәк терел, сәламәт бул. Артык кайгырма. Саубуллаштылар.
Әлфия Санияне дә, Тәлгатьне дә бик кызганды, алар дөньядагы иң бәхетсез кешеләр булып тоелды. Ямаш шештән бик сирәкләр генә котыла ала. Ни кызганыч.
Сәрия, бала тапкач, тагын да чибәрләнде, ныгыды. Оста хуҗабикәгә әверелде, өй эшләрен, бала тәрбияләү үзенчәлекләрен тиз үзләштерде. Малай да сәламәт, матур гына үсеп килә. Ят урында яңа дуслар табып, үзе кебек яшь әниләр белән бергә бала арбасы этеп, саф һавада йөрделәр, чиратлашып кибетләргә йөгерделәр һәм башка мәсьәләләрне хәл иттеләр. Укуын да ташларга исәбе юк иде аның, читтән торып уку бүлегенә гаризалар тапшырды.
Әнисенең көтмәгәндә авырып китүе генә борчыды Сәрияне. Үзе шалтыратырга кыймаса да, Әлфиядән хәлен гел сорап торды.
Фәргатьнең дә эше уңай барды. Яңа эшендә сынатмады, җитәкчелек белән дә мөнәсәбәтләре яхшы. Бәлки, шуңадыр, аны еш кына җаваплы рейсларга җибәрә башладылар. Хезмәт хакы әйбәт, премиясе дә бар. Яңа ел бәйрәмнәренә яңа машиналар көтелә иде, бәлки аның берсен Фәргатькә тапшырырлар. Тормыш тыныч кына һәм бертөрле акты да акты. Ир башыннан үткән вакыйгаларны хәтерендә актарып вакыт-вакыт уйланды, үзе өчен ниндидер нәтиҗәләр ясарга тырышты. Саниягә өйләнү дә, уртак балаларының тууы да аның өчен ничектер сизелмичә үтте. Ә менә Сәрияне ул үзе үстерде, балачактан ук яратты. Мондый бәхеттән ничек баш тартырга мөмкин иде соң? Сәриянең Фәргатькә тартылуын күрде ләбаса! Ни өчен алар бу хатаны ясадылар? Ә бит ул Саниягә бернинди вәгъдә бирмәде. Туй тантанасына әверелгән туган көн... Бу алдан уйланылган ният булмады микән? ...Шул рәвешле фикерләп, Фәргать үзен һич гаепле санамады. Ничек булган, шулай булган, хәзер бернәрсә дә үзгәртә алмыйсың, вакыт үзе күрсәтер, нәрсә эшлисең инде?
Яңа ел алдыннан мәктәптә бергә укыган сыйныфташыннан әнисенең операциягә керергә җыенуы турында хәбәр алды Сәрия. Нишләргә? Операция ничек үтәр? Тәлгать кем белән калыр? Дәваханәдә ул кем белән булыр? Шундый сораулар аңа тынгы бирмәде, кәефен төшерде. Тормыш дигәнең һаман катлаулана гына бара. Әллә әнисе янына барып, барысы өчен дә гафу сораргамы? Әнисенә дә, аңа да күпме интегергә, түзәргә мөмкин? Кичен бу хакта ул иренә сүз какты.
– Фәргать, җитди сүз бар. Хәзер улымны гына яткырам да, яме?
Алар Саниянең авыруы, Тәлгать белән әнисенә ярдәм итү турында бик озак, җентекләп сөйләштеләр. Бу уңайдан фикерләре уртак иде. Фәргать эшеннән ике атнага ял сорап гариза язарга булды, шул арада ул бала белән утырыр, ә Сәрия әнисе белән күрешер, дип килештеләр.
Сәрия поселокка килеп җиткәндә, караңгы төшә башлаган иде. Автобустан чыгып, кичке урамнардан атлаганда берәүгә дә күтәрелеп карамаска тырышты ул. Үсмер еллары үткән йорты каршында тирән уйларга чумып, байтак басып торды. Калтыранган куллары белән ишекне ачып, фатирга керде. Бүлмәләрдә ниндидер серле тынлык, бары тик аш бүлмәсендә генә ут яна. Сәрия сумкаларын куеп чишенә башлады. Әнисенең алгы бүлмәдән чыгып янына килеп басуын сизми дә калды. Күрүе булды, күз яшьләренә буылып, әнисен кочып та алды.
– Әни, барсы өчен дә гафу ит! Мин башкача болай яши алмыйм...
Ана белән кыз ишек катында кочаклашып сүзсез генә шактый басып тордылар. Әйтәсе килгән гаепләү сүзләре күз яшенә кушылып акты. Җан сафланырга тырышып, гөнаһларны юарга омтылды...
Әнисенең сәламәтлеге чынлап та мактанырлык түгел иде. “Әни операциягә кергәч, Тәлгатьне, мөгаен үзем белән алырмын”, – дип уйлады Сәрия. Энекәше дә тиз ияләште үзенә. Сания, кызы Сәриягә һәм өй эчендә йөгереп йөргән Тәлгатькә карап, соклануын яшермәде:
– Менә, безнең урамга да кояш елмайды, өебез дә яктырды, – дип шаяртты.
Операция вакытында Тәлгатьне үзләренә алып китүенә каршы чыкмады әнисе:
– Ярар, ничек яхшы дип уйлыйсың, шулай эшлә, – дип кенә килеште.
Кызын озаткач, авыр уйларына тагын да тирәнрәк чумып, зур фатирда ялгызы гына калды Сания. Кызы белән серләшкәндә иң әһәмиятле сүзен әйтмичә калганга, йөрәге сызлады. Ниндидер эчке тавыш кисәтте кисәтүен. Ярар, хәерле булсын!
Сәрия исә өенә ашыкты. Фәргать аны автобус ишеге алдында ук каршы алды. Бер-берсен бик сагынышканнар иде күрәсең, тирә-яктагыларга игътибар итмичә, кочаклашып үбештеләр. Башка нинди генә авыр уйлар килсә дә, мәхәббәт үз эшен эшли шул.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com