7
Бу тиклем үк булыр дип башыма да китермәгән идем.
Ни генә әйтсәң дә, язучы хезмәте бик җиңел нәрсә түгел. Монда сәләте, иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе булмаган кешеләр турында сүз булуы мөмкин дә түгел. Мин әдәбиятны гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар һәм шул өлкәдә азмы-күпме уңышка ирешкәннәр хакында әйтәм. Башыңда мең төрле фикер, мең тема, мең сюжет кайнап торганда да, аның кайсына башлап тотынырга белми азапланасың әле. Тәвәккәлләп эшкә тотынгач та, хыялыңда калкып чыккан дөньяны, күңел күзең ачык күргән нәрсәләрне кәгазьгә төшерергә төгәл сүзләр, дөрес сурәтләр табалмый интегәсең. Кайвакыт бер уңышлы деталь, бер күренеш өчен генә дә тоташ көнең үтеп китә. Андый чакларда син артык чәүчәләк бәндәгә әйләнәсең, дөньяның бер генә хикмәте дә кәефеңне күтәрә алмый, тирә-юнеңдәгеләрнең җанына тимәскә тырышсаң да, үзең өзгәләнәсең. Ә эшең җырлап барган чакларда, син, көн белән төнне аермыйча, кайвакытларда көненә бер телем икмәк тә капмый язасың, арыганлыгыңны да, ачыкканыңны да сизмисең. Шул рәвешле тоташ атналар үтә. Һәм бермәлне эшеңне тәмамлыйсың да, зур шатлык белән, үзеңне дөньяның иң даһи бер кешесе итеп тоеп, хәлсезлектән арып егыласың. Ә бераздан һушыңа килеп, язганнарыңны яңадан укып карасаң, аның тишек бер тиенгә дә тормаганлыгын аңлыйсың. Үзеңнең булдыксызлыгыңа хәтерең кала, ник бу эшне сайлаганыңа үкенәсең, тирә-ягыңдагы җанлы һәм җансыз нәрсәләрне пыр туздырып сүгәсең дә... кабат эшкә тотынасың. Язучы хезмәтенең ачысы болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Аны аңлатып та, аңлап та бетерерлек түгел.
Ләкин мин мондый мәшәкатьләрдән тулысынча котылдым. Бу тиклем үк булыр дип башыма да китермәгән идем.
Беренче көннәрдә, йокыдан уянган саен өстәлемдә бер хикәя ята торган иде. Мин моңа чиксез шатлансам да, күңелдә һәрвакыт ниндидер шик кала барды, күпмегә сузылыр икән мондый нәрсә, азагы үкенечле бетмәсме дигән борчулар тынгы бирмәде. Шуңа күрә дә язудан туктамадым, үземә генә билгеле шатлык-газаплар эчендә йөзеп, эшемне дәвам иттердем. Бермәлне хәтта шуңа кадәр барып җитте, без Аның белән ярышып яза башладык. Ул көненә бер хикәя язса, мин икене маташтырырга тырыштым. Һәм бу темпка шултиклем күнегеп кителде, мин инде көненә ике хикәяне уйнап кына диярлек яза башладым, һәм, аның танавына борыч сибү теләге белән, өчкә кизәнергә тотындым. Үземнең шундый талантлы булуыма сокланып, җиңү дәрте белән канатланып йөргән көннәрнең берсендә, иртән уянуыма өстәлемдә бер повесть ята иде. Ул планканы югары күтәрде. Һәм без повестька күчтек. Монысы инде хикәя генә түгел, монысын язар өчен сәләт кенә җитми, аз гына башыңны да эшләтергә кирәк. Мин тәүдәрәк ике айга бер повестьны ерып чыктым. Аны төзәтер өчен тагын бер ай китте. Бу вакыт эчендә Ул икене язды һәм аның әсәрләренә кул тидермәле түгел иде. Шул рәвешле хәтсез генә дәвам иттек. Эштән бушаган араларда, мин, гәҗит-журналларга кагылып, анда яңа әсәрләремне калдырдым, басылып чыкканнары өчен гонорар алдым.
Баштарак хатын көне-төне өстәл артында утыруыма шелтәләбрәк карый иде.
– Җитәр сиңа! Безнең хакта да уйла азрак. Өйдә яшәгән дә кебек түгелсең бит... – дип тиргәштереп тә ала иде.
Тик гаилә бюджетының аруланыбрак китүен күреп, беразга тынып калды. Аннан соң тагын яңа сәбәп тапты:
– Шулкадәр эшләмә инде. Авырып-нитеп куюың бар бит...
Мин ишетмәгәнгә сабыштым.
Ул шулай сөйләнде-сөйләнде дә, аптырагач, сыраның нәкъ мин ярата торган төрен алып кайтып өстәл өстенә утырта торган булып китте. Ләкин миндә сыра кайгысы түгел иде. Мин яңа повесть белән мәшгуль идем.
Эш бүлмәмдәге сыра банкалары берничә яшьник булып җыелгач, ниндидер ачыдан-ачы сүзләр белән мине тиргәп йөрде-йөрде дә тагы тынып калды. Һәм...
Ярыш дәрте, эшнең уңышы белән канатланып, мин вакытның ничек үткәнен дә сизмичә калганмын. Хатын ничә көн сыра ташыгандыр, ничә көн буена мине тиргәгәндер... Бәлки, ул атнага, бәлки, айга, ә бәлки, ярты елга сузылгандыр... Мин белмим, миңа нибары бер мизгел генә үткәндәй тоелды. Хатын әле алай, әле болай тиргәшеп, әле сыра ташып, әле аны кире кайдадыр алып китеп йөрде-йөрде дә... Һәм бермәлне, мине сөйрәп дигәндәй, кухняга алып чыкты.
– Тукта, җаным... Минем әле эшем бар... – дип карыштым мин. – Әле бик ашыйсым да килми...
Ул бер сүз дә әйтмәде.
Суыткычны гына ачып җибәрде.
– Юк, бернәрсә дә кирәкми әле.
– Кирәк шул! Сиңа кирәкмәсә, миңа кирәк...
Аның катгый тавышыннан һушыма килеп, мин суыткычның эченә күз салдым һәм аптырап киттем. Буп-буш!
– Бурлар кергәнме әллә?!
Сүземне әйтеп бетергәнче үк, аның мәгънәсезлеген сизеп өлгергән идем инде. Мин көне-төне өйдә, машинка артында шакы-шокы килеп утырганда, нинди бур якын килсен?! Хатынның кыяфәтеннән йөгереп үткән болыт күләгәсенә карап, аның пыр тузынуын көткән идем, тик ул тыныч кына, хәтта ирен чите белән елмая да биребрәк әйтеп куйды:
– Акча бетте.
– Соң...
– Мин эштән киттем. Кыскарттылар.
– Соң, ник аны башта ук әйтмәдең?
Хатын, миңа беренче тапкыр күргәндәй, карап торды да:
– Ике ай буе шуны тукыйм бит инде, – диде.
Ул кычкырмады да, ярсуга да сабышмады, еламсырамады да. Нәкъ менә «диде». Дөресен генә әйткәндә, мин аның тиргәшүен, җәнҗал куптаруын көткән идем. Иренә ике ай буена дәшеп тә, бер нәтиҗәгә ирешә алмаган хатын-кыздан тагын нәрсә көтәсең?! Әле аның тынычлыгын, хәтта миңа бераз кызганып, бераз яратып һәм чиксез хәстәрлек белән караган күзләрен күреп, үзенә сокланып куйдым. Күңелемдә кинәт купкан әйтеп бетергесез наз белән аны куеныма алдым. Бары тик язучы хатыннары гына шулкадәр сабыр, шулкадәр чыдам, шулкадәр кайгыртучан була ала. Чөнки аларның бүтән чарасы юк.
Язу белән булашкан арада, мин редакцияләргә барып әйләнү турында бөтенләй онытканмын бит. Менә ничәнче ай инде минем бер генә әсәрем дә басылып чыкмаган, минем исәпкә бер генә тиен акча да күчмәгәндер. Бу берничек тә гафу итеп булмаслык зур хата иде.
Юк, үзем генә эшләгәндә мондый хәлне күз алдына китерү дә мөмкин булмас иде. Барысына да Ул гаепле. Бары тик Ул гына...
Күңелемнән генә булса да аның иманын укытасы идем, тик тыелып калдым. Әгәр Ул булмаса, мин бу кадәр әсәр язу өчен, ким дигәндә, бер-ике елны сарыф иткән булыр идем. Алай гына булса әле. Бәлки, күбесе бөтенләй язылмыйча онытылып та калыр иде. Юк инде, аңа тел-теш тидерергә бернинди дә хакым юк минем. Иң мөһиме, язылган әсәрләр бар, ә ал арны басып чыгару – бары тик вакыт эше генә.
Мин шундук бер дустыма шалтыратып әҗәткә акча сорадым. Үзем дә нульдә утырам, диде. Сөенеп куйдым. Менә бит кешенең, көне-төне эшләп йөреп тә акчасы юк. Булачагы да икеле әле. Ә минеке мотлак булачак, чөнки минем язган әсәрләрем күп. Алар басылып чыксамы?! Кешедән акча сораудан да шатлыклы хәл юктыр ул: бирсә бер куанасың, акчам юк дисә – ике. Блокноттагы исемлек буйлап бара-бара бер сәгать чамасы телефоннан шалтыратып утыргач, икмәклек-чәйлек акча табылды. Дусларың бай булсын инде ул, бай булмаса, күп булсын – тамчыдан күл җыела.
Икенче көнне, иртә таң белән бер чемодан повесть-хикәя күтәреп, редакцияләр буйлап чыгып киттем. Һәм кичке уңайга буш чемодан һәм кесә тулы акча күтәреп, кояштай балкып кайтып кердем. Иҗат дип утыра торгач, басылып чыккан әсәрләргә гонорар алырга да оныткан булганмын икән. Хатын мине кочаклап-үбеп алды да кибеткә чыгып чапты, ә мин өстәл артына утырдым. Анда Ул язган өр-яңа повесть ята иде. Мин, инде машинкага үрелдем генә дигән җирдән тукталып, уйга калдым.
Ник бу хәтлем тилеләнәм әле мин? Көненә ике хикәя, яки аена бер повесть җитмәгәнмени миңа?! Дөньяда бер генә язучы да бу хәтле үк яза алмый лабаса! Ни өчен көнне-төнне белми, алма кебек хатынымны күрми болай интегәм әле?! Рәхәтләнеп сөйгәнем куенында гына назланып ятсам да, редакциядән редакциягә йөреп, дус-ишләр белән ләчтит сатсам да – ни-нәрсә генә кылансам да, языласы әсәр язылып торачак ич. Ә инде бик иҗат итәсем килгәндә, ашыкмый-кабаланмый гына, үз көемә генә эшләрмен.
Бу уйлардан соң, үземне зур ачыш ясаган бизнесмен итеп тоеп, урынымнан кузгалдым. Күңелдә рәхәт җиңеллек булса да, ничектер авыр итеп торып бастым мин, нәрсәдер артка сөйрәгән, мине җибәрергә теләмәгән шикелле тоелды.
Гадәт. Күнегелгән тәртипне җимерергә теләмәү...
Ләкин өстәл яныннан бер адым атлау белән, моның гадәт тә, башка нәрсә дә түгел, ә урындык икәне ачыкланды. Урындык миңа ияреп менгән иде.
Фото: woplan.net