6
Танылган рус шагыйре кенәз П.А.Вязёмский, бер кичне Невский проспектында урнашкан йортына кайтып килгәндә, үз бүлмәсенең тәрәзендә якты ут күреп аптырап китә. Йортка кергәч, хезмәтчедән: «Минем кабинетта берәрсе бармы әллә?» – дип сорый. Хезмәтче анда беркемнең дә юклыгын әйтеп, бүлмә ачкычын алып бирә. Вяземский ишекне ачкыч белән ачып керә һәм төптәге өстәлдә кемнеңдер язып утырганын күрә. Теге кеше кенәзгә аркасы белән утырганлыктан, аның кем булуын абайларлык түгел. Вяземский аның янына килә һәм әлеге адәмнең үзенә шулкадәр охшашлыгын күреп һушсыз булып егыла. Аңына килгәч, аның язганын алып карый һәм әлеге кешенең почеркы да нәкъ үзенеке кебек булуын күрә. Әлеге язманың эчтәлеген ул беркемгә дә ачмый, әмма бу кичтә үзен, үзенең двойнигын күрүенә бер тамчы да шикләнми.
Тарихка төшсәң, моңа охшаш хәлләрне күпләп табарга мөмкин. Ләкин чит кеше белән булган вакыйгалар ничектер кызыклы бер хикәят рәвешендә генә кабул ителә, кайвакыт аның чынлыгына да ышанып җитмисең, ә үзең күргәне алай түгел, монда ышанмыйча чараң юк, һәм ул хәлләрнең әкияткә тиң булуыннан күңелеңне шом, курку биләп ала.
Әзер хикәяне тотып утырганда, минем дә хәлләр көнләшерлек түгел иде. Ләкин төштәге аралашу һәм бигрәк тә аның: «Мин сиңа зыян китермим», – дигән сүзе төшенкелеккә, куркуга тулысынча бирелүдән саклап калды. Чынлап та, бер карасаң, шушы вакытка кадәр аның бер генә алама гамәл дә кылганы юк бит әле. Ул гел миңа ярдәмгә килә, яшәү рәвешемне, тормышымны каядыр юнәлтергә, мине яхшырак итәргә тели шикелле. Ләкин мин моны телимме соң? Юк, әлбәттә... Хәер, кем белә...
Мин әлеге вакыйгаларның барысын да бер җепкә тезеп, ниндидер нәтиҗә ясарга маташып карадым. Тик уйларымның очына чыгарлык хәлдә түгел идем. Гомумән, мин аек фикер йөртерлек дәрәҗәдә булмаганмындыр, чөнки уйлаган һәр уем иләктәге су сыман кайдадыр китеп югала, аның хәтта бер генә тамчы эзе дә калмый иде. Хәтер төеннәрендә чокчынуның да файдасы тимәде, Анна Иоанновна да, Екатерина да, кенәз Вяземский да еракта, тарих төбендә калган, алар белән минем бер уртаклыгым, бер бәйләнешем юк.
Өстәл артында кичкә кадәр Ул язган хикәяне тотып бер ноктага текәлеп утырдым да, көч-хәл белән кузгалып, сыраханәгә юнәлдем. Теге вакытта урамда очраган яшьләрне хәтерләп, тукталып калдым. Алар бүген дә урамда иделәр. Кулларына сыра банкалары тотып, акайган карашларын киләчәккә төбәп кайдадыр ашыгалар... Алар миңа бу юлы да мәгънәсез булып тоелды, моны тоюдан хәлем авырайды гына. Мәгънәсез тормыш сукмагына атлаган кавемне туктата, һич югы, ал арга аз гына комачау итә алмый идем мин. Упкынга тәгәрәп барган дөнья алдында мин көчсез идем. Шул ук вакытта мин боларга ияреп тә китә алмый идем инде, башкача сыраханәгә якын бара алмый идем. Ул миңа тормышны агулау чыганагы булып күренде һәм, үзем дә сизмәстән, хәмерне уйлап табучыларны сүгеп куйдым.
Исерткеч эчемлекнең нәрсә икәнен адәм баласы моннан ун мең ел элек үк, керамик савыт-саба барлыкка килү белән үк, белгән. Күренекле сәяхәтче Миклухо-Маклай Яңа Гвинея папуасларының ут таба белмәсәләр дә, исерткеч эчемлекләрне яхшы әзерләүләрен билгеләп үтә. Ә чиста спиртны алтынчы гасырда гарәпләр уйлап таба һәм аны «тилерткеч» (әл-коголь) дип атыйлар. Беренче шешә аракыны 860 елда Рагиз исемле гарәп эшләп чыгара. Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәмерне тыюы, бәлки, ул дәвер гарәпләренең эчкечелеккә тартылулары белән дә бәйледер. Тик ничек кенә булмасын, шул чордан алып мөселман илләрендә унике гасыр буена эчкечелек дигән төшенчә юкка чыга, ә кырын юлга төшүчеләрне каты җәзага тарттыралар...
Шуларны уйладым да кинәт гаҗәпкә калдым: мин бит бу хакта...
Юк, башта ул турыда уйламаганмын икән. Иң башта мин үзебезнең дә мөселман дөньясына каравыбызны хәтерләдем. Әби-бабайларның авыл мәчетләренең киселгән манаралары хакында елый-елый сөйләгәннәре, шул вакыйгага багышлап чыгарылган бәетләрне көйләгәннәре искә төште. Мин ул чакта бик кечкенә идем әле. Шулай да берничә доганы яттан белә идем һәм әбиләр моның өчен мине мактыйлар иде. Хәзер ул догаларның исемен дә хәтерләмим инде. Ләкин мин бернәрсәне яхшы хәтерлим, ул чакта яшьләр бөтенләй эчми, ә авылның берничә эчкечесенә җирәнеп карыйлар иде. Шуларны уйлауга, үземнең дә, җае чыккан саен, сыраханәгә йөрүем оят булып тоелды, ә хатын-кызларның да хәмер мичкәсенә чумуын хәтерләгәч, күңелне чиксез югалту ачысы телеп үтте. Тарих өчен кыска гына дәвердә никадәрле югалтуга дучар булганбыз бит...
Ләкин аракыны дөньяга гарәпләр таратмаган. Европада аны беренче булып итальян алхимигы Валентиус уйлап таба һәм үзе эчеп карагач, могҗизалы эликсир табуы хакында белдерә һәм шуннан тарала да инде. Россиядә эчкечелек уналтынчы гасырларда көчәеп китә, Явыз Иван һәм Борис Годунов хакимлек иткән чорда, «патша кабаклары» ачылып, алар казнага зур табыш китерә торган була...
Шуларны уйладым да кинәт гаҗәпкә калдым: мин бит бу хакта... Хәмернең кайда, кайчан, кемнәр тарафыннан уйлап табылуы хакында мин бит белми идем. Ул мине беркайчан да кызыксындырмады. Әле менә аның тарихы аермачык булып күз алдыма басты. Беркайчан да белмәгән нәрсәңне шулай хәтерләп була микәнни соң?!
– Була!
Көтмәгәндә яңгыраган тавыштан мин сискәнеп киттем. Кемне дә булса очратуыма шикләнеп кенә тирә-юньгә күз йөгерттем. Чынлап та берәү дә юк иде. Бу – Ул иде, аның тавышы иде.
Бу юлы мин гаҗәпләнмәдем дә, курыкмадым да. Мин инде бернәрсә дә уйламас, бернәрсә дә тоймас хәлгә җитеп арыган идем.
Өйгә кергәч, салкын су белән озаклап юынып алдым да өстәл артына барып утырдым. Юк, ни дә булса язардай түгел. Болай гына, гадәт буенча гына. Ләкин машинка янында торган кәгазьләрне күреп тагын дертләп киттем.
Тагынмы?
Тагын...
Мин моны кәгазьләрне актарып караганчы ук аңлаган идем, беренче юлына күз төшерү белән, тулысынча ышандым: бу – минем кайчандыр язарга теләп тә ниндидер сәбәп белән язылмыйча калган әсәрем иде.
Бер көнгә ике хикәя!
Дөньяда күп эшләгән язучылар бармак белән генә санарлыктыр. Һәрхәлдә, мин аларның берсен генә, бер үк вакытта ике псевдоним белән язып, аларның икесен ике язучы итеп күрсәтергә тырышкан Стивен Кингны гына белә идем. Ләкин ул да бер хикәя өчен атнага якын вакыт киткәнлеген әйтә. Ә монда бер көн эчендә икәү.
Дөресен генә әйткәндә, мин шат идем. Бармакка бармак та сукмаган килеш үзең теләгән нәтиҗәгә ирешү начар нәрсә түгел. Һич югында ике көнгә бер хикәя генә язып торсаң да елына йөз илледән артык килеп чыга. Ике елга өч йөз! Әле мин яшь, алда гомер буа буарлык. Үземнең бик үк хөрт язучы түгеллегемне дә яхшы беләм. Әгәр санның сыйфатка әверелү канунын да уйласаң, киләчәктә үземнең бик зур язучы булырыма тамчы да шикләнерлек түгел. Мин инде үземнең фәлән бүлмәле фатирымны да шәһәр читендә, яки берәр матур табигатьле авыл җирендә урнашкан фәлән катлы шәхси йортымны да күз алдына китергәндәй булдым. Җиңел машиналарның да төрлесе күз алдыннан үтте. Тик аларына бик ис китмәде, Ричард Бах кебек самолет алып җибәрермен. Юк, иң яхшысы – җәяү йөрермен. Бредбери кебек...
Һәм елмаеп куйдым. Мондый хыялый күренеш миңа күптән таныш иде инде. Акча мәсьәләсе буенча. Адәм баласы, беренче тапкыр кулына зур гына акча кергәндә, үзен дөньяның кендеге сыманрак тоя, киләчәккә зур-зур планнар кора, башкалар алдында мактанырга теләп, акчасын уңга-сулга чәчкәләп тә ала. Ул гомер буе буе шулай бай булыр, кесәсендәге затлы кәгазь мәңгегә дә бетмәс, киресенчә, гел артып-өстәлеп кенә торыр шикелле тоела. Ләкин кыйммәтле килешүләр, уңышлы сәүдәләр көн саен булып тормый. Кем ничектер, беренче тапкыр зур гонорар алганда, мин шундыйрак тойгы кичердем. Хәзер һәр әсәрем саен шулай түләрләр төсле тоелды. Тик тормыш син теләгәнчә генә түгел.
Әлеге хыялларымның да җирлексез икәнен, көн саен ике хикәя язылып тормаячагын мин белә идем. Капкан саен калҗа булмый. шуңа да үземнең беркатлылыгымнан елмаеп куйдым. Һәм, ничек кенә булмасын, барыбер, үземә казганырга туры киләчәген белеп, кәеф күтәренке чагында, яңа хикәяләрне уйларга тотындым. Аллага шөкер, дип әйтимме, кемгә шөкер итим, минем беркайчан да нәрсә язарга икән дип баш ватканым булмады, бер әсәр тәмамланып та бетмәстән, икенчеләре, «мине яз» да «мине яз» дигәндәй, калкып чыга торды. Кайчагында бер әсәрнең соңгы ноктасын кую белән, урыннан да кузгалып тормастан, икенчесенә тотынып киткән чаклар да булгалады. Күңелдә кайнаган нәрсәләр күп булса да, утырып язарга вакыт җитми иде, кайберләре шул сәбәптән генә икенче планга күчте һәм тора-бара бөтенләй онытылып калды.
Шушы ларны уйлап бетәр-бетмәстән, мин машинка артына утырдым һәм төнге сәгать икегә кадәр урынымнан да калкынып карамадым. Унбиш битлек тагын бер хикәя әзер булды. Мин ниндидер бер канәгатьлек белән йокыга киттем, ә иртән уянуга, өстәлдә ике хикәя ята иде. Берсен – мин язган. Икенчесен – Ул.
Мин үземне чиксез бәхетле итеп тойдым.
Шул ук вакытта күңелдә ниндидер шик тә кыбырдап куйды.
Фото: capiton-mebel.ru