Чәчмә әсәр
20 Сентября 2023, 06:10

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (5)

...Әкрам күзләрен йомды, идәнне шыгырдата басып Гөлмәрьямнең үзе янына килүен көтте. Менә якынлаша авыр гәүдәнең тансык тавышы: дөп-дөп, шыгыр-шогыр.

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (5)Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (5)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Тагын үзен үзе тиргәде. Бәгырен телгәләде. Шул көнгә төшүе өчен бар дөньяны каһәрләде. Соңыннан бәгыренең яртысына тоз сипте: “Нишләп мин шул көнгә төштем икән? Минме соң – авылымның остасы – шулай ятарга тиешмени? Нишләп берсенә дә кирәкмим соң ми-ин хә-ә-әзер? У-уф-ф...”

Оюдан курыкты ул. Шулай гына оер да әле күз алдында сикерешкән килбәтсез җәнлекләр, адәмгә охшаган өрәкләр үз кочагына алыр сымак. Ләкин бу юлы, ул уянгач та, әче тавышлар тынмады. Әллә нинди юан бәндә, озын чәчле бәндә аны тарткалый, битенә суга.

– Әкрам нишләвең ул? Әкрам дим бит! Уф, ходаем нигә генә башын төзәттермәдем икән? И, куркытма берүк!

Ничек куркыныч үзе. Күзләре шардай, тешсез авызы читенннән кара кан агып төшкән. Тамчылары ирнең битен өтеп-өтеп ала. Юк, йөзенә ут басалар. Түзәрлек түгел. Тик торырга хәле юк.

– Әкрам, куркытма, дим бит! Уян әле, буыласың, уян берүк. Менә алып киләм. Әйдә, башыңны төзәт тә хастаханәгә алып барам.

Албасты һаман буды. Тын алгысыз сасык тыны, кан исе укшытты. Менә-менә ул үткер, очлы тешләрен муенына батырыр. Тор, Әкрам, уян тизрәк! Юк. Төпсез чокыр ирне суырганнан-суыра, сазлык эченә тарта барды. Ә анда... шайтаннар казан аскан. Сазлык дигәнең дә төпсез казан ләбаса! Авызын каералар. Бер шайтан кайнаган дегет салырга тырыша. Юк-юк... Юк-юк...

 Ир кача. Ләкин тегең көчле кулы җибәрми. Дегет кызыл үңәчне яндыра. Тончыктыра. Ә шайтаннар, шатланышып, ду килә – кызык табалар. Хәзер каршылык юк: дегет авыз эченә тула да эчне яндыра башлый. Бәй, шайтан кыяфәтле адәмнәр җайлап тоныклана түгелме? Бөтенләй югалдылар. Томан да таралды. Әкрам берни аңламады: аның каршысында хатынының сыны пәйда булды!

– Әкрам, куркытма син алай мине, куркытма, яме! – Гөлмәрьямнең көчле куллары ирнең башын күкрәгенә кысты. – Мә, аз гына аракысын тота, берүк башка өстәмә. Зинһар, дим яме. Яратам бит мин сине, без дә бәхетле яши алыр идек. Әллә бүгеннән барып укол кадатабызмы, Әкрам? Болай гына айный алмыйсың бит. Бер ояты да юк аның, байтак кеше ул чирдән шулай котыла. Чир бит ул...

Гомер дигәнең. Адәм баласы шулай ансат кына китә дә бара икән. Бер карасаң, яшәгән кебек тә түгелсең. Шунда да – бик аз гына бирелгән бүләкнең кадерен белмибез. Әле яңа гына җан тәннән аерылыр чиккә җитеп дулый иде, хәзер килеп, тагы да бар күзәнәккә таралды. Р-рәхәт! Яшиселәре килә. Кешеләр дә, табигать тә нинди гүзәл. Кешеләр, дигәннән, Гафур нишли икән әле бу минутта? Мөгаен, берәр шешә тапкандыр да үзе генә чөмерәдер. Ә башка дуслар? Куй, бүген йөрмим урам буйлап, үлсәм, шунда үләм, чыкмыйм. Күпме эчелде әле бу ычкынганда? Ун көн. Юк, егермедер. Бәлки, артыгырактыр да. Дөресрәге, һәр көн саен диярлек. Нәрсәдән башланды әле эчү? Куй, юк белән баш катырмыйк. Эчкән кешегә сәбәбе табыла инде ул. Бигрәк тә Әкрамнар нәселенә: кулларыннан бар эш тә килә, гадиләр. Мөгаен, шул гадилекләре төп сәбәптер. Авыл җирендә ничек гади булмыйсың. Бар кеше таныш, дус, нәсел...

– Я, торып азрак шулпа эчеп кара, корсагың инде ничәнче көн ризык күрми, яндырасың бит шуны. Синең саулыгың әшнәләреңә дә, эшкә яллаганнарга да кирәкмәс. – Гөлмәрьям өстәлгә аш утыртты. Шешә төбендә калганын стаканга салды. Кил, шуны тотып кара да аш кабарсың. Тик колагыңа киртеп куй, башка авырсаң, тагы эчсәң – хәлеңә кермим. Ятарсың шунда шытып...

Тынлык. Тагы да уфтанулар, тирән көрсенүләр. Гөлмәрьямнең көрсенүе. Әкрамнең уфтануы.

– Син миңа ышанасыңмы, Гөлмәрьям? Минем кеше булып китүемә ышанасыңмы?

– Ышанмаган булсам, синең белән яшәп ята алыр идемме ни? Тик ул ышаныч белән генә булмый шул...

– Ышансаң... Я, ярар, бир тегене, шулпа кабып карармын.

Әкрам күзләрен йомды, идәнне шыгырдата басып Гөлмәрьямнең үзе янына килүен көтте. Менә якынлаша авыр гәүдәнең тансык тавышы: дөп-дөп, шыгыр-шогыр.

– Мә, башкача юк та, сорама да.

Күз кабаклары ачылды. Стакан. Яртылаш салынган эчемлек.

– Шул гына калдымыни, ул алмый бит инде, – дип, авыруның калтыранган куллары стаканга үрелде.

Җай эчте ул. Яртылаш кына. Ничек тә булса озаграк яшәтәсе килә иде шайтан суы гомерен. Нишлисең, бигрәк кыска шул анысы.

– Утыртып тор. Монысы үтсен инде....

– Бәй, бер йотым нәрсә калгач, мә, тотып куй да, сасык ис аңкытып утырмасын, юып куям...

Аз гына, стакан төбендә булса да утырса, күңелен җылыта бит ул. Эчеп беттеңме, тагы бушлык, тагы билгесезлек. Соңыннан булмышыңны бер генә уй борчый: кайдан табарга? Һа-ай, авыр... Аңа юлыкмаган кеше генә аңламый шул хәлне. Башкаларны Ходай сакласын, шундый хәлдәгеләргә Аллаһ ярдәм бирсен.

Тәүге йотым. Шайтан салып бирдеме аны Әкрамга? Юк, үзе эчте. Тик күңеле төбен нидер кытыклады, эчен яндырды шул мәл, кызыксынуы, олыраклар янында үзен дә тип-тиң күрергә теләве кулларын сузды стакандагы балга. Рәхәт булды: дөньяның бар гүзәллеге чагурак төскә манчылды. Үләннәрнең җилгә тирбәлүе дә кызык тоелды, як-ягындагылар дуска, нәсел-нәсепкә, малайлар “брат”ка әйләнде.

Нәкъ әлеге кебек. Эчкән эчемлек канга таралып та өлгермәде, Әкрамне әллә нинди эшләргә этәрде.

– Хатын, мөгаен, мал асты алынмагындыр?

– Син исереп ятканда мал асты тазартылмаган дип беләсеңме әллә? Я, чыгып, китәсе булма. Хәзер башланыр инде, аз гына хәл кердеме – балтасын күтәрә дә, чыгып китү ягын карый... Әнә, артыңнан киләләр дә инде. Смәтри, әлегедәй чирләсәң, терелтәсем юк!

Ишек шакыдылар. Тышкы салкын түргә йөгерде.

– Керергә мөмкинме-еү? – Айнурның тавышы кыяр-кыймас кына ишетелде. – Әкрам өйдәме-еү, Гөлмәрьям?

– Әнә, ята. Авырый ул, Айнур, бер кайда да бармый, – диде дә Гөлмәрьям, чөйгә эленгән фуфайкасына үрелде. – Мин әйттем сүземне...

Тынлык урнашты. Хатын өй ишеген, соңыннан чоланныкын япкач кына, Айнур тамагын кырды.

– Ни, гадук дигәндәй, авырып торасың икән... – ул куенындагы шешә башын күрсәтте.

– Аллаһ биргән түгел, үзебез сатып алган чир, Айнур. Син нәрсә, берәр эшең бар идеме әллә? – Әкрамның сүнгән карашлары Айнурны баштан-аяк сәрмәде. Үзе йөрәген тотты. – Уф-ф, шул җирдә нидер өзелә, каһәрең...

“Берәр эшең бармы?” – дигәне “әле кайчан гына сөйләшеп утырырга кереп тә, куып дигәндәй чыгардың” кебегрәк яңгырады. Һәрхәлдә, Айнурга шулай тоелды. Үзе эчтән генә: “Син алкашның хәлен белергә килгән дип уйлыйсыңмы ни, кәнишне эше бар, – дип куйды.

– Ни, тышта буран да себертеп тора, ярар инде. Болай хәлеңне генә белергә кергән идем, берничә көн күренмәгәч, – дип, бүреген батырыбырак киде. – Яңа ел җитә бит. Яңа мунчада юынырга, хатынны рәхәтләнеп чабарга иде.

– Мичме?

– Ы-ы... Әйе шул-шул – тегеңә җан керде.

 – Балчыгы килгән аның, көздән үк капчыкларга тутырып куйдым. Кем әйтмешли, анысын гына хәстәрли беләбез. Ә менә калганына, гадук, синең кебек оста кирәк. Всү тәки ак мунча бит.

– Барырмын. Тик син Гөлмәрьям белән сөйләш, рөхсәт ал.

– Хакынмы? – Айнурның күз алларыннан йөзлекләр үтте.

– Һәй, хакы аның ташка басылган инде, сабакташларга үзең беләсең, – Әкрам ыңгырашты. – Уф-ф... Мине сөйләш, дим. Ул да бит адәм баласы. Әле генә башны төзәттергән иде, уңайсыз. Бер чыгып китсәк инде, үзең беләсең.

– Хи-хи, анысын гына булдырабыз да ул. Мин хәзер, хәзер...

Әкрам йөрәген тотты. Уф, бөрә дә ала каһәрең. Үлсә шунда ятып та үләр иде, тик сыйныфташка ничек бармыйсың инде? Яңа ел мунчасын искесендә – карасында кермәс бит. Былтыр ук яңасының бурасын күтәртеп куйган иде. Бүгенгә кадәр шулай утыра. Ярый әле, Әкрам кул арасында булса да булаштырырга җаен тапты. Ни дисәң дә, сыйныфташлар бит. Уф, шул йөрәк турысы тартыша да бар тәнен буынсыз итә.

Ишек ачылды. Чиләк тавышлары ишетелде: дынк-дынк...

– Нәрсә, мич чыгарырлык хәлең бармы соң? – Гөлмәрьямнең тавышы май булып ятты ирнең күңеленә. Бар, картыкаем, син – оста кеше бит, сымаграк ишетелде аңа. – Кара аны, синең белән сөйләштек, шытып ятсаң да...

– Ә-ә, Гөлмәрьям, миндә ул кадәр “акбаш” юк, үзең беләсең, самай-мазар белән булашмыйбыз, – Айнур ишек төбендә тыпырдады,– безгә анысы килешми дә...

 Айнур сүзләрен әйтеп беттеме-юкмы, ишек ачылды да аннан Әкрамның өлкән улы атылып керде.

– Әти, ә-әти! – Хәле беткән майлайның тыны буылды.

– Ә-ә-әти, Мотаһар абыйның өе яна!

– Чынлап өеме, безнең мунча түгелме?! – Айнур урынында таптанды. Өй эчендәгеләрне яшен тизлегендә күздән үткәрде. – Тор, сыйныфташ, нишләп ятасың, минем мунча янадыр. Әй, Ходаем, балчык эресен өчен хатынга искесен җылытырга кушкан идем. Ана, ана, карагыз, безнең тирәдә чыга ут!

– Ю-юк, сездән бире, бала кеше алдамас! – Тәрәзгә капланган хатын үзенчә йомгак ясады.– Тор тизрәк, балтаңны, бидрәңне тот та йөгер, Әкрам. Хәзер мин дә чабам. Бәй, син нишләп торасың, Айнур, бар тизрәк!

– Ә-ә... Әйе, әйе. Уф, киттте мунча. Кит-те...

...Мотаһарның өе "һә" дигәнче янып бетте. Колхозның янгын сүндерүче машинасы ватык. Кабыза алмадылар. Районнан килгәне соңлады. Соңламасалар да, өй янына кадәр керә алмаслар иде – урамны көрт баскан. Ерак коедан чиләкләп ташылган су, бәрелгән кар да ярдәм итә алмады. Киресенчә, утка керосин сипкән кебек иде. Ялкын шажлый-быжлый да тагын көчәя. Ә иң куркынычы шул булды: соңыннан ут-күмер арасында чокынган, черәеп калган бүрәнәләрне актарып, ут чыгуның сәбәбен эзләгән янгын сүндерүчеләрнең берсе:

– Мал-фәлән суйганнар идеме әллә? – диде.

Болай да янгыннан аптыраган халык тагы да аптырашта калды: “Мотаһарның малы юк иде лә!” Төркем-төркем гәпләшкән бичәләр, арып-талган ир-ат, кызыксынган бала-чага өй урынына атлады. Һәр адымын сагаеп, шомланып басты алар. Бер, ике, өч...

Башлар түбән иелде, өзек-өзек авазлар ишетелде:

– Мо-та-һар...

– Мотаһар!

Әкрамнең башы әйләнде. Ни-ни-че-ек Мотаһар? Ничек була инде, өченче көн генә кереп утырган өй дә, янында гына карватында хырылдап яткан Мотаһар да юк булсын, ди?! Ышанып булмый. Ир күзләрен йомды. Менә ул кире ачар да, яңарак кына бар урамны бизәгән йортны күрер, күтәрмәдә тәмәке көйрәткән хуҗасы Әкрамга кул болгар. Гадәтенчә, ул чәнчә белән баш бармакларын гына бөкләмичә калдырыр, әйдә, керик, дип ымлаган башы ишек ягын күрсәтер. Ләкин...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (5)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас