

(Дәвамы.)
Әкрам белән Гөлмәрьям шым гына кайтты. Һәркайсысы үз уенда. Ә бит Мотаһарны коткарып була иде, дип фикер йөретте хатын. Мөгаен, янгын җайлап чыккандыр. Төтәгәндер, ялкын телләре һавага үрләгәндер. Күрше-тирә бар, якыннары. Һай, саңгыраулар шул без, сукырлар!
Әкрамның күңеле сыкрый иде: кырыкка да җитми, хатын назы да күрмичә китте, жә-әл... Елап калыр баласы булмавы бер яктан яхшы да кебек, икенче яктан.... “Туганда бәләкәй идем, үлгәндә исерек булдым” – дип торыр микән тегендә сорау алганда Мотаһар? Уйласаң, кызык та, куркыныч та. Моннан берничә сәгать элек кенә мин дә шунда барыр идем. Шулай ук янып. Аерма нәрсәдә: тәнең утта янды ни, эч-бавырың утлы судан киселде ни? Әниләргә, әтиләргә авыр. Шуның өчен тапканнармы соң аны, мине, Ирекне? Саный китсә-әң, очына чыгырмын димә. Кайсысы күптән теге дөньяда, кайсысы монда тере мәет...
– Кара әле, Гөлмәрьям, безнең урамда сугышта күпме кеше үлде икән дә, хәзер аракыдан күпме кырылды икән?
– Бәй! – Хатын иренең күзләренә карады. Нишләп шулай дисең?
– Беләсеңме, махмырдан баш кына авыртмый бит ул, ә һич кайчан уйлап бирмәгән уйлар да кереп чыккалый. Әле Мотаһарның үлеме шуны уйлата. Тә-әк...
– Каенанам бит, авылдан җитмеш кеше кайтмады, урамнан унике, дип торган иде...
– Давай, эчкәннәрен саныйм әле. Тә-әк, сугыштан кайтып үлгәннәр, картаеп киткәннәрне исәпләмик.– Әкрам бармакларын бөгә башлады. – Мотаһар – уттан китте, тоже эчүдән. Хәниф асылынды, Рәсүл – тоже. Ы-ы... – Бармаклар бөгелде дә бөгелде. Ике кулыннан артып китте... – Д-ә-ә... Әле мин безнең урамныкыларны гына санадым. Белгәннәре генә уналты: асылынган, атылган, чәнчелгән, янды, авария! Инә-әң-нең башы бит бу-у... Уйлап карасаң, барысы да осталар иде. Һәркайсысы авыл өчен кирәкле ос-та-лар!
Хатынның да исе китте.
– Бәй, картаеп үлгәннәр өчәү генә түгелме соң? Ә авы-ры-ып.. Яман шеш белән тик Рәшит кенә. Башка ю-ук.
– Беләсеңме, барысы да утыз белән илле арасында-а... – Әкрам телен шартлатты. – Бу бит – тоташ взвод!
Менә өйләре. Кайттылар. Икәү. Чөкердәшеп, сөйләшеп. Күптән болай йөргәннәре юк иде. Ни сәбәп соң әлегесенә? Мотаһарның үлеменә? Һай, тормыш, нигә соң кайчак кеше кайгысы кемнәрнедер берләштерә, икенчеләрне... Куй, тормышка сылтанмыйк. Бар авырлык та, мәшәкатьләр дә бит адәм баласының үзеннән килә. Ә бу дөньяга аларны Аллаһы Тәгала саф көе ярата.
Шулай уйлады тупса аша атлаган хатын.
– Г-гөл-мәрь-ям...
Ни кылана бу Әкрам? Нишли ул: агарынды, чайкала, буынсы-ыз...
– Әк-ра-ам!Ә-әк-рр-ра-ам!!!
...Кузовка икесен бергә салдылар. Тартмада – Мотаһарның тәненнән калган әгъзалар. Аның өстенә ак япма, одеял ябылган. Шул чүпрәкләр очып китмәсен өчен әтисе Нәкиулла карт тотып бара. Аяк очында – энесе. Кашлар җимерек, йөзләрне сөрем баскан, күтәрә алмас кайгы йөрәкләренә кургаш булып каткан.
Икенчесе – Әкрам. Аның астына калын итеп салам түшәгәннәр. Чайкалганда башы бәрелмәсен дип, Гөлмәрьям аны итәгенә салган. Өстенә тун япканнар. Машина сикерткәндә күтәрелеп, эчендә җил уйнамасын өчен икенче кулы белән хатын шул тунны тотып бара. Азрак барган саен тун эченә кулын тыгып карый: иренең йөрәге тибүдән туктамаганмы?
Кабинада – водитель Илһам белән Зилә. Машина сикерткәндә кыз егетнең беләгенә ябышкан була. Җылы аларга. Тәгәрмәчләр тәгәри. Йомшаграк карга килеп чумсалар, кузовтагыларны үчекләп, бер алга, бер артка тәгәриләр дә ачы сызгырып, баткан урынны тагын артта калдыралар.
“Аллаһы Тәгаләм, зинһар өчен, тизрәк барып җитикче” дип сыкрый Гөлмәрьямнең күңеле. – Хәерен, атна кич, җомга саен әби-сәбигә сәдакасын илтермен, уразасын калдырмам, зинһар өчен...”.
Кузовта тагы бер кеше бар – Ирек. Нигә утыргандыр, анда берсенең дә эше юк. Бәлки машина эләккәндә үз йомышы белән район үзәгенә китеп барадыр, кем белә инде...
Миңлениса дертләп китте. Кулындагы чынаягы идәнгә төшеп ярылды. Кайнар чәй, пар уйнатып, идән буйлап юл алды. “Б-бала-ам...”
* * *
Яна! Тәрәзәдән кап-кара булып чыга да, һаваны иркен сулап, кара-кызыл төскә керә, соңыннан кайный башлый, боргалана-боргалана биеккә күтәрелә. Тагы кайный. Кызыл-сары, яшел-күк, әйтеп аңлата алмаслык башка төсләргә буялып түбәднә генә йөзгән болытларны карайта, бүтәннәрен куа-куа койрыгын әллә кайларга олактыра. Аждаһа тагы башын Мотаһарның өенә бора: берчә ул нәрсәнедер шытырдатып чәйни, берчә тешен шакылдата, өй кыегына ябылган шифер кисәкләрен шартлата-шартлата еракка очыра. Галәмне куырырлык тыныннан өй бүрәнәләре челтәрләнә, уфылдашып ава...
Ни галмәт, шул гарасат эчендә Мотаһар пәйда булды. Ул тәүдә бер, азак икенче күзен акайтты. Әкрамны буынсыз итте. Карашларын бер ноктада туктата алмыйча озак азапланды. Ахыр чиктә, дәү ак шар-күзләр эчендә кара нокталар хасил булды да Әкрам тирәсен бораулады. Авызы эченнән канлы селәгәе агып төште, танавын сызгыртып тартты, телен озын итеп, килбәтсез чыгарды да тешләрен шыкы-шыкы китерде:
– Ә-әк-рам! Син бит бу-у, – дип бармакларын тармакландырды. – Ки-ил мон-да-а! Ки-ил!
Ут ялмаган өйне сүндеререгә барган Әкрам, чиләген бер, балтасын икенче якка ыргытып, үзләренә таба сыпыртты. Ләкин Мотаһарның озын кулы аның артына менә-менә җитә яза, кайнар тыны аркасын яндыра, тәнендәге канын, барча сыекчаны кайната. Шул кайнарлык бугазына җитә, коры һава булып авыз, танау эчләренә тула, тышка бәреп чыга.
– Хәзер, нашатыр үз юлын таба ул. Кайгырма, аңына килер...
Әкрамның бар тәнен яшен суктымыни, күзәнәкләрне нидер чеметте. Тегеләре, этешә-төртешә, башкаларын куды.
– Менә әйттем бит. Система куйдык, барысы да яхшы булыр. Шулай бит, герой!
Әкрам нидер аңларлык хәлдә түгел иде. Яртышар ачылган күзләр томан аша ап-акка төренгән, сап-сары чәчле кызны шәйләде. “Йә-ә, Ходай, эләккәч эләккәнмен икән оҗмахның үзенә!”. Кургаштай каткан ми сырлары буйлап шул уй йөгерде. “Тукта-тукта, ә Ирек, Ирек нишләп йөри соң монда? Ул да, димәк оҗмахта!”
– Уф-ф, куркыттың абый, сине дә Мотаһар артыннан китеп бара икән дип торам, – теге авызын ерды. – Болай булгач, рәхәтләнеп яшибез әле, абый! Авылны көнләштерерлек итеп...
– Ни сөйлисең ул, Ирек? Мин бер ни аңламыйм, кайда без?
Әлбәттә, бу сүзләрне әйтергә теле әйләнмәде Әкрамның. Күңеленнән генә шулай диде, күзләрен генә мөлдерәтте. Чынлап та, кайда ул?Аның баш өстендә Ирекнең шәүләсе пәйда була, тагы әллә кемнәр күренеп-күренеп кала. Уң яклап кара тимер күтәрелгән, аңа берничә банка, шешә беркетелгән, шулардан нәзек кенә эчәкләр Әкрәмгә табан төшкән.
– Нәрсә, герой, аңыңа килдеңме? – Фәрештә янә пәйда булды. Аның йомшак кына куллары Әкрамның маңгаена кагылды. – У-у, тәнең янып бара, температураң югары әле. Мин хәзер...
Температура. Димәк, димәк ул – хастаханәдә! Ничек килеп эләккән дә, кайчан булган соң бу хәл? Тәк, Айнур килде, мунча... тукта, анда эчкәннәрмени? Юктыр, саран күпне бирмәс. Янгын. Әйе, янгын! Гөлмәрьям. Тукта, ә кайда Гөлмәрьям?
– Гө-өлмәрьям... Г-гөл...
– Абый, тынычлан, ул өйдә. Сине алып килде дә, килгән машинада кире кайтып китте. Мин синең белән калдым. Уфага алып килделәр безне соңыннан, – дип аңлатырга тырышты Ирек. – Хәлең начар иде бит. Хәзер без нарко... Һәй, тел әйләнми инде, теге ни, эчкечелектән дәваланабыз. Аңладыңмы инде хәзер?
– Ә си-ин со-оң?
– Ә-ә... Сине бит Мотаһарның гәүдәсе белән бергә салып алып килделәр. Карап-карап тордым да, мин әйтәм, болай йөрсәм, миңа да күп калмаган бит дип, утырдым да киттем, – Ирек, гадәтенчә, учлары белән ботына сугып алды. – Сине дә бит үләр дигән иделәр... Менә, Аллага шөкер, һушыңа килдең.
– Ни-ничек, Мотаһарның гәүдәсе белән? – Әкрам берни аңламый иде.
– Бәй, ул янды бит...
– Ничек, янды?
– Өе-ние белән – вич янды!
Шулчак кына Әкрам бу коточкыч хәлнең төшендә генә түгел, өндә дә булганлыгын аңлады. Шушы аны тәмам фанилыкка алып кайтты.
– Ирек, ә без, без кайчан килдек соң монда? – дип ыңгырашты.
– Өченче көн. Тәүдә районда кундык. Анда сиңа укол кадаулары, система куюлары-ы... – Ирек күзләрен йомды. Учлары белән ботларына шапылдатуга, аларны зур итеп ачып җибәрде. – Искитәрлек! Син һушыңа килдең дә, тагы “тегендә” киттең. Азак инде йоклатканнардыр, әле чак уяндың.
Әкрам тәмам аңына килде. Үзенең монда ятуына көенде, тынычсызланды. Ләкин аңа Ирекнең янында торуы көч бирде, читтә таяныч эзләрдәй кешесе булуы күңелен тынычландырды. Тәнендә дә җиңеллек тойды. Шешәдән төшкән һәр тамчы саен салкынлык йөгерде, тубалдай башындагы оешкан йомгакны сүтә барды, таратты. Тик менә эчендә җиңел йомышы гына тулышканнан-тулышты, чыдамаслык итте. Моны сизгән Ирек, куллары белән “мин хәзер” дигән хәркәт ясап, күз алдыннан югалды. Күп тә үтмәде, теге кызны ияртеп килеп тә керде.
– Менә, милочка, тәмәке тартырга иде бит әле, – дигән булды ул.
Кара син аны, сарыбашны “милочка” дан гына салдыра. Авылдагы Ирек тә тимәсен, дип, уйлады Әкрам.
– Ирек, шул савыт бушасын да, төймәсен борырсың. Соңыннан миңа эндәшерсең, – дип фәрештә ишек артында югалды.
...Бер уйласаң, и, кызык икән монда ятулары. Берәү кызык сөйли, икенчесе, чын булган хәл, дигән булып алдый, өченчесе башка вакыйганы шыттыра. Һәрберсе сөйләүченең чебеннән дөя ясап утыруын белә, ләкин дәшми, киресенчә, күршесе шыттырганда, үзе белән “булганын” искә төшерә, аннан да арттырыбрак җибәрергә тырыша. Монда шулай кирәк. Бигрәк тә берничә, алай гына да түгел, дистәләрчә ел аек тормыш күрми, яңа күзләре ачылганнарга, үзләре белән булган исереклек әллә кайда торып калган дип исәпләүчеләргә. Шуңа да хәл-вакыйгалар гел шул турыда урала. Әле аларның күбесе, бик күбесе диварның теге ягында һаман шул тормыш көтүен белми. Әле булса әшнәләре тамак хакына эшләп йөри, һаман бурычка сораша, кибет төпләрен сагалый, һаман аларны “алкаш”тан салдыралар.
Дәваханәдән чыккач, мондагыларга да аек томыш әзерләп куймаганнар. Хәер, анысы алда. Ә монда – берсе “капельница” астында исереклек белән айныклык, үлем белән яшәү арасында көрәшә, икенчеләре – капканнан чак ычкынганнары – йөзләрен баскан сакал-мыегын кыра, көчләп булса да тәүге кабым ризык ашарга тырыша, өченчеләре – озаграк ятканнары – Ирек белән Әкрам палатасына җыела. Монда гөр килешәләр.
Әкрамда уен кайгысы юк. Көндезләрен арлы-бирле йөрештереп, ничек вакытын үткәрергә белми тегендә-монда сугыла да төнен уйга чума. Хатынын, балаларын күз алдыннан үткәрә, әнисе турында уйлый. Үкенү, көрсенүләр аша хис-тойгыларын йөгертеп, киләчәк хакында хыяллана. Тора-бара күңеле тагы бушлыкка табан тәгәри, исереклектә үткән көннәре бәгырен үтмәс пычак белән телгәли. Һа-ай, күпме михнәт күрсәттең син якыннарыңа дип, намусы, аек уйлары очлы тырнаклары белән күңел-хәтерен ерткалый...
(Дәвамы бар.)
Фото: Sketchepedia, Freepik.