Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 сентябрь 2023, 09:52

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Күңел ярасы. Хикәя

Кызлар үзләренең бер ата балалары икәнен белми үстеләр. Авыл халкы өчен дә ул сер булып калды.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Күңел ярасы. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Күңел ярасы. Хикәя

1

Авылдан олы юлга таба сузылган тар сукмак буйлап, тезелешеп менеп килүче бер төркем бала-чага күренде. Кулларында, яшьләренә ярашлы, төрлесе-төрле зурлыктагы чиләкләр. Мөгаен, җиләккә баралардыр. Менә алар юл читендәге тузанлы чирәм өстендә утыручы,  шәһәрчә зәвык белән дини кешеләргә хас булганча киенгән, олы яшьтәге таныш булмаган апага якынлаштылар. Ул моңсу күз карашын каядыр бик еракка төбәп, уйланып утыра иде. Балалар, авыл гадәте буенча, аның белән кычкырып исәнләштеләр. Тик апа аларга җавап кайтармады, гуя күрмәде дә, үз уйларына чумып утыра бирде. Гаҗәпләнгән юлчылар, артларына борылып карый-карый, ары киттеләр.

Менә сәер хатын, исенә килгәндәй, кинәт кенә торып басты, аннары, якынлашып килүче машинаны күреп, кулын күтәрде. Җиңел машина үтебрәк китеп, юл читенә чыгып туктады. Хатын шофер белән нидер сөйләште дә, йөгерә-атлый барып, бая утырган урынында калган сумкасын кулына алды, авыл ягына борылып, беравык карап торды һәм яшьле күзләрен учы белән сыпырып, машина янына килде, арткы ишекне ачты.

Машина кузгалуга аның җиле, хатын утырып торган җирдә ятып калган ниндидер кәгазь кисәген юл буйлап очыртып алып китте. Ул, әйләнгәләп, хәтсез ара очып барды-барды да, нәрсәгәдер эләгеп, тукталып калды. Арттарак калган бер бала, иелеп, кәгазьне кулына алды, әйләндергәләп карады һәм иптәшләре артыннан йөгерде. Калганнары тукталып, аны көтеп алдылар, аннары кәгазьне кулдан-кулга йөртеп, кызыксынып карарга керештеләр. Инде чит-читләре телгәләнеп, саргаеп беткән, теге сәер хатын онытып калдырган фотосурәт иде бу. Фотодан аларга мөлаем йөзле матур апа һәм, аңа сыена биреп, башына ак яулык ябынган, җирлегенә вак кына борчаклар төшкән озын җиңле күлмәк кигән зур күзле нәни кыз карап тора иде. Балаларның өлкәнрәге учындагы фотоның ертылган читләрен нечкә бармаклары белән сыпырып тигезләде дә, бик кадерле әйбер тапкандай, ипләп кенә кесәсенә шудырды...

Бераздан җиләкчеләр, үзара сөйләшә-сөйләшә, якындагы агачлыкка кереп китеп, күздән югалдылар.

* * *

Рәхилә карчыкның кәефе юк бүген. Әллә кайчангы хәл-вакыйгаларны йөрәге аша үткәреп, төне буе йоклый алмый борсаланып чыкты. Моңа оныгы юлдан табып алып кайткан карточка сәбәпче булды. Ярый әле, өйдә беркем дә юк, бу халәтен күреп борчылырлар иде. Улы белән килене эштәләр, оныгы иптәшләре белән тагын җиләккә китте. Җиләк бик уңган икән быел. Кичә алып кайтканыннан өлгер килене кайнатма ясап та куйды инде. Рәхимә бәләкәй чакларда да җиләкләр бик уңа, ачлы-туклы яшәгән елларда халык аны көянтә-чиләкләп ташый торган иде.

Ул авырлык белән кузгалып урыныннан торды. Аяклары сызлап интектерә соңгы арада. Дарудан өзелгәне юк. Яше барган саен чирләр дә ябышырга гына тора. Карчык, тотына-тотына, биек күтәрмәдән җиргә төште. Көн бүген дә эссе булмакчы, күктә бер болыт әсәре дә юк. Ашарга сорап, бертуктаусыз пипелдәгән үрдәк бәбкәләренә, килене әзерләп киткән болгауны салды, суларын чистага алыштырды. Сетка белән уратып, бүлеп куелган бройлер чебиләргә катнашазык куйды. Авылда яшәгәч, малсыз торганнары юк. Кош-кортлары да байтак. Шуларны карап, юана карчык. Нәрсә дисәң дә тере җан, иптәш бит алар. Ул агач күләгәсе төшкән күтәрмәгә утырып, хәл алды. Тирләгән битен сөртмәкче булып, кулын кесәсенә тыкты. Кульяулыгына ияреп теге фоторәсем килеп чыкты. Күзләрен кыса төшеп, инде ничәнче кат, җентекләп карарга кереште. Тоныклана төшкән фотодан аңа балачагы карап торгандай. Кай яклары беләндер охшашканнар иде шул алар. Әнә бит, кичә килене дә: “Әнкәй, бу синең бәләкәй чагыңмы?” – дип сорады. Оныгы да охшаткан аны юлда очраган хатынга. “Нәнәй, тик син карт, ә теге апа яшьрәк тә, матуррак та,” – дип куйган иде. Бала-чага шундый бит ул, уйлаганын әйтә дә сала.

Әйе, Рәхиләне тормыш иркәләмәде. Гомер юлында киртәләр, каршылыклар очрап кына торды. Бәләкәйдән атасыз үсте, укырга мөмкинлеге булмады. Берничә ел урын өстендә яткан әнисен карады. Барган бер ире үлә торды. Зур кыенлыклар белән өч бала үстерде. Уналты яшендә ферма ишеген ачып кергән кыз, хаклы ялга чыккач кына бу ишекне ябып, чыгып китте. Кайберәүләр кебек җылы эш урыны эзләп йөрмәде, башын басып эшләде дә эшләде. Ә Рәхимә шәһәрдә яшәгәндер, алай таушалмагач. Һәрбер шәһәр бичәсе кебек үзен генә карап торгандыр. Бәлки кияүгә дә чыкмагандыр, бала да үстермәгәндер. Кайсы якларда яшәде икән ул? Моңарчы нишләп бер дә кайтмады икән туган якларына? Кайткач нигә авылга керми кире китте икән? Хәер, кеме бар инде аның монда? Йортларының да нигезе дә калмады бит.

2

Урын өстендә яткан Зәкия беркөнне кызын үз янына дәшеп алды. Күзләрен бер ноктага төбәп, бераз уйланып ятканнан соң:

– Кызым, миңа Рәхимәнең рәнҗеше төшкәндер инде, – дип куйды, хәлсез тавыш белән.

– Алай димә, әнкәй. Чир бер кешедән дә сорап килми, – диде кызы,аның урын-җирен төзәткәләп.

– Рәнҗегәндер. – Зәкия, әйтерсе, аны ишетмәде дә. – Бер-берегездән читләштергәнгә.

– И, әнкәй, әллә кайчангыларны исеңә төшереп, хәсрәтләнеп ятма инде.

– Үлеп киткәнче бер күреп сөйләшәсе иде шул бала белән.

– Нинди үлем турында сөйлисең? Тереләсең әле, әнкәй. Аннары, исән булса, Рәхимә бала түгел бит инде ул хәзер, минем яшьтәге хатын.

– Кызым, юатма мине. Күпме яшәячәгемне үзем беләм. Ә бит теге чакта... Ул тагын нидер әйтмәкче иде дә, хәле китеп тукталып калды.

– Әнкәй, арыдың, ял ит. Соңрак сөйләшербез. Рәхимә, шым гына атлап, бүлмәдән чыгып китте...

Кызы әллә кайчангыларны искә төшереп, борчылып ятма дисә дә, уйлана Зәкия. Эшләгән хатасы, уңалмаган ярадай, йөрәген бертуктаусыз сызлатып тора. Тән яралары төзәлә, ә күңел яралары төзәлми диюләре хак икән. Менә хәзер, гомер азагы якынлашканда, вөҗдан газаплары кичереп, Ходай Тәгаләдән ярлыкау өмет итеп ята.

***

Зәкия белән Кәримә яшьтәшләр, ерак кына туганнар да иде. Бер урамда яшәгәч, бәләкәй чакларында бергә уйнап үстеләр, соңрак, җитәкләшеп, кичке уеннарга йөрделәр. Аллы-артлы кияүгә чыктылар. Тик тормыш иптәшләре белән бик аз гына яшәп калдылар. Каһәрле сугыш чыгып, ирләрен, елый-елый, фронтка озаттылар. Күп тә үтми, Кәримәнең Заһиты батырларча һәлак булды. Бердәнбер истәлеге булып кара кәгазе генә калды. Зәкиянең Харисы сугышның соңгы елында, бер аяк белән булса да, авылга әйләнеп кайта алды. Оста гармунчы, биюче, төскә дә бик чибәр ир, үзе бии алмаса да, куллары исән булгач, гармунында уйнап, башкаларны биетте. Кайткан көйгә бригадир итеп куйдылар. Гел игътибар үзәгендә булды. Көннәр буе колхоз эшендә, кайбер чакларда кунарга да кайтмый кала, сәбәбен эше күплеге белән аңлата. Ә бит авыл тулы ир назына сусаган тол хатыннар. Зәкия бик көнли иде аны. Шулай да, тешен кысып түзә, кешеләргә дә , иренә дә сиздермәскә тырыша. Берүк исән генә булсын. Бик көттереп кенә кызлары Рәхилә дөньяга килде. Берничә айдан Кәримә дә ирсез бала тапты. Ул елларда атасыз балалар тууы халыкны гаҗәпләндермәде дә, шикелле. Булмаган ирне каян табасың? Ә бит һәр хатын-кыз ана булырга хыяллана. Алда картлыгың да көтә бит әле.

Кәримә кызына, Рәхиләгә якын итеп, Рәхимә дип исем кушкач, көнчеллек хисеннән шаша язган хатын түзмәде, күчтәнәчләрен кыстырып, бәби күрергә барды. Юкка шикләнмәгән икән, эчке сиземләве дөрес булган. Зәкия баланың йөзендә Харисның хатын үзе генә белгән чалымнарын абайлап, өнсез калды. Кемнән-кемнән, Кәримәдән моны көтмәгән иде. Сабыйның корсагындагы, иренеке сымак, зур гына кара миң дә моңа дәлил булып тора. Миңне Кәримә сабыеның биләвен чишкәндә күреп калды. Рәхилә тумаса, бик тә бала яраткан Харис, мөгаен да, аны ташлап, Кәримә янына китәр иде. Зәкия, күкрәгенә сыеша алмаган кичерешләрен Кәримәгә сиздермәскә тырышып, бөтен ачуын, үпкәсен эченә җыеп кайтып китте. Хәзер аңа гомер буе бу хәл белән килешеп яшәргә кала. Моның ничек авыр буласын күзаллый иде ул.

Тормыш үз җае белән ага бирде. Рәхиләсен үзенә Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк итеп кабул итте Зәкия. Иркәләп, назлап кына үстерде. Курчак кебек киендерде. Һәр эшкә оста  хатын, төн урталарына чаклы кул эше белән утырды. Ире белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт. Үзен бәхетле итеп тоя иде Зәкия.Тик бәхет дигәнең атлап килсә дә, йөгереп китә икән ул. Көтмәгәндә-уйламаганда, Харис кинәт кенә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Зәкия дә Кәримә кебек тол калды.

Бер-берсенә якын гына урнашкан йортларда яшәсәләр дә, хатыннар үзара аралашмадылар. Ә менә кызлары бергә уйнап үстеләр, мәктәптә бер парта артында утырдылар. Зәкия, Кәримәдән аермалы буларак, яратмый, хәтта күралмый иде Рәхимәне. Акылы белән болай эшләргә ярамагын аңлый, баланың монда ни гаебе бар, тик йөрәге белән кабул итә алмады ул аны. Инде Харисы да юк, барыбер кичерә алмады Кәримәне. Хәер, кайсы хатын гафу итәр иде икән үз иреннән бала тапканнарны.

Кызлар үзләренең бер ата балалары икәнен белми үстеләр. Авыл халкы өчен дә ул сер булып калды. Зәкия исә серне “җиде йозак белән” бикләп куйды. Кәримәгә булган ачуын Рәхимәдән алды. Уйнарга килгән балага гел арты белән торды, дорфа сөйләште, чырае ачылмады. Үзен монда көтмәгәннәрен сизенгән кыз, аларга килүдән туктады.

Шулай да, тагын бер тапкыр килде әле Рәхимә. Бу Кәримәнең вафатыннан соң булды. Көндәшеннән котылганына эчтән генә тантана итеп йөргән көннәре иде. Ятим калган баланы кызлыкка алырга дип, каяндыр бик ерактан, чыбык очы туганнары кайткан. Менә шул мәлдә, Рәхилә белән саубуллашырга дип килгән иде ул. Зәкия кызын өйдә юк дип алдады. Рәхимәне күрсә җене котыра башлый иде аның. Мескен бала башын иеп чыгып китте. Аның халәтен күреп, йөрәгенең кайсыдыр төшендә кызгану хисе кабынса да, хатын аны туктатмады. Иреннәрен ачулы кымтып, артыннан карап калды.

Күпмедер вакыт узгач  Рәхимәдән хатлар килә башлады. Тик алар, Зәкия кулына эләгә барып, казан астындагы учакта дөрләп яна-яна, көл булдылар. Бераздан хатлар килүдән туктады. Ничә еллар буена Зәкиянең йөрәген корт шикелле кимереп торган ачу хисе дә, көнчеллек газабы да әкренләп сүнделәр. Калган гомерен бердәнбер кызына багышлады ул...

Озак вакыт хәрәкәтсез ятудан оеган гәүдәсен кузгалтмакчы булды хатын, тик булдыра алмады. Яңагы буйлап агып төшкән күз яшьләрен сөртергә дә хәле юк иде аның. Икенче көнне Зәкия телдән калды һәм, күп тә үтми, бакыйлыкка күчте. Аның ни әйтергә теләгәне Рәхилә өчен чишелмәс сер булып калды.

3

Харис кызы икәнен Рәхимәгә әнисе үләр алдыннан гына әйтте. Теге вакыт шул хакта сөйләмәкче, куанычы белән бүлешмәкче булып килгән иде ул Зәкияләргә. Әнисенең үлеме кара кайгыларга батырса, Рәхимәнең бертуганы икәнен белү берчә тетрәндерде, берчә куандырды кызны. Кайгы һәм шатлык яшьләре бергә кушылды. Тик кайгысын уртаклашучы да, шатлыгын бүлешүче дә табылмады...

Еллар узды. Рәхимәне моннан бик еракка, илнең икенче читенә алып китүләрен , аны кызлыкка алган туганнарының иртә вафатыннан соң авылга кайтырга мөмкинчелеге булмавын, үз тырышлыгы белән эшләп тә, укып та йөрүен, югары белем алгач гаилә коруын, башта ирен, аннары ике баласын югалтып, хәсрәт  дәрьяларында йөзүен, нәкъ менә шул чакларда аның дин юлыннан китеп, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән үзендә арытаба яшәрдәй көч табуын һәм инде дистә еллар буе изге гамәлләр генә кылып яшәвен белми иде шул Рәхилә...

Кояш яман кыздыра башлады. Озакламый янып-пешеп, сусап оныгы җиләктән кайтыр, чәй куеп торырга кирәк. Карчык фотоны тирләгән учына кысып, авырлык белән күтәрмәгә менеп басты. Хәтсез вакыт олы юл ягына карап, уйланып басып торганнан соң , чак атлап, өйгә кереп китте. Бераздан офык читендә каракучкыл болытлар пәйда булды. Алар бик тиз куера барып, күк йөзен тоташ каплап алдылар. Түбә калайларын зыңгылдатып, эре-эре яңгыр тамчылары тама башлады. Яңгыр шәбәйгәннән-шәбәйде һәм шашынып аккан көчле су агымы,  юл читендәге тузан катламы белән бергә, аның өстендә уелып калган аяк эзләрен дә юдырып алып китте...

Күп тә үтми яңгыр туктады. Балкып кояш чыкты. Еракта, юл буйлап, яңгырга шәбәренеп кайтып килүче җиләкчеләр күренде.

Фото "Тулпар" журналы архивыннан.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Күңел ярасы. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Күңел ярасы. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: