

Инсар, клубтан чыккач, Гөлназны җиңелчә генә култыклап алды. Кыз да артык карышып тормады. Ул, күрәсең, сабыйлык кыланышларыннан арынып бара инде. Инсарга җебеп торырга вакыт юк. Мөлаем генә елмайды да серле-тонык тавышы белән кызны үзенә тартты:
– Гөлназ, синең белән хисләр уртаклашып кайтырга мөмкинме?
Кыз дәшмәде. Җавап бирмәү, димәк, ризалык билгесе. Һәм алар икесе бер юнәлештә киттеләр...
Инсар белән Гөлназның беренче тапкыр очрашулары. Гомумән, Инсарның бу авылга беренче аяк басуы. Аны колхозга автоколоннадан көзге уңышны җыешырга җибәрделәр.
– Яшьсең. Бераз авыл һавасын сулап, икмәк тәмен татып кайт, – дигән иде аңа автобаза начальнигы – Тик кара, уңга-сулга юл салып йөрмә, артыгыздан кара койрыгыгыз сөйрәлеп кайтмасын.
Начальникның кисәтү сүзләре тупсаны атлап чыкканда ук коелып калды. Шулай инде ул шофер халкы, көненә ун тапкыр кыек атлый, тугыз тапкыр тәүбә итә.
Авылга киткәндә Инсар улы белән кызын кочып үпте, кәләшен иркәләде. Исем өчен генә булса да автоколонна начальнигын тиргәп алды. Имеш, егет аяк терәп каршы торган, ә аны гаиләсе һәм яшь балалары булуын да искә алмыйча, колхозга җибәрәләр. «Сезне сагынып саргаермын инде»,– диде. Кәләше Раилә исә «тревога» чемоданына аңа алмаш кием салды, юллык азык-төлеген, акчасын куйды. «Пар күгәрченен» ике беләгенә күтәреп, озата чыкты.
Шул көнне үк Инсар колхозга килеп тә төште. Фатирга урнашырга дип бригадир артыннан балалар бакчасы янына килеп туктагач, ул бауга үрелеп-тартылып кер элеп йөргән шушы кызны күрде. Күзләре аның таза-тыгыз балтырларына төште. Шул минутта нәрсәдер аның бөтен тәнән кытыклап-чеметтереп үттә «Бу якларның бәлеше майлы булырга тиеш», дип уйлап алды ул. Бригадирны көтеп торган арада кыз ишеккә якынайды. Инсарның сәламен җаваплап башын какты, камыш керфекләрен ача биреп бер елмайды да, бүлмәгә кереп югалды...
Кичен клубка уенга чыкканда Инсарның кыз мәсьәләсендә карары ныклы иде инде. «Гомер кешегә бер генә килә, ник аның җимеш-хөрмәләреннән файдаланып калмаска!»
Гаилә коруларына ике генә ел әле. Армиядән кайтып өч-дүрт ел уңга-сулга «ышкылып» йөргәч, Раиләне мәктәптә бер парта артында утырган күрше егетеннән тартып алып өйләнде Инсар. Кыз юмарт булды. Ел да тулмастан шалкандай ике баланы алып та кайтты. Инсарның игезәк тууга башта ачуы чыкса да (аның да кулы буш булмаячак бит), «пар күгәрчен», ике яктан муенына асылынып, «әттә» сүзен тәкърарлый башлагач, барысы да үтте. Раиләсе аны эштән елмаеп каршы ала, тәмле ашын өстәлгә куя. Назын да кызганмый. Тик Инсар боларның барысын да шәһәр капкасын үтү белән беразга онытып торырга булды...
Кичен Инсар клубта яшьләр арасыннан аны карашы белән озак эзләде. Сәбәбен туры китереп, китапханәгә кереп чыкты, сәхнәне дә игътибарыннан читтә калдырмады. Тик кыз беркайда да юк иде. Күңелен юатыр өчен «бәясен белгән кеше гел көттереп килә» дип уйлаган булды.
Ишектә актан киенгән кызны күрү белән ул елмаеп ук җибәрде. Авыл җирендә шундый да тутый кош булыр икән! Хәзер бит яшьләр буй-сын, күз-йөз күрсәтергә тизрәк шәһәргә китә. Хәер, авыл кызларының йөзе нурлырак, тәне тыгызрак булуын белә. Тик менә аларның шундый зәвык белән киенә белүләре турындагы уй башына да кереп чыкканы булмады. Кызның сылу гәүдәсе балериналарныкы кебек ак ефәк күлмәккә төренгән. Күлмәкнең бер очыннан калын-тыгыз бот-аяклары, икенчесеннән нечкә-озын муен күренеп тора. Нечкә борыны, зур зәңгәр күзләре, кабарып торган иреннәре итальян рәссамыннан әҗәткә алып торылганнармы әллә? Әйтерсең, авыл клубының бию мәйданында озакламый «Аккош күле» балеты башланачак.
Биюләр кызып бара. Вакытны сузу егет эше түгел. Кем кызны элегрәк эләктереп ала, шуның куены җылы була. Инсар таранга барырга булды. Янында утырган малайдан ипләп кенә кызның исемен белде дә, кулларын сузып һәм алга иелебрәк, тик башын югары-горур тотып, аның алдына килеп тә басты. Йөзенә елмаю йөгертеп:
– Рөхсәт итегез. Бәлки әйләнеп алырбыз?
Кызга тәкъдимне кире кагарга урын калмады. Башын сизелер-сизелмәс кенә ия биреп, кулын егеткә сузды. Инсар бер кулы белән кызны биленнән эләктерде, икенчесен аркасына куйды да, Гөлназны җиңелчә генә әйләндерә башлады. Кыздан хушбуй исе бөркелә, ефәкнең серле-сихерле пәрәнҗәсе аша күкрәге калку булып сизелеп тора. Инсарның кулы, кызның аркасындагы ниндидер каты төенгә килеп тиде, Шундый төеннәр белән уйнарга ярата ул. Шул арада кызның иңенә таралып төшкән чәчләрен дә сыйпап алды:
– Гөлназ, сез үтә дә чибәрсез. Мин сезнең белән гомер буе биер идем. Хәтта сезнең кубызга бию дә минем өчен бәхет кенә булачак.
Кыз бер сүз дә дәшмәде. Елмайгандай итте. Күршедәге парның аяк хәрәкәтләренә караган килеш, әле аккоштай салмак кына йөзеп, әле ак күгәрчендәй очып-талпынып әйләнә бирде...
Һәм менә алар бер урамнан кайтып баралар. Гаҗәеп матур, соклангыч төн. Ай җирне үзенең илерткеч-серле зәңгәренә төргән. Тирә-юнь төнге ялга талган.
Табигать дигәнең юмарт та инде: яшелгә төренгән авыл уртасына күлен җәеп куйган. Аның өстеннән сизелер-сизелмәс кенә ефәксу бу күтәрелә. Егет белән кыз күл аша субайларга беркетеп салынган такта күпер өстенә менеп бастылар. Ак-сары төнбоеклар һәм лаләләрнең йомылган бөреләре арасыннан аларның йөз-гәүдәләре күренде. Сүзне кыз башлады.
– Кечкенәдән үк яратам мин шушы күлне. «Нилүфәр күл» дип йөртәләр аны. «Төнбоеклы күл» дигән сүз икән. Кичке күл җылы, йомшак, шифалы бит ул. Төнбоекларга урала-сүтелә су коенуы үзе бер дөнья. Судан чыгу белән ай үзенең зәңгәр пәрдәсенә урый. Тәндә – су тәңкәләре. Әйтерсең су анасы инде менә. Ай нурында чәчләремне тарарга яратам мин...
Инсар Гөлназга су коенырга тәкъдим итәргә дип авызын ачкан гына иде, йөзү киеме булмавы исенә төште. Үзен «хәрби хәзерлектә» булмавы өчен тиргәп тә алды. Бергәләп су коен идең әле! Бу бер-береңә тәмам якынаю дигән сүз бит. Җаен туры китереп, кызның ялангач гәүдәсен кочаклап алыр иде. Тәнгә-тән тигәч, иреннәр дә карышып тормас иде. Тик барысы да «иде» генә шул! Әнә кызның дә теле ачыла башлады. Тел төбенең кайдарак тартуын чамалый Инсар. Кыз шактый шомарган булырга охшый, егетнең исемен дә сорап тормады, ә су коену турында сөйли.
Инсар кызны сиздерер-сиздермәс кенә биленнән үзенәрәк тартты:
– Гөлназ, бүген үземне ничек алай кыю тотканмындыр, үзем дә белмим. Кызларга дәшәргә дә оялып йөргән кеше беренче очрашудан ук синең кебек сылуны култыклап алсын әле. Гомер буе эзләп хыялланган кешемне таптым мин синдә, Гөлназ! Шуңа батырайганмындыр.
Инсар бу сүзләренә кичереш өстәргә тырышты. Үзе басмадан төшеп урамга юнәлгән Гөлназ янәшәсеннән атлады.
– Белсәң иде, Гөлназ, сиңа карата хисләремнең нинди саф булуын.
Кыз тагын дәшмәде, багана башындагы ут яктысында очып әйләнгән күбәләк-чебеннәргә караган килеш, уйнаклап атлавын белде. Моңа Инсарның ачуы кабарды: «Шушындый матур сүзләргә дә эреп төшмәгәч, йөрәгендә таштыр моның. Очынып бара һаман. Бик тә очынырсың, кулыңа берәр бәләкәч тоттырып куйсам...»
Алар тыкрыкка борылдылар. Аргы башта җир сөреп йөргән трактор утлары күренде. Инсар сискәнеп китте: кыз аның сүзләренә колак та салмый, ахрысы. Ә үзе һаман хисләренә оеп сөйли:
– Зәңгәр болын янында сөрәләр. Җәй көне бигрәк соклангыч ул болын. Андагыдай чәчәкләр башка бер җирдә дә юктыр ул. Җәелеп киткән зәңгәрлек әкренләп рәшә дулкынында эри дә, офыкта югала. Мәхәббәтем нигәдер шул рәшә эчендәдер кебек. Томаннар төшә башлагач, таң белән шул болынга барам, – дип тезә кыз. – Кырау төшү белән болындагы чәчәкләрне куеныма кочып җылытам. Шул минутта үзеңнең кемгәдер җылы бирә алуыңа шатланасың.
Кызның шулай хисләргә ойый баруы Инсарның кәефен күтәреп җибәрде. «Бу асыл кошкай оҗмах тарафларында, күктә йөзә. Ярый, тагын да исерә төш әле», дип уйлап алды Инсар һәм сүзне үз җаенарак борды:
– Гөлназ, мин киләчәгемне синнән башка күз алдыма да китерә алмыйм. Без икәү бергә бәхетле булырбыз. Матур гаилә корырбыз...
Ул арада Гөлназ бер капкага табан борылды. Инсар аның юлына аркылы төште, күзләренә тутырып карады да, елмая биребрәк, кызның биленнән алды, иреннәренә үрелде. Кыз читкәрәк тартылды. Инсар шунда ук җиргә тезләнде, куллары белән кызның уттай кызу ботларын кочаклады.
– Гөлназым, бер генә тапкыр рөхсәт ит. Әле минем гомеремдә бер кызны да үпкәнем юк. Син минем мәхәббәтем, бәхет кошым. Хыялыйлар ясыйсың бит инде, йолдызым.:.
Инсар тезде дә тезде. Мондый чакта сүзне сатып алырга түгел, телгә дә кан төшми.
Гөлназ аякларын аның кочагыннан арындырды да, җирәнү һәм нәфрәт тулы караш ташлап, ишек алдына кереп китте. Инсар, кулларын һавага сузып, тезләнгән килеш торып калды... Бервакыт зиһенен җыя алмый, исенә киләлми торды. Ишек алдында усал эт үрсәләнеп өргәнгә сискәнеп кенә куркуыннан торып басты һәм ачудан җиде катлы сүгенеп, читкә бер төкерде дә, бу тирәдән шылу ягын карады...
Ә кыз Инсар сайраганнарның берсен дә ишетмәде. Ул тома чукрак иде. Аның намусы бәллүрдәй саф-пакь иде, күңеле ялган белән икейөзлелеккә тамчы да кагылмады...
Фото: freepik.com