3
Бермәлне мин, аягымны сындырып, хастаханәгә бардым. Докторларның дорфалыгы, кешене теләр-теләмәс кенә дәвалаулары хакында күп нәрсәләр ишеткәнем бар иде. Шуңа да күңелдә курку хисе сүрелмәде, бусагадан ук тупас каршылауларын, «бүген вакытыбыз юк, иртәгә килерсең» дип борып җибәрүләрен көттем. Ләкин мине кабул итү бүлмәсеннән үк зур ихтирам белән каршы алдылар, исем-атымны, кайда эшләвемне дә сорап тормастан, авырткан җиремне җентекләп тикшерделәр, бүлмәдән бүлмәгә күтәреп кенә йөрттеләр, иң кыйммәтле дарулар белән дәваладылар. Хәтта палатада бергә яткан авыруларга кадәр һәр сүземне җөпләп, һәр теләгемне зур куаныч белән үтәп торды. Үземне шулкадәр үк хөрмәтле шәхес итеп күз алдына китергәнем дә юк иде. Мин гаҗәпкә калдым. Бу хәтлем игътибардан, күнегелмәгән кадер-хөрмәттән миңа чиксез уңайсыз иде.
Аягым төзәлеп, хастаханәдән чыгар вакыт җиткәч, үземне караган докторларның берсеннән сорамый булдыра алмадым:
– Гафу итегез, Фәлән Фәләневич, сездә бөтен авыруга да шундый кадер-хөрмәт күрсәтеләме?
– Безгә кеше ярдәм өмет итеп килә, – диде доктор, ягымлы елмаеп. – Без иң беренче чиратта һәркемнең күңелен дәваларга тиешбез. Рухың күтәренке булса, сырхау тиз төзәлә ул.
Мин аның белән килештем.
Һәм килешеп тә бетмәдем.
Мин үземә ниндидер аерым караш, аерым игътибар барлыгын һәр адымда тоеп тора идем. Шул хакта аңа да әйттем.
Ул тагын елмайды:
– Безгә хөкүмәт җитәкчеләре көн дә килеп тормый. Мин аңламадым. Ләкин дәшми калдым.
Палатадагылар белән хушлашканда, өлкән яшьтәге бер абзый, кулымны кысып, болай диде:
– Мин башта бик ышанып та җитмәгән идем. Хәзер белдем инде. Зур җитәкчеләр дә гади була ала икән. Рәхмәт сезгә!
Гаҗәпкә калуымны күреп, ул бер гәҗит тоттырды:
– Сез, әлбәттә, бу хакта берни дә әйтмәдегез. Шулай тиештер дә. Ләкин без бит кара халык булсак та, надан түгелбез – җитәкчеләребезне күреп, танып торабыз.
Мин тагын да гаҗәпләнебрәк теге гәҗиткә күз салдым һәм барысын да төшендем. Һәм кычкырып көлүдән үземне чак тыеп, хастаханәдән тиз генә ычкыну ягын карадым. Бүлек мөдиреннән алып идән юучыларга кадәр мине ишек төбенәчә озатып куйдылар...
Өйгә кайткач, теге гәҗитне яңадан карадым. Иркенләп. Аның беренче битендәге сурәттә Президентның артыннан мыеклы һәм күзлекле бер кеше карап тора иде. Мин, әлбәттә, ул кешенең кем икәнен белә идем. Заманында, әле өйләнешкәнгә кадәр үк, аның фотосын гәҗиттә күргәч, хатын да мин дип уйлап үбеп алган иде. Мин дип уйлап... Димәк, мине ул дип уйлаганнар...
Мин, күрәсең, төскә-биткә бик үзенчәлекле кеше түгелмендер. Чөнки үземә охшаган кешеләрнең мин белгәне генә дә бик хәтсез иде. Беренче сыйныфтан бирле бергә укыган дус егетем белән хәтта әти-әниләр дә буташтыра иде, ә башкалар хакында сүз дә юк, без хәтта кызлар озатырга да алмашлап йөри идек. Аннан соң бер юмористны беләм. Шундый ук кара күзлек, кара мыек. Буйга гына миннән аз гына кыскарак. Тагын бер баянчы бар. Бермәлне концерт карарга баргач; мине, шул баянчы дип уйлап, кунакка да алып киткәннәр иде хәтта.
Анысы болай булды. Концерт тәмамлануга, яныма бер кыз килеп, кочаклап ук алды:
– Хәлләр ничек, Ришат?!
Мин аптырап калдым.
– Танымыйсызмыни?! – диде ул, челтерәтеп көлеп. – Мин бит Гүзәл булам. Былтыр бездә кунакта булган идегез. Хәтерләдегезме?!
– Ә-ә-ә... Гүзәл... – дигән булдым мин. – Сез бөтенләй үзгәреп киткәнсез... Чибәрләнгәнсез шундый...
Ул мине сөюле карашы белән бүләкләде.
– Сез дә матурлангансыз...
Үземне белмим, әмма кыз чынлап та чибәр иде. Мин аңа карап ни әйтергә белми катып калдым.
– Әйдәгез, безгә кунакка киттек, – дип елмайды ул. – Күптән түгел генә бүлмә алдым. Ялгызым гына яшим.
Мондый тәкъдимнән баш тартыр өчен йә бик акыллы, йә бик ахмак булырга кирәктер. Ә мин гадидән дә гади бер егет идем. Барып, матур гына кунак булып кайттым. Тик иртәнге чәйне эчкәндә, Гүзәлнең кәефе төшкәндәй булды.
– Беләсеңме, Ришат... – диде ул, гаепле кеше сыман. – Мин бит Гүзәл түгел.
– Гүзәл түгел... Ә кем соң алайса?
– Айгөл. Аның сеңлесе.
Мин кычкырып көлеп җибәрдем.
– Ник көләсең, Ришат?.. – диде ул, елардай булып.
– Мин дә бит Ришат түгел...
Һәм бераздан без икебез дә кочаклашып көлешергә тотындык.
Әлбәттә, миңа охшаган кешеләр тагын да хәтсез булгандыр. Күпләре мине белеп тә, мин аларны белмәгәнмендер. Чөнки бервакытны ел әйләнәсенә айныткычка чакырып штраф сорап җәфаладылар. Янәсе, исерек килеш милициядә кунып чыкканмын. Ул көнне бөтенләй башка шәһәрдә булуымны мең бәла белән исбат итеп кенә котылдым. Үз вакытында бу бик күңелсез күренеш булып тоелса да, соңрак онытылды, көлеп искә алыр өчен бер вакыйга булып кына калды.
Мин шуңа охшаш вакыйгаларны берәм-берәм күз алдыннан үткәрдем. Әлеге күренеш үземә охшаган кешеләрнең берәр шаяруы түгел микән дип баш ваттым. Ләкин гади адәм баласының, бигрәк тә үземә охшатканнарның, мондыен да гайре табигый мөмкинлекләргә ия булуына ышана алмадым.
Бер-берсенә тамчы судай охшаш кешеләр, двойниклар хакында укыганым да, ишеткәнем дә бар. Мин алар хакында искә төшерергә теләмәсәм дә, ирексездән үзләре хәтергә килде.
Петр Беренченең сеңлесе Анна Иоанновна хакындагысы бигрәк тә аермачык булып күз алдына басты. Тәхет залында сакта торучының сәер хәбәрен ишетеп, дежур офицер тәхет залына керә һәм анда императрицаны күреп катып кала. Чөнки бу вакытта Анна Иоанновна авырып түшәктә яткан була. Офицер шундук патшабикәнең фавориты Биронга хәбәр итә. Тегесе императрицаны урыныннан кузгатып, тәхет залына алып керә һәм, чынлап та, бер хәрәкәтсез басып торган хатынны күреп шаккаталар. «Оятсыз, ялганчы! – дип кычкыра Бирон. – Мондый адымга ничек җөрьәт иттең?! Императрица менә бит!» Ханым моңа игътибар бирмичә басып торуын белә. Бераз һуш җыйганнан соң, императрица әлеге хатын янына килә дә: «Кем син? Монда нишләп йөрисең?» – дип сорый. Тик Анна Иоанновнага игезәктәй охшаган хатын күзләрен аннан алмыйча, тәхеткә барып утыра.
«Императрица монда! Ә бу ялганчы хатынга атыгыз!» – дип боера Бирон. Каушап калган офицер солдатларына ут ачарга әмер бирергә дә өлгерми, әлеге ханым кинәт юкка чыга. «Бу минем әҗәлем», – ди императрица. Һәм, чынлап та, тиздән ул гүр иясе була.
Шундый ук хәл Екатерина Икенче белән дә кабатлана. Үзенә охшаш хатын белән очрашканнан соң, ул чиргә сабыша һәм өч көн дигәндә үлеп китә.
Патшалар затыннан булмасам да, әлеге вакыйгалар минем күңелдә шик уятмый калмады. Чөнки миңа, әдәбият белән якыннан таныш бәндәгә, үз чагылышы, үз двойнигы белән очрашканнарны һәрвакыт бәхетсезлек, хәтта үлем көткәнлеген чамалау өчен зур акыл кирәкми сыман иде.
Фото: 9111.ru