Чәчмә әсәр
27 Сентября 2023, 16:47

Шәфикъ ИМАТДИНОВ. Гөнаһлы мәхәббәт. Повесть (3)

Менә шулай Сания һәм, ике тамчы су кебек аңа ошаган Сәрия – ана һәм кыз үзара көндәшләргә әверелде.

Шәфикъ ИМАТДИНОВ. Гөнаһлы мәхәббәт. Повесть (3)Шәфикъ ИМАТДИНОВ. Гөнаһлы мәхәббәт. Повесть (3)
Шәфикъ ИМАТДИНОВ. Гөнаһлы мәхәббәт. Повесть (3)

Тәлгатькә бер яшь тулган көнне Фәргать белән Сәрия бергә кайтып керделәр. Ире, гадәттәгечә, Саниягә чәчәк букеты бүләк итте, баласына шәһәр кибетеннән уенчыклар, киемнәр һәм ашамлыклар, хәтта эчемлекләргә кадәр алган иде. Бары бер нәрсә генә аңлашылмады: Фәргать элек Сәриягә дә бүләкләр бирә иде, ә бу юлы юк. Кызының соңгы мода белән тегелгән яңа куртка, күлмәк, туфлиләрен күреп,  Сания башын тотты:

– Кызым, син нәрсә, укуыңны ташлап эшкә урнаштыңмы әллә? Нинди акчага киендең? Әниең янына айга бер тапкыр гына кайтасың, бер төн кунасың да, тагын бер айга югаласың...

Сәриянең исендә дә юк, энекәше белән мәш килә: аңа яңа киемнәр кидерә, яңа уенчыкларын күрсәтә. Фәргать тә, мунча ягарга ашыкмады. Юл уңае гына кердем, вакытым юк, дип кенә куйды. Чәй эчкәндә дә ире белән кызын сорауларга күмде, әмма бер генә соравына да төпле җавап ала алмады. Икесе дә ык-мык итте, теләмичә генә сөйләштеләр.

Фәргать киемнәрен алмаштырды да идәндә уенчыклары белән уйнап утырган улын сөеп, ишеккә юнәлде.

– Юл кешесенең юлда булуы яхшы, йөкне хуҗаларына илтеп тапшырырга кирәк, бер генә минутка да соңарырга ярамый, – диде. Аңа Сәрия дә иярде.

– Әни, мин дә китәм. Борылышка кадәр Фәргать белән барам. Мин бит кичләрен укырга йөрим, әле әзерләнергә дә кирәк.

Сания кулларына улын күтәреп, капка баганасына сөялгән хәлдә, ирен һәм кызын озатып калды. Аннары, күз яшьләрен тыя алмыйча, елап өйгә кереп китте. Йоклаганда аны куркыныч төш эзәрлекләде. Имеш, Фәргать Санияне ташлап, аның кызы Сәрия белән бутала икән. Бераздан күрә: Фәргатьтән Сәриянең улы – Саниянең оныгы туган, ул Тәлгать белән урамдагы комлыкта машиналар белән уйный, икесе дә бертөрле киенгән һәм яшь аермасы да бер яки бер ел ярым гына, имеш.

...Сания бала тавышына уянды. Үз-үзенә урын таба алмыйча, еш-еш типкән йөрәген тынычландырып, күргән төшенә ышана алмыйча, бүлмә буйлап почмактан почмакка йөренде. «Бәхетем булмады, мөгаен, булмас та ахыры», – дип уйлады ул.

 

2.

 

Фәргать эшчеләр поселогына килеп эшкә урнашкач та җиңел булмады: биредә дуслары, туганнары юк, урыс телен җүнләп белми... Ул азагы нәрсә белән бетәчәген белсә дә, Саниянең ярдәмен кабул итте, аны читкә какмады. Эшкә урнашуда, һөнәрне үзләштерүдә, кешеләр белән танышуда һәм аралашуда хатынның ярдәме зур иде. Соңрак үзе дә «бурычны кайтару теләге белән» Саниягә бөтен эшләрдә булышырга тырышты: коймаларын төзәтте, бакчада эшләде, баздан бәрәңге чыгарды, аны өйгә алып кайтты һ.б. Акрын гына почмакка кысылганын, капкынга эләккәнен аңлады. Әмма аның киләчәккә планнары да зурдан иде. Эшләп, акча туплагач, туган авылына кайтып, үзенә тиң кыз таба һәм туй ясый! Авылда кызлар үсә бит. Ул булачак хатынын биш-алты яки ун яшькә яшьрәк булырга тиеш, дип саный иде.

Фәргать тормышын җайлаган арада Саниянең кызы Сәрия чибәр кыз булып өлгерде. Кызның һәр хәрәкәтендә аңа гына хас булган үзенчәлек табып, карап туймады. Әнисе генә менә… аңа исәп тота бит. Үсеп җиткән Сәриягә үзенең йөрәгендә туып килгән мәхәббәтне күрсәтмәскә тырышты ир. Өчәүләшеп өйдә яки бакчада эшләгән чакта, Сәрия кайвакыт шаярып куыш уйнарга тәкъдим итә. Фәргать, кызны куып тотып биленнән эләктереп ала да, өскә күтәрә. Шулчак Саниянең:

– Яшьләр, җитте сезгә! Бирегә эшләргәме, әллә куыш уйнарга килдегезме? – дигән кырыс тавышы ишетелә.

Фәргать мотоциклга утыргач, Сәрия аңа мунча яфрагы кебек ябышты.

– Утыртып кына йөр инде?

Әнисеннән рөхсәт алгач, мотоциклның артына утырып, Фәргатьнең биленнән кысып тотып аңа сыенды. Алар озак-озак кыр-басулар һәм юллар буйлап әйләнеп йөрделәр. Бервакыт комлы юлда мотоцикл ауды һәм Фәргать Сәриянең өстенә егылды, кыз үзенең нәрсә эшләгәнен дә белмичә, ирнең иреннәрен үбеп алды. Бу аның, мөгаен, тормышта беренче үбешүе булгандыр. Әлеге вакыйга аларның икесенең дә күңелендә озак сакланды.

Вакытлар үтү белән Сәриянең теләкләре тагын да арта төште. Әле кичә генә ул Фәргатьтән үзен урамда утыртып йөрүен сорый иде, ә бүген инде аны мотоцикл йөртергә өйрәтергә кирәк!

– Федя, кайчан син мине мотоцикл йөртергә өйрәтәсең инде? – дип бәйләнде Сәрия, әнисеннән дә оялып тормыйча. Фәргать мотоциклны кабызды. Сәрия элеккечә артка утырды. Аларның поселоктан ничек чыгып киткәннәрен беркем дә күрми калды. Артта утырган һәм Фәргатьнең билен һаман ныграк кыса барган Сәрия аның колагына ниндидер ягымлы сүзләр пышылдады... Ниһаять, алар иске аэродромның очу юлына килеп чыктылар. Сәриягә рульне тоттыргач, кызның руль тоткан йомшак кулларына кагылды. Ул каршы килмәде, киресенчә, Фәргатькә тагын да ныграк сыенды. Караңгы төшкәнче алар иске аэродромның асфальт юлыннан әйләнеп йөрделәр. Фәргать Сәрияне мактап:

– Син хәзер оста йөрисең. Эштән бушаган чакларда башка күнекмәләргә дә өйрәтермен, – диде һәм кызны биленнән кочып, үзенә ныграк кысты. Саниядән яшереп, аэродром мәйданчыгына еш китеп югалды алар. Әнисе белмәсен өчен, кыз поселоктан Фәргатькә утырып китә, ә инде кырда рәхәтләнеп җаны теләгән кадәр җилдерә.

Институтка кергәч, онытылырмын дигән иде Сәрия. Юк икән. Әнисенең Фәргать белән кушылуына каршы булды, шунлыктан аңа карата кыз чактагы мөнәсәбәтен үзгәртергә тырышмады да. Үзенең йөрәк серләрен ачып салмаса да, ана белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуын үзе дә яхшы аңлады.

Фәргать исә Сәрия шәһәрдә тулай торакка урнашкач, үземне иреклерәк тоярмын, гаиләгә күбрәк вакыт сарыф итәрмен, дип уйлады. Шуңа карамастан, Сәрия кайткан чакларда алар барыбер үзара аралашу мөмкинлеге таптылар. Аларның икесенең генә бергәләшеп сөйләшә торган йөрәк серләре бар иде.

Бервакыт шимбә кичендә рейстан кайтканда ир гадәттәгечә Сәрия янына тулай торакка керде. Кызның бүлмәдәшләре авылларына кайтып киткән, ялгызы гына калган чак. Чәй эчтеләр, озак кына гәпләшеп утырдылар. Сәрия Фәргатькә төнгә каршы юлга чыкмаска, кунып калырга тәкъдим ясады. Юл ирне йончыткан иде, йокы тиз җиңде. Ул Сәриянең җылы тәнен, кайнар сулышын тоеп, йокысыннан уянды. Кызның иреннәре: «Син минеке, бары тик минеке генә, кадерлем», – дип пышылдыйлар иде... Сәрия дә, Фәргать тә Саниягә карата үзләренең хыянәтләрен, аның каршында гаепләрен таныды, әмма берни дә эшли алмадылар. Фәргать, машинада эшләвеннән файдаланып, Сәрия янына керә, хәтта аны лекциядән дә чакырып чыгара һәм алар кайтып, кызның бүлмәсенә кереп бикләнәләр иде. Һәрвакыт бүләкләр алып килә, әнисенә белгертмичә акчалар калдыра. Болай озак дәвам итә алмаячагын, ике төрле тормышны туктатырга кирәклеген ул үзе дә аңлый, әмма эчке уйларына, хисләренә, омтылышларына буйсынып яши бирде. Нинди дә булса бер сәбәп табылыр һәм аның тормышы көтмәгәндә үзгәрер, аны дөрес юлга чыгарыр, дип өметләнде ул.

Менә шулай Сания һәм, ике тамчы су кебек аңа ошаган Сәрия – ана һәм кыз үзара көндәшләргә әверелде. Аларның каһарманы – мәче баласы кебек качып-посып кына гаиләгә үтеп кергән авыл малае Фәргать. Мәхәббәтнең яше юк, диләр. Дөрес икән.

...Беренче курс имтиханнарын тапшырганнан соң Сәрия читтән торып уку бүлегенә күчү турында уйлый башлады. Фәргать, бер бүлмәле фатир табарга тәкъдим итте. Чөнки йөклелек шактый сизелә иде инде. Фәргать белән икәү генә калганда алар чын күңелдән сөештеләр-яратыштылар, бер-берсеннән туя алмадылар. Ә бу хәлдән ничек чыгу турындагы уй икесенең дә башыннан чыкмады, тик моңа җавап кына булмады. Фәргатьнең башына еракка китеп эзсез югалырга һәм шунда урнашып, яңа тормыш башлап җибәрергә дигән уй да килде. Ләкин Сәрияне йөрәгеннән чыгарып ташлый алмады… Өстәвенә, тиздән бала дөньяга килергә тиеш. Аның баласы... Саниядән туган улы Тәлгать тә бар бит әле. Аның әтисенә карашы нинди булыр? Сәрия аның бертуган апасы бит!

Аларга, мөгаен, хәзер бер генә юл ачыктыр – Сәрияне алып, ераккарак китәргә һәм тормышны яңабаштан башларга! Бәлки бу буталчык вакыйгалардан вакыт азат итәр, аларның җаннарын чистартыр...

Фәргать һаман командировкаларда югалып эшләде. Йөргән җирләрендә тормыш шартлары, кеше фатирында яшәү бәяләре һәм башкалар турында сорашты. Әгәр уңайлы очрак килеп чыкса, яшәү урыны табам һәм Сәрияне дә шунда алып китәм, дип фикерләде ул. Аңа бер дусты хәтта әнисеннән калган бер бүлмәле фатирда торырга тәкъдим ясады һәм эш турында үзенең җитәкчеләре белән сөйләшергә ышандырды. Фәргать үзенең уй-ниятләре турында Сәриягә дә сөйләде. Яшь хатын үзе дә шул хакта уйлаган икән, ул да, ике-өч айдан бала туачак, нәрсәдер эшләргә кирәк, диде. Чираттагы командировкага киткәндә юл уңаенда Сания янына керергә булды. Калган киемнәрне алырга һәм Саниядән гафу сорарга, киләчәктә аңа ярдәм итәргә сүз бирергә кирәк бит. Сания фатиры бикле иде. Фәргать ишекне ачып өйгә керде, киемнәрен сумкага һәм капчыкларга тутырды, аларны машинага чыгарып куйды. Фатир ачкычларын Сания тапсын өчен ишеккә эленгән почта әрҗәсенә салды һәм тиз генә поселоктан чыгып китте.

Барысы да сөйләшкәнчә булды, дусты белән фатирны карап кайттылар. Анда бөтен җиһаз бар, суыткыч эшли. Ачкычны кесәсенә салгач, ул Сәриясе янына ашыкты.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас