

9
Ходай Тәгалә җан иясенә гомер биргәндә, аның бу дөньядагы урынын да билгели торгандыр. Кемдер галим булып туа һәм, мең бәлаләр кичереп, гыйлем туплый да ниндидер зур ачышлар ясый. Кемдер гади генә эштә, әйтик, шофер яки тракторчы булып эшли дә кешелеккә үзенчә файда китерә һәм аның эше нинди генә түбән булып тоелмасын, дөньяны алардан башка күзаллап булмый. Тормышта һәркемнең үз урыны, үз бурычы. Һәм аларның берсе дә өстен яки түбән түгел, һәркайсы кирәкледер.
Мине Ходай язучы итеп яралткан. Бу эшне бик яратсам да, рәхәт һәм кыен якларын яхшы белгәнлектән, аны бүтән һөнәрләрдән өстенрәк итеп караганым булмады. Талант Ходайдан бирелә, диләр. Шулай булган хәлдә дә, тиреңне түгеп эшләмисең икән, ул талантыңның булуыннан булмавы хәерле. Мин боларны яхшы аңлый идем.
Шуңа күрә, Ул мине кешенең мөмкинлекләре чиксез булуына ышандыргач та, үз эшем белән шөгыльләнергә, элекке кебек үк көнне-төнне белмичә язарга, иҗат итәргә кирәк булгандыр. Әлбәттә, шулай кирәк иде. Гайре табигый булып күренгән сәләтем аша мин тормышның яңа катламнарына үтеп керергә, яңа ачышлар ясарга һәм ул ачышларны сәнгатьле итеп укучылар күңеленә җиткерергә, аларны уйланырга, уянырга мәҗбүр итәргә тиеш идем.
Мин әле, үткәндәге хаталарыма карап үкенгәндә, шулай уйлыйм. Ә ул чакта...
Ул чакта мин бөтенләй бүтән идем. Бәләкәй чакларда без, әти-әни яңа уенчык алып бирү белән, аны күтәреп урамга чыгып чаба идек. Шундый матур, беркемдә дә булмаган нәрсәне башкаларга да күрсәтеп мактанасы килә, үзеңнең бүтәннәрдән өстенрәк булуыңны тоясы һәм башкаларга да сиздерәсе килә. Мондый нәрсәләр, бәлки, малайларга гафу ителәдер дә... Ләкин мин моны малайлык галәмәте генәдер дип уйламыйм, өлкән яшьләргә җитеп, югары дәрәҗәләргә ирешсәк тә, без, асылда, әнә шул малайлык гадәтеннән аерыла алмыйбыз. Безнең һәр гамәлебездә үзебезне күрсәтү, кемнәндер өстенрәк икәнебезне исбат итәргә тырышу теләге ярылып ята. Бу, бәлки, адәм баласының бер үзенчәлегедер. «Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырган» дигән әйтем бар. Хак сүз. Һәм ул безнең барыбызга да кагыла.
Теге вакытларда мин дә нәкъ әнә шундый хәлдә идем. Миңа, бәлки, язу өстәленнән бер адым да читкә китәргә кирәкмәгәндер. Ләкин мин бөтенләй киресен эшләдем, мин кабаттан машинка төймәләренә бер тапкыр чиртеп тә карамадым.
Моның кирәге дә юк кебек иде.
Яшерене-батырыны юк, язучылык минем өчен акча эшләү, дан-дәрәҗәгә ирешү чыганагы иде. Бу начар нәрсә түгел, чөнки безнең эштә илке-салкы йөреп, аннан-моннан язып кына дан казанып һәм бигрәк тә акча эшләп булмый. Максатыңа ирешергә телисең икән, үз-үзеңне аямаска туры килә. Мин баштагы мәлләрдә шулай казгандым да. Ләкин тора-бара, өстәлемдә иртәле-кичле икешәр хикәя пәйда була башлагач, мондый мохтаҗлык бетте. Мин бармакка бармак сукмасам да, эшем гөрләп бара, чөнки минем өчен Ул эшли иде.
Бераздан язган әсәрләрне гәҗит-журналларга урнаштыруны, китап нәшриятлары белән килешүләр төзүне дә Ул үз өстенә алды. Мин баштарак гонорар артыннан үзем барсам, хәзер инде күршедәге йортта гына урнашкан бер банкта исәп-хисап ачып, акчаны үзем теләгән вакытта, үзем теләгән күләмдә алыр булып киттем. Әсәрләр бер-бер артлы дөнья күрә башлагач, аларны чит телләргә дә тәрҗемә иттеләр, шуларга нигезләнеп, кинофильмнар төшерә башладылар һәм минем дан да, матди хәлем дә ярыйсы ук күтәрелеп китте.
Дан бернинди дә ләззәт өстәмәде, гәҗит-журналларда минем белән әңгәмәләр басылып чыкты, телевидениедән һәртөрле тапшырулар күрсәттеләр. Ләкин мин аларга ни өчендер битараф калдым. Аннан соң бу нәрсәләрдә минем катнашым аз, кайберләрендә хәтта бөтенләй дә юк иде. Барысын да Ул үз өстенә алды. Ул минем өчен иҗат итте, минем өчен китаплар чыгарды, минем өчен әңгәмәләште.
Кайчандыр теләгән кешем белән затлы ресторанга кереп, теләгән нәрсәләремне авыз итеп, теләгән кадәр утыруны буй җитмәслек зур байлыкка исәпләгән егет идем. Бүген исә байлык минем өчен үз асылын югалтты, ул, урамда аунаган сары яфрак кебек, арык буйлап аккан пычрак су кебек үк, бер нәрсәгә әверелде.
Эш монда иҗат китергән гонорарларда гына да түгел. Мин, стена аша чыга, оча алган, асфальтка чума, су өстеннән атлап йөри белгән, кыскасы, адәм акылы җитмәс нәрсәләргә сәләтле булган кеше, бу дөньяда нәрсә теләсәм, шуңа ирешә ала идем.
Мин башта үз мөмкинлекләремне сынап гомер уздырдым. Кибетләргә кереп акча урладым, аны яңадан үз урынына куйдым. Тукталышта торган кешеләрнең аңына кереп, нәрсә уйлауларын өйрәндем. Хөкүмәт коридорларында йөреп, андагы зур түрәләрнең чарасызлыгына, куркаклыгына шаккаттым. Шәһәр урамында үскән агачларның зарын тыңладым. Җилләр булып истем, сулар булып актым, гөлләр булып үстем, ташлар булып каттым...
Баштагы мәлләрдә боларның һәммәсе дә чиксез кызык һәм мавыктыргыч иде. Мин шул күзәтүләрдән, кичерешләрдән торган китаплар язарга уйладым. Ләкин тора-бара, күпне күргән, күпне белгән саен, бу уемнан кире кайттым. Юк, бернинди үкенеч тә, адәм балаларының тормышыннан канәгатьсезлек хисе дә кичермәдем мин. Алар мине аңлый алмаслар, бөтен эшем бер файдасыз булыр дип тә уйламадым. Хәер, кем хәтерли... Бәлки, уйлаганмындыр да. Бәлки, миңа, гөлләр матурлыгын, агымсулар көчен, җилләр назын үзендә татып караган кешегә, адәм балаларының тормышы кырыс һәм кысан булып тоелгандыр. Һәрхәлдә, нәрсәдер язарга теләп, өстәл артына утырган вакытларда, хисләремне аңлатырлык сүзләр табалмадым, әйтерсең кешеләр белән мине бәйләп торган ниндидер җеп өзелгән иде.
Ничек кенә булмасын, мин бу уемнан кире кайттым... һәм бернинди үкенеч тә кичермәдем.
Көннәрнең берендә минем эш өстәлендә өр-яңа фатирга ордер ята иде. Мин аны артык сер бирмичә генә хатынга тоттырдым. Ул, куанычына чыдый алмыйча, шатланып сикергәләргә тотынды һәм бераз тынычлангач, мине кысып кочаклап алды да назлы итеп үбә башлады. Моннан берәр ел элек булса, мин дә аның шатлыгына кушыла алыр, аның белән бергә сөенер идем. Хәзер аның кыланышы миңа бик тә сәер булып тоелды. Хәтта колагыма пышылдаган назлы сүзләре дә, татлы иреннәре дә хисләремне уята алмады, мин үземне ничектер уңайсыз сиздем. Акчасыз чакларда аның кара карашыннан шүрләп, үземне бер булдыксыз итеп тоюдан куркып йөргән көн нәрне хәтерләдем. Һәм соңгы вакытта аның миңа булган мөнәсәбәте күзгә күренеп, көннән-көнгә яхшыра баруын уйладым. Һәм ачуым килде. «Аның карашы яхшыра бару – минем матди хәлем белән бәйле бит. Хәерче булсам, җанны ашар иде әле...» дигән авыр уйдан арына алмадым. Бәлки, мин хаклы да булмаганмындыр, ләкин шулай уйладым. Бу уйдан җен ачуым чыкты. Чөнки мин элек күпкә әйбәтрәк, күпкә сафрак, күпкә самимирәк идем. Бүген исә... Бәлки, бүген дә шулаймындыр? Бәлки...
Тиздән без болын кадәр биш бүлмәле яңа фатирга күчтек. Аны затлы итеп бизәтеп-төзәтеп алдык. Танылган осталар чакырдык. Чакырдык... Болай дип әйтүем нилектәндер, белмим. Фатирны алуда да, күченүдә дә, ремонт ясатуда да минем тырнак очы кадәр дә өлешем булмады. Барысын да Ул эшләде.
Мин фатирга Аңа ияреп килдем.
Мин Аңа ияреп яши башладым.
Бер карасаң, һич мәшәкатьсез гомер итүдән дә ансатрак тормыш, шуннан да зуррак бәхет юктыр сыман. Әзергә бәзер генә яшәү хакында азмы кеше хыяллана бүген. Әмма минем ни өчендер күңел тыныч түгел иде. Мин нәрсәдер үзгәргәнен сизә идем, ләкин аның нәрсә икәнен генә белми идем әле.
Фото: s-zametki.ru