2
Ул миңа беренче күрүдә тамчы да ошамады.
Хәер, аның белән очрашкангача хәтсез генә вакыт үтте әле. Бу арада мин инде җитди генә уңышларга ирештем. Берничә әсәремне калын журналлар басып чыгарды, юка гына китабым дөнья күрде һәм минем, чынлап та, язучы икәнемә үземнән башка да ышанучы кешеләр табылды.
Бер карасаң, миннән дә бәхетлерәк адәм булмаска тиеш кебек иде, ләкин үземне ул кадәр үк итеп сизалмадым, күңелемне меңәрләгән сорау, меңәрләгән шик бораулады. Кайчагында, шулкадәрле сораулардан башың чатнаганда, бу дөньядан китәселәр килеп китә иде.
Чынлап та, үзең дә сизмәстән, урам буенда үз-үзең белән сөйләшеп йөр әле! Кычкырып. Беркемгә дә игътибар итмичә. Монда инде синең хакта бер генә нәрсә уйларга мөмкиннәр. Тилергән дип кенә.
Диктофондагы язмаларга караганда, бу чынлап та шулай күренә иде. Бу – факт. Шулай булып тоелса да, мин үзем белән үзем сөйләшкәнгә бик ышанып та җиталмадым. Чөнки мондый вакытларда көзгегә дә күз салганым булды – авызым ачылмый, димәк, әлеге сүзләр минем авыздан чыкмый иде...
Мин әлеге язманы тавыш буенча экспертларга да тәкъдим итеп карадым. Алар, үзләре әйтүгә караганда, бик җентекле анализлар ясаганнан соң, әлеге тавышның фәкать минеке генә икәнен ачыклаганнар. Димәк, диктофонда минем генә тавыш, димәк, мин үз-үзем белән сөйләшәм. Ләкин авызым ачылмый.
Акылдан шашарлык.
Мин больницага барып анализлар тапшырдым, күренәсе җиргә күрендем, шул рәвешле бер атнадан артык гомеремне әрәм итеп кайттым һәм, нәтиҗәдә, шундый сүз ишеттем: «Сез сау-сәләмәт, бер генә авыруыгыз да юк». Дөресен генә әйткәндә, докторның бу сүзе мине артык сөендермәде. Монда икенең бере иде: йә докторлар ялгыша, йә мин бүгенгәчә билгесез булган яңа авыру белән интегәм. Өченчесе дә бар икән, тик аны мин җитди исәпкә алмаска тырыштым, ни генә әйтсәң дә, дөньяда күзгә күренмәс зат булуына ышанасы килми иде.
Менә шундый очына чыгалмаслык сораулар белән этләнгән дәвердә, мин тагын бер хикәя язып бетердем һәм гадәт буенча тагы шул сыраханәгә киттем. Бу юлы озак утырылды. Кызыклы кешеләр хәтсез иде. «Иремне суеп үтердем», – дип ант эчкән исерек хатыннан алып, үзенең Алла икәненә ышандырырга тырышкан яшь егеткә кадәр бар иде. Тик аларның берсе дә үз сүзен исбатлый алмады, исерек хатынның гомергә иргә чыкканы булмаган, ә егетнең әти-әнисе табылды да өйләренә алып киттеләр. Алардан соң мин тагы берничә «даһи» белән сөйләшеп утырдым. Берсе элек бик популяр булып та, хәзер яшәр йортсыз да калган халык артисты иде. Без бер-беребезне белгәнгә күрә, ул миңа зар-моңнарын сөйләп алды, тик мин артык әһәмият биреп тыңламадым, халкына кирәкмәгән артистны кызгансам да, аңа берничек тә ярдәм итә алмас идем.
Мин баядан бирле почмакта ялгыз утырган бер ирне күзәттем. Ул үзе дә минем якка карап-карап алды, ләкин ул яктагы лампочка уты караңгы булганлыктан, мин аның йөзен күрә алмадым. Шулай да бу бәндә миңа ошамады. Ни сәбәпле икәнен әйтә алмыйм. Ләкин шундый хәлләр була: ниндидер бер кешене, аның әйбәтлеген белгән килеш тә, ошатмыйсың, аның янында үзеңне алама хис итәсең. Минем белән дә шулай иде, ахры. Аның бу якка нервланып карап алганын тойган саен, мин тынычсызлана бардым, ачуым кабарды, нинди дә булса сәбәп тапканда, аның «ипи шүрлегенә» менеп төшәргә дә күп сорамас идем. Кыскасы, бу сыраханәдә безнең башлар сыймый, икебезнең берсе бу урынны калдырырга тиеш иде.
Мин тәмәке кабызып, аның чыгып китүен көтә башладым.
Ул да тәмәке кабызды. Ул да көтә иде, ахры.
«Ни өчен ошамый соң бу миңа, – дип уйладым мин, аның ягына күз ташлап. – Гомердә бер күргән-белгән кешем түгел ләбаса. Аның миңа бер генә бөртек зыяны да тимәгән. Ул хәтта мине белми дә. Юк, белми булмас. Югыйсә нигә бу якка карап ала соң? Ник дулкынлана ул да? Ул да бу мизгелдә мин уйлаганны уйлый, мин кичергәнне кичерә микән әллә? Ә ник үзе янына бармаска әле, ник аңлашмаска? Болай утырудан файда юк ич».
Мин кинәт кенә торып бастым да аның ягына атладым. Һәм бер-ике адымнан ук нәрсәгәдер абынып идәнгә мәтәлдем. Торып басканда, янымда баягы халык артисты тора иде:
– Син гафу ит мине, – диде ул, елмаерга итеп. – Тик мин аяк чалмый түзалмадым. Гомер буе миңа аяк чалдылар. Ә мин... Мин менә бүген шулай итеп карарга теләдем. Шундый уңайлы очракны файдаланмый кала алмадым... Гафу ит син, бырат... Исемең ничек әле?..
Ул инде ярыйсы ук исереп алган иде. Мин аның сүзләрен тыңлап бетермичә, баягы почмакка борылдым. Тик шундук катып калдым. Ул юк иде. Баягы урында ниндидер егет белән таушалганрак кыз утыра иде.
Миңа авыр иде.
Тиз генә барып бер стакан сыра чөмереп куйдым да чыгып киттем. Урам буенда аны очрата алмасымны белә идем инде. Ләкин үткән-сүткән ир-егетләрнең йөзенә текәлебрәк карамыйча булдыра алмадым. Ниндидер яшерен өмет бар иде күңелдә. Тик ул өмет акланмады.
Мин өйгә кайттым. Подъезд төбендә күрше ирләре җыелып торалар иде. Аларның һәркайсы белән кул биреп күрешеп чыктым. Миңа, салыбрак алган кешегә, аларның һәркайсы якын да, кадерле дә иде. Ләкин алар минем белән күрешергә теләмиләр иде шикелле, чөнки үзләре башлап кул бирмәделәр, ә минем сузган кулымны аптыраганнан гына кыскандай тоелдылар. Ярый, хәмер исен яратмый торганнардыр. Алай дисәң, үзләре дә кимен куймый инде. Сәбәп нәрсәдә соң?
Бу хакта сорарга дип ачылган авызым шул килеш катып калды. Подъезддан хатыным чыгып килә иде. Мине күргәч, ул да гаҗәпләнде, ахры, йөзе үзгәреп китте.
– Син... Син... – диде ул, зур акайган күзләрен миннән алалмыйча. – Монда нишләп торасың? Кай арада чыгып җиттең? Кухняда калган идең бит... Ашап калган идең...
Бу юлы аңа мин гаҗәпләнеп бактым.
– Син нәрсә сөйлисең? Авырмыйсыңдыр бит?
Хатын минем бу хәтле оятсызлыгыма нәрсә әйтергә белмичә, хисләренә тончыгып торды да пулеметтан аткан кебек сиптереп китте:
– Син... Син... Оятсыз! Нәрсә күземә карап алдашып торасың. Әллә мине тилегә исәплисеңме? Моннан биш-ун минут кына кайтып кердең бит. Менә ирләр дә күреп торгандыр әле? Шулаймы?
– Шулай шул... Барыбыз белән дә күрешеп-исәнләшеп киттең. Һәм менә кабат кайттың да тагын исәнләшергә тотындың.
Бу юлы мин бернәрсә дә әйтә алмадым. Нинди оятсызлык! Нинди гаделсезлек! Күршеләремнең, хатынымның шулкадәр юньсезлегенә, ялганчылыгына рәнҗүдән иреннәремә кадәр калтырый иде бугай. Ник шулай рәнҗетергә кешене... Кинәт минем башта ниндидер уй ялтлап китте һәм, беркемгә бернәрсә аңлатып тормаҫтан, фатирыма йөгердем.
Ишектән атылып кердем дә кухняга ташландым. Өстәлдә кичке аш әзерләнгән иде. Минем яраткан тәлинкә яртылаш бушаган, калганына беркем дә тимәгән.
– Күрдеңме инде?! – диде, минем арттан күтәрелеп яныма килеп баскан хатын, кулларын бөеренә куеп. – Күрдеңме үзеңнең кемлегеңне! Ә хәзер, бәлки, ничек төшкәнеңне әйтерсең?
– Лифтта, – дидем мин, нәрсә әйтергә, ни уйларга белмичә. – Лифтта төштем инде.
– Бик беләсең килсә, өченче көн инде лифт эшләми, – диде хатын, астыртын бер тантана белән. – Өченче көн инде лифтны төзәтмиләр. Ә баскычтан мин төштем һәм сине очратмадым.
Мин дәшмәдем.
– Нәрсә авызыңа су каптың? – Хатынның бәйләнчеклеге инде теңкәгә тия башлады. – Әйтер сүзең калмадымы?!
Әйтер сүз чынлап та калмаган иде.
– Балконнан егылып төштем, – дидем мин, астыртын елмаеп. – Шуны да аңламыйсыңмыни?!
– Балконнан?
– Әйе.
– Тугызынчы каттанмы?!
– Ә нәрсәсе гаҗәп?! – Мин мөмкин тиклем тынычрак булырга тырыштым. – Күрше Генадийның тугызынчы каттан очканын оныттыңмы әллә?!
Хатын миңа бераз сынап карап торды.
– Аның бит аягы сынган иде.
– Минеке сынмады. Бер җирем дә бер нәрсә эшләмәде. Шуңа күрә подъезд алдында барысы белән дә яңадан күрешеп чыктым.
– Ярый... Барыбер дөресен сөйләмәссең, – диде хатын, бераз тынычланып. – Мин кибеткә чыгып керим әле.
Һәм баскычтан төшеп югалды. Мин кухняга кереп аны-моны актарынып, үземнең монда булганлыгымны исбатларлык дәлилләр эзләдем. Яртылаш бушаган тәлинкә. Яңа гына ясап куелган сөтсез һәм шикәрсез чәй. Барысы да минемчә. Хәтта кашыкны тәлинкә читенә сөяп куюларга кадәр минеке. Урындыкның бер очы белән өстәлгә карап торуы да. Балконга чыктым. Иртәнчәк тәмәке төпчекләрен чистартып киткән идем. Монда әле берәү ята. Яртылаш тартып ташланган. «Петр Беренче». Кара каплысы. Фильтрның очын аз гына тешли биребрәк суырылган.
Нәрсә соң бу? Кем соң?
Мин бернәрсә дә аңларлык һәм аңлатырлык хәлдә түгел идем. Ярсуымнан җан авазы белән кычкырдым да стенага берне тондырып алдым. Бөтен беләгемне чиксез авырту әрнетеп үтте, шуннан башка берни дә үзгәрмәде.
Мин, күзләремне бер ноктага төбәп, ни кылырга белми тынып калдым.
Хәлләр чынлап та коточкыч иде. Мин хәзер үземнең хәтеремә дә ышанмаска тиеш булып чыгам. Әйе, йә минем хәтерем юк, йә мине төп-төгәл кабатлый алган берәр зат бар. Йә тагы берәр нәрсә... Минем бернәрсә дә уйлыйсым килми иде.
Фото: stroiteh-msk.ru