Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 сентябрь 2023, 21:24

Әхәт ГАФФАР. Утын. Хикәя (Башы)

Бөтен гаилә белән үз өендә кунасың икән, моннан да житешрәк тагын ни бар?

Әхәт ГАФФАР. Утын. Хикәя (Башы)
Әхәт ГАФФАР. Утын. Хикәя (Башы)

Иртән Миңнур Дияров болдыр баскычында утыра иде инде. Өйгә кереп барган Фрау атлы мәчеләрен тотып алып, ул анын аркасын сыйпарга, колак артын кашырга тотынды. Әле генә суелган ике яшь әтәч белән сугым пычагы тотып, жиләк-жимеш бакчасының ян капкасыннан чыгып килүче атасын күргәч, йөзен читкә борды. Ул әтәчләрнең җансыз асылынып төшкән муеннарыннан капка төбендәге шома, чиста ташка тамган ике-өч кан тамчысын шәйләп өлгерде. Атасы Шәехнең:

—Утырасынмы, улым? — дип соравына җавап кайтармады. Аны болдыр ишегенә уздырыр өчен баскыч читенәрәк шуышты. Атасы, аңа ияреп, мәче дә эчкә кереп китте. Миңнур әтәчләрнең идәнгә йомшак кына шапылдап төшүләрен ишетте. Кулын югач һәм бераз гына өйдә югалып торгач, ата кеше анын янына чыгып утырды.

— Тартып алыйкмы әллә? — диде ул.

— Юк әле, — дип, Миңнур кире какты. Шәех учы белән чиста баскыч тактасын сыйпады да:

— Жылы монда, — диде. — Көз әйбәт килгән икән.

Улынын болай әйтүе ата кешегә сәеррәк тоелды. Күнел төбенә боз кисәге шуып төшкәндәй булды. “Анын өчен туган авылындагы көз “килгән" генә. Ә минем өчен ул күз алдымда килде”,— дип уйлады ул. Чыннан да, көн кояшлы иде. Ә менә Шәехнең жаны шомлы, караңгы ук. Уллары кичә генә кайтып керде. Шәех үзе һәм хатыны Сания шул якты шатлыкны йокы пәрдәсе белән араларга теләмичә, таң беленә башлаганчы керфек какмый чыктылар. Хәзер дә: “Бу баланы ни көтә инде?” дип көн арты көн җыелып килгән сагыш хисенең таралырга исәбе юк әле. Карангы төннәрне уяу тота, ә якты көннәрне сүрән итә торган ул сагышнын иге-чиге бардыр ич? Инде анын. әй? Шөкер, ни булса, шул булган инде. Ни хәл итмәк кирәк. Улынын яманрак хәлгә дә юлыгуы ихтимал иде бит әле дип куанырга гына калды Ул яман хәлнен ни белән очланырга ихтимал икәнлеген Шәех уйлап бетермәде. Дөнья менә хәзерге шикелле жылы, үз хәлләре алай ук җиргә ятып еларлык түгел икән, тагын ни кирәк? Әйе, биргәненә шөкер.

— Әһә. улым. Көз әйбәт. Бар нәрсә житеш. Бер генә нәрсә яман — дөнья буталчык. Шулай.

Шәех арттырмый. Җитешен дә житеш. Тик болай дип ният корган буласың да, шунда нидер чәлпәрәмә китереп ташлый. Калган гомернең ни белән очланасын да белгән юк. Шул ук вакытта зарлансаң да гөнаһ. Менә ич уллары исән-сау кайтты. Хәер, исәнлеккә исән, саулыгы гына чамалы дияр идең, тик Аллага шөкер әле, күз тимәсен. Бөтен гаилә белән үз өендә кунасың икән, моннан да житешрәк тагын ни бар?

— Бәрәгегез уңмаган икән. Окопны ачып караганыем, — диде Миңнур.

“Окоп” дигән сүзгә сәерсенеп Шәех кулын, кайнар нәрсәгә тигәндәй, баскыч тактасыннан тезенә күчерде. Моны Миңнур шундук абайлады да сүзен:

— Базны инде, базны! — дип төзәтте.

Шәех, улын сагайтуын сизеп, кулын тагын баскыч тактасына төшерде. Әмма учы җылы тоймады инде. Такта, кырау төшкәндәгечә, чәнчеп-чәнчеп алды шикелле.

— Булганы житә-ә-әр, — дип сузды ул. — Быел сугымга ике яшьлек үгез, дүрт бәрән бар Шуна өстәп — ике оя каз. Дөнья тулы тавык-чебешен дә куш, —дисә дә Шәех бу араларда күнелен борчып йөргән уйларын әйтеп бетермәде. Житешен-житеш тә бит. җитсен өчен хәзер бер пот тоз ашарга кирәк. Җиткәннең иң зурысы — калган гомер инде анын. Дөнья йорты — михнәт йорты ул. Әй. ярар сана! Аты коргыры дип сүгенергә калганмы?! Шуңа күрә Шәех, тавышын күтәреп, сүзен шат кыяфәттә — Менә шул: туйга артыгы белән җитә. Алла теләсә, — дип очлады, улын җилкәсеннән кочып, кулын шапылдаткалады.

— Туйга? — дип сорады Миңнур ана таба кырт борылып — Кем туена?

— Ят сүзме әллә? Кызган тимерне вакытында сугарга кирәк аны! Мин үзем армиядән соң буйдак килеш озак йөрмәгәнием.

— Ул син бит...

— Күктән белен яуганны көтәргәмени? Сиңа ни җитмәгән?

— Чак кына җитми, әти, чак кына.

Ата кеше тыенкы гына көлеп куйды:

— Азан әйтми камәт төшермиләр дисенме?

Киң ишегалдына талгын җил килеп керде. Миңнур иңбашын җыерып, иңенә салган кысан пинжәгенә иркенәебрәк сыярга теләгән шикелле, бөрешә төшеп утырды, сул җиңен бот арасына кыстырды.

— Күр дә тор, килеп чыгар әле, әһә. Ни житкәнен-житмәгәнен шунда чамаларсың. Күз генә тимәсен, сөбханалла күренә ул Миңнурыйны әйтәм. Аны кулдан ычкындырасы түгел. Моннан ары аң бул. Алла бирсә. Миңнурыйны үзебездән арттырмаска исәп. Хәер-фатиха Өй — ындыр табагыдай иркен. Яңа мунчаның ниндилеген кичә үзең сынагансыңдыр.

Жил ургымы ишегалдына коелган тупыл, алмагач яфракларын кугалалы. Ләкин аларның күмәк кыштырдавы Шәехкә улынын тешләрен шыгырдатып кысуын ишеттерми калмады. Бер үк мәлдә жил Миңнурдан атасынын авыр сулап куйганын да яшерә алмады.

— Ярый, улым. Трактор тирәсендә чуалып кайтыйм инде. — диде Шәех. Күнел түрендәге авыр уйларын сиздереп, баскычтан уфылдап күтәрелә язуын искәрде дә, җайлабрак утырган булды. Чалбар кесәсеннән таушалган сигарет кабы чыгарса да, кире тыкты.

— Каяле, кичәгенәк синеке катырак тоелганые шикелле, — диде ул. Миңнур янтайды да пинжәгенең уң кесәсеннән сигарет кабы кармалап алды, аны кисәк каккач, бәреп чыкканын атасына сузды. Ул аны угалап, ирененә капкан арада, газлы кабызгычын яндырып җибәрде. Улынын кабызгычын сүндерүен, затлы сигарет кабын баскыч култыксасына куюын күреп, Шәех:

— Үзен дә көйрәт, улым. Җанын басылыр —диде.

— Ярый алайса, — дип килеште Миңнур. "Юатма сана! — дип өстисе килгән иде дә, тыелып калды. Атасы яшь шул әле. Кырык бердә генә. Белгән кадәресен генә белә. Ә менә ул, Миңнур, күреп кайтты. Күрмәгәнен күрсәттеләр. Ата белән ул, һәркайсы үзенекен уйлап, бераз сүзсез утырдылар.

— Фермадан кайткач, әнкәң әтәчләрне чистартып куяр, — дип, Шәех урыныннан кузгалды. — Абзарда тәкә калдырдым. Кара аны. ашатасы-эчертәсе түгел Үзең беләсен. Мин озак буталмам, кайткач хәл итәрбез.

—Торсын иде але, әти.

— Нәзере шундый аның. Син кайтырга исәпләнгән. Дус-ишләрең белән утырасыгыз бар.

— Мина берәр эш юктыр ич?

— Ниткән эш ди әле ул?! Иркенләп ял ит, туйганчы аша-эч... Әһә. тавыкларга өч-дүрт уч бодай сипсәң генә инде.

Миңнур кинәт ярсуланып:

— Эчсәм ярыймы соң? — диде.

—Теге... нитмә генә, исермә. Сеңелкәшләрең килештермәс.

— Ә син?

— Эштәге егетләргә сөенче итеп, бер шешә эләктердем мин. Шунда күз күрер.

Капканы үзе сыярлык кына ачкач, ата кеше улына әйләнеп карады. Ул аның элек нинди икәнен яхшы белә иде, ләкин алда кем буласын начар чамалый әле. Ялгызы калгач. Миңнур агачлардагы яфракларның шыбырдавын, атасы ишегалдын иртүк себергәч коелганнарының кыштырдавын тыңлап утырды. Ишегалдын күз алдыннан кичереп, кулы, жаны тансыклаган берәр эш эзләде. Табалмады. Ансыз да бар жирдә тәртип икән. Йорт-җир нык. Болдыр юылган. Абзар-кура тирәсе чиста. Лапаста яңгырдан ышыклап, салам түшәлгән пөхтә печән чүмәләсе тора. Мунча түбәсе астына утын ярып өйгәннәр. Тәрәзәсенең утын белән ничек каймаланганына игътибар итте: пулемет оясымыни. Бөтенесе аннан башка эшләнгән. Аны көткәннәр. Тик ни уйлап көтсәләр, шулай көткәннәре күзгә бәрелеп тора. Югыйсә анын өлешенә дә эш калдырырлар иде. Ул түзмәде, өйгә кереп, аракы эчте, тозлы кыяр кетердәтеп чәйнәде, аяк астында сырпаланган мәчегә ит кисәге ыргытты. Яңадан болдыр баскычына чыгып, сигарет кабызды. Шунда утын өеменең сукыр капка ягына терәлгән өлешендә ярмыйча гына тезелгән бер дистә чамасы имән пүләннәренә күзе төште. Утын яра торган юан бүкән дә шул турыда. “Туктале, ярып карыйм әле”, — дип уйлады ул. Жаны сискәнеп китте. Сигаретын төкереп сүндерде дә, тычкан сизеп сагайган мәче шикелле тын гына атлап, шул тарафка юнәлде. Калун балтанын мунча алачыгында икәнен кичә мунча кергәндә абайлаган иде. Шунда кергәч, калунның тупас сабына үрелгән иде дә, анын белән утынны ничек ярырга кирәклеге исенә төшеп, балта алды. "Үткер”, — дип уйлады ул анын йөзен чамалап. Бусына канәгать калмады. Үткер балта пүләнгә бата гына бит ул. Ярыр өчен кат-кат бәрәсе була. Чыкты. Пинжәген иңеннән кузлага кагып төшергәннән соң беренче пүләнне бүкәнгә бастырып куйды. Учына төкереп, бармакларын угалап торды, балта сабына ябышты. Кыска селтәнеп, балтаны пүлән уртасына каптыргач, аны инбашына терәп әйләндерде дә түтәне бүкәнгә китереп орды Ишегалдында йөргән әтәч, шул тавыштан өркептер инде, гөлдерәп куйды. Абзар ягыннан тәкә аваз салды. Шул рәвешчә ике тапкыр китереп бәргәннән сон, пүлән шыгырдап ярылды, яртышар-яртышар булып, бүкәннән җиргә мәтәлеп төште. Ярылган төшендә аларның үзагачы, еллык боҗраларыннан сузылган юллары шома, ялтыравыклы, матур иде. Аларны яра алуына сөенә-сөенә ваклап тураклагач, ул бүкәнгә яңа пүлән утыртты. Анысы ике аерлы иде. Жиңел ярылсын өчен кыскарак кискәннәр. Шулай да биш тапкыр көчәнеп бәргәннән соң гына биреште. Өченчесен яргалап бетергәч, карашын үзе ярган утын күченнән алалмыйча, ул сигарет тартып утырды. Әчкелтем агач исе тәмле иде. Сагындырган да икән. Утын исе кояш астында кибеп яткан яфраклар исен дә басты. Жанына рәхәт булып китте. Солдат күлмәге арка тиренә юешләнгән, тәненә ябышкан. Күкрәк уемыннан бер-бер артлы эре тир бөртекләре тәгәрәште. Күзен әчеттергән маңгай тирен ул әледән-әле сул җиңе белән сөрткәләде. “Әни сөенер инде, — дип уйлады ул. — Әти ни әйтер икән? Мәктәптә укучы сенелкәшләре дә аннан күз карашларын яшерергә тырышмас инде, ятсынып караудан туктарлар бәлки”. “Ә мин сөеним микән соң? Әйтерен бармы?” —дигән соравына күңеле жавап бирмәде. Болдырда салкын су эчеп төшкәч, балтасын яңадан баш турысына күтәреп, бәрер алдыннан төзәп торганда арттан үзенә эндәшкәннәрен ишетте:

— Миңнур... Тавыш иясенен кем икәнлеген шундук танып, ул балтасын түбән төшерде.

— Синме? — дип сорады ул карлыккан тавыш белән. Артка әйләнеп карамады. Карарга шикләнгәнен сизде.

— Исәнме!

— Саумы.

— Мине кичә көттеңме?

— Кичә.

— Килеп булмады. Дежур идем. Бер апа бик азапланып бәбәй тапты.  

— Шулай. Постны ташламыйлар.

— Йә, борыл инде!

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: