

11
«Тормышка ничек карыйсың, ул да сиңа шулай карый».
Ул шулай дигән иде.
Мин моны аңларга тырыштым һәм гайре табигый булып тоелган мөмкинлекләргә ия булдым.
Ләкин шул ук вакытта мин нәрсәнедер югалттым, әлегә нәрсәне югалтуымны төгәл генә аңлый алмасам да, мин моны нык сизә идем, аны тоймый мөмкин түгел, югалту хисе һәр мизгелдә җанны өзгәли иде.
Тик мин үз халәтемне үзгәртерлек көч тапмадым.
12
Кадерле кешеләрең янына озаграк кайтмый торсаң, үзеңне гаеплерәк итеп тоясың, алар сиңа рәнҗиләрдер, кичермәсләрдер кебек тоела. Авылга кайтканда да, мин шундый хис кичердем. Әти дә, әни дә минем белән сөйләшеп тормаслар сыман тоелды.
Ләкин барысы да мин уйлаганнан күпкә катлаулырак булып чыкты.
Әни капка төбендә үк елмаеп каршы алды.
– Кайттыңмы, балам? Исән-иминме?
– Үзегез ни хәлләрдә генә?
– Аллаһка шөкер, улым.
– Эшләрем күп булды, – дип акланырга ашыктым мин. – Озак кайтмый торылды.
Әни аркамнан кагып куйды.
– Шулайдыр инде, улым... – диде ул, елмая биреп.
– Монда да озак торып киттең бит...
Мин аптырап калдым.
– Ничек озак торып?..
Шунда гына коймаларның яңадан тотылганына игътибар иттем. Һәм үз күзләремә үзем ышанмый тордым. Әйе, койманы яңадан коеп, капканы тимердән ясап куйганнар иде.
– Син булмасаң, болай булмас иде әле, – дип елмайды әни, минем карашымны сизеп. – Рәхмәт, улым. Буявына кадәр үзең алып кайтып, үзең буяп киттең. Күрше-күлән алдында олы бер шатлык.
Мин ишегалдына узу белән, мунчага күз салдым. Ул да өр-яңадан төзелгән иде.
– Әл дә син бар әле, улым, – дип сөйләнде әни. – Ходай озын гомереңне бирсен инде.
Нахакка бәла яксалар, беркемгә дә җиңел түгелдер. Заманында мине сыйныфташ кызның тарагын урлаган дип интектергәннәр иде. Соңыннан ул тарак табылды, үзенең сумкасында булган. Кыз гафу үтенде. Мәктәпне тәмамлаганчы, минем алда үзен гаепле итеп тоеп, гел генә яхшы мөнәсәбәттә булырга тырышты. Һәм мин аны акылым белән гафу иттем. Ләкин күңелдә авыр төер барыбер калды.
Ә нахакка макталуның шулкадәр авыр икәнен башыма да китергәнем юк иде. Бу мизгелдә мин нахакка гаепләнүне мең мәртәбә артыграк күрә идем. Тик әни һаман үзенекен сөйли иде:
– Картайган көнебездә зур таяныч булдың... Рәхмәт...
Мин аның бу сүзләрен ишетмәс өчен, «кайтмыйсың, безне оныттың» дип тиргәүләрен тыңларга да әзер идем. Бары тик мактамасын гына. Ә ул хәлемне аңламый иде, ахры.
– Син чәй куя тор, әни, – дидем мин, аптырагач. – Абзар тирәсеннән әйләнеп килим әле...
Ул серле генә елмайды да өйгә кереп китте.
Мин сигарет алып кабыздым.
Йорт-курага тагын күз йөгертеп чыктым. Мин кайтмый йөргән вакытта, Ул бөтен эшне бетереп куйган, димәк. Мондый хәлгә рәхмәттән башка нәрсә әйтеп булмыйдыр да, әмма миндә рәхмәт кайгысы түгел, миндә нәфрәттән башка бер тойгы да юк иде. Кем кушкан аңа монда кайтып йөрергә?! Теләсә кая тыгылырга аңа кем кушкан?! Әгәр бу мизгелдә күземә күренсә, мин аны үтерергә дә әзер идем.
Мин авылга Аннан ял итәргә, уйларымны тәртипкә китерергә дип кайттым, ә Ул... Монда да озак тора аямаячагымны төшенгән идем инде. Юк, тынгылык юк иде миңа хәзер.
Һәм мин барысын да аңладым.
Үземнең нәрсә югалтуымны да, аның изгелеге төбендә нәрсә ятканын да. Тик соң иде инде. Һәм барысына да үзем гаепле идем.
13
Авылдан мин шул көнне үк кире әйләнеп килдем. Болай ашыгуымның сәбәбен аңлатып та тормадым хәтта. Әти дә, әни дә мине эшлекле кеше дип белә, шуңа күрә артык төпченеп маташмадылар, уллары ашыга икән, димәк, шулай кирәк.
Авылдан килү белән мин үземнең таркала баруымны, ниндидер бушлыкка әверелүемне тойдым. Тормыш минем аша бер эз дә калдырмыйча уза иде.
Йортыбыз янындагы кибетнең каралтылган тәрәзәләре яныннан узганда ук күңелемә шик йөгергән иде. Фатирга кереп көзгегә күз салу белән бу шикнең дөрескә чыгуын күрдем...
Ләкин бернинди дә тетрәнү кичермәдем. Язмышыма төшкән бу өлешне ничек бар шулай кабул иттем. Чөнки барысына да фәкать үзем гаепле идем.
Мин башта яраткан шөгылемне югалттым. Аннан соң бүтән вазифаларымны: тормыш максатымны, кыйбламны, үземне.
Һәм, ниһаять, тәнемнән дә колак кактым. Көзгедән мин үземне күрми идем. Мин шәхес буларак, кеше буларак бу дөньяда юк идем инде. Минем өрәгем генә йөри иде.
Минем урынга җирдә Ул яши иде.
Ул...
Фото: foto-onlain.ru