Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 сентябрь 2023, 21:18

Айгөл Абдрахманова. Сихерле мәхәббәт. Хикәя (Ахыры)

Кечкенәдән сихер ише ят көчләрнең барлыгына ышанып яшәде ул. Сихерчеләр белән очрашканы булмаса да, аларның барлыгын яхшы белә. Менә, мәсәлән, күрше чуаш авылындагы Клавдия әби. Туксанын вакласа да, һаман сихер, им-том белән маташа. Дистәләгән парны кавыштырды, аерды, араларын бозды.

Айгөл Абдрахманова. Сихерле мәхәббәт. Хикәя (Ахыры)
Айгөл Абдрахманова. Сихерле мәхәббәт. Хикәя (Ахыры)

Фәнзилә озак кына урыныннан кузгалалмый торды. Маратның төне буе урамда йөрүен белде хатын. Тик баһадирдай ирне өйдә бикләп тота алмый иде бит инде ул... Зур хәрефләр белән язылган соңгы җөмлә­ләрне тагын бер кат күздән кичерде. Димәк, апасы аңа чыннан да өметләнә... Нәрсә дә булса эшләргә кирәк!

...Камилә... Камилә... Ә, әйе-әйе... Уртачарак буйлы, коңгырт-кара чәчле, күзләре ут янып тора торган бер кызый бар иде шул түбән очта. Фермада эшли бугай... Фәнзилә Камиләнең кыяфәтен хәтерендә яңартты. Башы компьютер тизлегендә кызга кыскача белешмә төзеде. Хәзер чишү юлын гына табасы калган иде.

Кечкенәдән сихер ише ят көчләрнең барлыгына ышанып яшәде ул. Сихерчеләр белән очрашканы булмаса да, аларның барлыгын яхшы белә. Менә, мәсәлән, күрше чуаш авылындагы Клавдия әби. Туксанын вакласа да, һаман сихер, им-том белән маташа. Дистәләгән парны кавыштырды, аерды, араларын бозды. «Клавдия түти янына барырга кирәк миңа. Сихерне сихер генә җиңә ала бит. Маратны өшкертергә, Камиләнең сихерен кире алдырырга кирәк». Башында туган шушы фикердән йөзенә канәгать елмаю җәелде. Ләкин күзләргә кереп оялаган курку, ниндидер көтелмәгән хәлдән шүрләү хисен бу мәкерле елмаю гына җиңәрлек түгел иде. «Теге карчык Камилә белән бер-бер хәл кылса, гөнаһлы булам бит» дигән уй Фәнзиләне вәсвәсәгә салды. Ләкин энесен «мәкерле» Камилә тырнагыннан йолып алу теләге куркуларны артка чигерде. 

...Тиз эзләп тапты Фәнзилә үзенә кирәкле өйне. Авыл читендә, ике генә тәрәзәле, үзе җиргә сеңгән. Бер якка кыйшайган каралып беткән капка. Тирә-ягын кура, тигәнәк сырып алган. Сихерче торагы икәнлеге әллә каян күренеп тора. Йомыш белән килүчеләрнең генә түгел, үткән-сүткәннәрнең дә күңелләренә шом салырлык. Җитмәсә, көне дә әллә нинди. Күкне бер болыт каплый, бер кояш чыга. Ул да булмый, яңгыр сибәләргә тотына. Табигать тә Фәнзилә кебек икеләнә бугай. 

Кыяр-кыймас кына капка келәсенә үрелде. Тик ишегалдыннан ишетелгән дәһшәтле тавыш аны сискәндереп җибәрде:

– Килгәнсең икән, кер инде! Бәбкә үләнне юкка таптап торма! 

 Аптырашта калдырып, капка үзеннән-үзе ачылып китте. Каршысында кечкенә буйлы, яңаклары, күзләре эчкә баткан, бөтен йөзе җыерчыкланып беткән әби басып тора иде. Аның өстендәге сәләмә киеме, башындагы уңып беткән чуар яулыгы Фәнзиләне «дөрес эшлимме?» дип шөбһәгә салды, ләкин аяклары үзеннән-үзе өйгә атлады...

Нишләде ул өй эчендә? Нәрсәләр сөйләде? Үз өенә ничек кайтып җитте? Фәнзилә боларның берсен дә хәтерләми. Башында – томан, ә колагында – Клавдия әбинең тавышы: «Шушы шәлне Камиләгә бирерсең. Бер-ике көн хәле китеп авырыр. Ләкин исең китмәсен. Маратның мәхәббәте шулай чыгар». 

Фәнзилә капчык сумкасыннан сихерче карчык биргән өр-яңа чуар шәлне алды. «Иртәгә Камилә­ләрнең капка төбенә куеп калдырырга кирәк. Мон­дый матур шәлгә кызыгачак», – дип фаразлады ул. 

Камилә, гадәттәгечә, кояш белән бергә торды. Абзарга чыгып ике сыер сауды, аларны көтүгә озатып кайтты. Елга буена төшеп, сөт чиләкләрен юды. Көн искиткеч матур. Әйтерсең лә, кичә көне буе яңгыр яумаган да. Сукмак та төшкән, күлләвекләр дә кибеп бетә язган. Ә һавасы!.. Камиләгә рәхәт иде, Марат киткәннән бирле моңсуланып йөргән кызның күңеле каядыр ашкына, оча. Нидер булыр кебек бүген. Чү, иртәдән үк шул «нидер» үзен сиздерә башлады түгелме? Эшкә барырга чыккач, капка төбендәге эскәмия аркасына элеп куелган шәлне күреп, баскан урынында катып калды. «Нәрсә бу? Каян килгән? Кемнеке?» Камиләнең күңелен кызыксыну, шәлне үзенеке итү теләге биләп алды. Бу тыелгысыз хис, беркайчан да кеше әйберенә кызыкмаган кызның күңелендәге икеләнү, курку хисен җиңеп, хәлиткеч адым ясарга мәҗбүр итте. Кеше-кара күргәләгәнче дип шәлне куенына кыстырды да җәһәт кенә фермага таба атлады. 

Әйе, матур шул шәл. Яшьләрнең генә түгел, олыларның да күзен кызыктырырлык. Кара тыгыз тукымага кызыл, сары чәчәкләр төшерелгән. Яшел, зәңгәр төсләр шәлгә ниндидер яктылык төсмере бирә. Ә чуклары, чуклары җилдә дәртле танго бии. Кыскасы, ошады шәл Камиләгә: икеләнүен җиңеп, шәлне җилкәсенә салды. 

...Эштән хәлсезләнеп кайтты Камилә. Моңа кадәр салкын тидереп тә авырмаган кызның температурасы күтәрелде, тез буыннары калтырады, бөтен тәнен кызгылт-сары таплар каплап алды. Ә бераздан Камилә аңын җуеп егылды. Өйдә ыгы-зыгы, елау башланды. Камиләнең ун яшьлек сеңлесе авылдагы бердәнбер шәфкать туташы Әлфиягә чапты. «Эш көне бетте, юк-бар белән башымны катырмагыз», – дип карышып маташса да, унбиш минуттан ул авыру янында иде инде. Бөтен өйгә дару исе таралды, нашатырь исе аңкыды. Әлфия Камиләне аңына китерә алмыйча шактый озак азапланды. Ниһаять, авыру зур авырлык белән күзләрен ачты. Карашы сүнгән, яшәү уты югалган иде. Камилә озак кына тере мәет хәлендә ятты: берни сорамады, берәү белән дә сөйләшмәде. Өйдәгеләр пошаманга төште. 

 – Хәлсезләнеп егылуын арыганлыкка сылтап булса да, тәнендәге тапларның нидән икәнлеген аңлата алмыйм. Сөйләшмичә ятуы да бик сәер. Иртүк район хастаханәсенә шылтыратырмын. Председательдән машина сорагыз да кызыгызны районга илтегез, – диде Әлфия. 

Иртән Камиләне район үзәгендәге хастаханәгә илттеләр. Аягында чак басып торган кызны бер бүлмәдән икенчесенә, өченчесенә керттеләр. Тик диагнозны да, авыру чыганагын да ачыклый алмадылар. Дәвалану да билгеләмәделәр. «Бер-ике көн өйдә генә ятып торсын, хәлсезлеге узар. Ә тәнен­дәге таплар җил чәчәгенә охшаган. Атна-ун көннән эзе дә калмас», – дип тынычландырдылар. Ферма атларыннан башка берни белмәгән ата кешегә шул җитә калды: тынычланып, кызын өенә алып кайтып китте.

Камилә дүртенче көн инде ярым йокылы, ярым уяу хәлдә. Өйдәгеләрнең нәрсә турында сөйләшкән­нәрен ишетеп, үзе өчен борчылганнарын сизеп ятса да, бер кәлимә сүз әйтми – каядыр билгесезлеккә төбәлеп ятуын дәвам итә. Аңа хәзер берни кирәкми... Күңелендә бушлык. «Шундый сәер хәл. Борчыласы да, шатланасы да юк. Елап та булмый, көлеп тә. Нишләп Ходай кешеләрне шулай хиссез итеп яратмады икән? Болай күпкә рәхәтрәк, күпкә җиңелрәк...» Камиләнең фәлсәфәсен тәлинкә белән аш күтәреп кергән әнисе бозды: 

– Кызым, торып ашар идең, ичмасам. Болай күпме ятып була инде?! Күзләрең, яңакларың эчкә суырылып бетте бит! Үзеңне дә, безне дә тереләй гүргә кертергә телисеңдер инде?!.

Калтырап чыккан тавыш белән сөйләвеннән әнисенең елаганын сизеп алды. Кызның йөрәге әнисен кызганудан сулыгып-сулыгып сыкрарга тотынды. Йөрәк бөтен хисләрен дә югалтмаган икән әле. Камилә, камырга әйләнгән аяк-кулларын көч-хәл белән җыеп, торып утырды. Өстерәлеп кенә аш бүлмәсенә чыкты. Тәрәзә каршысында елап басып торучы әнисен арттан килеп кочаклагандай итте, иңнәренә башын салды...

Түбән оч Билал кызының авырып урын өстенә ятуы көне-сәгате белән диярлек бөтен авылга таралган иде инде. Кемнәрдер медицинага билгеле булмаган авыру турында сөйләде, кемнәрдер бала төшерткән дип фаразлады, ә кемнәрдер мескен кызны жәлләде. Хәлен белергә дип өйгә килүчеләр дә, урамда очраган туганнарыннан сорашучылар да күп булды. Ләкин Фәнзиләгә берәү дә җитмәгәндер. Кирәксә-кирәкмәсә кибеткә дә чапты, көтүдән кайтмый калган сыерына сылтап, кабат-кабат түбән очка да төште. Нәрсә булып бетәр? И Ходаем! Кызга зыян салдым, ахрысы, дип коты очмады түгел – ничек кенә очты әле! Камилә аякка баскач, җилкәсеннән тау төшкәндәй хис итте.

Атна-ун көннән ул апасына хат юллады. Хатта бөтен маҗараларны түкми-чәчми тезде, хәтта бераз арттырып та язды бугай әле. Маратның хәлләре, кәефе белән кызыксынды.

Ике атна дигәндә, Фәнзилә көтелмәгән хәбәр алды. 

 . . .

 «Фәнзилә, хатыңны алып укыгач, Марат белән Наилә кабат дуслашыр дип көткән идек. Тик, ни кызганыч, уңай якка үзгәреш булмады. Маратның холкы гына бозылды: кәефсез чаклары еш була, бил­гесезлеккә карап сүзсез утыра. Көннәр буе сөйләш­мәскә дә мөмкин... Камилә турында бер сүз әйткәне юк, тик аерылышу уеннан да кире кайтмады. Кичә загска барып, аерылышырга гариза язып кайткан...

Тырышлык заяга гына булды. Күрәсең, мондый очракта сихер хәтле сихер дә ярдәм итә алмыйдыр...
                                         Апаң Язилә.»  

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: