Йортыбызның биек әйләнмәле баскычы буйлап беренче катка төштем дә, университетта укыганда алынган техник белешмә-сүзлекне эзләп китапханәбезгә кердем. Шунда китап арасыннан ниндидер хат килеп чыкты. Матур, вак хәрефләр белән сырлап әтиебез язып калдырган сигез битле хатны укып чыккач, мин эсселе-суыклы булып, озак уйланып утырдым. Нишләп боларны үзе исән чагында безгә сөйләмәде икән? Сөйләргә теләп тә, без игътибарсыз булганга, туктап калдымы икән? Әтиемнең хаты болай башлана иде:
“Мин, Мөхәррәм Фатыйхҗан улы Даутов, мең дә тугыз йөз дә кырык беренче елның салкын гыйнвар башында, сугышның иң авыр чорында дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әткәм Фатыйхҗан күзләре начар күрү сәбәпле армия хезмәтенә яраксыз булган, тик аны кырык ике яшендә кемнеңдер улы урынына фронтка җибәргәннәр. Ул, минем тууым турындагы хәбәрне дә алырга өлгермичә, беренче сугышта ук һәлак булган. Мин бу дөньяга аваз салган чакта өйдә сулар туңган, ашарга бер нәрсә дә булмаган, без бик ярлы яшәгәнбез. Элек кемнеңдер иске мунчасын сипләп салган иске өебез яшәү өчен яраксыз булган. Абый-апаларым кечкенәдән колхозга эшкә чыкканнар. Абый эшкә чыкса, аңа бер кашык он биргәннәр, чыкмаса – юк. Әнкәй сугыш беткән елда, тормыш авырлыгына түзалмыйча авырып, үлеп китте, без тома ятим калдык. Апа, үзе бала гына булса да, күрше авылның кошчылык фермасында колхоз тавыкларына бәрәңге пешерә иде, мин ачка үләр хәлдә булганга, курка-курка яшереп, бер-ике вак бәрәңге алып кайткалый. Яз-җәй көннәрендә урман буйлап, кешегә күренмәскә тырышкан биш яшьлек сабый, хәлдән таеп өч чакрым юл үтәм, апам янына барам да авызымны пешерә-пешерә, яшеренеп, бер-ике бәрәңге ашыйм. Кайчакта ач корсакка зур бәйрәм – бик сирәк булса да, бәрәңге арасында пешкән бер йомырка эләккәли. Авылда ачлыктан шешенеп үлүчеләр дә бар иде. Апа мине менә шулай ач үлемнән саклап калды. Үсә төшкәч, язмышның борылмалы юллары буйлап сәяхәт иткән чакта, мин авыл картларыннан сораштырып, Гафур бабабызның бик данлыклы кеше, сәүдәгәр булуын белдем... Нишләп соң ул безгә – оныкларына, балаларына бернәрсә дә калдырмаган? Кая куйган микән ул байлыгын?...” Уйларым мине шул чорга алып китте...
* * *
Мәскәү урамнарында көзге җилләр киләп салып йөри: әле агачлардан коелып төшкән сары яфракларны очырта, әле кешеләрнең җилкә-куен тирәләрен чәбәкли, кием чабуларын йолыккалый. Тирә-якта ыгы-зыгы, халык каядыр ашыга. Вокзалдан ерак түгел ике катлы агач йорт алдында як-якка каранып торган ир янына килеп җитүгә, Гафур туктап калды. Кара постау пәлтә киеп алган, каракүл бүрекле бу ирнең йөз чалымнарыннан татар кешесе икәнлеге күренеп торганлыктан, ул ипләп кенә татарча сәлам бирде:
– Әссәламегаләйкем, әфәндем! Татар бистәсенә, Әсәдуллаев сәүдә компаниясенә барыр юлны күрсәтмәссезме?
Яшь ир борылып юлчыга текәлде, сәламен алып, аның кем булуы белән кызыксынды. Юлчы чиста итеп кырынган, озынча буйлы, кара үткен күзле ир уртасы кеше иде. Сөйләме ачык, итәгатьле, тәрбияле кешегә охшап тора, кигән киеме затлы, килешле күренә. “Гафур Даутов!” дип, ул бераз башын игәндәй итте. Ул үзенең ерактан килүен, Мәскәүдәге татар бистәсенә барырга җыенуын белдергәч, теге ир теләктәшлек белдереп, үзенең дә шул якка юл тотуын, хәзер извозчик киләчәген әйтте. Алар шулай танышып киттеләр. Извозчикка утырып, кучерга күрсәтмә бирүгә, әңгәмә тагын ялганды.
– Таныш та кебек үзегез, кем дип белергә боерасыз?
– Мин Садыйк Ерзин булам, – диде ул, – Салих сәүдәгәрнең өлкән улы.
– Менә ничек икән, сөбханалла, әтиегезне беләм, Садыйк әфәнде! Охшагансыз. Мин Чулман – Кама буйларыннан, сумала заводы хуҗасы булам, монда эш белән килдем.
– Ерактан икәнсез. Ничек килеп җиттегез соң?
– Әлхәмдүлилләһ, Чулманнан Иделгә парахут белән төштек, Казаннан пуезга утырдым, – диде ул, үзе белән таныштырып. – Тауарым әле юлда, исән-сау килеп җитсен инде! Гафур Мәскәүдәге беренче гильдия сәүдәгәре Салих бай белән таныш иде. Кызыклы да, гыйбрәтле дә язмышлы кеше. Гади крәстиән улының яшьлегендә авылдан килеп урам себерүче булып эшли башлавын, тырышлыгы, намуслы булуы аркасында сәүдәгәрләрнең ышанычын яулавын, сәүдә эшенә керешүен белә иде ул. Салих соңрак Касыйм морзалары нәселеннән булган Вәли байның чибәр кызы Айнель-Хәяткә гашыйк була, гаилә кора, үз эшен җайга сала, иганә итә башлый. Бик күтәрелә Салих. Аларның соңгы елларда мех, тире, ефәк кебек тауарлар белән сәүдә итүен дә, Мәскәү җәмигъ мәчете төзелешенә алтын белән кырык мең тәңкә акча бирүен, татар зыяратын таш койма белән уратып алдыруын үткән елларда Мәскәүгә килгәч ишеткән иде Гафур. Менә шул хәйрияченең улы икән бит Садыйк әфәнде! Үрнәк алырлык, өлге итеп куярлык кешеләр белән аралашу бик мәслихәт эш!
Таш урамнар буйлап атлы извозчиклар йөреп тора. Мәскәүне яхшы белгән Садыйк Гафурны тирә-юньдәге байрак йортлар белән таныштырып бара. Мәскәү ямьле шәһәр, йортлары шәп, таш бизәкле балконнары, ак биек колонналары, алагаем биек тәрәзәләре үзенә тартып тора. Әйе, Гафурның да авылда нарат бүрәнәләрдән төзелгән мәчете, таш кибете, бер ишек алдында ике зур агач йорты бар. Ишек алдында үскән карт тирәккә сыерчык оялары ясап элде. Өйләре артык зур булмаса да, бик уңайлы, шәп. Туган ягын, Бүә буйларының гөлҗимешле, җиләкле-чәчәкле болыннарын, хуш исле, карагатлы- сандугачлы әрәмәләрен шәһәр шау-шуына алыштырамы соң ул! Төп йортын – ныклы тотка булырдай ышанычлы хатыны Хәтимәне, дүрт баласын күз алдына китерде ир. Хәтимә хәтта көндәшенә дә үз баласына карагандай карый, чыбык очы туганы булган ятимә кызны икенче хатынлыкка үзе алдырды. Әби-бабасы үлгәч, тәрәзәләре ишелергә торган иске өйдә ялгызы калган оялчан кыз иде Гөлсем. Инде баласын табарга әзерләнә чибәркәй, Хәтимәсе киңәшләрен бирә, өйрәтә. Авылын һич тә исеннән чыгармый Гафур. Ярдәмчеләр, туган-тумачалар күп. Карманда эшләре дә җайга салынган хәзер. Тик гаиләсен сирәк күрә ул. Олы улы – Фатыйхҗаны инде уникенче яшь белән бара, аны эшкә өйрәтергә – үзе белән йөртергә вакыт җитеп килә, сәүдә эшенең рәтен белеп үссен! Ярый әле кибеткә, сату эшенә игътибар итә башлады хәзер. Чыгып киткән чакларда: ”Улым, син минем урынга – хуҗа урынына каласың! Кара аны, бар эштә тәртип булсын,” – дип әйтүнең файдасы бар, ахры. Тик балалыгы бетми әле, сәламәтлеге дә йомшаграк. Ныгыр, һөнәр алып, атасына алмашчы булыр, Аллаһы боерса! Кызлары, ун яшьтәге Хәсинәсе дә, сигезе тулган Галимәсе дә әниләренә ярдәмче инде. Мәдрәсәгә дә йөриләр балалар, авылларында өч мәчет эшләп торганда белем алмый ярамый шул. Иң кечкенәсе, алты яшьлек Йосыфы бөтенләй башка, андыйлар турында “булырлыгы бугыннан билгеле”, диләр. Берәр эшкә тотына калса, төгәлләми туктамый. Бик үҗәт. Рәт чыгар анысыннан. Сабыр, түземле, гел әнкәсенә охшаган. Ә хатынын аңлап бетерә алмый Гафур, киткәндә аңа: “Җүләрем минем, көнләшә дә белмисең бит!” – дигән иде. Ул иренә: “Читек алсаң, икебезгә дә ал!” – дип калды.
Һич җитешә алмый Гафур, нишләсен, дөнья куа, гел юлда, гел мәшәкатьле сату эше белән йөри. Күңеле тынгы белми, гел җилкенеп алга чаба шул! Сарапулдан, Пермьнән яки Уфадан кайтып керә алмый. Әле Әгерҗе, Исәнбай базарларына да үзе барды. Вулыста гына түгел, губерна хуҗаларын да җайлыйсы бар. Минзәләгә барырга өлгерә алмады, Мәскәүгә китеп барды. Акча йөртә, шул тынгылык бирми, каһәрең! Әй, үткән гомерләр! Әле кайчан гына тәвәкәлләп эшен башланган иде бит! Хәзер тагын егерме-утыз дисәтинә урман алырга, заводны зурайтырга кирәк... Шулай уйланып бара торгач, алар биек манаралы таш мәчет янына килеп туктадылар. Бераз җил тынгандай булды. Төш уртасы якынлаша булыр... Гафур кесәсеннән чылбырлы алтын сәгатен чыгарып, вакытны карады. Садыйк:
– Татар бистәсенә килеп җиттек, Гафур әфәнде! Әнә Шәмси әфәнде Әсәдуллаев йорты!– дип, алдагы зур, күп тәрәзәле биек яшел йортка таба күрсәтте. Рәсәйнең төрле шәһәрләрендә сәүдә компанияләре гөрләп чәчәк аткан, табышы берничә миллион тәңкәгә җиткән әзәри мөселманы Шәмси Әсәдуллаев белән очрашу иртәгәгә билгеләнгән иде. Озакка сузмыйча кирәкле кешеләр белән сөйләшергә, сатасын сатарга кирәк. Күн сәүдәгәрләренә дә язгы каен тузыннан куылган яхшы дегет тәкъдим итәргә исәбе. Күннең сыйфатын, затлылыгын арттыра, йомшарта бит ул. Мондый тауарга сорау күп хәзер. Аннары зәкәт бирәсе булыр. Умарталыктан алган балны азлап авылдагы ятим әбиләргә таратсыннар. Шулвакыт мәчеттән сузып кына әйтелгән азан тавышы ишетелде. Алар ашыгып эчкә үттеләр. Үзе дини һәм дөняви белем алып чыккан данлыклы Хөсәения мәдрәсәсенә ошаган икән бу намаз бүлмәсе! Намаз вакыты җиткән иде инде.
* * *
Мең тугыз йөз унөченче елның ындыр ае керде. Гафур Әмҗе урманнары аша үтеп, завод төзелеше барган урынга, катнаш урман ешлына җиткәндә, көн кичкә авыша иде инде. Төз наратлар, зифа каеннар кичке тынлыкта хозурланып утыралар. Биектә, баш очында болытлардан арчылган күгелҗем- зәңгәр күк йөзе ялтырый. Ат алдыннан чапкан Актүш, инде килеп җитәбез, дигәндәй, кире хуҗасы янына борылып килде дә, тарантас кырыеннан чаба башлады. Каршыда хезмәтчеләр өеннән күтәрелгән төтен баганасы шәйләнде. Киң генә яланга килеп чыгуга, алда биек юан нарат кайрыларын юнып, озын тоткалы балталар белән агачка авыш сырлар чабып йөрүче авылдашы Хәсән күренде. Уртадагы тирәнрәк эз астына нарат сумаласы агып төшәр өчен тимер чиләкләр беркетүче туганы Сәлим Гафурны күрүгә эшен тәмамлап юлга таба атлады. Аланда эш кайный, зур чуен казаннар тирәсендә каен тузыннан дегет куучы дүрт ир мәш килә. Актүшне күреп, алар тарантастан төшеп килүче хуҗага таба борылдылар, хөрмәтләп сәлам бирделәр. Губернатор указы белән бирелгән утыз дисәтинә җирдәге бу урманда наратлар күбрәк үсә икән. Күптән түгел явып үткән яңгырдан соң таралган исерткеч һава, юл буендагы яшел күлләвекләрдән күтәрелгән хуш ис Гафур байның күңелен күтәреп җибәрде, ул эшчеләрне сәламләде дә озын өстәл янына куелган эскәмиягә борылды. Кемдер агачка эленгән тимергә сугып, чаң какты, яхшы атны туарып алдына солы салдылар. Управляющий күренде, аның артыннан эшчеләр җыелды. Гафур һәммәсе белән исәнләште, эшнең барышы белән кызыксынды. Монда татар-типтәрләрдән тыш, якын- тирәдәге авыллардан килгән урыс, мари, арлар да бар, бөтенесе татарча аңлый. Гафур татарча сөйләде. Эшнең нәтиҗәләре ярыйсы гына булып чыкты, канәгатьлек хисе белән ул эшчеләргә хезмәт хакын билгеләде. Аннары ярдәмчесенә – управляющий Климгә эндәште:
– Әйдә, Клим, складларны ач! Ничә мичкә смола-сагыз тутырдыгыз? Ничә пот булды? Иртәгә он китерерләр, бүлеп бирерсең. Мичкәләрне төяп җибәрерсең! Нарат сагызын өч метрдан ала башлагыз! Каен тузы җитәрлекме, кара аны, дегетегез сыйфатлы булсын!
Эше бетүгә, туганы Сәлим Гафур абзыйсын ак өйгә чакырды, гөмбә ашы белән сыйлады. Самавыр кайнаганчы авыл хәлләрен сораштырды:
– Авылда нинди хәлләр, абзыкай? Минекеләр исән-саумы? Туган-тумача, җиңгәйләр, нихәлдә?
– Аллаһыга шөкер, бар да исән. Җәй буе җиләк җыйганнар, кыш буе пирчәткә бәйләрләр инде.
Бераз сөйләшеп утыргач, Сәлим түр сәкегә урын җәйде. Аннары мунчага китте, хуш исле үләннәр кушылган миллек пешерде дә абзасын мунчага чакырды. Таң атуга Клим, Сарапулга китүче хуҗасын елга аша сал белән чыгарып, пароходка озатып кайтты.
Сарапулдагы үзгәрешләргә Гафур һич өйрәнеп бетә алмый. Өяз шәһәре бит, монда һөнәр училищесе дә ачканнар икән, адым саен чиркәү, тагын яңасы төзелеп ята. Татарлар күп булса да, яңа мәчет төзетмәгәннәр әле. Булганы да унбер еллар элек төзелгән. Шулай уйлана- уйлана ул баштан саклык банкына керде, аннары кызыксынып, яңа ачылган шәһәр музеен карап чыкты, шуннан соң гына типографиягә китте. Сәүдә өчен бланклар, ярлыклар бастырасы бар иде. Чыккач, уңга борылып бераз узуга, күн аяк киемнәре тегә торган яңа фабрикаларын күреп аһ итте... Хаҗитарханга су юлы белән бүрәнә-агач озатучы танышы янында төшкелекне ашап, чөгә балыгы белән сыйланып алгач, күн сәүдәсе белән эш йөртүче әшнәсенә кагылды. Чишәсе мәсьәләләр, эшлисе эшләр байтак иде, вакыт тиз үтте. Гафур, арып, соң гына, килгән саен туктала торган мәрхүм дусты Григорий йортына – Дунялар яшәгән йортка китте.
– Дүнә, ыздравствуй! Как поживаете? Ты одна, а где сынок твой Денислам? Ул аның исемен үзенчә, мөселманча әйтергә ярата иде.
Хатын тулы гәүдәсе белән Гафурга сыенды, елмаеп, кочаклап алды:
– Ой, Гафурчик, когда приехал? Денис уехал учиться в юнкерское училище, в Оренбург.
Үзе җитез генә иргә чишенергә булышты, түргә чакырды, өстәл әзерләде. Гафур да хатынга бүләген, күчтәнәчләрен сузды. Йорт эче бай итеп җыештырылган, ишек төбендә зур көзге, стена буенда аяклы сәгать, буфетта савыт-саба. Түрдә биек күн диван кукраеп тора, бер якта картиналар эленгән. Өстәлгә яшелчә ашы куелды, тозлы кыяр белән хәмер менеп кунаклагач, Гафур аларын кире алырга кушты да кайнар, сөтле чәй сорады.
– Ты, как всегда, такой правильный!
Хатын аңа ничектер яратып, үз итеп карый иде. Дуняның нәзакәтле хәрәкәтләре, нурлы соры күзләренең йомшак карашы, күпереп торган коңгырт чәчләре, килешле тулы күкрәкле матур гәүдәсе күзләрне иркәли, тик ир татлы, гөнаһлы уйларын куып, тыныч кына сөйләшеп утыра бирде. Денисның хәрби училещега ничек керүе белән кызыксынды. Бераздан йокларга урын салып, хуҗа хатын Гафурны күрше бүлмәгә озатты. Озак йокыга китә алмады Гафур. Төрле уйлар агымында бөтерелде. Иртәгә эшлисе эшләрен, йөрисе җирләрен барлады. Мәскәүдә Шәмси Әсәдуллаевның тагын ике йорт сатып алганлыгын, кибет белән мәктәп төзетергә теләвен, тик өлгерә алмыйча, Ялтада үлеп калуын бүген генә ишетте ул! Фарсы шахлары белән эш йөрткән данлыклы сәүдәгәр иде ул. Туган җиренә – Бакуга алып китеп җирләгәннәр икән. Садыйк бай шуларны да язып, Гафурга хат юллаган иде. Әҗәл сорап тормый, байлыгыңа да карамый шул! Кемнең язмышы ничек буласын бер Аллаһ кына беләдер. Гафур урынында уңга-сулга боргалана торгач, йокыга талды. Төнлә янында кемдер басып торганын сизеп уянып китте. Бәрәкалла! Бу нәрсә? Озын ак күлмәкле, чәчләрен иңбашына таратып җибәргән Дуня, нәрсәдер пышылдап иелде дә, көтмәгәндә ирнең кайнар кочагына чумды...
Ярсуы ярларына кайткач, күңелендә давыл тынгач, кат-кат уйлап ләззәтләнде, иләс-миләс йөрде ир: менә ничек туарылып назлый, онытылмаслык итеп сөя-сөйдерә белә икән марҗа хатыннары! Артык тыйнак, оялчан Гөлсеме дә, басынкы, тыныч Хәтимәсе дә аңа мондый онытылмас төн бүләк иткәннәре юк иде, мондый хәләтне бер генә дә кичергәне булмады әле аның...
Дөнья мәшәкатьләре белән сизелмичә бер-бер артлы еллар үтә торды. Беренче бөтендөнья сугышының өченче елы – унҗиденче ел узып бара. Рәсәй авылларында халык ачтан интегә. Канлы сугыштан аяксыз-кулсыз кайткан гарипләр күбәйде. Тормыш авыр, җимереклек, ачлык, үлем хөкем сөрә. Сугышка китеп, өч ел буена окопларда газга тончыгып, бет туйдырып, кан коеп яткан солдатларның икмәк, тынычлык таләп итүләрен аңлый Гафур. Фронтка корал алу, атлы кавалериягә ризык юнәтү өчен акча җыюдан ул да читтә калмаган иде. Тик Николай патшаның үз тәхетеннән ваз кичүе, Вакытлы хөкүмәтнең тоткан юлы, герман сугышның кинәт хурлыклы тәмамлануы, большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты төзелү – шундый вакыйгалар зур тизлектә берсен берсе алыштыра торды. Бу кызылларның властька килүе белән тәмамланыр дип кем уйлаган? 1917 ел ахырында Карманга яңадан-яңа хәбәрләр килеп җиткәндә Гафур урманда, аучылык хуҗалыгында иде. Ни белән бетәр бу хәлләр, гомер буе мал табып, ике гаиләсендәге алты баласының киләчәге өчен тырышып эшләү, борчылулар, нәсел җебен өзмичә саклау теләге – шундый сораулар тормышка аек карашы булган һәркем каршына, Гафур алдына да катлаулы мәсәлә булып килеп басты. Соңгы кайтуында яшь хатыны Гөлсем юксынуын сылтау итеп:
– Гафур, калдырма безне, балалар белән алып кит, мин синең белән урманда яшәргә дә риза!– диде, – әнә, кошлар дә бергә оя кора, бала чыгара! Хәтимә апа китмәячәк инде ул.
– Өммегөлсем-чибәрем, малайлар бәләкәй бит әле! Бераз үссеннәр, сабыр бул! – дигән иде ул аңа. Дөрес эшләдеме ул... Ил умарта корты сыман гөжли. Илдә гражданнар сугышы бара, ата – улга, агай – энегә каршы сугыша. Нишләргә, ялгышмыйча ничек дөрес юлны сайларга? Кемнәр соң ул мари полкы, латыш, чех батальоны, төрек хәрби тоткыннар полкы, ак генерал Дутов казаклары, Шаһит Ходайбердинның кызыл гаскәрләре? Баш җитәрлек түгел... Аклар килеп тирә-як авыллардан халыкны җыйганнар да атлы һәм җәяүлеләрдән батальон оештырып, Оренбурга кузгалганнар. Анда Кәраван-Сарайга кереп бикләнгән казак хәрби полкы отрядлары большевиклар партиясенә, аларның башбаштаклыгына каршы чыккан икән. Дутов дигән атаман Туган илнең куркыныч хәлдә калуын, болай барса Русиянең юкка чыгачагы турында чыгыш ясап, казакларны тагын үз тирәсенә туплый, имеш. Ниндидер гаскәриләр авылдан узышлый Гафурның да токымлы атларын алып киткәннәр. Совет власте урнаштырып йөрүче активистлар илдә гражданнар сугышы баруын, национализация, мобилизация дигән төшенчәләрне, Ленинның халыкка җир һәм тынычлык бирәчәге турындагы беренче Декретын халыкка аңлату белән мәшгульләр ди. Димәк, тиздән заводны да тартып алачаклар. Ярый әле үз вакытында алтынын, акчаларын яшереп өлгерде Гафур. Дөнья хәлен белеп булмый. Аны Хәтимәгә әйтеп, йә Фәтыйхҗанга күрсәтеп куярга кирәк. Хәзер бер кешегә дә ышаныч юк. Надан халык аклар килсә – кызылларны, кызыллар килсә – акларны хурлый, күбесе кызылларга ышана, теләктәшлек күрсәтә. “Җир – крестьяннарга!” – дигән яңгыравык шигарь өметләндерә аларны. Тик кайсы гына як килсә дә халыкның соңгы ризыгын талый. Канлы бәрелешләр булып торуын ишетеп кенә түгел, күреп беләләр хәзер. Авылдагы туган-тумачаның нәрсә уйлаганын белеп бетереп булмый... Ә үзенең омтылышларын, хыял-өметләрен кемгә сөйли ала соң ул? Халкының урланган тарихын, наданлык сазлыгына батып көн күрүен, тиз генә тормышның рәтләнмәячәген уйлады Гафур. Шулай булса да туган туфрагы, туган җире кадерле! Шушында үсте, шунда канат ярды бит ул! Әнә тау кырыенда авыл зираты, ата-анасының, әби-бабаларының җәсәде күмелгән ич анда... Урман буендагы умарталыгы яныннан узды, Бүә буендагы су тегәрмәненә, мәчетенә таба карый-карый борчылып кайтты ул. Болар үзе өчен генә түгел, халык өчен, авылдашлары өчен дә эшләнгән иде бит. Үсеп килүче улларына ныклы хуҗалыгы, ышанычлы эше калыр дип уйлаган иде. Элек үзендә эшләп йөргән хәерче Хәсәннең олы улы кызыл командир булып алган да “Далуй байларны! Буржуйларның нәселләрен бетерәчәкбез!” дип оран сала, ди. Гафур байның ипиен ашап үсте бит ул, мөртәт! Яшәргә ирек бирмәсләр микән ни? Шундый әрнүле уйлар белән ул авылга якынлашты.
***
Карманда олы хатыны, акыллы Хәтимәсе аның кайтып керүенә һич шатланмады, киресенчә, борчылуы йөзенә чыкты.
– Вакытсыз йөрисең, бик тынгысыз чакта кайттың! Әйдә, чишен, хәзер малайлар атны тугарыр! – диде. Фәтихҗан белән Йосып әткәләрен килеп кочакладылар, киез итекләрен эләктереп лапаска чыгып киттеләр.
– Фәтыйхны ничек алып китмәделәр? Егет булган бит! Гафур шулай диде, хатыны белән күреште, хәлләрен сораштырды.
– Күзләре белән интегә бала. Бик авыртына инде.
– Мин аны Пермьгә, духтырларга алып китәрмен дип кайттым, Хәтимә! Хәсинә, Галимә! Кызларым, сөбханалла, ничек үсеп беткәнсез, менә сезгә урманнан куян күчтәнәч җибәрде! Әткәләре кесәсеннән берничә уч чикләвек чыгарды. Ишектән кергән улларына юл качыгын китерегә кушты. Гөлсемнән туган игезәк уллары турында сораштыра гына башлаган иде, чоланда аяк тавышлары ишетелде. Җилкәләренә винтовка аскан өч кызылармеец килеп керде.
– Әһә, бу буржуй да кайткан! Озак көттердең, контра! Киен, киттек, – диде берсе усал карап. Хәтимә өстәлгә аш чыгарырга йөри иде, куркуыннан кулындагы тәлинкәсе төшеп ватылды. Ул иренә барып тотынды, елый башлады.
– Туктагыз әле, юлдан кайтып су да йотмады, кая алып китәсез аны? Чыгып качмый бит ул!
Ул ачыргаланып, кырык яшендә үк чәчләренә чал төшә башләган иренең кулларына ябышты, битләрен сыйпагандай итте. Дүртәүләшеп карап торган балаларының күзләрендә курку катыш өметсезлек күренде. Әтиләренә килеп елышканга, аларны шундук куып җибәрделәр: “Якын килмәскә!” Гафурны ашыктырып алып чыгып киттеләр. Урамда көтеп торган чабаталы, колакчын бүрекле, ярым хәрбиләрчә киемле, коралланган өч кеше алар артыннан иярде. Хәтимә белән олы улы өсләренәнә кияргә дә онытып, артларыннан ук йөгереп чыктылар, тик Гафурны каравыл өенә таба алып китеп баралар иде инде. Тирә-якны караңгылык каплады. Хәтимә күрше йорттан кабаланып чыгып килүче көндәше Гөлсемгә борылды да, елый- елый:
– Алып киттеләр, имансызлар! – дип, кар өстенә ауды. Алар икәүләшеп, кочаклашып, үзәкләрен өзгән өметсезлектән чарасыз калып еладылар.
* * *
Март кояшы белән март җиле бергәләп тырышалар: агач төпләрендә чокырланып көпшәк карлар эри, агачлардан сузылган озын шәүләләр кара-кучкылланып тора. Туган җирләрендә бала чыгарыр өчен кошлар кайта башлады. Дәррәү каркылдап очкан каргалар төркеме агач башларындагы ояларга килеп кунды. Якындагы күл өстендәге шугалакта бала-чага да юк. Тереклек чыганагы булган язгы кояш инде күтәрелсә дә, авыл әле йокыдан да уянмаган кебек. Урамда кеше-мазар күренми, тик Гафурның үлеме турындагы хәвефле хәбәр сәгате-минуты белән авылга таралды.
Кеше күзенә күтәрелеп тә карамаган, йөзе саргаеп киткән Хәтимә дә, тыгыз кара толымының берсе үрелеп бетмәгән, елудан күзләре шешенеп беткән Гөлсем дә, котлары очкан балалары да агачлык янында иде инде. Агачлыктагы юлдан бер төркем кеше атлы чаналарга таба килә. Шунда җыелган халыкка командир усал итеп:
– Мәеткә кагылмаска! Күмәргә рөхсәт юк! – дип кычкырды. Взвод китеп барды. Кешеләр җыелды, кар өстендәге кан тапларына, мәетнең уңайсыз яткан гәүдәсенә карап, якыннарының кайгысын уртаклашкандай сөйләнделәр.
– Җиде мылтыктан бит! Бердән генә дә түгел! Нинди золым эшләгән соң ул шул чаклы? Имансызлар!
Туганнары якынрак килеп Гафурның аяк-кулларын рәтләде, өстенә өйбер япты. Хәтимәне читкәрәк алып китәргә теләделәр, тик ул кымшанмады да.
– Әй, Ходаем! Ахырзаман шушыдыр инде. Кешене чебен урынына да күрмиләр! Кайчан бетәр микән бу башбаштаклык... – Күпме халыкка ярдәм итте. Ялкауларны җене сөйми иде!
– Ике хатын белән яшәде, буржуй! Безгә берәү дә юк!
– Син эт ялкавына нинди хатын барсын... Син йокы симерткәндә ул баш күтәрми эшләде.
– Әһә, син сәүит бласе тәгәрмәченә таяк тыгасыңмы?
– Без ачка интеккәндә алар ярлы халыкның канын эчеп, баеп яттылар, шул кирәк аларга, яшәсен крәстиән-большевиклар партиясе!
–Мәчет төзегән кеше бит ул! Динне хөрмәт итте, мәрхүм! Ата-анасын онытмады, хәерен таратты! Юньле, иманлы кеше иде, урыны оҗмахта булсын!
Мәчет картлары ясин чыкты, догалар укыды. Ике сәгатьтән соң мәет янында алты кеше генә калган иде. Төнге буранда зыяратта яшерен кабер казылды, ә иртәнгә мәет урынында юк иде инде.
Карлар эреп бетеп, яшел үлән баш калкытканда авылга тагын хәбәр таралды:
– Гафур кибетенә кәрәчин кайткан! Кызыл сәтин дә китергәннәр, ди.
– Гафур байның бала-чагасы белән хатыннары Хәсәннәр мунчасына күченгән, аларны куып чыгарганнар ие бит.
– Сугыш бетәргә озак калмаган, диләр! Ирләребез Колчакны җиңеп кайткач, без дә, бәлки, кешечә яшәрбез !
– Гафур байның йортларын сүтәләр икән. Яшергән алтыннарын эзлиләр, ди! Силсәүит салырга бүрәнәләрен ташыячаклар, ди!
Әмҗе урманыннан эчкәрәк кереп, Пермь ягыннан килүче юл буендарак партия кушуы буенча җибәрелгән ирләр, крестьяннар заводны сүттеләр, олау-олау агачны, зур чаннарны район үзәгенә бик озак ташыдылар. Кармандагы ике биек йорттан, бер мәчеттән сүтеп алынган шыгырдап торган юан нарат бүрәнәләрне яшь дәүләтнең урындагы җитәкчеләре кирәгенә тотты. Алар авыл советына да, район үзәгендә төзелүче хастаханәгә дә, военкомат бинасын төзергә дә җитте, әле тагын алтмыш елдан да артык бу корылмалар тырыш хуҗага һәйкәл сыман тора бирде. Озак еллар буена “Гафур кибете” дип йөртелгән кибет авыл халкына хезмәт итүдән туктамады. Тормыш дәвам итте. Бүә елгасы суын Гәрәгә, Гәрә Агыйделгә, Агыйдел Чулманга озата торды, хәсрәт дәрьясы киңәйгәннән киңәя барды. Тик хуҗасы атылган, өйләре сүтелгән, оялары туздырылганнан соң таралышкан кош балалары кебек таралган, кимсетелгән гаиләнең, балаларның авыр язмышы белән бер генә дә кызыксынучы булмады...
Фото: bangkokbook.ru