Чәчмә әсәр
26 Сентября 2023, 06:23

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (8)

...Әкрамны әйләндерделәр, боргаладылар. Сылу кызлар, Гөлмәрьям бар дип тә тормый, аның өс киемнәрен салдырырга тотынды, сырма чалбар балакларының җебен сүттеләр, эчке күлмәгенә кадәр салдырып беттеләр.

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (8)Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (8)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (8)

(Дәвамы.)

* * *

– Юк! Юк! – Әкрам кызарды. Колак очларына кадәр кызгылт-күк таплар үрмәләде. Күз кабаклары тартышты. Йөзе ямьсезләнеп, авызы чалшайды. – Юк! Юк! – Ир кулын селтәде дә, артына әйләнеп, хатынына эндәште. – Булдыра алмыйм, Гөлкәй, булдыра алмыйм!

– Булдырырсың. Әнә килеп чыга. Хәзер ул кадәр кызармыйсың да, – дип хатыны аны тынычландырды, бала-чаганы үгетләгәндәй нотык укырга кереште. – Аңла, сиңа Cерега нәрсә диде, исеңә төшер. Йә, тагы кабатлыйк.

Әкрам көзгегә карады. Йөзен тагы күздән үткәрде: кызарган, дулкынланудан күз кабакларында күзәнәкләре тартылып-тартылып куя, танавы җыерыла, колаклары яна. Ул маңгаена төшкән чәчен артка сыпырды да, хатынының соравына җавап бирергә әзерләнде – төкреген йотты, тамагын кырды.

– Йә, ни көтәсең?

Гөлмәрьям өй ишеген ачып япты. Ишек төбендә таптанды. Соңыннан, Айнурга охшатып, сүзен башлады:

– Ни, ни, гадук, мич чыгарырга иде бит әле. Ни, теге, син киткәннән бирле кара мунча керәбез. Шуны бүген әтмәләп булмас микән?

– Юк, юк! – Әкрамның тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты.

– Алай булмый ул, картым, алай булмый. Ышанычлы итеп әйт, каты итеп! Синең сүзләреңнән соң ул лып утырсын, ык-мык итсен. Хакын арттырырга тиешсең, ә элеккечә бер шешә сәмәйгә алданырга түгел. Йә, ярый, син монда репетиция эшли тор, мин маллар кырына чыгып керәм, – диде дә Гөлмәрьям, шәлен, фуфайкасын алды.

Әйтүе генә ансат, сабакташының йомышын кире кагып, “юк” дип әйтче әле. Серегасын әйтим, әллә кайдан пичәтле кәгазь бирде, авылны таш кала диярсең. Һәрберсе таныш, һәркайсысы кода, бар, кәгазьдә язылганча эшеңә хак сорап кара.

Әкрам тагы көзге каршысына басты. Үзе Айнур, Шәрип, башка авылдашлары булып сөйләнде дә, үзе үк көзгедәге Әкрамның күзләренә карап: “Юк” – дип кырт кисте.

Әкрам ныклап көзгегә карады. Бәй, йөзе һич кенә дә кызармаган, зәңгәр-күк таплар да юк, күз кабаклары да тартышмый. Димәк, ул өйрәнә башлаган. Инде өченче көн көзге алдында хыялланганнар бушка китмәгән! Баксаң, турыдан-туры “юк” дип әйтергә кирәкми, ялындыруы да җитә икән.

Әкрам, колач зурлык чуртан тоткан балыкчыдай, шатланып, оекчан гына абзарга йөгерде.

– Гөлкәй, Гөлкә-әй!

– Әстәгый, нәрсә булды?

– Өйрәндем, өйрәндем әйтергә! – Ир сикереп-сикереп чәбәкәйләп алды.

 Гөлмәрьямнең дә шатлыгы эченә сыймады. Эчке киемнән генә диярлек чыккан ире артыннан өйгә табан йөгерде. Хәле бетте. Ах-ух килде. Читтән караганда, мылтыгын ташлап качкан сунарчыны бастыручы зу-ур аю кебек күренде ул. Иллә-мәгәр күрше йортның тәрәзәсенә капланганнар шулай уйлады. Капка ачып кереп килүче Айнур да телсез калды. “Бетте баш, Гөлмәрьям Әкрамне сугып үтерсә, суд юлын таптыйсы башым юк”, – дип сөйләнә-сөйләнә тышкы яклап капканы кире япты. Соңыннан башына бүтән уй килде: “Сабакташ тагын ычкынгандыр, шулай булса, эх, бер “акбаш”ка мунча мичен чыгартыр идем”. Шушы уй аны эчкә үтергә әйдәде.

Ни күзе белән күрсен Айнур, Гөлмәрьям Әкрамне өй эче буйлап әйләндерә. Ишеккә аның аягы эләккәндер, Айнурның танавы төбеннән генә ике-өч тапкыр үкчә-табаннары чатый-ботай үтеп китте.

– Кһым-ым... Ни, ни...

Дынк. Гөлмәрьям Әкрамне идәнгә бастырды. Уңайсыз хәлгә калган ир бармаклары белән чәчен артка тарады. Авыз читләрен сөртте. Гөлмәрьям исә утыргычка җәелде. Үрелеп кенә фләктән чүмечләп су эчте.

– Менә шулай, Айнур, хәзер картым эчмәгәч, күтәреп кенә йөртәм үзен, – диде дә хатын, ихлас көлеп җибәрде. – Ха-ха-ха... У-уф, хәлем бетте. Корсак киткән, авыр җитмәсә. Әйдә, үт, Айнур, хәзер самавырны чыжлатам, пирог пешкән. Чәй эчәрбез...

– Пирог кына ашаткач, корсак китә инде ул, – дигән булды Айнур. Әле күргән-ишеткәннәрдән соң Гөлмәрьямнең йомшаруы сәер кебек иде. Артистлана беләләр, чукынчыклар, талашканнарын кешегә чыгармыйлар дип уйлады ул. – Мин ни, гадукның хәлен генә белергә кергән идем. Бар авыл шаккатып сөйли, Әкрам киенеп-ясанып кайткан икән, тегеләй дә, болай.

– Нәрсә, Айнур, минем иремә киенергә дә ярамыймы әллә?!– Гөлмәрьям зәһәр карашы белән аны бораулады. – Әйе, Уфадан киенеп кайттык әле. Күтәрә алмагач, Серега машинасы белән китереп куйды. Хәтта мал янына чыга торган фуфайкаларны да, пима-чүчинкәләрне дә яңарттык. Бер генә яшибез бит дөньяда-а! Шимбә көн район үзәгенә кәнсирт килә, ди, шунда да барып килербез, дип торабыз...

– Шулай инде, шулай. Мин ни, теге хәл белә торганын да куенга тыгып килгән идем, – диде дә Айнур, өстәлгә шешә утыртты.

– Анысын ал, сабакташ. Берәр эшеңә ярап калыр, кунак-фәлән килсә дә, – дип, Әкрам аракыны Айнурга сузды. – Эчмәдек түгел – эчтек инде, төбен корытып булмый аның. Я, чишен, чәй эчәрбез.

Айнур уңайсыз хәлдә калды. Әкрамның эчүен ташлавын ишетсә дә, үз күзләре белән күрмәгәч, ышанмаган иде. Эш пешмәс, ахры, болай булгач, диде ул эчтән генә.

– Тотмагач ни, синең белән сөйләшеп тә булмыйдыр, гадук, – дип, ул ишек тоткасына үрелде. – Йомыш бар иде дә...

– Мунча мичеме?

– Шул инде, шул. Һаман бер балык башы.

– Гадук, минем заказлар күбәеп китте бит әле. Күрше авылдан Сәйфетдин абый чоланына “галанка” чыгарып бирүне сораган иде. – Әкрам сервант башыннан “тариф”ны алды. – Менә шуның буенча түлим, ди.

Айнур кәгазны әйләндергәләде. Аның йөзе үзгәрә барды. Тамагын кырды. Күзләрен йомып торды да, күзгә генә күренәме, дигән шикелле, кабат тарифка текәлде. Билләһи, Әкрам күпме яшәп, кешенең башында бүреге тиктомалдан күтәрелгәнен күргәне юк иде. – Айнурның бүреге җанланды!

– Ми-мич-ч. Икмәкнеке – шул ук хәтле-е, “галанка” – у-ух, тә-әк, кара мунча миче – ала-ай, акныкы... – Шардай ачылган күзләр Әкрамгә төбәлде. Ачык авыз эчендә кыбырдаган тел өзек-өзек авазлар чыгарды. – Ми-ми-ми... Кайдан, кайдан килгән хак соң ул?

– Кайдан дип ни, бөтен җирдә дә шулай. Әнә пичәтен кара – дигән булды Әкрам, җилкәсен кашып. Мин ни, сиңа чыгарырга китеп бармыйм да, Сәйфетдин абый шуңа риза булып, шатланып кайтып китте, дип әйтмәкчемен. Гаранития – бер ел, дип чак әйтеп калдым. Бер көндә тәмамлагач, эчмәгәч, бу бит сәпсим буш, дип үрә сикерде прәме. Алайса, ди, өч көн буе останы эчерәсең, ашатасың, соңыннан атна буе баш төзәттерәсең, аннан килеп ярты елда миче җимерелеп төшә, ди.

– Ә миңа булса, сабакташ буларак, күпмегә чыгарырсың икән? Шул элекке хак дип торам инде...

– Юк, сабакташ. Ачулансаң, ачулан, әйтәм бит, заказлар күп, дип, чыгара алмам, ахры. Синнән тариф белән алуы уңайсыз, литр сәмәй хакына да күп йөрдем, – Әкрам үзендә көч тойды, ышанычы артты.

– Тә-әк. – Айнур уйга калды. – Эчмисең – плүс йөз сум. Ашамыйсың – плүс йөз сум. Бер көндә дип әйтәсең инде, анысы да плүс... Шулай да күбрәк килеп чыга, сыйныфташ. Күбрәк.

– Ачуланмасаң, исәпләп күрсәтимме, Айнур?

– Йә, булаштырып кара.

– Мичеңнең котелын ясар, калай табып, аны ябыштырыр өчен генә дә осталар шунча алачак. – Әкрам бер бармагын бөкте. – Синең угольникларың да, башка тимер-томырың да юк. Анысы тагы да. Плүс кирпечтән мич чыгару. Суыкта! – Оста тәмам кызды, әйтерсең, элек бушка йөргәннәренең бар үчен кайтара иде ул. – Син, Айнур, мин белгән дус түгелсең инде хәзер. Комсызлык, саранлык йоккан үзеңә. Әгәр шулай булмасаң, сиңа бушка да эшләп бирер идем. Ләкин син – хәзер башка. Аракыдан дәваланып була икән, тик комсызлыктан гына түгел. Йөзеңне ертканга ачуланма, Гөлмәрьям – үз кеше, сиңа мин әйтмәсәм, башка адәм эндәшмәс. Бар кайт, сыйныфташ, элек эшләгәннәр өчен хак сорамыйм, миннән мич чыгартыр булсаң – тарифтан һич төшәсем юк!

Айнур Әкрамнан ул тиклем көтмәгән иде. Синме бу, сыйныфташ, дигән шикелле, карашларын каршысында торган йорт хуҗасына төбәде дә, телен көрмәкләндереп, авыз эченнән нидер мыңгырдады. Куенындагы шешәсен алып әйләндергәләде, кабат урынына тыкты. Ул кәгаздәге тарифны бер Әкрамгә сузды, бер кире алды, тагы бирде. Телен шартлатты. Башын чайкады...

– Дә-ә... – диде соңыннан, “ә”гә басым ясап. Тәмам бозылгансың. – Кеше сүзенә ышанмаган идем, үзем күргәч хәзер ышандым инде. Кулак булып, шабашникка әйләнеп кайткансың. Сабакташ, имеш...

Ишек ябылгач та әле Айнурның тавышы озак иштелеп торды: “Харап айныган берәү, авырганда күпме баш төзәттердем үзен, әллә миндә Әндрәй казнасы бар дип белә инде...”

Айнурның кыланышыннан кызык табып утырган Гөлмәрьям түзмәде, пырхылдап көлеп җибәрде. Соңыннан ирен кочаклады да, аны мактарга тотынды:

– Маладис, картым, сөйләшә беләсең. Бу кадәрлесен көтмәгән идем. Болай булгач, Серега әйтмешли, бурычны ел эчендә дә түли алабыз!

Бурыч. Аны уйлау белән Әкрамның тәне чымырдап китә. Әлеге шул Серега инде. Теге чак дәваханәгә хатыны белән икәү килгәннәр иде. Әкрамның ишектән чыгуы булды, исе китте – хезмәттәше яңа машинада утыра!

– Ә син теге анекдотны беләсеңме? – дип, сөйләп тә китте тел бистәсе. – Бүре агач төбендә утыра икән. Ач. Корсагы яна. Караса, куян велосипедта китеп бара, бу кылый күз кайдан сәпит алган икән, дип аптырый, ди. “Ә мин тартуны ташладым, эчмим”, – дип җавап биргән куян. Икенче көнне кылый матайда җилдерә. Бүренең соравына бу тагы да шулай җаваплый. Өченче көнне озын колак – машинада! Менә шулай, дус, эчүемне ташладым мин, үз эшемне ачтым. Бригада оештырып, байларга коттеджлар төзибез.

Әкрам бу юморны мең тапкыр ишеткән иде. Шушы ук Серега авызыннан гына да йөз кабат булмаса, туксан тугызы бардыр. Ничә ел буе бер балык башы, дигәндәй, бар хәбәре дә шомарып беткән, ятлаган.

– Ә нигә азагын сөйләмисең? – дигән булды Әкрам.

– Анысы кирәкми. Хотя, өеңә кайткач, бүре шикелле шешәңне тапшырса-аң...

Юморның азагы шуннан гыйбрәт: дүртенче көнендә куян машинада китеп бара, баш очында гына нидер тырылдый икән, караса, бүре – вертолетта! “Әй, бүре, кайдан шул кадәр акча алдың?” – дип сорауга, тегесе: Шешләрне тапшырдым”, – дигән имеш.

– Серега машинасын шәһәрдән чыгу юлына түгел, киресенчә үзәккә табан борды. Күп тә бармадылар, алар базар каршысына туктады. Мөгаен, Гөлмәрьям балаларга берәр күчтәнәч алып чыгадыр, дип уйлады Әкрам.

– Әйдә, базар гизеп килик,– диде хезмәттәше.

– Әстәгый, анда хаклар тешләшә бит,– дип карышты Гөлмәрьям. Шулай да кулын пальто эченә тыгып, күкрәк тәңгәленнән нидер эзләргә тотынды. Ахыр чиктә кулъяулыгын – кечкенә төенчек чыгарды. Кырып-себереп җыйган акчасы иде ул. – Мин балаларга кәнфит алып килим, Әкрам, син шунда утырып тор яме.

Әкрам үзе дә машинадан чыкмас иде. Шәһәр халык арасыннан фуфайка, сырма чалбар, ямаулы пима белән йөрүе әллә ничек бит. Ничек авырып егылган, өстендә дә шул кием, дигәндәй. Гөлмәрьямен әйтим инде, хастаханәдән чыкканда юньлерәген алып килеп була иде бит. Хәер, попутка белән килгән шул, аннан тагы тиз генә чыгарырлар дип уйламагандыр. Серегада монда килгәч кенә кергән.

– Юк, берегез дә машинада калмый, өчебез дә киттек, – дип кырт кисте Серега. Әкрамнең киеменнән уңайсызланганын күргәч, өстәп куйды: – Служак, эчүеңне генә ташларга түгел, бөтенләй имиджыңны үзгәртергә кирәк. Киемеңне, хәтта йөрешеңне дә. Шунсыз, кабат элекке хәлеңә кайтачаксың. Әйдә, чык машинадан.

Базар искитмәле икән ул хәзер. Акчаң булса, күгәрчен сөтенә хәтле бар. Әкрам белән авызларын ачып, күзләре күргән хаклардан котлары алынып йөргән арада, Серега кибет саен туктый да тегеләрне җилтерәтеп шунда китерә.

– Тәк, апасы, менә бу ирдән менәмен дигән егет ясагыз, – диде ул озын палатка эченә үткәч. Ә товары, товарының иге-чиге юк монда!

– Я, Әкрам, бире үт.

Әкрамны әйләндерделәр, боргаладылар. Сылу кызлар Гөлмәрьям бар дип тә тормый, аның өс киемнәрен салдырырга тотынды, сырма чалбар балакларының җебен сүттеләр, эчке күлмәгенә кадәр салдырып беттеләр. Әкрам өшеде, туңды. Аннан да бигрәк, акылына сыймастай бу күренештән исен җыя алмый торды. Көзге каршысына китереп бастыргач, егылып китә язды. Кем соң анда? Ул күзләрен чытырдатып йомды да, башын селкеп, кабат ачты. Көзгедә – Әкрам: башында – бүрек, өстендә – җылы куртка, чалбар, дөя йоныннан бәйләнгән свитер, калын бумазый күлмәк, аягында – чит илдә тегелгән ботинка!

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (8)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас