Чәчмә әсәр
28 Сентября 2023, 12:42

Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (Ахыры)

Кибет төбендә утырган, сирәк сакалы кендегенә кадәр төшеп җитеп килгән, умырык киемнәре җилдә җилфердәгән бабайга гына игътибар итүче булмады.

Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (Ахыры)Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (Ахыры)
Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (Ахыры)

Гариф хастаханәдә яткан арада «Байрак» колхозында байтак хәлләр булып узды. Тере җан иясе булса, аны «коточкыч җәзалардан иза чигеп үлде» дияргә булыр иде. Башта берәү килеп, токымлы маллар кайтарырга вәгъдә итеп, сыерларны суеп сатарга тотынды. Тегермәннең авыр-авыр җиһазларын сүтеп, төн ышыгында каядыр озаттырды. Авыл халкы да читтә калмады. Арысланнар умыра-умыра корбан ботарлаган җирдә калдык-постыгы үләт кошларына да кала бит. Олысы да, кечесе дә, күмәкләшеп тегермәнне таладылар. Эчендә берни дә калмагач, янәшәсенә мал тупладылар. Кайчандыр ак он тартылган ак-пакь урын туплауга әверелде. Бераздан, яңача тормыш вәгъдә итүче рәис кинәт кенә юк булды. Аны ничек кенә эзләсәләр дә, таба алмадылар.
Югалу хәбәре авылның бер башыннан икенчесенә барып җиткәнче чираттагы «коткаручы» килде. Барысы да яңадан кабатланды. Колхозның ачлыктан интеккән соңгы сыерлары берәм-берәм каядыр озатылды, искереп бетсә дә, әле иген игәрлек техникасы гүя парга әйләнеп, күккә очты. Кайчан да булса җитеш тормышта яши башлау турындагы өмет тә, бозлы суга чажылдап баткан утлы тимер сыман сүнде, сүрелде. Буралардагы игеннәр, чаннардагы оннар кимеде.

Шундый кара көннәрнең берсендә колхоз, дөресрәге, аның калдыкларын ниндидер Мәскәү баеның сатып алганы, биредәге эшләр белән идарә итәргә
управляющий билгеләгәне турында почмак саен гәп саттылар. Хуҗа – авыл турында берни дә белмәүче, ак костюмын киеп, шәмәхә төсле иномаркада җилдерүче, металл, нефть сатудан череп баеган шәһәр малае иде. Фермалар
төзекләндерелеп, Швейцариядән кайтарылган сәер сыерлар белән тулды.

Кышкыр авылы үзәгенә зур кибет төзелде. Череп, җиргә батып барган өйләреннән чыгып, халык янә контор тирәсендә әйләнә башлады. Элекке хуҗаларны иң начар сүзләр белән хурлап, яңасын кемузардан мактый башладылар. Яңа тормыш, ташлар арасыннан бәреп чыккан салкын чишмә кебек, үзенә юл ярды.

Кибет төбендә утырган, сирәк сакалы кендегенә кадәр төшеп җитеп килгән, умырык киемнәре җилдә җилфердәгән бабайга гына игътибар итүче булмады. Кесәләренә ай саен акча кереп торганга хозурланып, дәртләнеп китүчеләр аны танымады. Бәлки, танымаганга салышканнардыр. Әллә айлар буе юынмыйча сасып беткән йолкыш белән аралашудан дәрәҗәләрезыян күрер дип курыктылар. Ничек кенә булмасын, кибеттән кочак-кочак азык-төлек төяп чыгучы кешеләрнең берсе дә бабайга икмәк сыныгы гына да сузмады. Көннәрдән бер көнне аркасына биштәр асып, таяк таянып, авылдан чыгып, каядыр көнчыгыш тарафка атлап китүен дә шәйләми калдылар.
Ташландык тегермән бинасын төзәттереп, яңа хуҗа анда Канададан җиһазлар кайтарттырды. Кибет икмәгеннән гарык булган кышкырлылар, капчык-капчык бодайларын төяп, авыл башына менеп киттеләр. Онның аклыгына, ваклыгына, тегермәннең бик тиз тартуына сөенделәр. Ләкин, ни хикмәт, икмәкләре уңмады, пәрәмәчләре кабармады, коймаклары ләчкелдәп, табага ябышты. Кибеттә сатылган он да, акбур кебек ап-ак булса да, юньле түгел иде. Әллә нинди кабарткычлар кушып баскан камырларын заман мичләрендә күпме бимазаласалар да, берни дә килеп чыкмады. Гариф карт, аның сәгать кебек эшләгән тегермәне, анда тартылган бодай оныннан күпереп пешкән икмәк исләренә төште. Берничә ел эчендә бер-бер артлы калкып чыккан сарай кадәрле йортлар күләгәсендә посып калган, тәрәзә капкачлары өстеннән такта кадакланган кечкенә өй тирәли байтак әйләнеп йөрсәләр дә, тегермәнчене тапмадылар. Ул хәзер бик еракта иде. Һәм ул күп кенә серләрне үзе белән алып киткән иде шул...

Фото: capiton-mebel.ru

Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (Ахыры)
Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас