

8
Бу хәлгә символик мәгънә салып та буладыр, бәлки. Әйтик, урындыкның ияреп менүен, аның минем ниятләр белән килешергә теләмәве, җиңел кәсепкә күчәргә уйлавыма каршы килүе дип. Тик мин бу хакта артык уйланып тормадым. Урындык аркасыннан кәкрәеп чыгып торган кадакны чалбар каешыннан ычкындырдым да балконга чыктым.
Тәмәке кабыздым. Язмышыма төшкән бу сәер хәлнең өстенлекләре турында ныклап уйланырга иде исәп. Тик сигаретны бер суыру белән, төтеннән барлыкка килгәндәй, Ул пәйда булды. Көтелмәгән хәлдән бер мизгелгә эсселе-суыклы булып китсәм дә, үземне тиз кулга алдым. Хәзер мин аннан курыкмый идем инде.
– Нәрсә уйлап торасың? – диде ул, ирен чите белән генә елмаеп. – Башыңа бәла төштеме әллә?
– Белмим...
Мин чынлап та ни уйларга белми идем.
– Рәхмәт сиңа.
Бу сүздән мин гаҗәпләнеп калдым. Ул түгел, ә мин рәхмәт әйтергә тиеш идем бит.
– Ни өчен?
– Барысы өчен дә... – Ул бераз сүзсез торды да дәвам итте: – Син минем белән ярышып эшләдең, хәтта күп очракта артта да калдырдың. Әгәр бернәрсәгә ныклап төшенсәң, без синең белән зур максатларга ирешәчәкбез.
– Нинди максатларга?
Ул елмаеп куйды.
– Анысын соңрак белерсең...
– Ә нигә хәзер әйтмисең?
– Миңа синең соравың ошамады, – диде ул, тагы да елмая биреп. – Ник әле максатлар турында беләсең килә? Нигә нәрсәгә төшенергә кирәклеге турында сорамыйсың?
– Нәрсәгә төшенергә кирәк соң?
Ул бераз уйланып торды.
– Син үзеңне кем дип исәплисең? – диде аннан соң. – Кем син?
– Гади кеше.
– Ләкин гади адәм баласы синең кебек эшли алмый. Син соңгы вакытта язган әсәрләрне күчереп кенә дә чыга алмый алар. Мин шәхсән үзең язганнары турында гына әйтәм.
Мин күңелемнән генә исәпләп карадым да баш кактым.
– Кем соң мин алайса?
Ул тагы елмайды.
– Гади кеше.
Болай итеп баш катыруы бераз ачуга тисә дә, мин сиздермәскә тырыштым. Ул минем икеләнеп-аптырап торуымны күреп дәвам итте:
– Гади кеше син. Ләкин ярыш чәме белән мавыгып, син кеше мөмкинлекләренең чикле икәнлеген онытып җибәрдең. Син эш хакында бөтенләй уйламадың, син бары тик эшләдең генә.
– Ничек инде...
– Син атналар буена бернәрсә дә ашамадың, ләкин бер тамчы да ачыкмадың. Чөнки син ашау турында уйламадың.
Мин нәрсәдер аңлаган кебек булдым, тик аның нәрсә икәне шул мизгелдә үк аңымда эреп юкка чыкты.
Ул, минем ни уйлаганымны төшенергә теләгәндәй, дикъкать белән күзәтә иде. Бераздан кулына кечкенә таяк алды да аның бер очын уңга каратып тотты:
– Таяк кайсы якка карап тора?
– Уңга, – дидем мин, шундый гади сорауның нинди мәгънәгә китерү мөмкинлеген чамаларга теләп. – Уңга карап тора.
– Ә хәзер минем белән янәшә бас.
Мин аның янына бастым.
– Хәзер кайсы якка карый.
– Сулга.
Ул миңа текәлде.
– Аңладыңмы?
– Нәрсәне?
– Мин бит бер хәрәкәт тә ясамадым. Таякны башта ничек тоткан булсам, шул килеш калдым. Ә син ике төрле җавап бирдең.
– Аңладым. Тирә-яктагы әйберләрне ничек итеп күрү, безнең кайсы яктан карауга бәйле.
– Әйе. Кешенең халәтен тормыш түгел, ә аның тормышка карашы хәл итә. Һәм кешенең мөмкинлеге аның тормышка булган мөнәсәбәтеннән тора.
Мин елмаеп куйдым.
– Матур сүзләр, әлбәттә. Ләкин мин тормышка ничек кенә карасам да, менә бу стена аша чыга алмыйм.
– Болай уйласаң, әлбәттә, булмый. Ә син томан аша үтеп чыга аласың бит. Бу стенаны да томан дип бел. Шуңа ышан.
Мин инде аның мондый сүзләреннән кычкырып көләргә дип авызымны ачкан идем, әмма стена аша җиңел генә үтеп, өйгә керүен күреп катып калдым.
– Томан аша үт, – диде Ул, мине кулы белән чакырып. – Әйдә.
Мин аның артыннан иярдем, тик салкын ташка бәрелеп туктап калдым. Ул яңадан минем янга чыкты. Һәм, бернәрсә уйларга да ирек бирмичә, кулымнан нык итеп җитәкләп алды да күзләремә карады:
– Миннән бер адым да калма, – диде ул, буйсындыргыч тавыш белән. – Син барысын да эшли аласың. Син ул – мин.
«Оча да аламмы?» – Шулай дип уйлап та өлгермәдем, без, акрын гына күтәрелеп, балкон тәрәзәсеннән урамга чыктык һәм җитәкләшеп очып киттек. Инде күз бәйләнә башлаган иде, шуңа күрә игътибар бирүче булмады. Хәер, кем белә, бәлки, булгандыр да. Бәлки, кемдер безне күреп, үз күзләренә үзе ышанмыйча, акылыма зәгыйфьлек килмәдеме, дип коты алынгандыр. Ә без оча идек. Бу дөньяда төшендә очмаган кеше юктыр, без андый вакытта ниндидер сәер рәхәтлек, сихри ләззәт кичереп уянабыз. Ләкин өнеңдә очу, канатларыңны талгын гына кагып, үзең кебек үк кешеләр өстеннән йөзеп үтү бөтенләй башка нәрсә, аны бернинди рәхәтлек белән дә чагыштырып, бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый.
Без озак кына ләззәт диңгезендә йөздек тә шәһәр читендәге кечкенә ачыклыкка килеп кунакладык.
– Кем син? – дип сорадым мин, бераз һуш җыйгач.
– Син һәрвакыт тиешсез сораулар бирәсең? – дип елмайды Ул. – Минем кемлегемне белүдән ни мәгънә?
– Беләсе килә бит...
Ул тагын елмайды.
– Дөрес җавап алыр өчен, сорауны да дөрес итеп бирергә кирәк.
– Мондый мөмкинлекләргә кайдан ия булдың?
– Нинди мөмкинлек?
– Оча алу...
– Ә син? Син дә оча аласың ич.
– Ул бит синең белән генә.
– Юк, үзең генә дә.
– Оча алам?!
«Оча алам!» Мин акрын гына күтәрелә баруымны тойдым. Һәм әлеге могҗизага тулысынча ышанырга теләп, кулларымны ян-якка суздым да, кошлар кебек канат кагып, югары күтәрелдем. Кечкенә түгәрәк ясап әйләнеп килдем һәм Аның янына килеп туктадым.
– Менә күрәсеңме! – дип елмайды Ул, аталарча хәстәрлек белән. – Син тормышка ничек карыйсың, ул да сиңа шулай карый.
– Ләкин...
– Ләкин күпләр моны аңларга теләми, алар үзләренең кечкенә мөмкинлекләре эченә бикләнеп, аны читлек ясап яши бирәләр. Читлектә туып үскән кошлар, иреккә чыгу белән, җан бирә, ә иректә үскәннәре читлектә яши алмый.
– Син ни өчен моны миңа аңлатасың?
– Син аңласын өчен.
– Юк... Нигә мотлак мине сайладың? Нигә бүтәннәрне түгел?
– Чөнки мин синеке. Мин – син. Башкаларның үзләренеке бар.
– Ләкин...
– Беркемнең дә аны күргәне юк дисеңме? Моның өчен дә тормышка карый белү кирәк. Син, әгәр үзең күрергә теләмәсәң, мине күрмәгән булыр идең.
– Мин беркайчан да синең хакта уйламадым.
– Ләкин аңастың белән минем барлыгымны һәм нәкъ менә шундый икәнемне белә идең. Моны үзең танырга теләмәсәң дә, син мине көтә идең. Шулай түгелмени?
Мин иңнәремне генә җыерып куйдым.
– Син бит гомер буена стандарт карашлардан читкәрәк тайпылырга, дөньяны фәкать үзеңчә генә күрергә омтылып яшәдең. Син, бал кортлары сыман, аны ультрашәмәхә нурларда күрергә, ябалаклар сыман ультраавазларда кабул итәргә теләдең. Бер генә кабат, бер генә мизгелгә дөньяга ал арча карарга хыялландың. Юк, кемнедер кабатлар өчен түгел, ә үз карашыңны, үз мөнәсәбәтеңне табар өчен.
Мин аның белән бәхәсләшә алмый идем. Чынлап та, агач булып үсеп карарга, су булып агып карарга – алар тормышы белән яшәп, алар кичергәнне кичереп карарга теләгән чаклар юк түгел иде. Ләкин еллар үтү белән, мин моның мөмкин булмаган хәл, буш хыял гына икәненә ышана бардым. Чөнки адәм балалары арасында кошлар булып, җилләр булып түгел, ә гади кеше булып, үз тормышың белән генә яшәү дә катлаулы нәрсә иде.
Кинәт мин үземнең чиксез арыганлыгымны тойдым.
Ул елмайды.
– Күрәсеңме, – диде Ул. – Үткән тормышың, югалган хыялларың турында уйлау гына да сине читлек эченә куа, күнегелгән халәтеңә кереп бикләнергә мәҗбүр итә. Тик син аны җиңәргә тиешсең, чөнки хәзер син башка кеше, синең кулыңнан килмәгән бер генә нәрсә дә юк.
Шушы сүзләр белән Ул юкка чыкты. Мин тагын сигарет кабыздым да үземне дөньяда иң гайрәтле зат итеп тойдым. Очып баруымны күз алдына китердем. Мондый халәт чиксез рәхәт иде. Һәм, балконга килеп кунаклагач кына, үземнең чынлап та очып кайтуымны белдем. Мин бәхетле идем. Сигарет төпчеген сүндереп ташладым да стена алдына килеп бастым. Ул кечкенә кисәкчекләргә таркала барып, соры томанга әйләнде һәм мин, бер адым атлау белән, өй эченә үттем. Мин стена аша да уза белә идем.
Фото: stylishbag.ru