Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 сентябрь 2023, 21:43

Әхәт ГАФФАР. Утын. Хикәя (Ахыры)

Кыз сул кулын учлап, түшенә кыскан, беләге буенча агып төшкән ал кан юлы ак халатының җиңенә җитеп җәелә иде.

Әхәт ГАФФАР. Утын. Хикәя (Ахыры)
Әхәт ГАФФАР. Утын. Хикәя (Ахыры)

Аркасына кул орынгач, Миңнур туңып китте. "Чепуха! — дип уйлады ул. — Күлмәк тиргә чыланган. Шул туңдырды”. Әмма борылды. Миңнурыйга ничек борылмыйсың ди? Ул бит — Миңнурый! "Мин — Миңнур, ә ул — Миңнурый. Ике исем — бер язмыш”, — дип шатланды ул, тегендә иң моңсу чакларда искә алып, үзенең язмышы дип хыялланган, ә моннан соң кем булачагы әлегә билгесез кызны күз алдында күргәч Миңнур эндәшмәде. Болай да билгеле, күренеп тора ич инде. Кыз, анын уен дәвам иткәндәй:

— Исендә тот: минем кызгануымны мәңге көтмә, — диде.

Миңнур болай гына, сүз булсын өчен генә:

— Ни көтәргә соң? — дип сорады. — Сөю генә... Хәер, юк...

Шуннан соңгы кыска тынлык Миннурга бик озын тоелды. Киртләч-киртләч таш-тау арасындагы бушлыкны тоташ ядрә уты астында йөгереп узарга әзерләнгән чакта шулай булучан иде.

 — Хәер, юк, — дип кабатлады кыз һәм, оялган шикелле, карашын читкә күчерде. — Юк нәрсәне генә көтәләр. Син монда. Мин дә шушында. Мин син булган җирдә һәрчак булырмын. Шулай дигәч, Миңнурый көтмәгәндә анын күкрәгенә сыенды. Бу юлы ул Миңнурның күкрәген туңдырып жибәрде инде. Үз сүзеннән кайтырга теләмичә, ул тагын: "Күлмәк юеш. Шул туңдыра”, — дип уйлады.

—Кайттыңмы?

— Жибәрделәр.

— Кайткан булгач, нигә кочмыйсын?

— Кул буш түгел.

— Балтаңны куй.

Миңнур балтасын сак кына бүкәнгә яткырып куйды. Тик кулы бушаса да, кызны кочакларга барыбер базмады.

— Оныткансың, — диде Миннурый.

— Онытмадым.

— Алайса нигә үпмисен?

— Онытканмын.

— Ә мин онытмадым.

Һәм Миннурый, күзен йома төшеп, аның ирененә үрелде. Бу юлы анын сарылып кагылуы Миңнурны туңдырган кебек итмәде. Әйтерсең лә ул үз исемен нилектәндер онытып, яңадан хәтерләгән сыман, күңеленнән әллә кайчан жил булып таралган үбешү тәмен исенә төшерде, шул үбешүнен әсиренә әйләнде. Болай булганы бар иде инде армиягә азынганчы, Миңнурыйны капка төпләренә кадәр озаткан кичләрдә. Әзгә генә, кыяр-кыймас, тансыклап кына, моның ни икәнлеген белер-белмәстән, ихтимал бер бәхет мизгеле төсендә тоеп кына. Шуларның бөтенесе исенә килеп төште, жәйге челләдә авыр эштән соң салкынча үләнле җылы җиргә ятып хәл алгандай булды. Сул кулын күтәрде, аның нинди үләнгә, нинди жир кантарына тигәнен тойгандагыча, хәзер дә нәрсәгәдер орынганын сизде, шул сизүнең тәненә дә, җанына да рәхәт икәнен искәрде. Гүя учы жылы туфрак кисәгенә орынды, шуны кысты, таратырга теләп угалады. Ләкин әлеге туфрак, юеш кантар сыман, уч төбеннән шуып чыга иде. Чыннан да, Миңнурый үз тәнен аның сул кулы ягыннан үзе дә белештермәстән ятсынып читләштерде, ерагайтырга теләде. Хәзер нидер Миңнурыйнын тойгы-кичерешенә туры килмәде бугай. Шуңа күрә ул үз иренен Миңнурыйнын ирененнән аерды, оялгандагы кебек, күз карашын түбән юнәлтте һәм кызның ачык ак халаты астындагы зәңгәр күлмәгенең калку урынын ничек итеп назлаганын күрде... Очрашу һәм тансык назлану газапка гына әйләнеп калды. Ул Миңнурыйның күкрәген  кулы өзелгәннән соң чит жирдә күмелеп калган өлеше белән сыйпаган икән! Миңнур читкә сикерде, озын жиңен селтәп, кыздан кулын каплады, аркага борылды. Кандагардан ерак түгел аяк астында мина шартлаганда “Әни!" дип, әллә ыңгырашкан, әллә уйлап кына өлгергәндәге кебек:

— Чыгып кит! — дип кычкырды.

— Ни булды?

— Кит дим, кит!  

— Миннур!

— Ки-и-ит...

Ишегалдын төнге госпитальдәге сыман тынлык басты “Мин —Миңнур, ә ул — Миңнур ия. Бер исем — ләкин ике язмыш икән инде", — дип үкенде ул бу юлы. Һәм, таң сызыла башлаганын хәтерләтеп, кызның пышылдап:

— Тагын кабатлыйсынмы? — дип сораганы ишетелде.

— Кит, Миңнурый!

Агач яфракларының жирдәгеләре тын иде, ә агачтагылары салмак кына шыбырдашты. Әйтерсең лә аларны кыз белән егетнең тирән-тирән итеп сулаганнары җилфердәтә иде. Шунда Миңнур окопка иңгәндәгечә бөрешеп, кинәт иелде, чүкте, кулы белән колагын каплады. Ул ташлар арасыннан миләш чыпчыгыдай күтәрелеп чыгып, үзенә таба томырылган гранатаның кабызгычы шартлавына охшаган аваз ишетте. Авызын ачты да тынын кысты. Дүрт секундтан соң кулларын төшерде, тезендә калкып, киң ишегалдына карады, аннары турайды, башын гына борып, артка караш ташлады. Анда-монда айкалган күз алмалары бер ноктага төбәлгән килеш хәрәкәтсез калды, һәм бүкәнгә чабылган балтаны, аның йөзе янындагы чәнти бармагы очын күреп алгач, күзен йомды. Аннары кинәт ачты. Башы әйләнеп китте, күңеле болганды. Кыз сул кулын учлап, түшенә кыскан, беләге буенча агып төшкән ал кан юлы ак халатының җиңенә җитеп җәелә иде. Миңнурый, иреннәрен кысып, күкрәк түреннән саркып чыккан тавыш белән:

— Моннан соң... кит дигәнен саен... тагын дүрт тапкыр шушылай булыр...— дип пышылдады.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: