4
Ул миңа тетрәнүләр алып килде.
Гадәттән тыш күренешләр, акылга сыймый торган нәрсәләр белән очрашу һәрвакыт ниндидер хәвеф, аңлатып булмастай авыр тойгылар калдыра. Бигрәк тә ул ниндидер куркыныч тудырырга мөмкин булганда. Һәм гасырлар буена тупланган белемне, урнашкан кагыйдәләрне җимермәс өчен, андый күренешләрне кире кагарга, аң уйнавы, хыял, яки берәр авыру итеп карарга мәҗбүр буласың.
Ләкин мин авыру да, ахмак та түгел идем.
Һәрхәлдә... Чирле яки тиле булган хәлдә дә, мин ялгыз түгел идем. Минем кебекләр дөнья тулы иде.
Кеше гомер буена галәмдә үзенең ялгыз икәненә ышанырга теләмәгән. Җир халыкларының риваять-легендаларында башка дөнья вәкилләре белән очрашулары хакында санап бетергесез мәгълүматлар саклана. Без тормыш рәвешебезгә нинди дә булса йогынты ясый алырдай тәнсез затлар белән уратып алынганбыз дигән фикер исә бигрәк тә киң таралган. Һәм аларның күбесе бүгенге заман кешеләре сөйләгән нәрсәләр белән уртаклыкта тора.
Мин кайчандыр очраклы укыган язманы хәтерләдем.
«Көтмәгәндә мин юлның уң ягындагы чокыр янында искиткеч гүзәл яктылык күрдем. Кыңгырауга охшаш пространствода санап бетергесез утлар җемелди иде, аларның бер-берсе өстеннән баскыч сыман сибелгән нуры күзне камаштыра. Ныклап күзәтер өчен аларның хәрәкәтчәнлеге комачаулый, алар бертуктаусыз аска-өскә, уңга сулга сикереп биешәләр. Ләкин бу нурларның күп өлеше бер хәрәкәтсез тора бирә. Юлдашларым мине чакырып алдылар. Һәм бу затларны якыннанрак күзәтә алмаганым өчен чиксез үкенеп, юлдашларыма иярергә мәҗбүр булдым. Мин бу затларның нәрсә булганлыгын мәңгегә дә белә алмаячакмын».
1768 елның сентябрендә ике юлдашы белән Лейпциг университетына укырга барган уналты яшьлек егет күргән моны. Бәлки, бу хәл гомеремдә дә хәтеремдә калмас иде. Әгәр дә... Беренчедән, әлеге егетнең исеме Гете булмаса. Икенчедән, мондый күренешләр хакында бик күпләрдән ишетмәгән булсам.
Әдәби иҗат белән шөгыльләнгән дәвердә, мин чит дөнья вәкилләре белән очрашкан кешеләрне җитәрлек күрдем, аларның хикәятләрен тыңладым. Кемнәрдер сәер өермәгә эләгеп киткәннәр, кемнәрдер чит-ят затлар белән очрашкан һәм каушап, дулкынланып калганнар. Алар миңа әнә шул авыр хәлдән котылу, үзләренең сәер кичерешләренә терәк-юаныч табу җәһәтеннән сөйләделәр. Тик мин аларның ялгыз түгеллекләрен искәртүдән, мондый хәлләргә юлыгучыларның бихисап булуыннан башка бернәрсә дә тәкъдим итә алмадым. Хәтта аларның сүзләренә тулысынча ышандым дип әйтә дә алмыйм, аларның хикәяте миңа чынбарлык булудан бигрәк, ниндидер әсәр өчен файдаланырлык өстәлмә деталь буларак кирәк иде.
Мин аларны кеше башына төшкән бәла буларак түгел, ә минем өлешкә тигән әдәби табыш дип кабул иттем. Минем дә бармагым үз ягыма кәкре иде.
Хәзер менә аларның кайгысы үз башыма төште. Ни өчендер мин моны әдәби материал булудан бигрәк, шәхси фаҗигам итеп тойдым. Мин инде язу өстәле янына якын килә алмадым, ул тагын минем белән сөйләшә башлар микән, кайчан күземә күренер икән, дигән шик җанымны тырмады. Минем һәр минутым нәрсәдер көтүгә, ниндидер куркуга әзерләнүгә әйләнде, һәр минутым шом белән тулды.
Һәм тирә-ягыма, узган гомеремә әйләнеп карадым.
Укуны тәмамлауга, мин үз икмәгемне игәргә тотындым. Юк, бернинди дә изге нияттән, югары максатлардан түгел, башкаларга ияреп кенә, дөньяның барча мәхлугы үзенә ризык юллаган сыман. Бүтән яшьтәшләрем, чордашларым кебек үк, мин дә, күзләремне чатырдатып йомып, бәхет өчен көрәш мәйданына ташландым, үземә тиешле уңайлыкларны, тормыш шартларын даулап, дан, мал, дәрәҗә өчен тарткалашырга тотындым. Мин башкалардан яхшырак та, ким дә түгел идем, үземне уратып алган миллионнарча гадәти кешеләр кебек үк, «тормыш ул – яшәү өчен көрәш», «һәркем үз язмышына үзе хуҗа» дигән тәгъбирләрне кабатлап гомер сөрдем. Кемгәдер ярдәм итүне, авыр хәлгә калганнарга аз гына булышуны мин беркайчан да үз бурычым дип санамадым. Теләсәм – ярдәм иттем, теләмәсәм – юк. Барысы да кәефемә карап иде. Нинди дә булса җинаять кылып, кешелек кануннарын бозмасам да, хыялымда гына кемнәрнедер җирдән юк итү хакында, кемнәрнедер кимсетү, рәнҗетү, изеп ташлау хакында уйламадым дип әйтә алмыйм. Ләкин бозык уй – җинаять түгел. Адәм баласының барысы да диярлек күңелендә явыз һәм кансыз уйлар асраган килеш, җәмгыятьнең абруйлы әгъзалары булып яши бирә. Чөнки алар шул хыялларын тормышка ашырмыйлар. Бәлки, намуслары кушмыйдыр, ә бәлки, куркаклыклары ирек бирми.
Мин кем идем соң? Нинди идем?
Үземне артык намуслы да, куркак дип тә әйтәсем килми. Мин шушы дәвернең гади бер баласы идем. Үз өстемә артык йөк алырга, кемнәр өчендер җаваплы булырга теләмәгәнмендер. Чөнки кешеләргә яхшылык кылырга теләп тә, бөтен мир алдында адәм мәсхәрәсенә калганнарны, үзләренең изге ниятләре аркасында язмышлары җимерелгән шәхесләрне һәр адымда күреп килдем, моннан тиешле сабак алдым. Минем алар кебек булырга теләгем юк иде. Мин гади адәм балаларына язган гади бәхеткә, кешечә тормышка хаклы идем. Мин шуңа омтылып яшәдем. Шушы мәңге үз артыннан ияртеп, мәңге кулдан ычкына торган бәхет артыннан күзем тонып чабып хәтсез вакыт үтте.
Һәм менә бүген...
Бүген уянып, һушыма килеп тирә-ягыма күз салсам, мин анда бушлыктан башка бернәрсә дә күрмәдем. Тирә- якта – бушлык, күңелдә чарасызлык иде. Мин бары тик рух төшенкелеге, алҗу, тормыштан һәм кешеләрдән канәгатьсезлек тойгысы, җимерелгән хыял, алданган өметләрнең әрнеп сызлавын гына күрдем. «Тормыш бу!» – дип әйттем мин үземә. Һәм ирексездән сорап куйдым: «Тормыш шулай икән, ни өчен яшәргә соң?»
Авыр уйларымнан арынырга теләп, урамга чыктым. Минем авыр хисләр әсирлегенә биреләсем дә, үз-үземә кул саласым да килми иде. Бары тик урамда, үзем кебек үк кешеләр арасында, теләктәшлек, яклау табасым, үземнең тормыш рәвешенә аклану эзлисем генә килә иде.
Тик, күкрәк тутырып сулыш алу белән, үземдә нәрсәнеңдер үзгәрүен тойдым. Мин шул ук һәм шул ук түгел идем. Сыра банкасы тотканнарны күрү белән, күңелемә шом йөгерде. Чөнки аларның күбесе яшьләр, хәтта миннән дә күпкә яшьрәкләр иде.
Алар, каршысына кем килгәнен белмичә, исерек карашларын киләчәккә төбәп, сукыр адымнар белән алга ашкыналар. Алар бу дөньядан тончыгып, бүтән дөньяга күчәргә теләгән кебекләр. Бүтән дөнья – монда икәү генә. Берсе – рухи матурлык, гүзәллек дөньясы. Тик ул бүген берәүгә дә кирәк түгел. Ул искелек калдыгы булып тоела. Ул – аларның әти-әниләрен үзенә буйсындырып, шундый асыл сөяк балаларны, фәкыйрьлектә үсәргә мәҗбүр иткән, эшләтергә һәм уйландырырга тырышкан каһәрле, дошмани дөнья.
Икенчесе – гади. Аз гына сыра эчеп куйдың да... Аз гынадан күбрәк кенә исердең дә... Нык кына исердең дә... Син үзеңне әллә кем итеп тоярга мөмкинсең... Сиңа дөнья мәшәкатьләре комачауламый. Син бер генә. Синең тирәңдә барысы да бөтерелеп йөрергә тиеш. Син яшь, көчле...
Ә көчле булмасаң? Ә син гади һәм көчсез булсаң?
Мин үзем бик көчсез түгел идем. Ләкин мин беренче тапкыр шушы ташкын алдында үземнең көчсезлегемне сиздем. Мин курыктым. Юк, үзем өчен түгел, мин үз-үземне саклый алыр идем.
Мин, күңел кайту, нәфрәт ташкыны тәэсирендә, шушы яшьләргә, борын астында ана сөте дә кипмәгән балаларга сугудан курыктым. Ул балаларга сугып та, аларны үз урынына утырта алмаячагымнан, адәмчә яшәргә мәҗбүр итә алмаячагымнан курыктым.
Болар бердәм һәм акылсыз иделәр. Боларны тыеп булмаячак иде. Юк, бу аталар белән улларның әллә кайчаннан килгән бәрелеше түгел, бу бүтән иде. Ата белән улның бәйләнеше монда бөтенләй юк иде. Болар әтиләренең дә, әниләренең дә кем икәнен белми үскән милләтсез һәм тамырсыз бер токым иделәр...
Мин кинәт туктап калдым. Болай уйларга тиеш түгел идем бит. Мин болай уйлый белми идем. Әле берничә көн, берничә сәгать элек кенә мин дә шушы яшьләрнең берсе идем. Нәрсә булды соң? Нәрсә үзгәрде? Тормышта сизелерлек борылышлар, кискен үзгәрешләр булмады лабаса. Барысы да шул килеш, элекке килеш.
Мин үзгәрдемме?..
Хәзер инде урамда да иркенләп йөреп булмый, ул да котсыз һәм шомлы булып күренә, әллә нинди уйлар уйларга, киләчәккә һәм үткәннәргә карарга мәҗбүр итә иде. Мин монда үземә тынгылык тапмаячакмын.
Кабат өйгә кердем. Дөресрәге, мин үзебезнең фатир ишеге янында гына аңыма килдем. Хатын гомергә булмаганча елмаеп басып тора иде. Аның якты елмаюын тыныч кына кабул италмыйча, мин дә елмайдым. Һәм кулымны аңа суздым. Һәм аптырап калдым. Кулымда чәчәкләр иде.
– Рәхмәт, кадерлем! – дип кочаклап алды ул мине. – Рәхмәт! Күптән синнән шуны көтә идем...
Минем бу хакта уйлаганым да юк иде. Өйләнешүебезгә елга якын гына вакыт үтсә дә, мин аның хакында, керләреңне юып, ашарыңа әзерләп, хаҗәтеңне үтәп торган кешенең чәчәкләргә дә мохтаҗ булуы хакында күптән инде оныткан идем. Мин үз эшемне эшлим, ул үзенекен. Һәркайсыбызның үз бурычы. Ә минеке күпкә авыррак та әле...
Шул уйлар белән мин артка борылып карадым һәм... кычкырып җибәрүдән чак тыелып калдым. Баскыч мәйданчыгында миңа бер тамчы судай охшаш кеше басып тора иде. Мине күрүгә, ул сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды да аскы катка атлады...
Фото: nova24.uz