

Фәргать – күп балалы гаиләдән. Сигезьеллык белем алгач, бәхетле киләчәк эзләп, чит төбәктәге эшчеләр поселогына китәргә карар кылды ул. Үсмерне тимер юлчыларның ремонт бригадасына төрле хезмәтләр башкаручы итеп эшкә кабул иттеләр. Тимер юлчылар тулай торагыннан урын да бирделәр үзенә.
Ремонтчылар бригадиры – Сания исемле сөйкемле татар кызы. Яшь булуына карамастан, үз эшенең чын остасы саналган кыз ир-егетләр коллективы белән оста җитәкчелек итә. Фәргатькә, бригадада бердәнбер татар булгангамы, һәрчак ярдәм кулы суза, аның егеткә аерым мөнәсәбәтен әйләнә-тирәдәгеләр дә тоя. Кыз яшь эшчене һөнәр нечкәлекләренә: төрле эш коралларыннан файдаланырга, компрессорны эшләтеп җибәрергә һәм сүндерергә, юл билгеләрен аңларга һәм аларны кайсы вакытта, ничек файдаланырга өйрәтә. Ярты ел эчендә Фәргать күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә туплап, өченче разрядлы белгеч дә булып куйды.
Саниягә ничә яшь икән? Зифа буй, нечкә бил, озын кара толымнар һәм зәңгәр күзләр – чибәр бит! Бизәнми, әмма модадан калышмаска тырыша. Күп кенә ир-егетләр аңа күз сала, дуслашырга тырыша, әмма аның җавабы бер генә: «Ачкычың ярамый, бушка вакыт үткәрәсең!» Сания үзе дә ун ел элек яшь баласы белән әлеге поселокка килеп урнашкан иде. Уналты яшендә аны үзеннән шактый өлкән берәүгә алдап кияүгә биргәннәр. Соңрак, ирнең тагын бер гаиләсе булуы ачыклангач, кызын алып, качып киткән. Максатчан һәм тырыш Сания эш табып һәм баласын мәктәпкә урнаштырып кына калмый, тимер юл техникумына читтән торып укырга да керә. Һәм менә ул хәзер дипломлы белгеч һәм, һич арттырусыз, тимер юл бүлегендә иң дәрәҗәле бригадир. Хезмәт хакы да югары, ул чорда һәр ир-егет тә өч йөз сумлык эш таба алмый. Торак-көнкүреш комиссиясе аның гаилә хәлен карагач, дүрт фатирлы йорттан зур аш бүлмәсе һәм верандасы булган ике бүлмә бүлеп бирә. Йорт каршында җир участогы да бар. Авыл кызы җирдә казынырга бик ярата, кышка бәрәңге, яшелчәләр әзерли. Җәйге ял көннәрендә өйдә кул кушырып утырмый, кызы белән җиләк җыя, төрле кайнатмалар ясый. Барысы да үзеңнеке булгач, сатып алырга кирәкми. Дөрес, яшьлек елларының ялгызлыкта үтүе, янәшәсендә тормыш юлдашының булмавы гына йөрәген әрнетә. Әлбәттә, ир-егетләр аның белән якыннанрак танышырга омтылышлар ясый, әмма кыз алар арасында җанына якын булган, күңелен дулкынландырган кешене тапмый. Тик менә... Фәргатьнең поселокка килүе генә көтмәгәндә аның күңелендә ниндидер аңлаешсыз хисләр тудыра, көйләнгән тормышына буталчыклар кертә. Фәргать тә җитәкчелек күзлегеннән яхшылар рәтендә йөри, үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен тырышып үзләштерә. Кичке мәктәптә урта белем алды. Хезмәт хакы яхшы, заманча киенә. Ит, бәрәңге һәм башка ризыкларны авылдан китерәләр – әти-әниләре ярдәм кулы суза. Эшкә абыйсыннан калган «Иж-Юпитер» мотоциклы белән йөри. Тимер юл ремонтлаучыларның эше күчеп йөрүләр белән бәйле һәм алар һәр көнне төрле урыннарда була. Ашарга да үзләре белән алып киләләр: кемдә нәрсә бар, бер гаилә кебек, шуларны тиз-тиз әзерләнгән уртак табынга куеп, төшке аш белән сыйланалар. Сания табынны үзе көйли. Ремонтчылар билгеләнгән бурычны вакытында үти алмаган очракларда, аны эштән соң калып тәмамларга туры килә. Бу тимер юлга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрендә төгәл язылган, чөнки һич кенә дә поездлар хәрәкәте графигын бозарга ярамый. Мондый вакытларда Сания иң тәҗрибәле һәм җаваплы эшчеләргә таяна, алар арасында, һичшиксез, Фәргать тә була.
Буш вакытларында егет тә Саниягә булышкалады, өендә, бакчасында эшләде. Сания исә атнага бер тапкыр Фәргатьнең бүлмәсен җыештырып, тәртипкә китерде, киемнәрен юды. Күңелләрендә туган хисләрнең бер-берсенә тынгы бирмәвен алар икесе дә аңлый. Әмма ни сәбәпледер, моны бер-берсенә әйтә, аңлаша алмадылар.
Фәргать машина йөртүчеләр курсын тәмамлаганда, Санияне участок мастеры итеп билгеләделәр, кызы Сәрия сигезенче сыйныфны тәмамлады. Үсеп киткән кыз йөреше, сөйләшүе, гәүдәсе, озын чәчләре, зәңгәр күзләре, нечкә биле белән тач әнисенә охшаган. Фәргать аны мотоцикл йөртергә өйрәтте, хәзер Сәрия егетләрдән калышмый – мотоциклда бик оста җилдерә. Әгәр бензин бетсә, кыз Фәргатькә үз итеп: «Федя... бензин кирәк», – дип кенә әйтә.
Октябрь инкыйлабының чираттагы еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Сания үзенең туган көнен билгеләп үтәргә җыенды. Өчәүләшеп шәһәр кибетләрендә йөреп кайтырга булдылар. Эштәге дусларны, күршеләрне санап, исемлек төзелде: озын килеп чыкты, кырыкка якын кеше җыелды. Туган көнгә Фәргатьнең туганнары да килергә тиеш иде. Залдан мебельне чыгардылар. Кул астында булган такталардан өстәл-урындыклар ясалды: авыл егете балта эшен дә оста белә иде шул. Әтисенең ышкы, пычкы кебек артык эш коралларын ул күптән поселокка алып килгән иде, менә, эшкә ярадылар.
Мәҗлескә дип авылдан өч машина белән килделәр. Өченче машинаның ишекләрен ачкач егет бер мизгелгә югалып калды – анда әтисе белән әнисе утыра иде. Авылдан килгән кунакларны түргә утырттылар.
Тантананың сәбәбе игълан ителде, котлаучылар сүз алды, тостлар яңгырады. Сания үзенең мөлаемлыгы, эчкерсезлеге, ниндидер эчке һәм, әлбәттә, тышкы матурлыгы белән барысын да әсир итте. Аның янында утырган Фәргать хәзер инде гади авыл егетеннән нык аерыла: галстук таккан, Сания белән бергәләп унлаган кибеттә йөреп сайлап алынган костюм кигән фырт егет. Кәефе дә күтәренке: чөнки бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Шул арада «артык кызган» бер кунак, кайда утырганын онытыпмы, ә бәлки, Сания белән Фәргатьнең бер-берсенә ягымлы карашып алуларын күрепме, бөтен залга ишетелерлек итеп: «Әче!» дип кычкырды. Сүз куешкандай, кунаклар да аңа кушылды, барысы да: «Әче! Әче! Әче!» – дип кабатлады. Сания белән Фәргать югалып калган хәлдә торып бастылар һәм гомерләрендә беренче тапкыр үбештеләр. Фәргатьнең йөзе пешкән алма кебек кызарды, ул туган көнгә дип килгән һәм көтмәгәндә туйга әверелгән тантанада утыручы әти-әнисеннән, туганнарыннан, кунаклардан оялды.
– Йә, нәрсә эшлисең инде, – диде әтисе, – безнең өчен көтелмәгән вакыйга. Улыбызга да гаилә тормышына керергә вакыт җиткәндер. Булачак киленне бүген беренче тапкыр гына күрдек. Әмма ул кунакчыл, йорт җанлы, һәм кайсыдыр сыйфаты белән безнең туганнарга охшаган. Бәхетле булыгыз, хәерле сәгатьтә!
Гармунчы тиргә батып әле җыр, әле бию көйләрен уйнавын дәвам итте. Азактан барысы бергә: «Чакырырга онытмагыз, бәбәй туегызга да» – дип, кушымта саен кабатланган танылган туй җырын суздылар.
Кунаклар таралышканда яктыра башлаган иде инде. Сания белән Фәргать өстәлне бераз җыештыргач һәм ерактан килгән кунакларны йокларга яткыргач, бер-берсенә серле карашып алдылар. Бик арысалар да, тулай торакка юл тоттылар. Фәргать бүлмәсен Сания ике көн элек кенә җыештырган иде. Әйтерсең лә, күңеле белән биредә беренче никах төнен үткәрәчәкләрен сизгән. Икесенең дә йөрәкләре чыгардай булып типте, урам якка караган тәрәзәләрне томалагач, бүлмәгә серле караңгылык иңде, алар юл уңае чишенә-чишенә бер-берсенең кочакларына ташланды. Иң кирәкле сүзләр инде күптән әйтелгән, көтү белән яшәгән тойгылар иреккә җибәрелде…
Икенче көнне кунакларны озатканда Саниянең чыгарылыш сыйныфта укучы кызы Сәрия генә күренмәде. Кичен дискотекага киткән җиреннән кайтмаган да ахры.
Фәргать белән Сания өстәл артында үзләрен беренче тапкыр чын-чынлап ир белән хатын итеп тойды. Алар кунакларны сыйлады, шаярды, көлде. Хәзер Сания фатирында алар өчәүләшеп яшәячәк, хатын узган ел йокы бүлмәсен ике кечкенә бүлмәгә бүлде, ишекләр куйды. Әгәр Фәргать шулай яхшы гына эшләвен дәвам итсә, бәлки, тимер юлчылар өчен төзелә торган биш катлы яңа йорттан аларга да фатир бирерләр.
Бераздан ишектән Сәрия атылып керде. Өс киемнәрен сала-сала:
– Йә, туган көн ничек? Ә менә мин күршеләрдән, безнең өйдә туй, дип ишеттем. Әни, Фәргать абый, бер дә дөрес түгел, әмма мин сезне барыбер котлыйм! – дип, бүлмәсеннән чәчәк букеты алып чыгып, алар алдына куйды.
Саниянең йөрәгендә ниндидер тынгысызлык тойгысы барлыкка килде. Нәрсәдер җитеп бетмиме, әллә артыкмы шунда. Кызы аңа үпкәләдеме? Тик нәрсә өчен? Әллә моңа ул шаяртып «Федя» дип йөрткән Фәргать гаеплеме? Туйны кыздан рөхсәт сорамыйча ясагангамы? Әнә кызы тагын каядыр җыена.
– Син яңадан кая җыенасың, кызым? – дип сорарга да өлгермәде, Сәрия, үз бүлмәсеннән тиз генә атылып чыкты да, залга карап: «Барыгызга да сәлам, чао!» – дип урамга йөгерде. Беркемгә дә сер бирмәскә тырышты хатын, әмма аның күзләре нигәдер көлми, кыз артыннан хәвефле һәм сораулы карап калганнар иде.
Сания кызы белән сүзгә килүе турында Фәргатькә бер сүз дә әйтмәде. Кочаклашып үбешә-үбешә тулай торакка – таныш бүлмәгә килеп җитүләрен сизми дә калдылар. Ширбәт ае дәвам итте, яшьләр мәхәббәтнең бөтен шатлыкларын тоеп, арып-талып йокыга талды.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com