

(Ахыры.)
* * *
Мунчаның стена түбәләрен әйләнеп, идәннәренә кадәр кайнар тыны белән өтеп чыккан пар чак ишекне бәреп ачмады. Ләүкәдә утырган ир миндеген чаж да чож килгән таш өстендә уйнаткалады да йомшарган яфракларны җайлап кына тәненә тигезде. Соңыннан инде хәрәкәтен ешайта барып, шул тәннәң үчен алырга кереште – миндек шап-шоп килде. Р-әх-хә-әт... Яз, җәй сулышына сугарылган пар, барыр урын таба алмыйча, әле стеналарга бәрелеп сугылды, әле килеп үзеннән һич куркырга уйламаган ирне куенына кочты.
Әкрам аз гына тынган арада әрсезләнеп таштан бәргән парны сулады. Ярышларда чабып килгән ярсу атныкы кебек бар тәненнән шыбырдап тир акты. Аннан әллә нинди укшыткан ис килә иде: айлар, алай гына түгел, еллар буе эчеп ычкынганнан соң, кан күзәнәкләрен агулаган иблис белән шайтан косыгымы ул, әллә аларны куып чыгарырга азапланган даруларныкымы – белмәссең. “Әйдә, чыгыгыз, минем тәнемдә сезгә урын юк”, – дип үрсәләнә иде ирнең җаны, йөрәген дөп тә дөп китереп.
Әкрам тагы бер тапкыр миндеген таш өстендә тотып үзен “тукмады”да, чоланга чыгып, эскәмиягә сузылды. Буынсыз тәнен чемердәтеп күзәнәкләре этешә-төртешә әле аяк очына табан йөгереште, әле кирегә. А-ах! Әйтеп аңлата алмаслык, сөйләүгә сүз тапмаслык бу тойгы-кичерешләр тик хисләре шартлардай чиккә җитеп ташкан мәхәббәтлеләрдә генә буладыр ул...
Ай-ай.. Шундый интектергеч тә, тәнне иркәләп илерткеч тә тойгыларны сасык көмешкә, техник спирт тагы әллә нәрсәләр кушылган ясалма хәмер шаукымы йөгерткән чиркангыч кичерешләргә алыштырчы әле?! Шулардан, хатыны назыннан, сабыйларының шат тавышларыннан, әнисенең өмет очкыннары уйнаган карашларыннан мәхрүм булчы инде.
Мунча чоланының салкынлыгы ирнең тәнендә бәбкә йоннарын чыгарган саен, зиһене дә фанилыкка кайта барды, тәне җиңелчә калтыранып куйды. Ул, торып, чолан миченә утын өстәде дә, төнен өшеп уянган бәндә өстенә юрганын тарткан шикелле, тагын мунча эченә – эссе пар куенына чумды. Бу юлы чабынмады ул. Тик мәтрүшкә кушып бәйләнгән яшь каен миндеген таш өстендә генә бераз тотты.
Хуш исле парлы һаваны сулап, озак утырды Әкрам. Киләчәк турында, артабан ничек яшәргә кирәклеге хакында уйланды, үткәнен, бигрәк тә эчеп гамьсез үткәргән көннәен исләп, җаны үртәлде. Артабан ничек яшәргә? Кеше күзенә күренеп, дәвалаучы табибы әйтмешли, реабилитация вакытын ничек үтәргә? Һай-ай... Бигрәк хәшәрәт сазлыкка төшелгән булган икән. Тик ул эчкән чакта гына күренми. Әле, шайтан агуларының соңгы тамчыларын тәненнән тир белән чыгарган саен, аларның урынын аек күзәнәкләр ала барганда, барысы да аңлашыла кебек, тормышка да башка күзлектән карыйсың.
“Ничек туңып үлеп ятмаганмын да, ничек гарип-горәбә калмаганмын?” Ә бит моның һәрвакыт булуы мөмкин иде. Хәтта салкын көннең бер сәгате җиткерә. Ана, күрше авыл Фатима апаны гына ал. Соңгы арада төшерергә сабышып киткән бу апа, көмешкә алырга дип чыгып, өй аша гына торган йорт капкасы алдында чүгәләп утырган. Оеп киткән дә бичара, үзен учак янында кебек хас итептер инде, өстендәге фуфайкасын гына түгел, эчке күлмәгенә кадәр чишеп беткән...”
Әкрамның мунчадан кайтуын барысы да дүрт күз белән көтә иде. Әтиләренең аек булуына сөенешкән, сагынышкан сабыйлары: “Җиңел пар белән, әти!” – дип үрле-кырлы сикереште. Хатыны аның кулыннан юешләнгән сөлгесен алып, корысын тоттырды. “Әйдә, баллап мәтрүшкә чәен эчеп ал, – диде дә, өстәлгә чынаяклар тезде. Капкачы читтеннән пар чыгып торган кәстрүлен утыртты. – Бәрәңге дә пеште. Килегез, бергәләп ашап алыйк”.
Парга кушылып, бәрәңге исе өй эченә таралды. Аңа карап торган унлаган күздә шатлык очкыннары уйнады, танау эчен кытыклаган могъҗиза уртларны тартыштырды.
– Тә-әк, – диде гаилә башлыгы, – бүген йомыры бәрәңге ашыйбыз. Бәрәңге ашаган зур-ур үсә ул. Әйдәгез, тотыныгыз. Әнә кисәкләп ит тә ашагыз. Кисәкләп ашаган майлы ит көчле итә, борынгы батырлар шулай ашаган.
Әниләре аерым тәлинкәгә өеп куйган ризыкка өч сабый кулы сузылды. Кайнар бәрәңге кечкенә учларда сикереште, кисәкләре авыз эчләрендә әүмәләнде.
– Өф... өф-ф...
– Ипләп, ипләп ашагыз, кая кабаланасыз? – Әниләренең назлап искәрткән тавышы сабыйларының кыланышын туктада алмады.
– Әттә, ә әттә, бәрәңге үстерә ул, дисең дә көн дә, көн дә ашыйбыз, нигә һаман шул килеш торабыз соң? – дип әйтеп салды алты яшьлек Руслан. – Итен дә корсак тулганчы ашыйбыз, барыбер үсмибез.
Әкрам чәчәде. Чәйни генә башлаган азыгын йота алмыйча азапланды.
– Ы-ы-ы... Ни, ни...
– Ул бит сиздерми генә үстерә, улым, җайлап кына.
Ярый әле Гөлмәрьям ярдәмгә килде. Югыйсә, ни дип җавап бирергә дә белмәссең. Ләкин Руслан тиз генә бирешергә теләмәде.
– Ә Азамат, банан, өрек, йөзем үстерә, шоколад үстерә, – ди.
Азамат – күрше малае, яшьтәшләр. Бергә уйнап йөриләр. Чукынчык, байның баласы да бай инде, дип уйлады Әкрам, әтисенә охшап мактанчык, җитмәсә. Ни алып бирәләр, йөгереп керә дә: “Минем әтием шуны алып кайтты, тегене алып бирде”, – ди. Телевизоры да боза балаларны. Төрле реклама күрсәткән булалар да, әйдә башлана монда тегене-моны таптыру. Өч малай бит әле, төпчеге Алмазына кадәр кәнфитләрнең исемен тәтелди.
– Ишеттеңме, Әкрам, төпчегең нәрсә ди? – Гөлмәрьямнең тавышы ирне уйларыннан арындырды.
– Ы-ы.. Нәрсә, улым, әттәгә тагы әйт әле, ишетми калдым.
– Сула-ай супа-супс алып кайт, әттә. – Алмаз ике кулындагы бармакларын тармакландыра. – Сикалат та алып кайт, менә сулай. – Кечкенә куллар тагы өскә күтәрелде.
Әкрамның йөрәге ярсып типте, тамагы кипте. Бар, аңлатып кара шул сабыйга Азаматның әтисенең алыпсатарлыкта йөрегәнен дә, сиңа колхозның эш хакы түли алмаганын. Ярый әле кешеләрнең йомышы төшкәли. Ни анау Сереганың тарифы эшне боза язды. Байтак адәмне куркытты. Һәй, куркытса тагы, гел бушка да йөреп булмый. Остаханәсен эшләп бетерсә, барысы да җайланыр әле.
– Балачакта бәрәңге, ит белән генә булмый шул. – Гөлмәрьям үз алдына сөйләнгән булып, кашыгын кыштырдатуын белде. Соңыннан балаларына эндәште. – Әтиегез тәм-том ташыр әле. Менә эшләре генә көйләнсен.
– Ы-ы... Әйе, балкайларым, барысын да алып кайтырмын, тик сез дә мине тыңлагыз: ярдәмче булып үсәр өчен ит белән бәрәңге ашагыз. Ә чупа-чупслар тешне генә черетә ул...
Әкрамның күңеле йомшарды. – Менә иртәгә мин председатель бабайга барып эш хакын сорыйм да... Гөлкәй, мөгаен, хастаханәгә ферма юнәткән өчен акча язганнардыр, правлениегә барып килим. Каравылчы йортының да идән-түбәсен яңарткан идем, башка шундый эшләргә йөрештердем.
– Белмим инде, кем сиңа наряд язган дисең. Язсалар да, саламына, игененә тотып калалар. – Гөлмәрьям төшенкелеккә бирелде. – Җәй буе чөгендер утап, күпме генә писук бирделәр, анысын да базар хакы белән. Бурычка йөрибез инде шунда көн үткәреп. Ярый әле мал-туар бар да, син тик тормыйсың. Анда да...
Гөлмәрьям тыелып калды. “Эчкән чагыңда бер яртыга алданып йөри идең”– дип әйтмәкче иде ул. Тик Әкрамны дәвалаучы табибның сүзләре кылт итеп исенә төште. “Иреңнең элекке эчкәнлеген исенә төшермә, битәрләмә. Кимчелекләренә караганда яхшы якларын ешрак искә ал. Үзеңне көчсез, хатыннарча назлы, иркә итеп күрсәт, ул үзен көчле ир, гаиләнең ныклы терәге итеп тойсын. Ышан аңа, шул чагында гына савыгыр. Эчкечелекне авыру итеп кабул итәр”, – дигән иде ул.
– Ярый әле, картым, синең кулларың алтын. Белеп кияүгә чыктым бит мин сиңа, белеп! – дип тезеп алып китте Гөлмәрьям. – Ничава, саулык булсын. Синең тырышлыгың, башың эшләве аркасында ничегрәк яшәп китербез әле. Менә күрерсең!
Ишек шакыдылар. Аның артыннан ук бригадир Шәрипнең башы күренде.
– Ыһ-һым, мөмкинме икән?
– Әйдә, үт, түрә, түрдән уз, – диде Әкрам, “түрә” сүзенә басым ясап. Элегрәк булса, “кода”дан салдырыр иде дә, теге чакта үзен куып чыгарганын исенә төшерде. Юк, ачу сакламый иде ул. Тик күңеле суынган иде Шәрипкә карата.
– Ярый, үтеп тормыйм. Келәткә ашлама кайтты, тиз генә киен дә – бушатырга. Иртәгә тагы бер машина китерергә тиешләр.
– Иртәгә хуҗага барырга тора идем бит әле.
– Ул өйдә булмый, районда – семинар. Давай, киен дә киттек. Сезне берәмләп җыймасаң булмый, Илдусы хәзер эре бәрәңге ашаган. Мин колхозчы түгел, дип кенә җибәрә. Харап, айныган берәү! Сарык Шәрифе – запойда, кылый үгезе тагы кайдадыр югалган. Ирек хәзер кеше танымый... Аптыраган, миңа кирәктер ул колхоз?! Давай, тизрәк, көтеп торам.
– Соң, мунчадан гына чыктым бит...
– Анысы мине не волнует. Киен дә – йөгер келәткә!
Әкрамга бригадирның кыланышы, балалары, хатыны алдында малай-шалай белән сөйләшкәндәге кебек боерулы тавышы ошамады, үзенең кыза барганын тоя башлады. Әйтерсең, балаларын якларга әзерләнгән ерткыч каны тәненең һәр күзәнәген тутырды.
– Мин, элек эшләгәннәр өчен эш хакы алмыйча торып, беркайда да бармыйм!
– Әстәгый, әстәгый, нишләвең ул синең? – Бригадир тәмам аптырады. – Тиз генә бул, дим! Югыйсә... Болай да шабашкадан бушамыйсың, мин сине уңлы-суңлы йөртермен әле. Харап, айныган берәү, эш хакы имеш! Калымыңны туктатырмын мин. Налоговыйга шалтыратып, иманыңны укыттырырмын, станокларыңны алдыртырмын!
– Әйдә, чыгыйк әле, энем!
“Энем” дип эндәшүе тәмам кызуы иде йорт хуҗасының. Шәрип аңардан бер яшькә генә кечерәк. Бригадир итеп куйгач, ул үзен бар колхозчыдан да зуррак тоя башлады.
Чыктылар. Шуны гына көткәндәй, Әкрам аның бугазыннан алды.
– Син нәр-сә, балалар, хатын алдында?! Калымга килгәндә, өеңне бушка кем эшләгәнен оныттыңмы? – Зәһәр ачуланды ул: тешләре шыгырдады, атлыгып чыгардай булган күзләре Шәрипнең җанын табанына төшерде. – Хәзер үк үкчәңне ялтырат, башкача кереп йөрисе булма. Минем өй кантур түгел!
– М-и-мин төне буе үзем бушатыйммы ни ул “КамАЗ”ларны? Әйдә, ярты утыртырмын, берәр эшеңә булса да ярап калыр...
– Теләсә кем белән бушат, ә шешәңне арткы ягыңа тык, яме. Күп алдаттыгыз инде сасы сыекчагыз белән. Хәзер – вон, капканы теге ягыннан яп!
Бригадирны җилтерәтеп чыгарып җибәргәч кенә, Әкрам өй ишегенең кысылып калуын, аннан кызыксынучан күзләр елтыравын тойды. Әтиләренең үзләренә табан борылуын күргәч, алар югалды да шундук шат тавышлар яңгырады:
– Әннә, әннәү, безнең әттә вәт көчле!
– Көч-ле, көчле!
– Мин әттә кебек булам...
Әкрам стенага сөялде, күзләренә яшь тыгылды. Рәхәт иде аңа бу минутта, әйтеп аңлата алмаслык рәхәт иде.
– Әннәү, әттә теге абыйны менә сулай тотып түтенә типте... Әннәү...
– Шулай шул, сезнең әтиегез иң көчле кеше!
– Ән-нәү, ул бәләкәй чагында кү-үп иттереп бәрәңге ашаганмы?
– Әйе, күп иттереп ит, бәрәңге ашаган.
Өй ишеге ачылды. Аннан бер-бер артлы өч баш күренде.
– Әттәү, әйдә, кер, бәрәңге суына бит, – дип Руслан әтисенең кулыннан тартты. – Әттәү, Азамат дөрес әйтми, шоколад үстерми, әйме, бәрәңге үстерә, ит көчле иттерә, әйме.
– Әйе, улым, әйе...
Әкрам эндәшми генә ашады. Балалары күгәрчендәй гөрләсә дә, аларны ишетмәде ул. Гөлмәрьямнең иренең кәефе төшүен, уйга бирелүен яңарак булган хәлгә юрады.
– Күңелеңә якын алма, – диде ул, тынычландырырга тырышып. Соңыннан, юкны бар итеп, хахылдап алды. – Ха-ха-хи-хи... Билләһи үзем чыгарып очыра идем, чак түзеп утырдым. Ә син аны, һай, ничек җилтерәттең, табаны гына ялтырап калды.
Барысы да ихлас көлде. Әкрам елмаеп куйды.
– Юк-юк, аның кайгысы түгел әле. Башка нәрсә турында уйлап утырам. – Ир өстәл артыннан торды. Ишекле-түрле йөреде. – Беләсеңме, Гөлкәй, ә бит Шәрип налоговый хакында юкка ләпелдәми!
– Шуннан курыктыңмы?
– Ю-юкчы. Нишләп куркыйм ди мин? Бик яхшы уй әйтте, димәкчемен. Нигә безгә эшебезне рәсмиләштереп, үз хуҗалыгыбызны ошетырмаска? Салымы да түләнә, эше дә бара, калхузына да, чуртына да баш имисең!
– Әйтүе генә ансат...
– Нигә, Илдус белән Сәлиханың бездән кайсы җире артык?
Алар, әнә, йөк машинасы алды да халыкка товар ташый, йомыш-юлга йөри. Әле кибет ачырга җыеналар, ди.
– Хо, Сә-ли-ха?! – Гөлмәрьямнең йөзе үзгәрде. Шуның исемен телеңнән дә төшермисең дип чак ычкындырмады ул. Тыелды. Ирен читләрен тешләде. – Сәлиха ни, елан аягын кискән хатын бит. Әллә кемеңне авызына каратыр. Миннән ни фәтүә, буй дисәң буе, йөз дисәң йөзе, бил дисәң, биле юк..
– Әкрам хатынының Сәлихадән көнләшүен сизде. Ничек тә кәефен күтәрәсе, юатасы килде.
– Зато синдә-ә...
– Куй, көлмә инде, – дигән булды да Гөлмәрьям, ире оятсызрак, ләкин үзе ишетәсе килгән нәрсә әйтерен сиземләп, балаларны башка бүлмәгә куды. – Барыгыз, бар. Ашап туйдыгыз, олылар сөйләшкәндә малайлар тыңлап утырмый ул.
Уллары ду килеп чыгып йөгергәч, ирен кочаклап, колагын аның авызына ук терәде.
– Я, нәрсәм бар, җанкисәккәе-ем?
Колагына гына иренең пышылдавын көтте Гөлмәрьям. Иркә сүзләр белән чыккан тыны иреннәренә, колак яфракларына җиңелчә кагылуы бар тәнен калтыратыр, күзәнәкләрне этештерә-төрттерешә, ләззәт тойгысы кичерәчәк биз-төймәләргә йөгертер. Әкрамне иркәләр, назлы сүзләр сөйләр. Ул чагында инде-е...
Гөлмәрьям Әкрамгә сүзен әйтергә ирек бирмәде: нык итеп кочаклады да суырып үпте.
– Ах! Хатын рәхәтләнеп киерелде. – Яратам бит шуны!
– Я, күңелең булдымы? – Ирнең күз алдына хәләл җефетенең йөзе берчә өчәүгә әйләнде, берчә тагы муен тәңгәленә килде, башын селкте. – Мине суырып аласың инде, болай да тавыкныкы кадәр дә юк... Йә, үз хуҗалыгыбызны ачабызмы?
– Хоть бүгеннән! Синең белән әллә ничә хуҗалык ачарга да булыр... Кая, торыйк, кичкелеккә маллар кырына чыгыйк. Мунча да керәсе бар...
– Кышның сафлыгын, язның тәнне илерткеч һавасын, җәйнең чәчкәле болыннарын – барысын җыеп ап-ак түшәккә сеңдергән диярсең Гөлмәрьям. Йомшарган буыннар, сабыйларныкыдай шома тән, килешле генә ябышкан миндек яфрагы, айның нурын толым арасыннан чагылдырган түшләр, җанны үртәүче, нәфсене ярсытучы илаһи ис, дөньяның әйтеп бетерә алмаслык барча рәхәтен-михнәтен бергә укмаштырган хис-тойгылар иргә тау актарырлык көч бирде, һуштан яздырып төпсез төн кочагына ташлады...
Фото: Freepik.