Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 сентябрь 2023, 20:19

Айгөл Абдрахманова. Сихерле мәхәббәт. Хикәя (Башы)

«Аерылам! Авылда бердәнбер мәхәббәтем Камиләне таптым. Аңа өйләнергә телим».

Айгөл Абдрахманова. Сихерле мәхәббәт. Хикәя (Башы)
Айгөл Абдрахманова. Сихерле мәхәббәт. Хикәя (Башы)

...Камилә чолан ишеген ачып өй эченә үткәндә, алсу таң нурлары идәндә салмак кына вальс бии иде. Кыз, йокларга ятып торуның мәгънәсез булуын аңлап, ефәк күлмәген эш киеменә алмаштырды да сыер саварга чыгып китте.

Көтү куылды, иртәнге эшләр төгәлләнде. Инде ятып, берәр сәгать ял итәргә дә була. Ул түр яктан чаршау белән генә бүленеп куелган бүлмәсенә узды. Тәртипләп өелгән зур-зур мендәрләрне җиңелчә генә читкә этәрде дә караватына ауды. Ләкин әле бер-ике сәгать элек кенә булып үткән вакыйгалар күңелен шулкадәр алгысыткан, ул, йоклап китә алмыйча, яңа гына кичергән хис-тойгылар дәрьясына кабат-кабат чума иде.

...Кичке уеннар – авыл яшьләре өчен бердәнбер күңел ачу чарасы. Елга буена йә чишмә янына җыелышкан егетләр гармунда өздерә, ә кызлары җырлаган, челтерәтеп көлгән була, чыш-пыш килеп ала. Соңрак яшьләр парлашып бетә тагын.

Кичәге уеннар бераз үзгәрәк булды. Анда Ул бар иде. Бөтен кешедән аерылып, читтә агачлар янында чүгәләп утыручы егеткә әллә ни игътибар итүче булмады да төсле. Түгәрәкне ду китереп биеп йөрүче Камилә дә башта аны абайламады. Ә менә үзенә каршы чыгып бии башлагач, егеткә күз төшерми калу мөмкин түгел иде инде.

Озын буйлы, чандыр гәүдәле. Алай чибәр дип әйтеп булмый. Тик җирән чәчләре, яшел күзләре кызны әллә нишләтте. Биюләр беткәч тә әле Камилә таныш булмаган егеттән күзен ала алмады. Кем бу? Кайдан? Кара, инде парлылар да кайсы кая таралышты. Чишмә буенда җан дуслар Камилә белән Әнисә генә калды. Камилә хәзер ахирәтен сорауларга күмәчәк.

Ул ни әйтер? Янәшәдә генә шартлап сынган ботак тавышы башланып та китмәгән сөйләшүгә нокта куйды. Куаклар арасыннан... кызарынып Ул килеп чыкты. Егет тузанланган өс-башын каккалады, берни булмагандай баш кагып исәнләште. Эшнең нидә икәнлегенә төшенгән Әнисә Камиләне бер читкәрәк тартты да серле елмаеп:

– Тәк, дустым, егетнең кемне көтеп куаклар арасында таптанганы көн кебек ачык. Мин шыпырт кына таям, – дип мутланды.

Камилә бу кадәресенә үк әзер түгел иде. Ул үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде:

– Әнисә, син нәрсә?! Белмәгән кеше янында үземне генә калдырасыңмы?!

– Нишләп белмәгән кеше булсын?! Күрше Фәнзилә апаларга кайткан Марат бит бу. Акыллы егеткә охшаган, – дип белдеклеләнеп, Әнисә дустын егет янынарак тартты. Таныштырды. Аннары юк сәбәпләрне бар итеп китү ягын карады. Артыннан кузгалырга маташкан Камиләне Марат ипләп кенә туктатты, джентльменнарча, ярты гына сәгатькә тоткарлануын үтенде. Ни турында сөйләшергә белмичә аптырап басып тордылар әле башта. Камиләнең мондый өлкәдә тәҗрибәсе юклыгын чамалап алган егет дилбегәне үз кулына алырга булды. Үзе белән таныштырды, кызыйны кызыктырып, шәһәре турында сөйләп китте. Унтугыз яшенә җитеп, район үзәгеннән ерак китмәгән кыз аның авызына гына карап торды... Кайткач та, башына килгән сораулар җанын бораулады. «Их, мине надан дип уйлагандыр инде!» Шушы уй Камиләне өтеп-өтеп алды. Ләззәтле тойгылар аңлаешсыз хис-кичерешләр белән алмашынды. Йокысы инде бөтенләйгә качты.

...Бүген бер ай! Марат белән Камиләнең дуслашып йөри башлауларына нәкъ бер ай. Рәхәт дулкында тирбәлеп, кыз көзге каршында бөтерелде. Марат тәрәзәгә чиертүгә, уктай урамга атылды. Төнге күк, ялгыз ай, чуар йолдызлар... кабат шул чишмә буе, гашыйк парлар. Камилә хәзер ялгызаклар исемлегеннән төшеп калды. Юк, төшеп калмады. Ул югарырак баскычка күтәрелде! Ул бүген тагын сөйгәне белән, алар тагын бергә. Вакыт сизелмичә үтә торды... Ә менә бүген капка төбенә кайтып җиткәндә Маратның кәефе әллә ничек кенә үзгәргән иде. Күзләре нишләптер уйчан. Шулай да егет тыныч күренергә тырышты. Кызны, иңнәреннән кочып, эскәмиягә утыртты да гаепле тавыш белән сөйли башлады:

– Камилә, син авылга вакытлыча гына кайтканымны беләсең... Мин иртәгә кире шәһәргә китәм. Ләкин сүз бирәм: тиздән сине алырга кайтырмын...

Тынлык... Кыз ни дип җавап бирергә дә белмичә башын түбән иде. Яшьләре, күзләрен кызартып, бит очларын пешерә-пешерә, бертуктаусыз агарга тотынды.

Хатын-кыз елавын яратмаган Марат сөйгәненең маңгаеннан үпте дә: «Көт мине», – дип, ашыгып китеп барды. Камиләләрдән үзләренә кадәр булган егерме минутлык юлны бер сәгать кайтты. Башта үз-үзеннән, мәшәкатьләреннән качарга теләгәндәй чапты да чапты, ә аннан тыкрыктагы имән яфракларын санап вакыт уздырды. Белмәде бит эшнең шулай бетәсен. Егерме алты яшендә унтугыз яшьлек кызга гашыйк буласы ике ятып бер тапкыр төшенә дә кермәде. Барысын да уен дип кенә кабул итте ул.

Тик хәзер эш уеннан узган инде. Марат ике ут арасында: монда – сөйгәне Камилә, ә шәһәрдә хатыны Наилә көтә. Хатын... Их, яратмый Марат шул сүзне. Сүзен дә яратмый, хатынын да. Кечкенәдән бергә уйнап үссәләр дә, алар арасында беркайчан да ярату булмады. Дуслар һәм вәссәлам. Ун яшеннән әнисез үскән Наилә унсигездә әтисен дә югалтты. Маратның әти-әнисе ятимәне язмыш упкынына ташларга теләмәде. Ике ай дигәндә яшьләрне өйләндереп тә куйды. Айлар, еллар үтте. Ләкин унсигездә-унтугызда яратмыйча өйләнешкән парның бәхете дә, балалары да булмады. Марат еш кына аерылышу турында уйлаштыргалады. Тик бу хакта кычкырып әйтергә батырлыгы җитмәде. Ә хәзер ул бернидән курыкмый. Кайтуга ук аерылышу турында сүз кузгатачак!

Хат ташучы Мәдинә кергәндә, Фәнзилә ишегалдында савыт-саба юып йөри иде.

– Исәнлектәме, Фәнзилә апа?! Нихәлләрдә торасың? Мәйтәм, энең Марат бигрәк булган инде. Коймаң әле кайчан гына урам якка таба ауган иде. Ә чын ирләр кулы тигәч, әрмиядәге солдат кебек басып тора.

– Әйтмә дә, балам. Бик булган инде. Әле түбәм иләк кебек тишкәләнеп беткән иде. Анысын да япты. Тик менә бер ай дигәндә китеп тә барды шул, шунысы жәлке. Кунак итә дә алмый калдым.

– Һи-и, бер ай торгач, булган инде-е. Әле менә киткәненә күпме генә, инде хат та язып салган үзеңә, – дип, Мәдинә сумкасыннан конверт чыгарды.

Фәнзилә әллә нинди бер сагаю белән хатны кулына алды, ләкин ачарга ашыкмады. Хат апасыннан – Маратның әнисе Язиләдән иде. Вакытны сузарга теләгәндәй, конвертны әйләндерде-тулгандырды, адресын, кем язганын берничә кат укып чыкты. Хат белән мавыгып, Мәдинәнең чыгып китүенә дә исе китмәде. Нигәдер шомланып өенә ашыкты.

Ничә елдан бирле ялгызы гына яшәүче хатынның өй эчендә барысы да үзенчә һәм үзе өчен. Хуҗабикә, яктылыкны капламасын дигәндәй, тәрәзә төбендәге гөлне идәнгә алып куйды да сәкегә утырды. Калтыранган бармаклары белән конвертның бер кырыен ертып ташлады. Таныш язу, хәрефләре үк нидер җиткерергә ашыга сыман.

«Исәнме, Фәнзилә!

Сиңа апаң Язилә яза дип белерсең. Марат исән-сау кайтып җитте, хәл-әхвәлләреңне сөйләде. Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт. Наиләбез хастаханәдән чыкты. Врачлар хәзерге хәленнән канәгать.

Фәнзилә, без борчуга төштек бит әле. Марат бик үзгәреп кайтты. Башта Наилә белән юньле-башлы сөйләшмәде. Аннан бөтенебезне шаккатырып: «Аерылам! Авылда бердәнбер мәхәббәтем Камиләне таптым. Аңа өйләнергә телим», – диде. Сораштыра торгач, Камиләнең түбән оч Билал кызы икәнлеген ачыкладым. Шул мокыт авыл гыйбадының улымны үзенә каратуына шаккатам. Сихерләгән ул Маратны! Хәтерләсәң, Билалның әбисе сихерче булган, дип сөйли иде әни. Әбисенең сәләтләре оныгына күчкәндер, мөгаен.

Сеңлем, хәзер бөтен ышаныч синдә. Берәр чарасын күр берүк. Яхшы хәбәрләр көтеп, апаң Язилә.»

 

(Ахыры бар)

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: