5
Күңелемә курку оялады.
Көннәрем кояшсыз, төннәр айсыз булып күренде. Кайда гына булсам да, нәрсә генә эшләсәм дә, мин аның килеп-килеп чыгуын, һич югы, аваз салуын көттем. Аркама чебен кунганда да, йөрәгем алынып үрә сикерергә әзер идем. Эш кайгысы калмады, ярый әле электән язып та басылмый яткан әсәрләр бар иде, кесә саеккан чакларда, шулар ярдәмгә килде, югыйсә хатынның «Кеше ирләре әнә фәлән катлы йортлар сала, иномаркада җилдерә, ә син...» дигән кара карашын көт тә тор инде. Ул моны теле белән әйтми инде, мондый уйларның, бәлки, башына кереп тә чыкканы юктыр, әмма матди хәлем хөртәя башлау белән, мин шул хакта уйлый, үземне хатын җилкәсендә яшәүче булдыксыз бәндә итеп тоюдан шүрли идем. Аннан соң хәләл җефет белән дә арага җил керә башлады. «Сөйгәнең белән куышта да оҗмах» дигән тәгъбир бар. Бәхәсләшмим. Куышта булып караган юк. Әмма мин шуны бик яхшы беләм, һәр мизгелең курку-калтыранудан торганда, йөрәгеңне учыңа йомарлап яшәгәндә, мәхәббәт кайгысы калмый. Хәер, куркуның да төрлесе була. Кеше эштә хезмәт урынын югалтудан курка. Урамда кыйналудан яки таланудан, сугышта үлемнән, гарипләнүдән курка. Ләкин минем хәлнең болар белән бер уртаклыгы да юк, мин үземнең нәрсәдән курыкканымны да белмим, белгән хәлдә дә аны беркемгә дә аңлата алмый идем. Ә аңлатырга маташып карасам, миннән көләрләр, сантыйга исәпләрләр иде.
Бар дөньяда мин ялгызым идем. Шул ук вакытта бөтен дөньяда бер мин генә икәү идем.
Хәер, бер мин генә микән?.. Мондый курку белән яшәп, тиз арада акылдан шашарга да мөмкин иде. Һәм мин, бөтен кыюлыгымны туплап, психиатрга күренергә булдым. Гарьлеген гарьлектер инде дә, башка чараң юк.
Тик беркөнне шундый хәл булды. Күңелдәге авыр тойгыларны җилгәрергә теләп, урамда йөреп кердем дә лифттан төшеп фатир ишегенә килүгә, гаҗәпләнүдән катып калдым. Әллә ялгышып башка подъездга кердемме соң дип, тирә-ягыма күз салдым. Үзебезнеке. Барысы да элеккечә: лифт ишегендәге шәрә кыз белән егет сурәте дә, стенадагы өч хәрефтән торган язу да һәрчактагы сыман балкып тора: «лох». Ялгыш кермәгәнмен. Әмма безнең ишек кенә юкка чыккан. Аны кай арададыр кирпеч белән ямап, зәңгәрсу буяу белән буяп куйганнар.
Ул!
Мондый гайре табигый хәлләргә бары тик Ул гына сәләтле булырга мөмкин. Бу гади адәм балаларының кулыннан килми. Аның турында уйлауга, чәчләремнең үрә торуын сиздем. Димәк, Ул безнең бу фатирда яшәүгә каршы, димәк, күземә күренеп саташтырып җәфалавының сәбәбе фәкать шунда гына. Мондый ачыштан ничектер җиңел булып китте. Әлеге афәттән котылу юлын тапкандай, юк, аннан инде тулысынча котылгандай тоелдым. Шунда стенада, ачкыч оясы урынындагы тишеккә күзем төште.
Мин кызыксынучан кеше, әмма ачкыч тишеге аша чүп җыеп йөри торган гадәтем юк. Шулай да бу юлы ниндидер көч мәҗбүр итте һәм мин стенадагы теге тишектән фатир эченә күз салдым һәм катып калдым. Нәрсәдер әйтергә, кычкырырга теләдем – тавыш чыкмады. Тавыш җепселләре дә, тәннең бөтен күзәнәкләре дә, уйлар да ниндидер бер тылсым тәэсирендә хәрәкәтсез булып калган иде.
Ә өй эчендә – хатыным белән мин. Дөресрәге, Ул. Алар нәрсә турындадыр бик бирелеп сөйләшәләр. Күзләрендә – сөю... юк, азгынлык очкыннары. Бераздан хатын назлы елмаеп куйды. Кулларын иңемә... юк, аның иңенә салды, һәм Ул да җавапсыз калмады, кочаклаштылар...
Көнчел кешемендер дип әйтә алмыйм, әмма мондый хәлдә тыныч кына кала алган ир-егетне күз алдына китерүе авыр. Мин бөтен булмышымны коршаулап алган тылсымны җиңеп, бар көчемә стенаны төйгечләп кычкырырга тотындым. Ләкин бернәрсә дә үзгәрмәде, бары тик кулларым гына канап күгәреп чыкты. Ахыр чиктә хәлдән таеп, мин идәнгә шуып төштем.
Баш очында каракучкыл болытлар йөзә һәм алар арасында миллионлаган төсләргә кереп меңәрләгән салават күпере уйный. Ләкин алар миннән, мин алардан ерак. Баш очында гына булса да, бу манзара бөтенләй башка дөньяда, аның миңа һичбер катнашы юк...
Кинәт Ул пәйда булды. Ерткыч булып аңа ташланасы идем, кузгалырлык көч тапмадым, тәнем дә, җаным да тоташ бушлыктан торган сыман тоелды. Күтәрелергә булышып, Ул кулларын сузды.
– Шайтаныма олак!
Мин көч-хәл белән торып бастым. Бөтен ихтыярымны җыеп, йодрыкларымны йомарладым. Һәм кинәт кенә аның иягенә тондырдым. Жәлләп суккан чакларымда да, гадәттә, кеше һушсыз булып егыла иде, ә бу юлы мин йодрыгыма бөтен нәфрәтемне җыйдым һәм сөякләренең шыгырдап сынган тавышын ишетергә теләдем. Ләкин... Йодрыгым бушлыкны ертып үтте. Ә Ул, берни булмагандай елмаеп минем артымда тора иде. Гаҗәпләнүдән күзләрем дүрт булды.
– Тынычлан, – диде Ул, ниндидер ягымлы тавыш белән. – Мин сиңа зыян салырга теләмим бит.
Мин ачкыч тишегеннән күргән хәлләрне искә төшереп, йодрыкны тагын йомарлап куйдым. Бу аның игътибарыннан читтә калмады.
– Син аны мин дип уйладыңмы? – диде Ул, елмая биреп. – Тик ул мин түгел. Анда сезнең үткәнегез. Кара әле менә, хәтереңә төшер.
Аның белән төчеләнеп торырга исәбем юк иде. Әмма ачкыч тишегенә күз салмыйча булдыра алмадым. Анда баягы күренеш дәвам итә иде... Һәм мин... Мин чынлап та искә төшердем... Бу теге әсәр өчен гонорар алган көндә булган иде бит.
Ләкин ни өчен?..
Мин шулай дип уйлап та бетермәдем, Ул телгә килде:
– Тынычлан син. Бары минем хакта гына уйлап көннәреңне бушка үткәрмә. Юкса гаиләң ишегенә дә, тормыш капкаңа да стена үсеп чыгар, ә син ачкыч тишегеннән генә карап газапланырга мәҗбүр булырсың.
– Ләкин...
– Әйе, мондый хәлне беркем дә тыныч кына кабул итә алмас иде. Кем дә куркыр иде. Әмма син борчылма, мин сиңа зыян салыр өчен килмәдем.
– Кем соң син?
Ул дәшмәде.
– Син ни өчен килдең?
Ул дәшмәде.
– Үз двойникларын күргән кешеләр һәрвакыт бәлагә яки үлемгә очрыйлар...
Ул елмаеп куйды:
– Әйе, күп халыклар шулай уйлый. Тик барысы да түгел. Яһүдләр, мәсәлән, андыйларны әүлиялык сәләтенә ия була, диләр.
Аның юк-бар сөйләп торуы минем ачуга тиде:
– Беренчедән, мин яһүд түгел...
Тик Ул ачуымны тулысынча чыгарып бетерергә ирек бирмәде, сүземне бүлдереп, фикеремне үзе дәвам итте:
– ...икенчедән, әүлия буласым килми. – Ьәм елмаеп куйды. – Син үзеңнең кемлегеңне үзең белмисең әле.
– Ә син... Син беләсеңме соң?
– Беләм.
– Әйт соң...
Ул бераз тын торды. Дәшсәм, барысын да бозып куярмын кебек иде.
Тынлык озакка сузылды.
– Әйт... – дип кабатладым мин.
– Юк!
– Әйт! Һич югы, үзеңнең кемлегеңне!
– Вакыты җиткәч белерсең.
– Вакыты кайчан җитә?
– Тиздән.
– Ничек тиздән?
– Бу гомердә.
– Бу гомердә?
– Әйе. Ә күпме вакыттан икәне үзеңнән тора.
Ул җитди иде.
Әмма мин дә шаян түгел идем.
– Син үзеңне акыллыга исәплисеңме?! – дип кызып киттем мин. – Әллә мине мәсхәрәләп маташуың шулмы?! Ник ирләрчә ачык сөйләшмисең?! Әйт дөресен генә!
Шулчак кабыргама нәрсәдер килеп бәрелде. Мин дертләп киттем. Һәм томан аша ниндидер фәрештәнең сүзләрен ишеттем:
– Кем белән талашып ятасың анда. Йокла!
Бу минем хатын иде.
– Шушында йоклыйммыни?! Ач ишекне!
Кинәт ул мине назлы кочаклап алды:
– Саташасың бит, җаным.
Мин тирә-якка күз йөгерттем. Караңгы.
Хатын торып утны яндырды. Аннан соң битләремнән уалап алды да елмаеп күзләремә карады:
– Уяндыңмы инде?! – Һәм утны сүндергәч, мине дә назлы итеп үз артыннан ияртеп караватка ауды. – Ә хәзер йокла.
Күргәннәрем бары тик төш кенә булып чыкты.
Таң атуга, күңелдәге курку хисе юкка чыккан иде инде. Мин үземне яңарып, чистарынып калган кебек тойдым. Хатынны назлап-кадерләп кенә эшкә озаттым, йокыдан торуына ук ашарына әзерләп куйгач, янында бөтерелеп кенә торгач, аның да кәефе күтәренке иде.
– Нәрсә булды сиңа?! – диде ул, елмаюлы иреннәрен үбешергә әзерләп. – Мондый чагыңны күптән күргән юк иде бит.
– Яңа әсәр туды, – дидем мин. – Утырып язасы гына бар.
Бу сүзем дөреслектән ерак түгел иде. Күңелдә кайнаган бер хикәя күптән инде үз чиратын көтә, тик аны язарга моңа кадәр мөмкинлек булмады, көнең-төнең куркыныч көтеп үткәндә, әдәбият кайгысы түгел. Ә бүген... Бүген мин эшкә әзер идем.
Хатынны озату белән эш өстәле янына килеп утырдым. Һәм, машинканы көйләп, тартмадан кәгазьләр алдым. Һәм... Ул кәгазьләр чиста булырга тиеш иде. Әле анда нәрсәдер язылганын күреп аптырап киттем. Һәм укый башладым. Һәм... һәм гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Бу мин әле утырып язарга уйлаган һәм нәкъ мин теләгәнчә язылган теге хикәя иде.
Фото: stroiteh-msk.ru