

Әкрам алачыкка керде. Чөйдә эленеп торган көтүче кожанының кесәсен капшады. Әһә, урынында. Суык, кәһарең. Әй, барыбер бер үләргә, өйрәнгән тамак инде, шуннан гына йотсаң да ярый. Әчелеге сизелмәде. Шулай да чөйгә эленгән балан бәйләменнән туң җимеш өзеп капты. Монысы тәмләнеп, балланып киткән. Тора-бара теге нәрсәкәй үзенекен итте: кызыл үңәчтән төшкән саен җылынды, ашказан тирәсендә хәтта эчне яндырырлык та көч тапты. Тагы кабатлады. Ни хикмәт, ярсулыкны да, гарьлекне дә тарата башлады бу дару. Хәтта кызулыгы тартылган сеңерләргә дә яшәү дәрте бирде, буыннарны йомшартты.
– Эх-х, өйгә кереп, өстәлеңә салат-малатын куеп, кыздырылган итнең парын әрсезләнеп сулый-сулый адәмчә ике генә рюмка эчемлек эчәргә дә, диванга сузылып ятып, телеиворны кабызырга иде-е... Менә шәһәр халкы кебек.
Аптырый, Әкрам, Уфадагы абыйсына барса, җиңгәсе өлтерәп йөри, тулай торакның тар бүлмәсе киңәеп киткәндәй була, билләһи. Әллә юри, әллә чын бер-бересенә шаярып кына төртешеп алалар да “хи-хи-хи” дә “ми-һи-һи”… Тагы килеп, карават белән өстәл арасында юл бирешә алмаган булып кыланалар. Шуңа да озак утырмый аларда Әкрам. Авылдан җибәргән күчтәнәчләрнең сыйганын – суыткычка, сыймаганын тышкы яклап тәрәзәгә беркетелгән читлеккә тутырганын көтә дә, үзләреннән сәлам хаты – Әкрамнең аларда булганлыгын исбатлаучы кәгазь яздырып, чыгып китү ягын карый. Алардан чыккач, озак бара кичке шәһәр буйлап. Өстәлдәге сыйны уйлый, теш арасына кысылып калган валчыкларны теле белән әвәли, кикерткәндә тамак төбенә килгән шәрабның тәме белән хушсына. Ләкин ул төп сәбәп түгел, юкны бушка аударып, вакыт үткәрүе генә. Ә чынында...
– Кайда булды икән дип торам. Нәрсә, тагы чыгып ычкыныргамы уең? – Гөлмәрьямнең күзләре шундук шешә башын шәйләде. – Сәлиханың сәмәен алгансыңдыр әле. Кайсысына димедрол салып эшли, кайсысына... Әһә, сиңа возбудитель болгаткан! Иманын укытып, күрмәгәнен күрсәтим әле мин аңа! Үз иренең башын ашады да хәзер кеше ирләрен аздырып ята. Авыл советына барам иртәгә, авылдан кудыртам!
– Иренең авариягә эләккәнен беләсең дә инде Гөлмәрьям, нишләп гөнаһына керәсең?
– Ах, син аны яклап маташасыңмы?
– Якламыйча, чынлап әйтәм...
– Акырма миңа, яме. Акырма! – Гөлмәрьямнең чәрелдек тавышы колагын яра. – Бар, кайтып күренәсең булма, кит хатыннарыңа! Харап, ирләрен дөмектерәләр дә, мать-героиня кебек, “одиночка” правасы белән типтереп яталар. Уф-ф, күрәселәрем бар икән, Ходаем… Нигә шул йолкышка чыкканмындыр инде, бүген үк ташлар идем, балалар хакы бар...
Әкрам хатынының холкын белеп беткән: балаларны искә төшергәч, йомшаруы иде бу. Нәкъ шул чакта аның “тыл”ына һөҗүм итәргә кирәк – чыгып китеп йөреп кайтырга, дип уйлады ир. Бер-ике сәгатьтән тынычланыр да, балаларны йоклаткач, икәү генә ята торган бүлмәгә кереп, иренең кайтканын көтәр...
– Мә, шешәңне дә ал! – дип чәрелдәде хатын ире артыннан.
– Димәк, тагы эчәргә... – дип юрады Әкрам, алдына төшкән шешәнең төбе белән карга чумуын күргәч.
– Берәр җирдә егылып кадалып ятсаң – үзеңә үпкәлә, мин сине хастаханә юлында йөртеп, түшәккә калгач, карап утырырга җыенмыйм, хет чукынып ят, хет туңып, артыңнан грамм да чыгып йөрмим...
Ләкин бу сүзләр капка баганасына әйткән кебек иде: “дөп” итеп килеп бәрелделәр дә “дөп” итеп коелып төштеләр. Аның каравы, ычкынгач үзем белермен әле дигән уй килде Әкрамның башына. Тик бу хәл озакка бармады. Кинәт кенә ирек тойган ир төнге дөнья тарлыгында кала барды, ялгызлык аны үз кочагына алды, декабрь салкыны кайнарлыгын сүрелтте. Пәрдәләре тартылып бетмәгән өй эчләреннән ургылган җылылык, чүпрәк пәрдәләрне тишеп җемелдәшкән чыршы утлары – барысы да Әкрамны ялгызлыкка, бәгырьгә үтәрлек салкын төн коршавына этәрә төсле. Ир шешә бөкесен ачты. Эчеп алгач, алга атлады. Бәлки, сыйныфташы Айнурга керергәдер? Әйе шул, күптән ихластан сөйләшеп утырганнары юк.
– Кем бар анда? – Эчке ишек шыгырдавына кушылып, сыйныфташының карлыккан тавышы ишетелде.
– Гадук, бу мин идем...
– Әк-ра-ам?.. Нишләп йөрүең ул, сәгать ун тула бит. Мин хәзер. – Ишекне ачучы булмады. Эчкесе кысылып калдымы, Айнурның хатыны белән сөйләшкәне ачык ишетелде. – Әкрам килгән, ачыйммы? Сыйныфташ бит…
– Чукынып йөрмәсен җиде төн уртасында. Башы авыртадыр. Бар, син дә ияреп чык алкаш дустыңа. Тик өйгә кереп утырасы булмагыз. Әнә фләктән сосып бир дә озат үзен. Ычкынган дип ишеткән идем шул. Йөрер инде хәзер өй буенча соранып...
– Э-э... Ярый, хәзер... Э-э, ә яңа мунча, мунча мичен кем чыгарыр соң? Ачуланмас микән?
– Бар, бар, чыгып кит!
– Ул арада тышкы ишек ачылды.
– Ни, Әкрам, син ачуланма инде, яме, йокларга ятырга җыеналар. Әкълимәне, ни, үзең беләсең бит инде, – дип өзек-өзек сүзләрне бер фикергә ялгый алмый азапланды, сыйныфташы. – Кара әле, әйдә, теге ни, мин монда гына берәр чүмеч бал алып чыгам. Мунча да ягылган, анда барып утырсак та була инде. Мин хәзер...
Әкрам урамга чыкты. “Ычкынган”, “алкаш дусыңа”... Миен телгәләде Әкълимәнең сүзләре. Кем-кем – аңардан шуларны ишетермен дип һич уйламаган иде. Ни дисәң дә, анысы да сабакташ бит. Айнур белән Әкрам ун ел буена бер партада утырды, ә алларында – Әкълимә белән Сәлиха. Әйе, хатыны уйнашчыдан салдырган Сәлиха! Кайсы бер малайлар кызлар белән утыруны уңай күрсә дә, боларга шулай җайлы иде. Ике кыз – ике йомры баш – алда. Мәсьәлә чишә торган дәресләрдә контроль эш булса, вариантларга бүлүчәннәр бит. Бик уңай килеп чыга торган иде: Айнур белән Әкълимә, Сәлиха белән Әкрам. Тора-бара алар шулкадәр дуслашты, дүртесенең арасына чиләкләп су койсаң да, үтәрлек түгел. Кайда да бергә булдылар, аларны аерым-аерым күрүчеләр хәтта гаҗәпләнә торган иделәр. Өйләнешкәч, ә хәл мотлак бу парларның өйләнешүе белән тәмамланырга тиеш кебек иде, гаилә дуслары булып калырга вәгъдә дә бирештеләр.
Тик барысы да мәхәббәт турында язылган китаплардагыча булды: Әкрамны армиягә алдылар, Сәлиха ул кайтыр алдыннан гына кияүгә чыкты. Ә менә Айнурлар дөрес эшләде – икесе ике институтка укырга керде дә, берсе – зоотехник, икенчесе укытучы булдылар да киттеләр. Матур итеп туй да үткәргәннәр. Анысын Әкрам күрмәде: “Ачуланма, дус, авылда яшьләрне җыймадым, шәһәрдә, үзең беләсең, гомум торакта урын тар – курсташлар гына була”, – диде бер “ярты” күтәреп килгән Айнур. Туйдагы шаһитләр дә студентлар иде...
Әле килеп – “алкаш”... Һай, юкка үземнең күңелемне тырныйм, хатыннар барысы да бер иш була торгандыр инде. “Кызлар барысы да матур, акыллы, ә начар хатыннар кайдан чыга икән?” – дип аптыраган ди бит берәү. Шуның ише, аптырамаган җиреңнән дә аптырарсың. Гөлмәрьямне генә ал. Ах, шул Гөлмәрьяме аңламагач, аңламый бит ир күңелен...
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Рәлис Уразголов 1965 елның 10 гыйнварында Кырмыскалы районының Иске Муса авылында туа. Яшьлек чоры яшьтәшләренекеннән бернәрсә белән дә аерылмый: урта мәктәп, һөнәрчелек училищесы... Аннан инде Германия демократик республикасында хәрби бурыч үтәү, колхозда механизатор, авыл мәдәният йорты директоры, колхоз профкомы рәисе, БДУның башкорт филологиясе һәм журналистика факультетыннан соң районның “Хезмәт даны”, республиканың “Яшьлек”, “Башкортстан” гәзитләре, “Агыйдел” журналында эшләү.
Рәлис Уразголов – Русия һәм Башкортстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, “Тәмуг юлы” (2000 ел), “Бормалы язмышлар” (2004), “Әй гомер юллары” (2015) проза җыентыклары. “Ачлык” романы (2011 ел) авторы. Шулай ук “Тынгысыз йөрәк” (2017), “Кешеләргә җылы өләшәм” (2018) дип аталган документаль повестьлары аерым китап булып чыкты.