

Хуҗалар әйләнеп кайтканда, кунаклар йокыларыннан торып, китәргә әзерләнә башлаганнар иде. Тиз генә табын хәстәрләп, чәй эчәргә утырдылар. Сәриянең икенче көн өйдә кунмавын белсә дә, Сания дәшмәде. Кунаклар тиз генә капкалап алдылар да, юл кешесенең юлда булуы хәерле дип, юлда булдылар. Ул да түгел, курткасын җилкәсенә генә элеп, Сәрия кайтып керде.
– Кызым, син бүген дә күршеләрдә кундыңмы? Безне кисәтергә авыр идемени? – диде әнисе, үпкәләп. Сәрия, бер сүз дә дәшмичә, бүлмәсенә кереп китте, башыннан ук одеял белән капланып, тынып калды.
Фәргать ишегалдына чыгып, кулына себерке алды. Чиләкләрне, иләкне, мунча ягарга әзерләнгән такта кисәкләрен урыннарына куйды. Ял көне булуга карамастан, эшкә барып килергә булды. Чөнки ул хәзер тимер юлчылар мастеры ире. Фәргать анда беренче генә көн эшләми бит, хатынының эш урынына кереп чыгарга, график буенча эшләгән кизүләрне тикшерергә кирәк. Саниягә җитәкчелек тарафыннан шелтә эләгүен теләмәде.
Әйе, бу бәйрәм көннәрендә Сания белән Фәргатьнең тормышында көтелмәгән үзгәрешләр булды. Ә иртәгә барысына да эшкә: Саниягә сәгать җидегә өлгерергә кирәк, нәкъ шул вакытта селектор киңәшмәсе башлана, Фәргатькә сигезенче яртыда да ярый. Ул әле икәүләшеп бер йорттан чыгып китәргә ничектер ояла иде. Сәрия, әнисенең эшкә китүен белепме, яки аның белән очрашырга теләмәгәнгәме, сигезенче яртыда гына үз бүлмәсеннән чыгып, мәктәпкә китте. Аның быел имтиханнар тапшырасы бар бит.
Эш көннәре айларга әверелеп, бер-бер артлы үтә торды, хәзер инде Сания белән Фәргать бергәләшеп эшкә йөрергә күнекте. Сәриянең генә әнисе белән мөнәсәбәтләре җайланырга ашыкмады. Кыз күп сөйләшми, мәктәптән дә, дус кызлары белән кичке сәяхәтләрдән дә мөмкин кадәр соңрак кайтырга тырыша. Өйдә күпчелек очракларда бүлмәсеннән чыкмый, әнисе һәм Фәргать белән бер өстәл артына утырмау җаен карый, өстәлдән үзенә кирәкле ризыкны алгач та, бүлмәсенә кереп китә.
Яңа ел бәйрәмнәрен кыз авылда, әнисенең туганнарында үткәрергә теләвен белдерде. Сәриясенең әнисе яныннан беркайчан да ике атнага киткәне юк иде, шуңа күрә Сания аның бу теләгенә каршы чыкты:
– Ике-өч көнгә мин риза, ике атна күбрәк булыр. Сиңа имтиханнарга да әзерләнәсең бар!
– Әни, мин кечкенә түгел инде, кайбер нәрсәләрне үзем хәл итәргә хокукым бар, китапларны да үзем белән алам, – диде Сәрия. Әнисе моңа каршы килә алмады. Гыйнварның уннарында гына әйләнеп кайтты ул. Ул кергәндә Фәргать өйдә үзе генә, эш киемнәрен чистартып утыра иде.
– Сәлам, «Федя әти», сезнең хәлләр ничек? Димәк, сез хәзер ирекле кеше түгел, сезнең йөрәгегез дә бәйле, әйеме?
Фәргать югалып калмады:
– Йөрәгем, бәлки, ирекле түгелдер, әмма минем күңелем һәркем өчен дә ачык, – дип җавап кайтарды.
Сәрия, яңа кыска халат киеп, аш бүлмәсенә чыкты, төшке ашка үзенә ниндидер ашамлык әзерли башлады. Аннары:
– Менә миңа әнинең туганнары Яңа елга халат бүләк иттеләр, ничек, сиңа ошыймы? – дип Фәргать алдында әйләнгәләп алды. Фәргать тә кичә генә авылдан килгән егет түгел, йокы бүлмәсенә кереп ятса да, ул ачык ишек аша әле анда, әле монда йөренгән Сәриянең кыска халат аша ялтыраган шәрә ботларына күз салгалады. Әмма эштә арылган ахры, йокыга киткәнен сизми дә калды.
Ир ана белән кызның гәпләшкән тавышларына уянды. Урыныннан торгач, аш бүлмәсенә кереп, Санияне үбеп алды. «Ә мине?» – диде Сәрия һәм урындыгыннан торып, Фәргатькә таба атлады. Кызның да битеннән үбәргә туры килде. Алар беренче тапкыр бер гаилә булып табын артында утырдылар, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр.
...Фәргать белән Сания элеккечә эшкә йөрде, ә Сәрия, дәресләрдән соң калып, имтиханнарга әзерләнде. Ана белән кыз, өйдә икәүдән-икәү генә калгач, чыгарылыш кичәсенә нинди күлмәк тектерү, нинди аяк киемен сатып алу мөмкинлеге турында уйлашты, кайсы уку йортын сайлау, нинди институтка керү турында бөтен нечкәлекләренә кадәр фикер алышты. Сәриянең моңа кадәр егете булмавы әнисен борчыды. Сәрия үзенең матурлыгы, йөреше, биленә кадәр җиткән ике толымы, җыйнак һәм иртә өлгергән сылу гәүдәсе белән күпләрне үзенә җәлеп итте. Урамда яшь егетләр генә түгел, өлкәнрәк ир-атлар да аны «борылышка җиткәнче» сокланып, артыннан карап калалар иде. Кыз әнисе кебек киенергә ярата, аңа охшарга тырышып, бөтен нәрсәдә аны кабатлады.
Сания авырга узган иде. Бу хакта Фәргатькә белгертергә генә ашыкмады. «Вакыт җиткәч гәүдә үзгәрә, шуннан үзе күрер», – дип фикерләде ул. Тик менә декрет ялына чыкканда, үз урынына кемне калдырырга? Иренме? Фәргать исә газетада игълан укыгач, Саниягә ябышты:
– Мин автобазага шофер булып күчәргә телим, зинһар өчен, каршы килмә! Кесәмдә машина йөртү таныклыгы булган килеш, ремонтчылар бригадасында күпме тимер ташып йөрергә була? Әнә, поселокка миннән соң килгән егетләр бүген яңа машиналарга утырды, хезмәт хаклары да өч йөз сумга күбрәк, фатирга да чиратта торалар. Автобазада биш катлы сиксән фатирлы йорт төзелә, ә тимер юлчылар өчен йорт әле кайчан булачак? Иртәгә эшкә барам һәм гариза язам.
Саниягә килешми башка чара калмады:
– Хәзер йортта үзең хуҗа, киңәшкәнең өчен рәхмәт. Ничек яхшы, шулай эшлә.
Атна-ун көн дигәндә, «ЗИЛ» машинасына утырды Фәргать. Саниясе УЗИ рәсемен тотып кайткач, аеруча малай туачагын да белгәч, шатлыгы бермә-бер артты. Сәрия, урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына имтиханнар тапшырды, студент билеты алды. Аңа институт тулай торагының өч кешелек бүлмәсеннән урын бирделәр. Бөтен кирәкле әйберне, әлбәттә, Фәргать китерде.
Август азакларында Сания малай тапты. Аңа исемне күптән уйлап куйганнар иде – Фәргать исеменә аваздаш булсын дип, Тәлгать исемен куштылар.
Сәрия шәһәр тормышына тиз ияләште, ә якшәмбе көннәрендә әнисе һәм энесе янына кайтырга ашыкты. Кыз өйдә бер кич кунгач, ашамлыклар ала да, тагын бер атнага югала. Дүшәмбе көннәрендә Фәргать эш белән шәһәргә бара һәм Сәрияне сумкалары белән тулай торакка кадәр илтеп куя. Кайтмый калган атналарында ашамлыклар тулы сумканы үзе илтеп кайта. Сәриянең дуслары Фәргать еш килә башлагач:
– Бар, әнә, киявең килгән, – дип шаярта да башладылар.
Озакламый гаилә башлыгын прицеплы КамАЗга утырттылар. Ул бер атнага, ун көнгә командировкаларга китә башлады. Кайвакыт хәтта берәр ай өйгә кайтмыйча илнең төрле почмаклары буйлап йөкләр ташыды. Хезмәт хакын тулысынча хатынына бирде, әмма Сания аның бу эшенә шат түгел иде. Чөнки ул баланы үзе генә үстерергә, ире исән килеш ялгыз гына яшәргә дип хыялланмады! Ире янында, аның кочагында, яратып һәм яратылып яшәргә, яшьлегендә ясалган хатасы аркасында озак вакыт ирсез яшәү бурычын кайтарырга, янәшәсендә ир исен тоярга, иркәләнеп, кулга-кул тотынышып кунакка йөрергә теләде... Җитмәсә хәзер Сәрия дә әнисе янына һаман сирәгрәк кайта. Янәсе, яхшырак укыса, стипендия дә күбрәк булачак.
Фәргать чираттагы командировкага киткәнче өйдә яшәсә дә, хуҗалык эшләрен теләмичә генә башкарды һәм Саниягә дә аның мөнәсәбәте салкыная төште. Хатын моны ачык тойды. Аның башына төрле борчулы уйлар килде: командировкаларда озак йөргән Фәргать бәлки үзенә икенче хатын тапкандыр? Булыр, булыр... Юк, юк, бу хакта уйларга да ярамый.
Күршеләре дә Санияне аптыратып:
– Сания, синең ирең белән кызың кояш кебек күренеп алалар да, тиз арада юкка чыгалар, – дип әйтәләр иде. Ул үзе дә аларга:
– Белмим, берсенең башында – акча, икенчесенекендә – уку, – дип кенә җавап кайтарды.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com