Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 сентябрь 2023, 13:16

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (3)

Ул елый, күңеле әрнеп елый иде. Ирләр елаганыннан да кызганычрак, аннан да яман нәрсә юк дөньяда...

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (3)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (3)

(Дәвамы.)

– Нинди дип инде, тәрәз яңакларыннан да торып калган иде, идән-түбәгә дә бирелмәгән, дигәндәй.

– Һы! – Шәрип сикереп торды. – Ашаган белми шул, тураган белә, уйлап кара, ничә ярты эчтең. “Буш тавыгы”ның боты ни хак тора да, яшелчәсе? Ю-юк, алай булмый ул, кода кеше ярдәм йөзеннән эшләсә дә мешать итмәс иде дә бит. Кит, җитмәсә, төнен өйгә кереп, акча таптыра... Карчык, карчык, дим, чык әле монда, шунда илле сумлыкны да ал, йөзенә бәрим шул оятсызның!

“Төн уртасында килгән”, “оятсыз”, “харап, расчет кирәк булган аңа” еракка-еракка кадәр озатып барды бу сүзләр останы. Учын яндырды иллелеге, күкрәген өтте яртысы... барысын да күтәреп ыргытасы килгән иде, акчасын балаларга тоттырырмын, дип уйлады. Яртысы да кирәк булыр гарьлеген басарга. Аның бу чагында башын бәреп елыйсы килде. Яшьләре үзләреннән-үзләре бите буйлап тәгәрәде. Инде ничәнче тапкыр ул шулай кешегә ышана, ничәнче тапкыр алдана. Бәлки, Гөлмәрьям дөрес тә әйтәдер, чынлап, уҗым бозавыдыр ул. Шулай булмаса, әле килеп эт урынына куып чыгарырлар идеме?

Әкрам тәмам айныды. Күз яшьләрнә кушылып исерү, тилерү галәмәтләре чыга барды. Ул елый, күңеле әрнеп елый иде. Ирләр елаганыннан да кызганычрак, аннан да яман нәрсә юк дөньяда. Авыртуыннан тешләрен кысалар, ләкин йөзләрен сытмыйлар, авырлыклардан башларын ташка бәрәләр – ыңгырашмыйлар. Ә менә нахакка күңелләрен киттеләрме – йөрәкләренә кан сава. Шул газапны кичерә инде Әкрам.

– Мин – сантый – башкаларны да үзем кебек күрәм, – дип, берчә тиргәде, берчә үзен-үзе тынычландырырга тырышты ул. – Ничава, дөнья шуның белән генә бетми, булганның игелеген күрәселәре дә бар.

Лычт! Битенә төкерделәрмени, Әкрам сискәнеп китте. Әлеге тавыш тагы кабатланды: лычт! Гарьлегенә буылып баручы шул якка әйләнде – Сәлиха! Кер югандыр, ахры, ике бидрә суын бакчадагы алма агачы төбенә чыгарып түкте. Тычкан-мазар кимермәсен өчен шулай итә, дип уйлады ир. Үзе дә, агач төпләренә кар өеп таптый да, юынган суын сибеп туңдыра.

– Сәлиха! – Теленнән тарттылармы, шайтан этәрдеме – Әкрам шулай диде дә капка урынына аркылы куелган киртә аша атлады. – Сәлиха!

Хатын дертләп китте. Шулай да үзендә кызмача булып алган ирне шаяртырлык көч тапты.

– Ә-әү, бу төн убыры нишләп йөри? – дигән булды. – Капка аша үтәргә курыкмыйсыңмы, иртәгә бит сине миңа ябыштырып сөйлиячәкләр. Минем баш өйрәнелгән, сиңа Гөлмәрьям җанкисәккәең белән яшәргә кирәк.

Һаман да шул Сәлиха: җор сүзле, бер нидән курыкмаган чая кыз чагындагы кебек.

– Ни, Сәлиха, үтеп бара идем дә, менә сине күреп калдым. Төн уртасында да юынасың әле – дигән булды Әкрам.

– Ә мин төнен юынырга яратам. Мендәр кочаклап, күңелемне аңа бушатып ятканчы, дим дә, төннәрен эшлим. Ә көндезен вакыт үтә ул. Малын да карарга кирәк, балаларны да.

– Болай торуы килешмәс, унбиш минутка гына кереп шуны азрак "сугып" чыгып булмас микән, дим, – диде ир, куенындагы аракыга ымлап.

– Курыкмасаң, рәхим ит!– диде дә Сәлиха, алдан үтте. – Тик идән кибеп бетмәгән, кырлабырак бас. Нәскиең юешләнер дә Гөлмәрьямгә эш булыр...

Якты! Әкрамның күзе өйрәнми торды.

– Ы-ы. Чукынган, өй эчең шул кадәр дә якты булыр икән – дип соклануын яшермәде ул. – Хәер, кабердә дә караңгыга өлгерербез әле. Бәй, мин ни, кычкырып сөйләшәм тагы, теге якта балалар йоклыйдыр?

– Бүген икесе дә картәниләрендә кунакта. Әтием чыршы куйган, шуны карарга киттеләр. – Сәлиха Әкрамда эше юк кебек булса да, тавышы калтыранды, тезләре тотмады, чайкалып-чайкалып китте. – Син, давай, салып эч тә сыпырт моннан, Гөлмәрьямең артыңнан чыккалаганчы.

– Килми ул, куып чыгарды мине....

– Ни-ни... Нәрсә-ә? – Аптыраган Сәлиха үзен тиз кулга алды. – Мөгаен, тиктомалга түгелдер. Эчә башладың бит син, Әкрам, шуны үзең аңлыйсыңмы?

– Ба-а... Син дә акыл өйрәтәсең. Хәер, бар хатын-кыз да бер заттан яралган инде. Эчми кайда барасың, тегеңә эшләргә кирәк – шешәсез булмый, монысы килә – куенында ярты, тегермәнгә үзең кыстырып бармасаң – әйләнеп тә карамыйлар. Дөнья тәгәрмәче шунсыз әйләнми би-ит. Хәмер – шул тәгәрмәчне әйләндерүче күчәрнең мае!

Сәлиха тотлыкты. Өстәлгә шап иттереп ике рюмка утыртты.

– Сал, с-сал миңа да, Әкрам. – Ул шул кадәр өзеп әйтте, күзләреннән яшь чыкты. – С-син нигә килдең Әкрам? Мине, мине ярсытыр өченме?

Сәлиха эчеп куйды. Тончыкты.

– Бар, Әкрам, үтенеп сорыйм, кит моннан. Гаиләңә кайт. Зинһар өчен, үртәмә җанымны... – дип ялварды ул. Үртәмә берүк.

– Юк. Кайтмыйм мин! – Әкрам кырт кисте. Армиягә кадәрге хисләре бар тәнен ялмады аның. Сикереп торды да хатынны күкрәгенә кысты. – Иш-шетәсеңме, ка-кайтмыйм...

– Кайт, исәрем, чынлап та ялкытты бу тормыш. Ах, тол булудан да авыр нәрсә юк икән. Ирләр белән сөйләшер хәл юк – Сәлиха фәхишә, йомыш кушар идең – самогончы, фәлән дә фәсмәтән. Арыдым. Тәмам арыдым. Шуңа да Илдуска чыгарга булдым. Җан тартмаса да, тән тартыр әле бер заман. – Сәлиха Әкрамның башын сыйпады....

...Әкрам өенә табан атлады. Күз алдыннан әле яңарак кына булган күренеш үчекләп барды, колаклары һаман Сәлиханың хушлашкандагы сүзләрен ишетә төсле: “Эчмә. Барысы да яхшы булыр, синнән акыллы ир, бай кеше булмас...”. Көн дә тукыйлар аңа шундыйрак сүзләрне, адым саен колагына чиртә хатыны, җае чыккан саен “син эчмәсәң, шулай булмас иде” дип, өй-каралтыдагы җитешсезлекләрен күзенә төртә. Әнисе дә: “Менә дигән хатының бар, тупылдап торган өч улың үсә, дөньяң бөтен. Аптырыйм, ни җитмидер?” – дип, шәһәрдәге кызына чыгып китте. Бәлки, шулайдыр да, үз бәхетен аяк астына салып таптагандыр.

– Тик мине аңлаган кеше бармы? Мин нәрсә колы: холкымныкымы, гадилегемнекеме, әллә аракыныкымы? Барысы да тылкыганча, бәлки, чынлап та алкаштыр ми-ин?

Әкрам ишекне дөбердәтте. Гөлмәрьям озак көттермәде – эчке ишек дөп итеп ачылуга, тышкысының келәсе шыкылдады.

– Нәрсә, куып, чыгардылармы?

Әкрамның йодрыгы тәүге тапкыр хатынына карата йомарланды да, кыеш китеп ишеккә сугылды. Дөп!

– Бу – минем дә өй! Шушы кулларым һәрбер бүрәнәне бөртекләп салган йорт! – Ирнең күзләре зәһәр очкынланды. Хатынының карашын кылычтай телеп үтте. – Моннан ары шуны бел: мин – ир!

– ?!

Гөлмәрьям ни әйтергә белмәде. Аның алдында кем: ирме, әллә шайтан алыштырып куйган ире кыяфәтендәге берәр бәндәме?

– Ы-ы-ы... – Хатын тотлыкты. Буыннары йомшарды. Хатынлыгы чыгып, күзләренә яшь тулды. Тәүге тапкыр ире алдында үзен көчсез итеп тойды. Чүгәләде дә елап җибәрде...

 

 * * *

Гөлмәрьямне йокы алмады. Мендәр-сердәшенә капланды да елады, туктап торып, тагы күз яшен түкте. Шым гына, тәнен бизгәк тоткандай калтыранып, күңеле тулды.

Бу дөньяларга михнәт күрер өчен генә килдем микән ни, дип бәгърен телгәләде ул. Белә иде бит Әкрамның үзен яратмаганын, белә иде. Сәлихасы кияүгә чыкканга үч итеп өйләнгәнен дә белә иде.
Бик яратты шул. Бәлки, артыгырактыр да. Мәхәббәт очкыны дөрләп янган күңелен тыя алмады, бер урамда торгач, Әкрам күрсен өчен генә җәен көянтәсен иңенә салып, кышы исә тимер чанасына икешәр фләк утыртып бу якка суга йөреде. Күлмәк, яңа пальто, фуфайка алсыннармы, пима бастырсыннармы – тагы шул очка тартылды.

Тегесе игътибар итмәгәч, үзләре ягыннан үткән чагында зур итеп кар йомарлап тора да, киртә аша моңа бәрә. Җилкә тирәсенә каты кар эләккән егет йә егылып китә, йә йодрыгын һавада уйнаткалап: “Аю!” – дип ачуланып, ары йөгерә.

Әнә шушы сүзе җанын кыя кызның. Бигрәк дәү гәүдәле шул ул. Әллә нишләп әтиләре ягына тарткан. Әниләренә охшаса, Сәлихадан һич ким булмас иде. Сәлиханы әллә кайдан урап үтеп, Гөлмәрьям янына килер иде Әкрам.

Шулай да Гөлмәрьям үзен төшеп калганнардан санамый. Сәлихадан бер башка озын булып, куллары аның ботлары ише, учлары куш булса да. Бервакыт шулай Гөлмәрьям өйдә ялгызы калды. Ишекне эчтән элдереп, тәрәзә пәрдәләрен тартты да, зур көзге алдында чишенеп карады. Озын, куе чәчләре дә күкрәгенә тигез ята алмый – түшләре толымын ертып чыгып киноларда күрсәткән сылуларны көнләштерерлек бар гүзәллегендә чагыла. Ап-ак тыгыз тән, дөньяның теләсә нинди авырлыгын иңендә күтәрерлек шома, матур кулбашлар, көчле беләкләр. Гәүдәсенә карап биле дә бар...

Эх, дип куя шулчак кыз, нигә Әкрам бәләкәй икән? Үзе кадәр булса, күбәләктәй генә Сәлиха күзгә дә күренмәс иде. Ир-ат күзен кызыштырып бер пырхылдап очар да, кышын бар бөҗәк бөрешкәндәй, дөнья мәшәкатьләре арасында югалыр да кебек. Һичъюгы Гөлмәрьям белән Әкрам биеклегеннән күренмәс. Юк шул, күкрәк буеннан, Әкрам башы биеклегеннән бары да күренә. Анау шкаф башы сыман. Гөлмәрьямгә аның тузаны, бар җитешсезлеге, хәтта өстенә утыртылган кечкенә курчакның түбәсе дә күренә. Ә менә Әкрам тәңгәлендәй чүгеп карасаң, шушы курчак сиңа елмаеп тора, сервант эчендәге чынаяк чәчкәләре сәламли...

Шулай да могҗиза була икән. Әкрам армиягә киткәч, Сәлиха кияүгә чыкты – Гөлмәрьямнең теләге кабул булды. Икенче хәбәр тагы күңеленә канат куйды. Әкрамнең әнисе Миңлениса апа: “Әлдә теге күбәләк башкага кунды, югыйсә анау Гөлмәрьямне охшата идем, бигрәк дөнья көтә торган кыз иде шул бала” – дип әйткән имеш. Эх, шулчакта кызның канатланып йөрүләрен күрсәгез!

Күп тә тормады, юк-бар йомышны бар итеп, үткәндә-сүткәндә Миңлениса апа үзе дә Гөлмәрьямнәргә кергәли башлады. Улын телгә алды, хат килүен, тиздән кайтуын җиткерде. “Утын-фәләненә дә, салам-печәненә дә кыенрак шул. Зурлары шәһәрдә төпләнде – үз мәшәкатьләре арткан. Төпчегем кайтса, Аллаһы боерса, барлык мәшәкатьләрем бетә инде, – дип тезеп алып китә. – Өй төзермен, сиңа берәр яхшы килен алып кайтып бирермен, дигән”. “Булыр, булыр, Миңлениса ахирәт, улың бик теремек бит”,– дигән була әнисе. Нигәдер бу сөйләшү ике олы кеше (олы дисәң дә, ул чакта иллегә дә җитмәгән хатын булганнардыр инде) арасында бармый, ә Гөлмәрьямне Әкрамга димләп нотык укыгандай тоела кызга. Анысы кызара, чәй ясый да эш тапкан булып тышка атыла. Соңыннан чәбәкәйли-чәбәкәйли урам буйлап ахирәтенә йөгерә.

 Әнисе сүзен екмады Әкрам, армиядән кайтып өч-дүрт көн дә тормады, Гөлмәрьямнәрнең өенең тупсасы аша атлады да кызны клубка барырга чакырды. Кем белә, бәлки аның яратуын сизгән егет бу адымга үзе дә баргандыр. Ул яраткач, мин дә яратып китәрмен, дигәндер.

Клубка чыккан көннән күп тә үтмәде, Әкрам Гөлмәрьямнең кулын сорады. Кулын гына түгел, бар тән-җанын бирергә риза иде кыз. Шулай да: “Әкрам, син бит мине яратмыйсың, Сәлихаңны оныта алмыйсың. Аңа үч итеп кенә өйләнмә бер үк”, – диде. Егет сүзсез генә башын селкетте. Аның өчен түгел, янәсе. “Ошатам мин сине, Гөлмәрьям, ә ярату тойгысы... Кайсы чакта ошату яратудан да көчлерәк була ул” – дип елмайды ул. Ах, шушы елмаю-ю!.. Бар күңелен эретте кызның. Бу чагында ул кечерәеп калгандай булды, башы әйләнде, күзләре йомылды. Гүя, бар тәне җиңеләеп, күзгә күренмәс канатлар үсеп чыкты да күбәләк булып очты ул. Әле үзләре йөргән тугай чәчкәләрен төнге йокыларыннан уятып иркәли, һәркайсысына кунып тылсымлы сүзләр сөйли. Яратам! Ярата-ам! Я-ра-там!!!

Бәй, нишләп һаман кайтмый әле Әкрам? Уйларыннан арынып, Гөлмәрьям урынында боргаланды. Торды. Тагы ятты. Торып, тәрәзгә салкын төшергән чыршы ботакларын өреп тиште дә, урам ягына күз салды. Күренми.

Ходаем, диде ул, юкка гына тиргәп чыгардым. Йоклап киткәнче: “Җәйләүләргә көтү куган Гөлмәрьям”, – дигән булыр. Болай тавыш-фәлән чыгара торган кеше түгел дә бит, шул эчүе нервысына тия хатынның. Көннәр генә түгел, атналарга сузыла бит. Ике-өч көн хәл җыеп, тәүбәсен әйтеп ята да тагы шул хәл кабатлана.

Тук-тук-тук...

Гөлмәрьям урыныннан сикереп торды. Әкрамы кайтты!

Иңенә шәл генә салып чоланга чыккан иде... Тавыш-тын кабат ишетелмәде. Ходаем, дип укынып алды хатын, әллә саташа башладым инде, колакка әллә нәрсәләр ишетелә. Шулай да ире кайда икән? Берәр әшнәсендә тагы өстәп кайтканда егылып, туңып кына ята күрмәсен инде.

Гөлмәрьям аны эзләп чыгарга уйлаган иде дә, уеннан кире кайтты. Берәрсендә утырадыр әле, дип уйлады ул. Аннан тагы, Әкрам үзе артыннан эзләп чыкканы яратмый. Хатын балаларның өстен рәтләп япты да кабат юрган эченә чумды. Җылылык, бар тәнен калтыратып, эчендәге салкынны куып чыгарды. Соңыннан уй-йомгагын сүтәргә кереште.

Ә бит өйләнешкәндә, хәтта аннан соң өй төзегәндә дә Әкрам эчү түгел, аракыны авызына да китереп карамый иде. Кунак-мазарда, өмәләрдә берәр рюмка тотуны исәпләмәгәндә, әлбәттә. Менә мәшәкатьләрдән котылып, авырлыклар беткән иде – ирен алыштырып куйдылармыни. Әнисе дә аптырады. Тәүдә улының әтисе нигезен суытмыйча өй салып, малайлары тууына шатланып бетә алмаган Миңлениса кара кайгыга батты. Улын үгетләп тә, тиргәп тә карады – хәл үзгәрмәде. Ахыр чиктә, Әкрам тәмам эчкелек сазына баткач, шәһәрдә яшәгән кызына китеп барды.

“Килен, – диде ул, күз яшьләренә буылып – иң авыры газиз балаңның шул көнгә төшүен күрү икән. Тик сиңа бик зур үтенечем бар: аерыла гына күрмә, сабыйларың хакына. Моны мин сиңа Әкрамны яратканың өчен ышанып әйтәм..” “Бу чакта каенанасы бик жәл иде Гөлмәрьямгә. Кайчан гына күкрәген горур киереп, башын югары тотып йөргән кеше бөгелеп, бөрешеп калган. Нур чәчеп торган йөзе суырылган, беленер-беленмәс җыерчыклары тирән буразналарга әйләнгән; күп елаудан күзләре эчкә баткан, нуры кайткан. Зарлануның ни икәнен белмәгән ана гел генә: “Урамга чыгарлык, кеше күзенә күренерлегемне калдырмады, – дип сукраныр булды. – Әнә, тагын алып киләләр үзен, мөгаен, берәр җирдә егылып яткандыр... Әй Ходаем, нинди гөнаһларым өчен бирдең миңа бу газапны-ы?”

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (3)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: