(Дәвамы.)
– Хәзер, кызлар, менә бу апага куртка карап бирегез, – диде дә Серега, палаткадан чыгып, бер азга гына югалып торды. – Әкрам, ничек түләп бетерербез икән? – дип пышылдады шул арада Гөлмәрьям.
Ир кулларын җәйде, белмим, янәсе.
Серега керде. Артыннан күз-башы күгәргән, шешенеп беткән, сәләмә генә киенгән ике ирне иярткән.
– Шул киемнәрне алыгыз, – диде ул. Әкрамның иске-москысан күрсәтеп.
– К-куй, Серёга, эшкә булса да ярый у-ул...
– Юкка көяләнмә дус, хәзер анысын да алырбыз!
Базар хәтәр нәрсә икән. Әкрәмның исе-акылы китте, ул һушын җыя алмый тик торды я башы әйләнгән сарыктай ары атлады. Яңа өйләнешкән яшьләр сымак хатыны белән җитәкләшкәннәр дә Серега артыннан халык агымын ерып баралар. Инде чыгып китәргәдер ул дип тә өлгермәде ир... Ни күрсен, алдында хәзинә сандыгы ачылдымыни, туктап калды – оста өчен кирәк булган барлык эш кораллары саталар!
– Менә нәрсә, егетләр, стоянкада фәлән-фәлән номерлы машина тора, шунда балта остасы, тимерче, ташчы өчен кирәкле бар инструментларны да итегез, – дип, Серега кесәсеннән бер кап акча чыгарды. – Шушы станок күпме тора? Ярый. Лобзик та кирәк булыр, электр боравы сварка агрегаты. Әйдә исәплә.
Өнеме төшеме Әкрамның? Машина Уфадан чыкканчы ул өнсез барды. Барлык бу хәлләрнең үзе белән булганлыгына ышанмый барды.
– Серега, м-мин сиңа боларның хакын к-кайчан түләп бетермен икән? – дип, чак телен әйләндерде.
– Әйе шул, Сергей, әйе. – Иренең сүзләрен Гөлмәрьям дә элеп алды. – Өч-дүрт сыер сатсак та түләп бетерлек түгел бит...
– Кайгырма дус. Түләмәсәң дә ярый. Мин, Әкрам, синең алдыңда мәңге бурычлы.
– Бурычлы? Торасың да шулай дисең нинди бурыч ди ул? – Әкрамның йөзенә ачулану галәмәте бәреп чыкты. Ярсыды. – Әгәр дә син шуның өчен мине киендерәсең икән, кайткач та чишенеп кулыңа тоттырам, инструментларны да алып китерсең!
– Кызма, дус, аның өчен түгел. Әйтәм бит, сиңа яңа тормыш башларга кирәк, бөтенләй башка кеше булып, ә бурычка килгәндә, теләсәң, син аны биш-алты айда да түли аласың, ләкин миңа бер-ике елдан соң да бирсәң була. Гөлмәрьям иренең колагына пышылдады: “Нигә ул сиңа гомере буе бурычлы, Әкрам?” Тегесе кулын гына селтәде. Юк белән баш катырма, янәсе.
...Ул чакта Әкрам хезмәт иткән мотоукчылар батальоны учениегә чыкты. Казармаларда икешәр генә кеше калды. Гадәттә, берсе аның каптерщик. Солдатларның кием-салымын, машиналарның запас частьларын, азык-төлек – сухой паекны, башка кирәк-яракны саклап торучы кеше. Анда теләсә кемне куймыйлар. Юкка гына каптерканы – шул әйберләр сакланган бүлмәне – “хәзинәләр утравы” димиләр бит. Өченче ротаның каптерщигы Серега иде. Каптерка подвалда урнашкан, казарма – өченче катта. Учениегә чыккан чакта ротада бер “молодой”ны калдыралар – ул кирәк-яракны саклый, тумбалардагы әйберләрне, кыскасы, казарманы тәртиптә тота. Шундый бер вакытта Әкрам учениедән кайтып төште. Батольоннан бер солдат кулын сындырды да, санчастька алып килделәр. Шул уңайдан егет частька сугылырга булды. Казармага керде. “Молодой” йокы симертә. Шешенеп беткән йөзе, кысыла биргән күзе шунда ук ачылды – ачның ачуы яман, дигән шикелле, өшеп-туңып учениедән кайтучы аның яңак тирәсенә кундырды.
– Ничего себе, “зеленый” йокы симертә, ә мин учениедә, – дип җикерде Әкрам. – Кайда Серега?
– К-кап-теркада. Мин аны тыштан бикләп куйдым. Алар якташлары белән бәйрәм итә. – “Зеленый” тотлыкты. Пилоткасын рәтләде, яка элмәген эләктерде, каешын кысып буды. – Ул таңга кадәр беркемгә дә ачарга кушмады.
– Ачтырмам мин сине, инәңне еккыры, киттек тиз генә!
– Ү-үтерәчәк ул мине...
– Марш, алдан төш!
Подвал эченә җиңелчә төтен таралган. Резина исе килә, бәрәңгенеке танауны кытыкларга тиеш бит, дип уйлады Әкрам.
– Тизрәк ач!
Йозак шагыр-шогыр килде. Келә төште. Ишекне ачып җибәрүе булды, тыштагыларның исе китте: каптерка эче кап-кара төтен, тын алырлык түгел.
– Се-ре-га! С-син кайда, Серега?!
Тавыш-тын чыкмады. Әкрам идәнгә яттты да эчкә табан шуышты. Сәрмәнеп барып, кемнеңдер башын тотты.
– Ни карап торасың, шуыш монда, – дип акырды ул “молодой”га. Тончыкты, төтен үпкәгә тула, тын алгысыз. – Тарт, дим бит, тарт!
Берәүне сөйрәп чыгардылар. Тик ул Сергей түгел иде. Әкрам кабат эчкә шуышты. Баягы җирдә тагы бер гәүдә тапты. Анысы да дусты түгел.
– Бар, тиз генә чүпрәк юешләп чыгар, – дип акырды ул бар көченә.
– Нинди чүпрәк?
– Просты-ня, просты-ня, аңгра!
Әкрам буш чыкты. Сергей юк. Юеш простыняны башына урады да тагы эчкә үтте. Сәрмәнде. Һич кемне табарлык түгел – төтен. Өметен өзеп, инде чыгарга җыенганда, почмакта гына кемнеңдер чүгәләп утырганын шәйләде. Серега! Дусты буынсыз иде. Әкрам аны сөйрәп чыгарды.
– Бар, санчастька шылтырат, тиз генә килеп җитсеннәр!
– Ы-ы… Әйе, мин хәзер, хәзер... Иптәш сержант, ни, мине утыртырлар микән, ә?
– Марш! Йөгер тизрәк, маңка!
Әкрам бу өчәүнең һәрберсен селкеткәләде, авызларын каерып, тын юлын каплаган телләрен рәтләде. Шул арада төтенгә тончыгып торган ут ялкыны тышка бәреп чыкты. Сержант, янгын сүндерү щитогыннан янгын сүндергечне эләктереп, эчкә үтте. Күп тә үтми, урам яклап сирена тавышы ишетелде...
Менә шуны онытмый Серега. Әйтерсең аны суга батып барган җиреннән коткарган яисә пуля астыннан алып чыккан. Барысы да очраклы булды. Бернинди дә батырлык юк монда. Серегалар бәрәңге кыздырырга була электр плитәсе куйган да, яшереп кенә алып кергән шайтан суын тәмләп, якташлар белән ләчтит саткан. Алар урам аша гына торган күрше частьтан – стройбаттан. Җаен табып, монда ычкынганнар. Серега каптеркасын кара изоляция полиэтилены белән икегә бүлгән иде – чаршау урынына. Әнә шул плиткәгә эләгеп торган да – гөжт! Күз ачып йомганчы ут ялмап алган...
Очраклы гына хәл, ә өч кеше "шытып" ята иде, дип уйлады Әкрам. Ә шул чакта теге кулы сынган солдатны бүтән шофер алып кайтса? Уф, уйлавы куркыныч, Ходай саклагандыр инде...
– Нинди уйга чумдың, картым? – Гөлмәрьям ирен кинәнеп күңеле булганчы кочаклады. – Давай, икәүдән-икәү генә чәй эчеп алыйк та эш карарбыз. Хәзер малайлар кайтып керер, син дә остаханәңне көйләп бет. Болай булгач, заказлар баштан ашар. Тик син генә ыштансыз булма.
– Булырсың ыштансыз, Серега муеннан бурычка батырып китте, – диде дә Әкрам алдына хезмәт хаклары язылган тарифны алып утырды. – Бурычлы үлми ул, гомере беткән фанилыктан китә, диләр бит. Гөлкәй, карап-карап торам да, бу гына бурыч нәрсә инде ул ел эчендә?

– Булырсың ыштансыз, Серега муеннан бурычка батырып китте, – диде дә Әкрам, хезмәт хаклары язылган тарифны алып утырды. – Бурычлы үлми ул, гомере беткән фанилыктан китә, диләр бит. Гөлкәй, карап-карап торам да, бу гына бурыч нәрсә инде ул ел эчендә?
– Шулай шул. Хәзер синең барлык төр коралың бар. Әйдә чыжлат та выжлат. Малайларыңны өйрәт.
– Менә кара, бер тәрәзә рамы гына да бит күпме тора, яңак сугу-у... Ай-һай, ул кадәрле түләрләр микән? – Оста һәр эшнең хакын карап, башын чайкап торды да, үзен-үзе тынычландырып, болай дип өстәде: – Түләрләр, мин бит кеше таламыйм, әйеме, Гөлкәй, ә эшләгәнемне алам. Хәләл көчемнең, күз нурымның, вакытымның хакын. Ә вакыт нәрсә ул? Аллаһы Тәгалә миңа биргән гомеремнең бер өлеше. Шул өлеш бит һичкайчан да кире кайтмый.
Гөлмәрьям иренең акылына исе китеп утырды. Әнә бит минем җанкисәккәем, үзе бәләкәй генә булса да, башы ничек йомыры. Адәм уйламас нәрсәләр турында фикер йөртә, – дип уйлады хатын.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.