1
Ул миңа беренче аралашуда ук ошамады.
Ниндидер әсәремне тәмамлагач, мин, сыраханәгә кереп, аз-маз күңел ачып алырга яратам. Хәер, моны күңел ачуга исәпләү дөрес тә түгелдер әле. Нәрсәдер язганда үзеңне бер гомер кичергәндәй тоясың, геройларың тормышы белән яшисең, алар кайгысы белән янасың, чынбарлык белән хыял, шатлык белән газап, көн белән төн бутала. Менә шундый көчергәнешле тормыш белән яшәргә өйрәнеп кенә җиткәч, әсәрең тәмамлана да куя. Ә син кинәт әкренәйгән тормыш ритмына күнегә алмый интегәсең, дөньяң бушап калгандай тоела, үз-үзеңә урын табалмыйсың. Һәм менә шундый мәлләрдә, җаныңа юаныч эзләп, сыраханәгә керәсең... Монда тормыш һәрвакыт кайнап тора. Монда тормышның төбе, нигезе... Бер яклап, элекке геройларың турындагы уй-фикерләрдән котылып, күңелеңнең иң яшерен почмакларын сыра яки хәмер белән юып төшерәсең, икенчедән, яңа әсәрең өчен тормыш детальләре туплыйсың, өченчедән...
Ул көнне дә шулай булды. Мин көне буе диярлек сыраханәдә утырдым да печпечханәгә барып эчеңне бушату иң зур бәхет булып тоела башлагач, кайтырга кузгалдым. Дөресен генә әйткәндә, кәеф бик яхшыдан түгел иде. Беренчедән, очрашырга вәгъдәләшкән дустым килмәде. Аның миңа биш мең сум бурычы бар, бүген ул шуны китерергә тиеш иде. Икенчедән, бүген сыраханәдә бер юньле бәндә дә очрамады. Бер як почмакта сыра бокалына төбәлеп оеп утырган карт абзыйдан башка кеше булмады да диярлек. Кергәннәре дә озаклап утырмадылар, тиз-тиз генә салдылар да чыгып ычкындылар. Өченчедән, башка бер юньле фикер дә килмәде. Мин инде атнага якын сыраханәдә йөрим, монда үземне кызыксындырган нәрсәләргә җавап табарга тырышам, киләсе әсәремне энә күзеннән үткәрергә тырышам. Тик бүген бер юньле фикергә дә килә алмадым. Бүген минем баш эшләми иде.
Сыраханәдән чыккач, тәмәке кабыздым. Болай гына, нәрсә эшләргә белмәгәнлектән. Бер-ике суыруга, ул кулымнан ялгыш төшеп китте. Мин аны артык хафасыз гына сытып куйдым. Яңасын алырга үрелдем. Тик тәмәке кабы бушап калган иде. Бу юлы аз гына эч пошып куйды. Мин якындагы киоскка атладым.
– «Петр Беренче». Карасын.
Сатучы хатын мине таный иде. Шулай да ул сәер караш ташлап алды. Эчкәнемә шелтә белдерде булса кирәк. Бернәрсә дә дәшми генә, ул тәмәкене тәрәзәчеккә китерде. Тик мин акчамны таба алмадым. Сыра сатучы белән исәпләшкәндә, сдачаларымны алырга онытканмын, ахры. Әллә төшереп калдырганмынмы? Мин бөтен кесәләремне кат-кат тикшереп карадым да, бернәрсә дә килеп чыкмагач, гафу үтенеп, хушлашырга ашыктым. Сыраханәдән чыккач, гадәт буенча гына тәмәке кабызган идем, хәзер чынлап торып тартасы килә башлады. Минем эшемнең уңу-уңмавы, гомумән, бөтен язмышым бер суырым төтенгә бәйледер сыман иде. Ашыгып өемә атладым. Анда бераз акча бар иде әле. Тиз генә эләктерергә дә кибеткә йөгерергә.
– Мәгез, рәхим итегез!
Мин нәрсә дә булса уйлап өлгергәнче, авызыма тәмәке каптырып та куйдылар. Шундук диярлек зажигалка кабынды һәм миңа тәмәкемне суырудан башка чара калмады.
Мондый көтелмәгән бүләктән ничектер уңайсыз булып китте. Мин, рәхмәт әйтергә теләп, тирә-ягыма күз салдым. Дөресрәге, тәүдә башымны күтәреп карадым, аннан соң тирә-юньгә күз салдым һәм озак эзләнеп тордым, чөнки янымда беркем дә юк иде. Авызда – тәмәке, янда берәү дә юк. Кызык. Якын-тирәдә дә тәмәке каптырып китәрлек кеше күренми, гел хатын-кызлар да бала-чагалар гына. Ә теге тавыш ирләрнеке иде. Ул миңа шултиклем таныш булып тоелды, үз тавышым кебек таныш иде. Аны мин бүтән беркем белән дә бутый алмыймдыр сыман. Ләкин тавышның шундый булуы бернәрсәгә дә ачыклык кертми, киресенчә, барысын да катлауландыра гына иде.
Мин хәтта, сыра белән артык мавыгудан түгелме бу хәл, белая горячка кебегрәк нәрсә түгелме икән дип, шикләнеп тә куйдым әле. Һәм өйгә ашыктым. Ишектән керү белән, көзгегә күз салдым. Озак кына карап тордым. Соңгы көннәрдә хәмер белән мавыгылса да, төс-бит артык нык таушалмаган, кыяфәт сөбханалла гына күренә, ә белая горячка турында шаярып та уйларлык түгел иде.
Ләкин мин бернәрсәне яхшы беләм. Урамда, бер йотым төтенгә тилмереп барганда, кемдер мине сыйлап китте. Мин аның үзен күрми дә калдым. Әмма тавышын ишеттем. Һәм ул тавыш минем тавышка тамчы судай охшаган иде.
Мин үзем гадәттән тыш хәлләр хакында язгаласам да, моны язучы эшенең бер кисәге итеп кенә карыйм, гайре табигый хәлләргә үзем тамчы да ышанмый идем. Җен-пәриләр, изге затлар хакындагы маҗаралар турында уйлап та карарга теләмәдем. Мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгеллеген яхшы белә идем.
Шул ук вакытта әлеге вакыйга минем белән чынлап та булды. Көпә-көндез. Урам уртасында. Өнемдә. Бәлки, төштәдер? Чынлап та, бәлки, мин аягөсте төш күреп килгәнмендер? Бәлки, кемдер... Әмма бу сорауларның урынсызлыгын үзем үк яхшы аңлый идем. Адәм баласы аңлатып булмастай нәрсәләр белән бик еш очрашып тормаса да, тормыш дигәнең бөтенләй үк гади дә түгелдер, бәлки. Бәлки, серле күренешләре аның чынлап та бардыр. Хәер, монысын үз күзем белән күрдем ич. Сорап торасы бармыни инде...
Мин бу сәер хәл турында хатынга сөйләмәкче идем дә, аның кызгану катыш елмаеп: «Ял итәргә кирәк сиңа. Эшләсәң дә, ял белмисең, эшеңнән туктасаң, хәмергә ябышасың...» – диебрәк шелтәләвеннән курыктым. Ни әйтсә дә, ул хаклы булыр иде шул. Хаклы... Бераздан мин, чынлап та, баш-аягым белән эшкә чумдым да дөньяда эш өстәлемнән башка нәрсә барлыгын вакытлыча бөтенләй онытып тордым. Ә әсәрем язылып беткәч, гадәт буенча, тагы сыраханә сукмагына бастым.
Тәмәке алып кабыздым.
Аны ләззәтләнеп суырдым да эшеңне эшләп бетергәннән соң гына була торган бер канәгатьлек белән сыраханәгә атладым. Ләкин шунда тагы бер могҗиза булды. Хәер, нинди могҗиза булсын инде. Бары тик кемдер миңа эндәште генә:
– Син ашыгыбрак барасың сыраханәгә. Унбишенче битеңнән алып илле икенчесенә кадәр җитди үзгәрешләр кертергә кирәк бит.
Бу теге тавыш иде.
Мин тирә-якка карадым. Бу юлы да беркем дә юк иде. Мин тукталып калдым. Тирә-юнемне җентекләп тикшереп чыктым. Юк, чынлап та кеше заты күренми. Беркем дә юк.
– Син каян беләсең? – дидем мин, ниндидер җавап ишетүгә өмет итмичә генә. Тирәмдә адәм заты юк чактакыланып карарга мөмкин кебек тоелды. – Син минем әсәрне каян беләсең?
– Ул синеке генә түгел. Ул минеке дә.
Мондый көтелмәгәнлектән мин каушап киттем. Бердән, әлеге сүзләрнең чынлап та яңгыравы аптыратты. Мин моны көтмәгән идем, мин үземнең юләрлегемнән көләргә уйлап кына сораган идем. Ә ул... Ул минем белән сөйләшә иде. Икенчедән, ул мин язган әсәрләрне уртак хезмәт дип бәяләмәкче иде.
– Кем син? – дип сорадым мин, дулкынлануымны яшерергә тырышып. – Кайдан килдең?
– Ха-ха-ха!
– Нәрсә көләсең?
Башкача җавап ишетелмәде.
– Ник дәшмисең?
Ул берни дә аңлатмады.
Ул югалды. Китте. Кайда?
Ә ул килгән идеме соң? Мин бит аны күрмәдем. Мин аны ишеттем генә. Кем ул? Чынлап та бармы ул? Әллә миңа докторга күренергә кирәкме?
Ничек кенә булмасын, минем инде кәеф беткән иде. Сыраханә ишеге төбенә җиткәч, керергәме, юкмы, дип, берничә минут уйланып тордым да кире борылдым.
Мин кайту белән әсәрне яңадан укып чыктым һәм гаҗәпләнүдән бала йоннарым кабарып китте. Унбишенче битеннән алып илле икенчегә кадәр, чынлап та, үзгәртергә кирәк иде. Мин үземнең шулкадәр начар яза алуыма аптырамадым. Иҗат итү барышында төрле хәлләр була. Кайсыбер урыннарын өстән-өстән генә үтеп чыгасың да, әсәр язылып беткәч, яңадан төзәтәсең. Бу табигый күренеш. Ләкин мине иң нык аптыратканы әлеге җитешсезлегем турында башка авыздан ишетү һәм аның дөрескә чыгуы иде.
Мин янә баш ваттым. Чынлап та ишетелдеме соң миңа бу тавыш? Әллә колагыма гына яңгырап киттеме? Бәлки, бу галлюцинациядер? Үз-үзем белән сөйләшүдер, бәлки. Бәлки, бернинди дә тавыш ишетелмәгәндер, мин үзем шулай уйлаганмындыр гына. Мин берсенә дә ышана һәм инкарь итә алмый идем.
– Җитте сиңа...– диде кинәт теге тавыш. – Юк-бар белән баш ватма, эшеңә тотын.
Мин аның хаклы икәнен белә идем. Эшкә тотынырга булдым. Ләкин кинәт өстәлемдә яткан диктофонга күзем төште. Әйе, ник башта ук башыма килмәгән. Мин шунда үрелдем. Ә үзем теге тавыш белән сөйләшергә ашыктым, мин бу мизгелдә аның югалуын теләми идем.
– Кем соң син?
– Ә син кем?
– Мин язучы.
– Мин дә язучы.
– Син нәрсәләр язасың?
– Син язганнарны.
Мин тагын әллә ниләр сорамакчы идем, тик Ул тупас кына бүлдерде дә башкача дәшмәде:
– Юк-бар белән булашма, дидем бит мин сиңа. Әйдә, эшеңә тотын. Тиз бул.
Мин шундук диярлек эшкә тотындым. Юк, Ул әйткән өчен генә түгел. Шулай кирәк булган өчен дә түгел. Мин моның сәбәбен төгәл генә аңлата да алмыймдыр әле. Менә әллә нинди көч тәэсирендә тотындым мин ул эшкә. Һәм тәүлек буе утырып, әсәрне менә дигән итеп тәмамлап куйдым. Монысын бернинди куркусыз, ялган тыйнаклыксыз әйтәм, әсәр, чынлап та, бик әйбәт килеп чыкты. Һәрхәлдә, моңарчы андый уңышлы әйберем юк иде әле. Басылып чыгу белән, ул укучыларның яраткан әсәренә әверелде, хәтта тәнкыйтьчеләр дә берничә гәзиттә үз фикерләрен белдерделәр. Ул минем абруемны гына күтәреп калмады, матди хәлемне дә сизелерлек яхшыртып җибәрде.
Икенче көнне, әсәр тулысынча тәмам булгач кына, мин диктофон турында искә төшердем дә аны кабызып карадым. Һәм котым алынудан чак кычкырып җибәрмәдем. Мин бу хәтлесен үк көтмәгән идем. Бу мөмкин булмаган хәл, мөмкин булмаска тиешле вакыйга иде.
– Кем соң син? – дип кабатлады анда минем тавыш.
Һәм шундый ук тавыш белән Ул җавап бирде, дөресрәге кайтарып сорады:
– Ә син кем?
– Мин язучы.
– Мин дә язучы.
Мин магнит тасмасындагы бу язманы инде меңенче тапкыр тыңлый идем. Нәрсә уйларга да, нәрсә дип әйтергә дә белми идем мин. Аптырагач, хатын янына килдем дә аңа диктофонны тыңлаттым. Ул бик игътибар белән тыңлады. Аннан соң миңа озак итеп карап торды. Һәм әйтеп куйды:
– Шуннан да уңышлырак шаярту таба алмадыңмы?!
Мин бәхәсләшмәдем. Ул хаклы иде. Ул хаклы, мин хаксыз идем. Мин әлегә моннан да уңышлы шаяру таба алмаган идем. Тик инде ниндидер серле дөньяның бусагасына баскан, ниндидер тылсым иленә атлаган идем. Минем өчен хәзер бөтен нәрсә дә үзгәрәчәк иде.
Фото: capiton-mebel.ru
(Дәвамы бар)