Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 сентябрь 2023, 12:16

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (2)

Танау төбендә чолан ишеге ачылды да, аннан озын кул сузылып, Әкрамны эчкә сөйрәп алды, соңыннан шул ук кул кире тышка этәрде...

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (2)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (2)

(Дәвамы.)

...Урам очында ике шәүлә күренде. Әкрам куенындагы шешәне шул як баганадагы лампа яктысына куеп карады – нәкъ яртысы калган. Тегеләр берәр әшнә булса, эчерер дә өенә табан атлар иде. Хатыны тиргәсә тиргәр, кайтып, мыр-мыр гына итеп, мич янындагы караватка авар, ичмасам. Чынлап та, өч балалы иргә урам алкашыдай өй буенча йөрү эш түгел. “Ах мин юньсез, үзем беркатлы булгач, барысын да шулай уйладым. Барысы да минем кебек ыштансыз түгел инде”, – дип үзен сүкте ул.

– Һа-ай, әллә Әкрам абый инде? Саумы? – Килеп җиткән шәүләләрнең берсе Илдус иде. Туган тиешле кеше. Кайчандыр аның картәнисе белән Әкрамнең картәтисе бер карында яткан. – Абый, сине бер очратып сөйләшеп утырган да, сыйлаган да юк. Әйдә, сыйлым үзеңне.

– Анысы миндә дә бар, – диде дә Әкрам, Илдус белән Иреккә кулын сузды. – Менә, саф һава сулармын дип чыккан идем. Бер чәкәй тирәсе сөйләштерә торганы да култык астын кытыклый.

– Урын – ноу проблем, киттек!

Күп тә бармадылар, Мотаһарның өенә борылдылар. Ул ялгызы яши. Кырыкка җитеп барса да, өйләнмәгән. Маладис, әнисенең итәгенә ябышып ятмый, нинди матур өй салып чыкты, дип уйлады Әкрам.

Егетләр, өйләренә кайттылармы ни, ишекне шар ачып кереп тә киттеләр. Тәмәке төтененә ысланган чүпрәк-чапрак, дымлы, тагы әллә нинди исләргә кушылган һава Әкрамны укшытты. Тик болары тыштан кергәндәге тәүге кичерешләр генә иде, тора-бара бар нәрсә үзеңнеке – өеңдәге кебек тоелды. Ир шулай уйлады да эчтән җиде тапкыр “тәүбә”сен әйтеп куйды. Аллаһым сакласын, диде ул үз-үзенә, лутчы өең, аны җылытып, җыештырып торучы хатының – ажгырып, өреп торган булса да хатының – булсын, балаларың яныңда йөрсен. Хуҗаны уяттылар.

– Син, нәрсә, без барып килгәнче, Бөре базарына да киткәнсең, тор, ятма килештереп, – дип селкетте аны Илдус.

Мотаһар башта бер, азак икенче күзен акайтты. Карашларын бер ноктага туктата алмыйча озак азапланды. Ахыр чиктә ак шарларга ябыштырган соры төймә эчендә кара нокта пәйда булды да Әкрам тирәсен бораулады. Уянды, ахрысы, авыз читеннән селәгәе агып төште, борынын сызгыртып тартты, телен килбәтсез чыгарды, шешенгән иреннәрен шапылдатты:

– Ә-ә.. Ә-әкрәм! Син бит бу... – дип, сикереп торды. Күрешергә бармакларын тармакландыруга, башына түмәр белән суктылармыни, кире урынына ауды. – М-мин хә-хәзе-ер...

– Ярый, йокласын, – диде Ирек. – Үзебезгә күбрәк тияр. Башта Әкрамга салдылар. Ул бер кулына – стаканын, икенчесенә суган тотып, шәһәрдәге хезмәттәшенең тостын әйтергә әзерләнде. Тирән итеп тын алды.

– Тостсыз эчсәң, эчкече буласың, дигәндәй, туганнар, яхшы тост әйтү кирәк.

– Во! Күрдеңме минем абыйны? Тыңлап, акыл җыеп утыр, – дип Илдус Ирекнең кабыргасына төртте.

– Миңа да абый инде, – дигән булды анысы.

– Сезгә, туганнар, шулкадәр явызлык, начарлык телим... – Әкрам тегеләргә карады.

– ?!

– Ни-ни?

– Авызлар ачылды. Муеннар сузылды. Йөзләрне сөрем баса башлады.

– Мин сезгә шулкадәр аламалык телим, шул стаканда калган шәрәб кадәр! – диде дә Әкрам эчеп куйды. Савытның төбен әйләндерде, тамчы да төшмәде. – Менә шулай....

– Во-от, абыем, әйттең си-ин!

– Би-ик шәп!

Илдус чәчәде. Авызын ачты да яшьләнгән күзләрен акайтып, тын ала алмый утырды. Ирек аның аркасына, җилкәсенә сукты.

– Вәт, әй, абый, мин сине безнең кебегрәк юаш бер кеше дип йөрсә-м, – дип аптырады Илдус.

Әкрамнең сүзләренә хәйран калган башлар селкенде, телләр шартлады. Авылдан тик армиягә гына барып кайтыр өчен чыккан, ферма, трактор паркы белән өйләре арасыннан башка юл үтмәгән бу икәүнең кыланышыннан кызык тапты Әкрам. Тегеләр дә тост әйтергә тиеш иде. Ләкин алар “абый кадәр әйтеп булмас, инде”, “мин дә кушылам” белән чикләнде.

Ир-егет исерә башлауының өч баскычы була, ди. Беренчесе – эш турында сөйләшү. Бу өчәүнең һәркайсысы анысыннан ары атлаган иде. Икенчесе – хатын-кыз. Нәкъ әнә шул турыда иде сүзләре. Ике алкашның (Әкрам өйләнмәгәннәрне шулай атый) авызыннан кызлар турында сөйләвен ишетәсе килә. Тик кызарып утыруларыннан, балык шикелле “күбек” күпертүләреннән ары китмәсләрен яхшы белә. Шуңа да сүзне әлеге хезмәттәше сөйләгән вакыйгадан башларга булды. Билгеле, үзе белән булган хәл итеп.

– Сүз шуңа киткәч, сезгә бер нәрсә сөйлим, тик җиңгәгез ишетеп куймасын, – дигән булды ул. Колаклары үрә торды, күзләре очкынланды каршысында утыручыларның. Димәк, хәбәргә күчсәң дә була.

– Әй, абый менә сөйләп йөрсәм, – дип, Илдус яртылаш сынган алгы тешен күрсәтте. Утыргычы белән якынрак килеп утырды – Сөйлә, без андый егетләр түгел.

– Мин бит, егетләр, авылда гына мәҗнүн булып йөрим, канспирация өчен... – Әкрам дөньясын онытты. Хыялында туган күренешләрне тагы да бизәбрәк, матурлап тезә башлады: – Шулай Уфадагы абыйларга җибәргән күчтәнәчләрне кертеп, җиңгәйдән аларда кунганлыкка язу алгач (анысын бирә инде ул, тик кунма гына), киттем дусларга. Ул ни дачасына җыена. “Вакытлыча килдең, братан, киттек минем белән, берәр мужикны напарник итеп алырга тора идем”, –  ди бу. Баксаң, дачасында сөяркәсе белән аның ахирәте көтә икән. Бакчалары янәш, имеш. Хатынына ни, яшелчәләргә су сибәргә кирәк, дидек тә – сыпырттык. “Москвич”, үзегез беләсез – җилле машина. Алып барып та җиткерде. Азагы ни аңлашыла торгандыр...

– Шуннан, шуннан? – Илдус уртына җыелган төкереген йотты. – Безгә азагы кызыграк шул.

– Азагы ни,– дигән булды Әкрам. Өйрәнелгән баш, янәсе. – Кердек, таныштык. Ну, әйтим, миңа дигәне бик шәптән түгел шул. Чибәрлек ягыннан, дим. Ә ботла-ар, би-ил – кашыкка сал да йот. Чибәрлеге ни пачум бит аның, туганнар. Йоклаганнан соң барысы да ямьсезләнә. Шуңа да мин әйтәм, шашлык пешкәнче йөреп киләбезме, дим тегеңә. Исеме Зина аның. Риза булдымы, дип ни, шуның өчен килгән бит инде, шундук кузгалды бу. Гөнаһына керә алмыйм, ялындырып тормаса да, сразу муенга асылынмады. Әкрам тәмам онытылды. Хыялында гына йөрткән күренеш күз алдыннан агылды.

Әкрам белән Зина бакчалардан ерак та китмәде – ай яктысында ялтырап яткан коймак зурлык күл күренде. Матур, каһәрең. Әкиятләрдә генә була торган сихри матурлык! Күлдән чагылган нур Зинаның йөзеннән сыр-мазарны юа, ай нуры танавын матурлый, иреннәрен нәфсене кузгатырлык итә. Хатын сукмактан алга төште. Юл күрсәтәм ди, юри шулай кылана төсле: күлнең яктылыгы халат эчендәге гәүдәсен бар нәфислегендә чагылдыра, борылып артка әйләнсә, туптай түшләре пәйда була, артбан атласа – төптән юан ботлар уйнаклый...

Акылыңнан язарлык, дөньяның һичбер рәссамы төшерә алмаслык матурлык! Әкрам адымын аның саен ешайта. Менә ул фанилыкның фәрештәсен куып җитә. Өч адым. Ике. Бер... бар тәненә алкымына оешкан җанын суыра хатын. Ир барча батырлыгын җыеп, аңа омтылды. Кочты-ы.. Ни галәмәт, кулында хатынның халаты гына торып калды. Юк, фәрештә түгел аның каршысында, ә – су патшасы кызы! Әйе, алтын чәчле Су анасы. Хатын җай гына атлап бара, әкияттәге бака сылуның кабыклары әрчелгәндәй, киемнәре дә чишелеп төшә.

Ир өнсез булды. Авызын ачты да, ябарга онытып, катып калды. Күпме яшәп шундый матурлыкны – исең китмәле матур тәнне, билгә төшкән чәчләрнең талгын җилдә иркәләнеп таралуын, көмештәй чагылганын – гомерендә дә күргәне юк иде. Су чәчрәткәндә, гүя, көмеш тәңкәләрне учлап сибә ул. Хәтта чәрелдек тавышы да тансык, затлы кыңгырау чыңы диярсең.

– Йә, төш, нишләп катып калдың яр башында? – диде дә Су анасы, күлдән чыга башлады.

Телдән язган, җаны урыныннан купкан Әкрамның тәне чымырдады. Хатынның салкын, юеш, шул ук вакытта йом-м-шак кына бармаклары күлмәк изүләрен ычкындырды...

– Вәт, туганнар, шулай да була-а... – Әкрам ярсулыгын тамак төбенә тыгылган төергә кушып йотты. Шешә төбендә калган сыекчаны стаканга салды. – Ну, егетләр, шундый төннәр, безне иркәләр тәннәр күбрәк булсын өчен! О-ох-ох... Әче, каһәрең, өтеп бара.

Илдус белән Ирек өнсез калды: берсе буш стаканны тиктомалдан шылдырды, икенчесе тамак кырды. Боз урыныннан кузгалды, дип уйлады Әкрам, мөгаен, хәзер үзләре сүзгә күчәр, алдашырлар, шыттырырлар. Ир хәбәреннән бик канәгать иде. Тегеләрне авызына карата алуы бер булса, үзенең хис-тойгылары ургылды, өенә – хатыны янына ашыктырды.

– Ярый, туганнар, миңа кайтырга вакыт. Сезнең өлешкә кердем, кирәксә, минем аласы җир бар ул. Берегез иярә дә, сәмәен алып чыгып бирәм, – дип Әкрам урыныннан кузгалды.– Миңа җитте, егетләр. Теге хәлне искә төшергәннән соң, кайнарлыгы суынмас борын кайтырга кирәк...

– Син кайтасың да ул, абый, ә менә безгә нишләргә? – дип, тубыгына сукты Илдус. – Безнең йөрәккә тоз салдың. Шушында әрни, шушы-ында!

– Әрнесә, чарасы бар аның, егетләр, өйләнегез.

– Һы, әйтүе генә ансат, үзең яшь, сантый чакта өйләнеп калгансың да, хәзер акыл өйрәтәсең. Уйлап кара, кызлар өчен без карт, ә олыраклары – кияүдә.

– Ичмасам, берәрсе үлми дә бит, хатыны калыр иде, – дип салды беркатлы Ирек. – Монысы кәнишнә, шутка. Андый бер төнлек күбәләкләр бар да ул, тик дөнья көтәргә хатын кирәк, абый, дөнья көтәргә! Малайлар, кызлар үстерергә...

– Йә, ярый, абый, бар кайт. Кирәксә, яртысын үзебез табарбыз. Акча булмаса да, аптырамыйбыз, иртән барып эшләү хакына бирәләр ул. Ирек дус, син әйткәннәр белән ризалашырга гына кала безгә, бүтән чара юк.

Урамга чыккач, дөньялар иркенәеп китте. Сулап туймаслык саф һава, йолдызлар, киңлек. Өйгә ашыктырган хисләр, авачак түшәк җылысы, кайнар куен тәнгә җиңеллек бирә, буталган башта аек уйлар йөгерешә.

Т-дынк, т-дынык... Әкрам тәрәзәгә чиртте. Т-дынк, т-дынык... Йоклаганнар. Ишетүче юк. Ничек иртә ятканнар, өйдән чыгып китүгә ике сәгать үттеме-юкмы, йокыга да киткәннәр. Тәрәзгә чиртеп эш чыкмавын сизгәч, ир чолан ишеген какты. Тук, тук, тук...Селкенмиләр дә. Дөп, дөп, дөп... Аякларны эшкә җикте.

– Нәрсә, кертмәделәрме, уҗым бозавының кирәге юк, диделәрәме, хәстрүш! – Өй ишеге ачылып та җитмәде, Гөлмәрьямнең чырылдавы ишетелде. – Шулай шул, аларга пләмәнни кирәк, синең кебекләр буа буарлык. Ир итеп тотучы мин генә бит сине, бо-зау!

Танау төбендә чолан ишеге ачылды да, аннан озын кул сузылып, Әкрамны эчкә сөйрәп алды, соңыннан шул ук кул кире тышка этәрде.

– Алкаш, заразы, бар, йөргән җиреңдә кун!

Ишек ябылды. Келә бикләнде. Авыр гәүдә, чолан идәнен шыгырдата басып, эчкә үтте.

– М-ми... Мин белермен әле! Эчкән ирләрне күргәнең юк синең,– дип мыгырдады Әкрам, гарьлек тойгыларын җиңәргә тырышып. – Хә-хәзер бер ярты алып кайтам да ишекне җимереп керәм өйгә. Харап, күтәнеңне чыгарганчы күтәренеп өй сал да хатын хуҗа булсын, имеш.

Әкрам шәп атлады. Бүген генә эшен тәмамлаган – яңа өйләренә идән-түбә җәеп биргән йортка табан атлады. “Расчут ясамаганнар әле, иртәгә акчасын алырмын, бүгенгә берәр яртысын бирсәләр, шул җиткән. Акчасы белән шәһәргә барып кайтырга булыр. Адәмчә киенергә, төшкән тешләр урынына фикса куйдыртырга кирәк”,– дип сөйләнде ул.

Әкрам аны күз алдына да китерә. Әлеге черек-чарык тешләрдән котылган да көмештәй ап-ак, юк, алтын йөгертелгән сап-сары тешләрен ялтыратып өенә кайткан. Өстендә – кара костюм, зәңгәр күлмәк, якасы астыннан галстугы аллана... Тә-әк, ә аякта – өр яңа ботинка. Башында инде чәшке бүрек. Тик, ул кадәргә акчасы җитәрме икән? Мөгаен, җитәр, җитмәсә соң, Әкрам качкан кеше түгел, башка эшләреңне эшләрмен, дип сорап торыр. Кем чыгарыр яңа өйнең мичен, торбасын кем үткәрер? Әнә шул-шул, күкрәк киереп, аягында нык басып сөйләшә ала ул. Әле дә бит тәрәз яңакларын куйды, рамнарын ясады, ничәмә көн идән-түбә белән булашты.

Йокламаганнар. Бәләкәй якларында кырыклы лампочка яна. Гомумән, аның өендә шундый лампалар. Безгә шул җитә, диләр, бит, җитәдер инде җиткәч, иллә-мәгәр Әкрам аның яктысында берни күрми. Мөгаен да, синдә тавык күзе түгелдер әле, дип шаярта Шәрип. Кем белә инде, алай күзләренә зарланганы юк та.

Тук, тук, тук...

– Кем бар анда? Кем, Әкрам... Мин хәзер, өскә генә киям дә, – дип Шәрип ишеген кире япты.

Менә бит, кеше булгач, шулай булсын. Айнур сымак түгел инде, дип уйлады Әкрам.

Тынк-тынк-тынк.. Шешә башына капланган стакан тавышы ишетелде. Ул тавыш-моңны саңгырау да аерыр, күңелне кытыклап, йөрәк тибешен ешайтып җибәрә бит.

– Әйдә, ни, шунда – чоланда гына утырыйк. Өйдән чыккан ризык туң булмый, өшемәбез әле,– дип, Шәрип Әкрамны эчкә чакырды. – Тегендә ни... балдыз килгән иде, хатыннар үз-ара чөкердәшсен.

Биргәннең битенә төкермиләр, Әкрам берне эчте дә, йомышын әйтергә ашыкты.

– Син, Шәрип, теге ни яклап кода да тиешле кеше булып чыгасың...

– Кода инде, әйе, ко-да! – Шәрип Әкрамны кулбашыннан кочып тартты. – Кая, тагын берне.

– Ю-юк, кода, җитте миңа.

– Бәй, шуның өчен генә монда килдеңме?

– Тутырып бирә алсаң, алып кына китәргә иде. Тегендә егетләр көтеп тора, – дигән булды килүче.

– Как-же, как-же, мин айн момент, син дигәндә, кода, мин идәндә, дигән шикелле.

Шәрип ишекне ачып, почмактан тулы шешәне үрелеп кенә алды.

– Менә, кода, син сораган нәрсә.

– Ы-ы, ярый, Шәрип кода, ни, син иртәгә миңа расчут бирерсең инде, теге ни, төнлә акча-мазар алу килешми. Ә монысы – шул исәптән.

Шәрипнең йөзе үзгәрде, төсе качты. Төн караңгылыгы барча кыяфәтенә ятты. Сүзнең ни турыда баруын аңламаган булып кыланды.

– Э-э... Нинди расчет соң ул, кода? – дип сорады да, тагы стаканга көмешкә койды. – Тот әле берне, шунда кадәр килеп...

 

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (2)
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: