Чәчмә әсәр
6 Сентября 2023, 17:36

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Аязучан болытлы һава. Хикәя (Башы)

Талчыбыктай зифа һәм сылу да икән соң үзе, гүя, ул атламый, ә йөзеп бара. Ул утлы күмер сыман янган күзләр, төз муен, кояш нурларында көмеш сыман елык-елык килеп иңбашына сузылып төшкән чем-кара чәчләре дисеңме. Шул талчыбыкның шома тәнендә шактый ук бүртеп чыккан пар бөреләр... Алга таба дәвам итим, дисәм, сүз җитми, сүз...

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Аязучан болытлы һава. Хикәя (Башы)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Аязучан болытлы һава. Хикәя (Башы)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Аязучан болытлы һава. Хикәя (Башы)

Мәскәү шәһәрендә, Халыкара язучылар берлегендә, Сергей Михалковның урынбасары булып эшләп йөргән көннәрем. Эш урыныбыз – «Война и мир» романындагы Наташа Ростованың беренче балы узган тарихи бина. Аның аскы катында ресторан. Төшке ашны, рәис белән кара-каршы утырып, без шунда ашый торган идек.

– Ринат, сиңа бер үтенеч бар бит әле бүген, – дип мөрәҗәгать итте ул көннәрнең берендә.

– Тыңлыйм. Тыңламый хәлем юк, Сергей Владимирович...

– Бүген, сәгать дүрткә, Журналистлар йортына чакыру бар. Анда дөньяның төрле почмакларыннан җыелган рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу була. Вәгъдә биргән идем, әмма бара алмыйм. Бармавымның сәбәбе бик җитди – бер чибәр кыз белән күрешү җае чыкты. Коткарсаң син генә коткарасың, – диде аксакал, уенын-чынын бергә кушып.

– Сәбәп чынлап та бик җитди икән шул, – дидем. – Әмма бу очракта, Сергей Владимирович, мин бит сезне алыштыра алмам. Аларга мин түгел, танылган шагыйрь Михалков кирәк. Өстәвенә тагы, рус теле белгечләре, дисез... Фамилиямне ишеткәч үк качып бетмәсләрме?!. Бәлки, миңа, сезнең урынбасар буларак, теге чибәр кыз янына барырга кирәктер?..

Шаяруны аңлый һәм шаярганны ярата да торган иде аксакал. Бу очракта да рәхәтләнеп көлеп алды.

– Хәйләкәр дә соң үзең. Син татар түгелдерсең бит? – дип куйды соң чиктә.

Берни эшләр хәл юк, ризалашырга туры килде. Беренче мәртәбә генә түгел ич, кайбер көннәрдә җидешәр-сигезәр урынга чакыру китерәләр иде аңа. Бу кичне дә җаваплы очрашулары барлыгын беләм. Тугызынчы дистәсенең икенче яртысын барларга керешкән шагыйрь, бик теләсә дә, кырыкка ярыла алмый бит инде.

Кушылган җиргә кичекмичә бардым. Мин киләсен хәбәр итеп куйганнар иде, ихтирам белән каршы алдылар, чәй эчерттеләр һәм президиумга утырттылар. Иҗат берлеге һәм язучылар исеменнән сәламләп чыгыш ясарга да туры килде. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган рус теле һәм әдәбияты белгечләренең ихлас чыгышларын тыңлау чын-чынлап онытылмаслык тәэсир ясады үземә. Кайда гына укытмыйлар икән дә кайда гына өйрәнмиләр икән рус телен һәм әдәбиятын – Япониядә, Кытайда, Австралияда, Африка һәм Көньяк Америка илләрендә... Хәтта, күпме яшәп, күпме дөнья гизеп тә, исемнәре шул көнгәчә колакка чалынмаган утраулардан килгән вәкилләр чыгыш ясады. Һәрхәлдә, ник барганыма үкенеп утырырга туры килмәде, үзем өчен бик файдалы һәм гыйбрәтле яңалыклар алып киттем бу очрашудан.

Өйгә шактый ук соңарып кайтырга туры килде. Чәй өстәле артына утырдым һәм, ияләнгән гадәт буенча, телевизорны кабыздым. Анда-монда баскаларга керешсәм, ни күрим – Мәскәү шәһәре каналларының берсендә шул кичәдә чыгыш ясаган бертөркем галим-голамә түгәрәк өстәл артында әңгәмә корып утыра. Исемнәре хәтердә калмаган булса да, таныш йөзләр, таныш сүзләр игътибарымны җәлеп итте...

Әйе, мин әйтәм, бу япон кызының үзенчәлекле акцентына һәм, әлбәттә, мөлаем йөзенә беренче күрүгә үк игътибар юнәлткән идем. Ә менә теге ир егет Бразилиядән иде кебек, Есенин шигырьләрен яттан сөйләп сокландырган иде ул... Ә монысы – иллене узып барган, карап торышка әллә ни чибәрлеге булмаса да, мөлаемлыгы белән үзенә тартып торган кара тәнле ханым, Кубадан. Тәнәфес вакытында аның белән хәтта берничә авыз сүз дә алыштык кебек әле. Минем Язучылар берлегеннән икәнемне белгәчтер инде, яныма килеп, үзе сәлам бирде. Исемен дә әйтте әйтүен, әмма хәтердә калмаган. Яшьлек елларында шигырьләр дә язган икән. Хәзер Гавана университетында рус теле һәм әдәбияты укыта. Бик иркенләп фикер алышырга иде кебек исәбе. Минем кайда һәм кем булып эшләвем, нинди әсәрләрем булуы хакында да кызыксыну белдергән иде... Әмма, җавап бирергә өлгердемме-юкмы, күренекле рус язучысы, күптәнге дустым Александр Арцыбашев килеп кочаклап алмасынмы үземне шул мизгелдә. Билгеле инде, әңгәмә шунда өзелде, әллә ул ханым үзе китеп барды, әллә, хәл-әхвәлләр белешә торгач, без читкә тайпылганбыз, ачык кына әйтә дә алмыйм хәзер.

Чү, тапшыруны алып баручы кунакларга кызыклы гына сорау белән мөрәҗәгать итте түгелме:

– Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, рус әдәбияты белән кызыксынып китүегезнең тарихы нидән башланды, шул хакта безгә дә кыскача сөйли алмассызмы?

– Лев Толстой романнарыннан башланды, – диде берәве.

Икенчесен яшьлек елларыннан ук Достоевский әсәрләре таң калдырган. Пушкин, Лермонтов һәм Есенин исемнәрен дә кат-кат кабатладылар...

Чират Гавана университеты профессорына җитте. Ә ул, ни сәбәпледер, үз уйларына бирелепме, икеләнә калды бер мәлгә.

– Ә сез, Донья Алеида, ни диярсез? Нигә дәшми утырасыз... Сезнең рус әдәбиятына килү юлыгыз кем иҗатыннан башланды?

– Унҗиде яшемдә мин бер рус егетенә гашыйк булган идем, – диде ул, гел көтмәгәндә. Һәм шул урында, еракта калган хатирәләрен барлауданмы, бераз югалып калды.

«Ах» та «ух» иттеләр өстәл артында утыручы коллегалары, аларга бу бик тә кызыклы тоелды. Кайсы берәүләре елмаеп һәм көлеп тә җибәрделәр кебек. Алып баручы шундук элеп алды:

– Кызык, бик тә кызык, – диде ул. – Шул мәхәббәтегез хакында безгә дә сөйләп китмәссезме...

– Сөйләрлек берни булмады, – диде ханым, тирән сулыш алып. – Ул егет испанча бер сүз белми иде, мин – русча... Аңлаша алмадык. Ул китте һәм эзсез югалды. Ә мин үземә, һичшиксез, рус телен өйрәнәчәкмен, дип, сүз бирдем шуннан соң. Һич кенә дә рус теле яисә әдәбияты белгече булу түгел иде хыялымда. Математик булырга җыена идем мин.

– Менә бит нинди тарих, ничек кызык килеп чыга, – дип, тагы да җанлана төште тапшыруны алып баручы. – Ә ул егетне бүтән күрмәдегезме? Эзләмәдегезме?!.

– Сез ни сөйлисез, Куба кайда да, Россия кайда... Нинди эзләү, нинди табу, дисез. Минем менә гомеремдә беренче мәртәбә чит илгә чыгуым, яшьлек хыялым тормышка ашты – Мәскәүгә килдем.

– Донья Алеида, сез бүген Россиянең башкаласы Мәскәү шәһәрендә. Әйтегез әле, ул егетне эзләргә һәм эзләп табарга теләр идегезме?

– Ул заманнан бик күп вакыт узды, – диде ханым, беркадәр уңайсызланып. Чигәсенә төшеп торган чал чәчләрен ипле генә артка таба сыпырып куйды. – Күрәсез, миңа да унҗиде яшь түгел. Аның да егет чаклары узган булса кирәк...

– Ә шулай да? – дип, төпченүен дәвам итте алып баручы.

– Мин аны эзләп килмәдем, – диде ханым, катгый рәвештә. Һәм әллә нидән генә, ерак яшьлектә калган хисләрен искә төшерепме, шул мизгелдә күз читләрендә мөлдерәп пәйда булган яшь тамчыларын яулык чите белән сөртеп куйды. – Әмма, гел уйламаган-көтмәгәндә, мин аны очраттым бит.

– Очраттыгыз?! – дип, гаҗәпләнүдән үзалдына сузып куйды алып баручы.

Бу сүзләрне ишеткәч, як-ягында утыручылар да, ышанырга-ышанмаска белми, ачкан авызларын йомарга онытып, бер мәлгә хәйран калып тордылар.

– Таныдыгызмы?.. – диде араларыннан берәү.

– Мин таныдым.

– Ә ул?

– Ә ул мине танымады...

– Менә-менә, ир-атлар шундый инде... Алардан башканы көтеп тә булмый, – дип күтәреп алды янәшәдә утырган берничә хатын-кыз. Ир-атка карата мөнәсәбәт шул кадәрле дә бердәм булыр икән. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган укымышлы кешеләр бит без югыйсә.

Шушы минутта бу программаны карап утырган мәскәүлеләрнең дә бик күбесе килешкәндер дип уйлыйм мондый фикер белән. Мин дә баш кагып утырдым кебек әле.

Алып баручы дилбегәне кулыннан ычкындырырга теләми иде, әлбәттә, әмма сүзне капылт кына читкә борып җибәрүе дә уңайсыз. Бу тарихны йомгаклау максатыннан булса кирәк, ул тагы, кара тәнле, әмма искиткеч мөлаем һәм якты карашлы әлеге профессорга мөрәҗәгать итте:

– Сеньора Алеида, бәлки, ул егет... Хәер, бүген инде ул, әлбәттә, егет булмас, әфәнде, диик, сезне хәзер телеэкраннан күрә торгандыр дип гөманласак, аңа бүген ни дип әйтер идегез?

Ике уйлап тормады ханым, шундук җавабын да тапты:

– Яратам, – дияр идем. Һаман яратам... Һәм тагы шуны әйтим: мин хәзер дә, әледән-әле, үзем туып-үскән Варадерога кайтам. Океан читендәге кайнар ком өстеннән атлап, ялгызым гына йөргәндә, еракта калган яшьлегемне һәм әлеге россияле сеньорны очратырмын кебек тоела. Инде менә исемегезне һәм фамилиягезне дә белдем хәзер, әмма әйтмим, сезне уңайсыз хәлгә куярга теләмим. Шуны гына әйтәм: күрәсез ич, мин вәгъдәмдә тордым – рус телен өйрәндем. Ә сез...

Телевизорымны икенче каналга күчердем шунда, футбол карарга керештем. Күчерүен күчердем, ә теге шактый ук калыная төшкән кара тәнле ханым һич кенә дә күз алдымнан китми. Аның күз читләреннән мөлдерәп саркылып чыккан кайнар яшь бөртекләре гүя минем яңагымнан йөгерешәләр. Эчкерсез һәм ихлас сүзләрен онытырлыкмы: «Варадеро... океан читендәге кайнар ком... Мин өйрәндем, ә сез...»

«Варадеро» дигән сүзе айнытып җибәрде үземне. Кубада, Варадерода минем дә булганым һәм ял иткәнем бар иде бит. Сиксәненче еллар башында Татарстан профсоюзлары өлкә комитеты мине Азатлык утравына ялга баручы туристлар төркеменең җитәкчесе итеп юллаган иде. Яхшы хәтерлим, миңа, җитәкче буларак, унҗиде доллар акча да алыштырганнар иде әле. Ә туристларга, ялгышмасам, уникешәр доллар. Хәер, алар югалып кала торганнардан түгел, барысы да сәүдә оешмаларында эшләүчеләр, кем әйтмешли, «завмагазин» да «завсклад» – ул елларда һәркемгә кирәге чыга торган кешеләр. Эшләүләрен белмим, көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, ял итеп тә күрсәтте соң үзләре.

Яшь ягыннан гына түгел, тормышны аңлаулары белән дә алар миннән күпкә тәҗрибәлерәк булгандыр. Минем исә бу – беренче мәртәбә чит илгә чыгуым. Шуның өстенә төркемдәге һәр кеше өчен җаваплылык та йөкләнгән бит әле үземә. Юлга чыгар алдыннан нинди генә оешмаларга чакырмадылар да нинди генә кисәтү һәм таләп өймәделәр җилкәмә... Тегесе дә ярамый, монысы да ярамый. Завмагазин һәм завскладлар исә, шагыйрь әйтмешли, «ярамыйга карамый». Океан читендә зур бер төркем булып җыелалар да, үзләре белән алып килгән затлы эчемлекләрне капкалый-капкалый, карта уйнарга керешәләр, дөньяларын онытып ял итәләр. Телләрендә акча да мал, мал да акча. Ә миңа, акчасыз яшәргә күнеккән яшь татар язучысына, бу сүзләр ят. Малсыз һәм акчасыз гына коммунизм төзү хыялы белән яши идек бит...

Мин дә ял итәргә килдем, әлбәттә. Әмма алар арасында күңелсез, үземә урын таба алмыйм. Юк сәбәпне бар итеп, бер читкәрәк тайпылам да, кайнар ком өстенә сузылып ятып, Хемингуэй әсәрләрен укырга керешәм. Рус телендәге ул китапны Гаванада китап кибетеннән тапкан идем. Язучының әсәрләрен үзе яшәгән, үзе иҗат иткән төбәктә уку аеруча тәэсирле икән ул. Кояш нурлары тәнне яндыра башлаганны сизсәм, барып су керәм, океанның җылы дулкыннарында тирбәләм, туйганчы йөзәм. Гыйнвар уртасында шундый рәхәтлек кичерермен дип кем уйлаган... Без юлга чыкканда, Казанда утыз тирәсе суык калган иде, ә монда шул кадәрле үк эсселек. Җирле халык су тирәсендә әллә ни күренми, «нигә?» диеп сорау бирсәң: «кыш ич, суык», дип җавап кайтаралар. Безгә бу көлке, әлбәттә.

Көннәрдән бер көн, шул рәвешле, ялгызым гына комда кызынып китап укып ятам. Сәүдәгәрләрем шау-гөр килеп ял итә: берөзлексез анекдот сөйлиләр, шаркылдашып көлешеп алалар, акчага карта уйныйлар, тарталар, ара-тирә шешә һәм стаканнары шалтырап куя.

Берара башым калкытып карасам, ни күрим, безнең төркемдәге ир-атларның берсе, чалыш-молыш атлап, читтә ялгызы гына китап укып яткан кара тәнле бер яшь кыз янына китеп барды. Кызның баш очына ук барып чүгәләде бу. Эчеп алгач, безнекеләрнең батырлыгын беләсез, тегеңәргә кулын да сузгаларга кереште. Ә кыз моның белән сөйләшергә теләми, китабына текәлгән, авыр сүз әйтергә тартына, итагатьле генә аны читкә тибәрә. Бәйләнчек черки сыман шактый гына азаплады бу теге кызны. Бәлки, миңа яннарына барып, чит ил кешесенә болай бәйләнү ярамаганлыкны якташыма аңлату, кисәтү дә кирәк булгандыр. Әмма, сабырлыгым җыеп түздем, тавыш-гауга чыгарудан уңайсызландым.

Ниһаять, кызның түземлеге тәмам бетте, яткан урыныннан капылт кына торды да, китаплары һәм аяк киемен ике кулына алып, яр буеннан ипле генә безгә таба китте. Су читләтеп минем турдан узып бара. Талгын дулкыннар әледән-әле аның аяк йөзләрен үбеп-үбеп ала. Күрмәгәнгә сабышам, әлбәттә, әмма күзәтәм... Күз төшкәч, күзәтми мөмкин дә түгел. Талчыбыктай зифа һәм сылу да икән соң үзе, гүя, ул атламый, ә йөзеп бара. Ул утлы күмер сыман янган күзләр, төз муен, кояш нурларында көмеш сыман елык-елык килеп иңбашына сузылып төшкән чем-кара чәчләре дисеңме. Шул талчыбыкның шома тәнендә шактый ук бүртеп чыккан пар бөреләр... Алга таба дәвам итим, дисәм, сүз җитми, сүз... Ул зифалык һәм аның хәрәкәтләрен тулырак тасвирлар өчен, рәссам яисә музыкант булып туарга кирәк булган. Бары монда, җылы океан эчендә урнашкан шушы җәннәткә тиң утрауда гына туып үсәргә мөмкин андый да зәвыклы һәм нәзакәтле табигать баласы.

Кыз, бераз ары китеп, үзенә яңа урын тапты. Сүзсез музыка сыман, ипле генә салмак хәрәкәт белән, ком өстенә сузылып ятты. Һәм тагы китапларына капланды. Әле берсен алып укый, әле икенчесеннән ниләрдер карап ала. Юк, бу һич кенә дә укыганга сабышу түгел, чын-чынлап нидер өйрәнә, вакытның кадерен белеп, имтиханга әзерләнә, дигән нәтиҗә ясадым үзалдыма.

Ул да түгел, теге бәйләнчек ир-ат яңадан хәрәкәткә килде, әнә, үзалдына сызгырына-сызгырына, океан читләп минем турыдан узып бара.

– Наил абый, – дидем үзенә, берни күрмәгән һәм аңламаганга сабышып. – Кай якларга китеп барышың?..

– Су кызын эзләп баруым әле менә...

– Наил абый, дим, бәйләнмә инде шул балага, имтиханга хәзерләнә торгандыр, күрәсең, сөйләшәсе дә килми ич.

– Энем, мин үзем беләм, – дип, эре генә кул селтәде дә ул миңа, юлын дәвам итте.

– Ярар алайса, үзең беләсеңдер, – дидем дә, ул тарафка башка карамаска ният итеп, борылып яттым. Ә шулай да ара-тирә Наил абыйның кыз янында русчалы-татарчалы ниләрдер мыгырданганы барыбер колакка чалынып торды. Торып үзен шелтәләсәм, көн кебек ачык, тавыш чыгарачак. Түздем...

Бераздан, шул тарафка күз төшерсәм, ни күрим, теге кыз тагы торып баскан. Бәйләнүчедән ничек котылырга икән дип булса кирәк, бертын як-ягына карап торды. Һәм, китапларын кочаклап, миңа таба атларга кереште. Әйе, туп-туры миңа төбәп килә. Сизеп торам: «Бу сәрхушне туктатыгыз, бәйләнмәсен миңа, туктатмасагыз, тавыш чыгарачакмын», – дип әйтәчәк инде бу. Шул гына җитмәгән!

Мин яткан урынга, күп булса, метр ярым ара калгач, ниһаять, ул тукталды. Күңелдә шом, ни әйтер дип көтәм. Ә ул шундый мөлаем итеп елмаеп җибәрмәсенме, тулышкан иреннәре артында ап-ак тешләр балкып җемелдәде.

– Буенос диас, – диде иң элек, һәм тагы миңа аңлашылмаган ниндидер ягымлы да, йомшак та испан сүзләре тезеп китте.

«Хәерле көн» дигәнен аңладым, әмма башкаларын юк. Көлке чыккандыр бәлки, шундый алиһә каршыңда басып торганда, җавапсыз калып булмый бит инде.

– Буенос, буенос, – дигәнмен, алдын-артын уйлап тормастан.

Ул тагы нидер аңлатты. Һични аңламасам да, мин баш кактым. Яр читеннән, берни булмагандай, үзалдына сызгырынып кайтып килүче Наил абзыйга да ишарәләде кебек.

Мин тагы «буенос-буенос», дидем. Башкача ни диим соң, испан телен белмим ич. Шуның өстенә бит әле, кызыбызның теле телгә йокмый, автоматтан аткандай тиз сөйләшә. Көтелмәгән бу очрашудан юлда өйрәнеп килгән җидесигез сүзем дә кинәт онытылган, хәтергә килми тинтерәттеләр.

Кызның, үзе яшь кенә булса да, тапкырлыгы һәм кыюлыгына исең-акылың китмәле. Рөхсәт биргәнмен, күрәсең, шул үзе басып торган җирендә ком өстенә сөлге җәеп, аның бер башына китапларын тезеп куймасынмы! Һәм ипле генә, талгын җилдә сыгылган тал чыбыгыдай бөгелеп, үзе дә сузылып ятты шунда. Текәлеп карамаска тырышсам да, аның шомырт сыман чем-кара зур күзләрендә чагылып киткән якты балкыш һәм беләзеккә сыяр сыман тоелган бер йомарлам майдай нечкә биле хәтердә уелып калган.

 

(Ахыры бар).

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас