Чәчмә әсәр
19 Сентября 2023, 07:32

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Хыянәт. Хикәя (1)

Ул, балтасын атып бәрде дә, боз өстенә сузылып ятты, авырлык белән булса да, әкрен генә шуышып, сул җилкәсен бәке авызына якын китерде. Терсәкләренә таянып, гәүдәсен аска этеп карады. Бәкенең авызы кечкенә иде. Башын тыкты. Боз авыз кылычтай үткен үтә күренмәле тешләрен шыкырдаткандай булды.

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Хыянәт. Хикәя (1)Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Хыянәт. Хикәя (1)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Хыянәт. Хикәя (1)

Ул бозга янә балта очы белән сукты, бәке кырыендагы үткен, үтә күренмәле уалган пыяладай кисәкчекләр теленеп, чупылдап суга чумды. Янә сукты, янә бармак очы хәтлесе кителде. Суккан саен, бозга әверелгән йөрәкнең бер кыйпылчыгы очты, диярсең.

Куллары суыктан кызарып бетте, гүя үче, ачуы, нәфрәте шушы балта түтәсе иде. Аның белән хәзерге халәтендә ул бөтен дөньясын кырып бетерә аладыр кебек тоелды.

Хатын тора-бара балтаны урыныннан кузгатырлык та хәле юклыгын чамалады. «Шулай да ничек күтәрә алам икән соң мин аны?» – дип уйлап куйды. Фани дөньяның мәхәббәтсез көннәре аны суккалап, каккалап, теткәләп бетергән иде инде. Җеп өзәрлек көчен дә калдырмаган икән бит әнә.

Ул, балтасын атып бәрде дә, боз өстенә сузылып ятты, авырлык белән булса да, әкрен генә шуышып, сул җилкәсен бәке авызына якын китерде. Терсәкләренә таянып, гәүдәсен аска этеп карады. Бәкенең авызы кечкенә иде. Башын тыкты. Боз авыз кылычтай үткен үтә күренмәле тешләрен шыкырдаткандай булды. Тик ул аны йотарга әзер түгел иде, күрәсең, һич сиздермичә генә нибары бит тиресен умырып алды. Хатын сискәнеп китте. Ул бәкедән башын күтәрде. Җәрәхәтеннән көмештәй боз өстенә кып-кызыл тасма сузылып төште.

Хатынны бу үкенеч чыгырдан чыгарды.

– Сыймыйм, – диде ул. – Ник сыймыйм икән соң мин һаман?

– Син дөньяга сыймыйсың түгелме?.. – дип пышылдады эчке бер тавыш. Гүя ул бәке авызыннан ишетелде.

Хатын кычкырып елап җибәрде.

Бала чагында аны «кабартма» дип үртиләр иде. Бигрәк тә күрше малае Рамис инде. Менә хәзер күрсеннәр иде ул үртәүчеләр! Юка диярләр иде, мөгаен. Җан тынычлыгы качкан ничәдер еллар эчендә сулыгып, кибеп бетте, коры сөяккә калды бит менә ничек. Әле шул көенчә дә сыеп булмый икән бит.

Хатын янә бәке авызына башын тыкты. Аста хәрәкәт барлыгы, каядыр тирәндә, бик тирәндә су шаулаганы ишетелде.

Су астында колакка кар шыгырдаганы чалымланып китте, әйтерсең, тирәннән күтәрелгән дулкындай, аңа табан кемдер якынлашып килә иде.

Шул мәлдә пәлтә якасыннан көрәк кадәрле кул эләктереп алды да аны читкә алып ташлады.

Хатын, шапылдап килеп төшкәч тә, боз өстеннән шактый шуып барды.

– Нишлисең син? Нишлисең син, ә? – дип кычкырды ул кое төбеннән килгәндәй салкын тавыш белән.

– Ник син минем арттан йөрисең? – диде хатын.

–  Тәмәке тартырга чыккач, балтага күзем төште. Карасам, урынында түгел… – дип сөйләнде ир.

«Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигән булалар тагын, убылып та китмәде бит, хәерсез… Өлгерә алмадым…» – дип пошынды хатын эчтән генә.

– Балаларны уйлар идең, ичмасам… – Ир бу сүзләрне читкә караган көе генә әйтте.

– Син уйламагач…

Хатын әле һаман боз өстендә утыра иде. Ул тәненә салкын үткәнне дә тоймады.

– Йә, нишлим соң инде мин, Илдария?! – диде ир, тәмәкесен кабыза-кабыза. – Артыңнан илеңә кайттым. Ә син һаман менә шушы боз утравы кебексең…

Хатын дәшмәде. «Син һаман ут эзләдең инде… Йөрәгеңә ут төшкәч соң, ут төшкәч, нишләмәк кирәк», – дигән уй күңелен көйдереп үтте.

Алар бер өйгә икесе ике юлдан кайтып керделәр. Кулына балта тоткан ир алдан атлады. Хатын уравычрак сукмактан юл алды.

Кайткач та бер сүз сөйләшмәделәр. Өй тулы бала, ашарга эзләп, һаман кәстрүл капкачын шалтыратты. Кайсыдыр, чиста кием эзләп, шкафларны актарды. Аларга әни кирәк иде.

Кайсыдыр чөйдәге пәлтәсенә үрелде. Буе җитмәде. Ир, кузгалып, киемне алып бирде.Купкан идән тактасы яман шыгырдап куйды. Йортка әти кирәк иде.

Ир, мич авызына кадалып, тәмәкесен пыскытты.

Иртәгесен хатын үлмәскә уйлады… Тик аңа яшәмидер дә сыман тоелды. Көн дә таң алдыннан, ире кайтып кергәнче, керфек тә какмаска ияләнде. Үзе, ул да бит адәм баласы, җаны теләгәнчә яшәргә хаклы дип уйлый иде, кайчак, шулай уйлаганы өчен, аек акылын гаепли, үз башына тукмак белән тондырасы килә башлый. Һәм шул кызган мәлендә кайда булса да ерак-еракларга чыгып югаласы…

Җәйге бер иртәдә, таралып йоклап яткан балаларын йомшак кына кочаклап үпте дә, авылдан калага юл алды Илдария.

 

 

* * *

 

– Утырыгыз, мин сезгә урын бирәм, – дип эндәште Илдария эшләпәсен кыегайтып кигән карчыкка.

Карчык күтәрелеп тә карамады: ул, күзләрен тартыштырып кыса-кыса, автобус билетыннан бәхет эзли иде. Әбекәй билетны битенә әле якын ук китерә, әле ерагайтып карый, барыбер дә саннарны күзләре шәйләп үк бетерми иде, күрәсең.

«Һәркем яшьлектә калырга, бәхетле булырга тели шул, – дип уйлап куйды Илдария, үзалдына гына елмайгандай. – Бәхет күзгә күренми торган бер могҗизадыр инде, күрәсең…»

– Мин сезгә урын бирәм, утырып барыгыз!

Илдариянең кабатлавын карчык тагын ишетмәде. Ул, аның кып-кызыл иннеге иренендәге җыерчыклары өстенә ягылып, аларны тагын да тирәнәйтеп җибәргәнлеген күреп алды. «Яше дә бар югыйсә, үзе нәкъ бала-чага кебек, – дип уйлап куйды һәм бармаклары үз кулында да билет барлыгын искәртте. Саннарны башта икегә аерып куясы да башта бер яктагы өчесен, аннары икенче яктагыларын кушасы. Әгәр дә ике якта да саннар тигез икән, бу инде бәхет дигән сүз».

Тик Илдариядән бәхет бик ераклашканы мәгълүм булды. Хатын, кәефсезләнеп, иреннәрен турсайтты. Аның мондый юк-барга игътибар юнәлтер вакытымы? Теге бәхетсез карчыкка ияреп кенә инде.

Шул мәлдә ул кинәт айнып киткәндәй булды. Бу ят шәһәрдә кем соң ул? Кая бара? Әлбәттә, сорауларына җавап таба алмады. Хәер, болай да аның һәр көне билгесезлек иде…

Моңарчы да шулай яшәде ул. Яшәде дип була микән соң?

«Әллә нинди син», – диләр иде кызлар аңа. Күзенә карап шулай әйтсәләр дә, ул моңа бер тамчы да үпкәләмәде. Әллә ниндилеге шуннан гыйбарәт: кыз яңалыкка омтылучан булды. Урманга чыксалар, ул еш кына адашып кала, елга буена төшсәләр, әллә кайларга китеп югала. Әбисенә ияреп, чит авылларга кунакка барырга атлыгып торыр иде. Ят шәһәрләр күрү аның могҗизага тиң хыялына әйләнде.

– И андагы ыгы-зыгыга түзәр чама юк, машина да кеше, шулкадәрле тыгызлыкта да яшәргә теләүчеләр бар икән якты дөньяларда, – диде күрше кызы Замирә, Казанга апаларына кунакка барып кайткач.

– Мин дә шундыйда яшәргә теләр идем, – дигәнен сизми дә калды Илдария.

– Анда тынчу да әле, беләсең килсә, – дип, кашларын җыерып әйтеп куйды күршесе.

– Булса соң… Шәһәрдә яшәргә теләүчеләр барыбер дә күбрәк бит…

Гомер язының алгысулы, күңелнең җәйге рәшәдәй уйнаклап торган мәлендә, аларга Үзбәкстан якларыннан әтисенең сеңлесе кайтып төште.

– Сине алырга кайттым, балам, – диде ул. – Синең өчен кайттым.

– Минем өчен? – дип гаҗәпләнде кыз. – Шуннан кадәр минем өчен кайттыгызмы инде, апа?

– Матур-матур шәһәрләр күрсәтермен мин сиңа, бу якларга әйләнеп тә карыйсың килмәс аннары, – дип, серле елмайды кунак апасы.

Кыз, озын муенын суза төшеп, колакларын шомрайтып, аны тыңлап утырганда, үтә дә ләззәтле хисләр кичерде.

«Рамис нишләр иде икән аннары, – дип уйлап алды. – Чират көтүенә кем белән чыгар иде икән?.. Кем белән үртәшер моннан соң?»

Сабыйлыктан үсмерлеккә таба авышкан гомере кояшын ул шул мәлдә гадәттәгедән яктырак итеп күрде.

– Үзбәк иле бик ерак юл ул, балам, үскәч тә өлгерер идең әле… – диде әнисе, ризасызлыгын белдереп. – Бер дә янымнан җибәрәсем килми шул үзеңне.

Кыз уйларыннан бүленде.

– Мин анда шәһәрләр күрергә генә барам бит, әнием, – дип куйды.

– Уналты яшьтә шәһәр генә күреп йөрмиләр, – дип төзәтмә кертте кунак апасы. – Эшкә урнашырсың, бездә калырсың. Әниеңә дә җиңелрәк булыр. Синнән башка да дүртәү әле аңа…

Әнисе аның күзләренә сорау катыш гаҗәпләнү аша карап алды. Аннан:

– Үз сөягем үземнән бер дә артык түгел, Тәгъзимә, алай димәле син, – дип, апасын төзәтеп куйды.

Капкадан чыгып киткәндә дә әнисе үзалдына, нидер сизенгәндәй:

– Хәерлегә булсын, балам, хәерлегә булсын берүк, – дип пышылдады.

– Кайтып җитәрмен мин, әнием, озак тормам, – дип чыркылдап көлде кыз.

Көлә-көлә чыгып китте ул туган йортыннан. Әтисе үлгәч тә, түтиеннән бер хат килгән иде. «Кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен» дип язылган иде анда. Димәк, сүзендә тора белә торган туган инде ул. Әнисе дә, мөгаен, шулай уйлагандыр.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас