Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 сентябрь , 09:43

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (4)

"Яратам бит мин сине, Әкрам, яратам", – дип ярсып елады ул...

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (4)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Каенанасы китте. Гөлмәрьям олы кайгы, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән япа-ялгызы гына торып калды. Тәүдә ирен эчүен ташларга, һич булмаса, дәваланырга барырга үгетләп карады. Файдасы булмады. “Нигә мин сиңа алкашмыни? – дип кенә җибәрде дә, үзенең тирә-якта бердән-бер оста икәнен искә төшереп, масаеп елмайды. – Беләсеңме, минем кебек, синең ирең кебек оста районда, хәтта республикада юк! Вәт, шулай булгач, мине сыйлыйлар. Ә мин шул кулларым тапкан ризыктан баш тарта алмыйм. Мин алкаш түгел, мин – оста!”

Әкрам эчә торды, Гөлмәрьям тәүдә “усал”, соңыннан “алама хатын” кушаматы алып, ирен шул сазлыктан тартып чыгарырга азапланды. Ире берәрсенә бура бураса яки башка эш эшләсә, барып, хуҗаларыннан акчасын алды, эчерүчеләр белән сүзгә килеште. Бу чараның да файдасы тимәгәч, Әкрам хатынының үзе артыннан йөрүенә ачулана башлагач, барысына да кул селтәде. Ире белән ни булыры кызыксындырмый да башлады кебек, бар күңелен балаларына бирде дә, мал-туарына салды, йорт-кура мәшәкатьләренә чумды. Йөрәге таштай катты аның. Шулай да...

Күп уйланып йөреп, башы тәмам уй-хафалардан каткангамы, бер көнне утын яркалары кочып өенә керсә – коты алынды. Өй эче тып-тын. Күңелен әйтеп аңлатмаслык сәер бушлык чолгап алды, шом басты. Утыннарын мич алдына ташлады да атылып түр якка үтте. Йөрәге жу итеп китте. Диван кырына утыргычлар тезелгән. Мөгаен да, балалары паровоз ясап уйнагандыр. Тик Гөлмәрьямгә ул башкача тоелды. Менә-менә шул утыргычларга Әкрамның туң гәүдәсен китереп салырлар кебек иде. Хатынның тыны кысылды. Хәле бетеп, тәмам буынсыз булды да стенага сөялгән килеш шуып төште. Күзләре – диван буйлап тезелгән утыргычларда. Хәзер тышкы ишек ачылыр да, декабрьнең салкын җилен түр якка йөгертеп, иренең туңган гәүдәсен күтәреп кертерләр кебек. Йөрәге ярсып типте хатынның. Дөп... Дөп... Дөп... Шулчак ишек ачылып китте. Шыгыр... Ах.... Гөлмәрьям тәмам буынсыз калды.

– Бәй, Гөлкәй, нишләвең ул?

Бу Әкрамның тавышы иде. Аягында чак басып торган ире аның янына килде дә исерек катыш аптырашлы карашын төбәде.

– Г-Гөлкәй, ни-ни эшләв-ең бу-у?

Коты алынган Әкрам Гөлмәрьямне дер селкетте. Хатыны берни дәшмәгәч, өстәлдән чынаяк алып килеп, куенындагы шешәдән готгылдатып аңа аракы салды, Гөлмәрьямнең авызын каерып дигәндәй салды аны.

– Мә, эч, валериана, корвалолның да яртысы спирт инде. Тик мине генә ташлама. Гөлкәй, берүк ташлама...

Йотты Гөлмәрьям аракыны. Сасык исе танавын ярды, укшытып, әчесе кире тамак төбенә килде. Шулай да үткәрде. Аңына килгәндәй булды да түгелеп елый-елый Әкрамны кочаклады.

– Яратам бит мин сине, Әкрам, яратам, – дип ярсып елады ул. – Нинди генә каты булырга тырышсам да, ат урынына җигелеп дөнья йөген тартсам да, хатын бит мин. Ха-а-тынн! Ташла шул эчүеңне, Әкрам, ташла. Адәмчә дөнья көтик, балалар да үсеп бара. Нигә алар “алкаш баласы” исемен күтәреп йөрергә тиеш соң? Ташла бер-рүк...

Әкрам башын иеп, кайсы чакта “ярар дигәнне белдереп ияк кагып тик утырды. Ә иртәгәсенә... тагы да лаякыл исерек кайтты.

Тук... Тук... Тук...

Гөлмәрьям уйларыннан арынды, сикереп торды. Әкрам кайтты, дип уйлады ул. Нигәдер эчендә тагы шул “усал”лыгы кайный, “алама хатын”лыгы үзенекен итә башлады. Моңача кайда йөргән ул? Мин монда төне буе йокламый хәсрәт утында янам, ә ул эчеп, кайдадыр югалып йөри. Арт сабагын укытам мин аның!

Әлегә кадәр булган хисләр, ирен жәлләүләр әллә кайда очты. Эчтә ярсыган хатынлык галәмәте әйтә аңлата алмаслык ачу булып ташты да, ачык ишектән иренең башы күренү белән, тышка бәреп чыкты.

– Нәрсә, кертмәделәрмени, уҗым бозавының кирәге юк, диделәрәме, хәстрүш! – Эчендәге шайтан бар көченә черелдәтте Гөлмәрьямне. – Шулай шул, аларга пләмәнни кирәк, синең кебекләр буа буарлык. Ир итеп тотучы мин генә бит сине, бозау! – Хатын ирне эчкә сөйрәп алды, нигәдер кире этте. – Алкаш, заразы, бар, йөргән җиреңдә кун!

Гөлмәрьям ишекне япты да келәне кире шартлатып төшерде. Соңыннан чолан идәнен шыгырдатып басып эчкә үтте. Шым гына барып, туң тәрәзнең өреп тишкән җиреннән ирен күзәтергә булды. Акылга утыртты, өй тирәли азрак йөреп алсын әле, дип уйлады ул. Бераз торгач кертер. Тышта салкын, эчкәннәре азрак чыга торсын, дип, хатын тышны күзәтер өчен икенче тәрәзнең бозын эретте. Ләкин Әкрам капкадан чыкты да урам буйлап төшеп китте. Гөлмәрьямнең алкымына каты төер үрмәләде. Елыйсы килде – елый алмады. Ык-мык килеп эчтән генә шыңшыды да, мендәренә капланып, яшь тайны өйрәтергә йөгән кидерелгән авызлыгын салдыргандай, хисләренә ирек куйды – күңелен бушатканчы елады да елады.

 

* * *

Миңлениса көннән-көн үзенә урын тапмады. Кызының өч бүлмәле фатиры да тар сымак. Тыны кысла. Кыен аңа, кыен. Кызына:

– Зинһар, кайтыйм. Сагындыра авылны. Монда яшәп өйрәнмәгәнмен бит,– дигән булса да, күңеле авылдан бигрәк Әкрамда. Ничек яши алар? Берәр җирдә туңып ятар әле. Кайтып, бәлки тагы бер тапкыр булса да эчмәвен сорап ялыныр. Мөгаен, гел читкә куеп килмәс. Һәрхәлдә, күз алдында булыр. Болай....

– Әни, әнә, аерым бүлмәң бар. Тызгылдамый гына шунда ят, – Әнисенең “мыжуы” ялкыта барган саен, Тәскирә дә катылана башлады. – Нәрсә, алкаш улыңа ашкынасыңмы? Син авылда булсаң да эчә инде ул, монда булсаң да. Тынычлан да яшә дә ят монда... Башкача ул турыда сүз булмасын...

Башкача эндәшмәде Миңлениса. Бүлмәсенә бикләнде дә бүтән түр якка чыкмас булды. Үз-үзенә йомылды. Авылындагы газизе, килене, оныклары турында уйлар белән генә яши башлады: көйде, янды...

 

 * * *

“Нигә мин шулай юньсезмен икән? Ни-игә?! Шулай ята торган кешеме соң мин? А-ах, бар тән тартыша-а...” Эчендәге су тамчысы кан күзәнәкләрен сугара алмый әллә кайда була. Яна. Кибә. Мие куера. Кабакларының авырлыгына чыдаша алмаган күзләр йомылуы була – килбәтсез адәмнәр ыржая, әллә кайчан җир куенында ятканнар калкып чыга да: “Әйдә монда, нишләп ятасың болай” – дип тарткалый башлый. Тән тартыша. Упкынга очкандай сикереп китәсең. Шулвакыт тегеләр чинашып, кычкырышып юк була. Күзләр ачыла. Тагы да шул ук күренеш: түбә такталары, чаршау; әле кичне, әле таңны белдереп тәрәз артында көн алышына. Буш өй эчендә үзең генә, берсе бер керми, чыкмый...

Әкрам кем керергә тиешлеген барлый. Анау сарык Гафурдыр, мөгаен. Юк. Ул үзе генә баш төзәтә торган бәндә. Нәселләре шулай. Берәр ярты тапсалар да, качып эчәләр. Өч көн айнык булсалар – кеше танымыйлар. Гафур кермәс. Ә Абдулла? Юк, аннан да фәтүә чыга торган кеше түгел. Авылда ышанычы беткән. Монысы тагы? Илдус та килмәс. Ирек тә. Мотаһар да...

Ир үзенә шешәдәш булырлык һәркемне барлады. Кемнеңдер башын төзәттерүен искә төшерде, кайсысын сыйлаганын. Керүче булмас. Төшенкелек. Упкын.

– Уф, үлә-әм... Икенче көн ятам, хәл белүче юк. Хатынкаем, хатынкаем... – Әкрәм ишек ачып керүчегә эндәште: – Су гына алып кил әле, пажалусты.

– Торып эч. Аракысын табасың бит. Мин аны жәлләп, сүзләренә ышанып, баш төзәттергән булам, ә ул чыга да китә урам буена, – дип, Гөлмәрьям кырт кисте. Соңыннан чиләкләрен дөп-шап күчергәләп, тагы ишекне ачты. – Хатын кирәк булган аңа. Хатынкаем, имеш. Ә миңа малын да, балаларны да карарга кирәк. Ул, бераз хәл алса, урам буена ычкына. Тамак хакына ялланып йөрисең, ыстырам...

Айнык чагында Әкрам үзе дә урам буйлап барырга ояла. Барысы да аны күзәтә төсле. “Әнә, алкаш китеп бара, мөгаен, эзләнәдер” – дигән сыманнар. Сыман түгел, ә шулай. Очрашканда кәнтәйләнеп хәл сораганнарын, читкә карап-карап кына теләр-теләмәс дежур сүз сөйләгәннәрен, мыскыллы күз карашларын бар булмышы белән тоя ул.

– Әйдә, тәмәке тартып кит...

– Кайда киттең әле болай киенеп?

– Күренгәнең дә юк...

Шул сүзләр Әкрамга: "Айныгач эшем иясе сымак ашыккан буласың, тагы ычкынырсың әле". –  Адәмчә киенгән булгансың, юньсез", әле урам буйлап йөрмисең дә ул", – сымак яңгырый, җанын өтә.

“Айнып кына алыйм, кемнең кем икәнен белермен әле...”. Диванга сузылган ир идән буйлап учларын йөртте. Юк, чүмечтә су калмаган. Шуышып дигәндәй мич артына җитте дә чиләктәге суны әрсезләнеп эчте. Тагы. Тагы. Тик сусавы басылмады. Аның каравы, эч тәңгәлендә нидер өзелде – бар су таска түгелде, бөрчек-бөрчек тир тамчылары, әйтерсең, җанын да үзләре белән алып чыга. Шыр су булды. Өшеп калтыранды. Ә эч турысында яна-а. Зәңгәрле-яшелле үт коса иде ул...

Ир тагын диванга сузылды. Әйткән тәүбәләр дә, инде ничәнче кат, төптән – җанын уеп чыга: “Нигә үтереп куймыйсың, Аллаһы Тәгаләм... Терелсәм, аракының тамчысын да капмас идем...” Ул – ялгыз. Бар кичерешләре, җан, тән газаплары белән япа-ялгызы.

(Дәвамы бар.)

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (4)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас в