

Сыерын көтүгә куып кайтып килгән Вәсилә карчыкның, урам капканы ачып керүгә, өй күтәрмәсендә ике кулы белән башын тотып утырган карты Хәбирҗанны күреп, иртәнге кояштай балкыган кәефе кабат кырылды.
– Нәрсә, сәрхүшләнеп утырасың? Чаларган башың белән хәмер шешәсенә үрелергә оялыр идең азрак! – дип картына ачулы карап алды да, сарайга тавыклары янына кереп китте.
– Эх, карчык, аңламыйсың син! Йөрәкнең януына чыдый алмаганга гына тоттым мин аны, – дип ыңгырашты Хәбирҗан карт, карчыгы артыннан әрнүле караш ташлап. Тавыкларына җим салып, иртәнге чәен эчәргә дип өйгә юнәлгән Вәсиләсен күлмәк итәгеннән тотып туктатты да:
– Я, карчык утыр әле аз гына, – дип янына утыртты. – Кичә Мөнир белән Галекәй басуына бардык. Хәтирәләр яңарып китте дә, хәсрәтләрне бераз җиңеләйтер өчен дип, азрак “төшергән” идек.
– Нәрсә калган инде сезгә басуда? Буласы булган, буявы сеңгән дигәндәй, сезнең заман күптән узды ич. Я, бар, салкын су белән юын да, чәй эчәргә кер. Кайнар чәй, бәлки, башыңны күтәреп җибәрер, – дип, Вәсилә карчык эчкә атлады. Баягы ачуы юкка чыккан иде инде аның. Хәмерне еш кулланмаса да, сиксәнен куып барганда кайвакыт яшьләргә ияреп,“шаярып” алуын бер дә охшатмый шул картының. Ул табынны әзерләүгә, юынганнан соң бераз хәл алган Хәбирҗан карт та өстәл артына кереп кунаклады. Сүз бетмәгән иде әле.
– Йөрәгең әрнемәслекмени?! Заманында утыз бишәр центнер уңыш биргән басуны минем буе чүп басып киткән. Ничә еллар эшкәртелми ята инде ул. Авылда фермерлык дигән нәрсәләре бәлән дә кызыксынучы юк бит, ичмасам. Яшьләргә хәзер тиз генә өеп акча түләгән урын кирәк. Безнең замандагы кебек җир дип, янып-көеп йөрүче бетеп бара, ахрысы, – дип сүзен дәвам итте карт кайнар чәйле йомрысын кулына алып.
– Эшләгәне эшли инде, әнә Миңнегали картныкылар гомер буе шушында. Нәрсә, хәзер җәмгыять диләрме, ун-унбиш механизатор берләшеп эшлиләр ди бит.
– Һе, безнең заманны хәтерлисеңме? Бер минем звенода гына да егермегә якын механизатор иде. Ә колхозда ничә звено дисең? Бишәү иде, карчык, бишәү! Менә үзең уйлап кара инде, кай таба тәгәрәде игенче хезмәте.
– Әй, юк белән башымны катырма әле, ашлыкның кирәге юктыр. Хәзер чит илләрдән кертәләр ди түгелме соң. Эшләп тә торасы юк, мәшәкате дә азрак.
– Эх, карчык, бигрәк сай фикер йөртәсең түгелме? Үз аяк астыңда шундый уңдырышлы җирләр була торып, капиталистлар җитештергән икмәкне ашап утыру хәрам ул! Беләсең бит, нинди уңдырышлы иде безнең басулар. Бөтен илгә дан алдык бит аларда үстерелгән игеннәр белән.
– Я, ярый, чәчеңне йолкый-йолкый еласаң да, үткәннәрне кире кайтара алмабыз. Сез соң, Галекәй басуына нишләп барасы иттегез дим?
– Бәй, оныттыңмыни? Кичә Галиәкбәр мәрхүм булган көн иде бит. Әй, гомер дигәнең... Утыз елдан артып бара түгелме соң? Ә ул һаман бүгенгедәй хәтердә.
– Әйе, мескенем, бигрәкләр үкенечле булды шул үлеме. Халидәсе акылга утырды да, соң инде шул.
– Син Халидә генә гаепле дип уйлыйсыңмы? Мин исә менә ничә еллар инде җаныма урын табалмый, үземне дә гаепле санап яшим. Шуңа да кайчак хәмергә дә үреләм. Ә син нигә эчәсең, дип битәрлисең. Гомер иткән картыңның күңел төбендә нинди авыр хәсрәт ятканын уйламыйсың.
– Аның үлемендә синең ни гаебең бар соң? Гаеплеләр хөкем ителде ич.
– Эх, карчык, мин аңа звено башлыгы буларак, эш кушканда хәвефсезлек кагыйдәләрен җитәрлек аңлатмаганмын, күрәсең. Менә дигән тракторчы иде бит. Акыллы, тыңлаучан ир иде, харап булды. Аның ятим калган биш баласы, хөкем ителгән шофер өчен дә гаепле саныйм үземне.
– Булган беткән, закон белеп җәзасын биргәндер әле. Галекәйнең балалары да юкка чыкмады, колхоз һәрберсенә белем алырга, эшкә урнашырга ярдәм итте. Халидәсе дә яшь ире белән менә дигән итеп яшәп ята. Сиңа да күңелеңне бушатырга вакыт.
– Ничек итеп? Я, өйрәт, юлын күрсәт.
– Ничекме? Авыл картлары белән бергәләп мәчеткә йөри башларга вакыт дип исәпләмисеңме? Син дә иман йортына барсаң, синең арттан тартылучылар күбәер иде. Югыйсә, сарай кадәр мәчет төзеп куйдылар да, җомга намазына йөрүчеләр биш-алтыдан артмый ди. Элек халыкны тыңлата идең бит, бар хәзер дә әйдәлә, саваплы булырсың, Пенсия акчасын алып, магазиннан шешә күтәреп кайтучылар кимер, бәлки.
– Әйе шул, карчык, хаклык бар синең сүзләрдә. Ә Галекәй рухына хәер биреп, дога кылдырырга кирәк.
Иртәнге чәй янындагы сүз шактый озакка сузылып, картларның хәтер сандыгын шулай кабат бушатты. Галекәй басуы дигәненең тарихы сиксәненче елларга барып тоташа иде. Колхозларда басучылыкта эш оештыруның звено аламы кертелеп, Хәбирҗанның да көче ташып торган, нәкъ типсә тимер өзәрдәй чагы иде. Ул җитәкчелек иткән звено механизаторлары уңыш үстерү буенча бөтен илгә диярлек билгелегә әйләнде. Ә Хәбирҗан үтә тынгысыз җан, яуланган данны ничек тә саклау өчен ниләр генә уйлап тапмый, звенода тәртипне ныгытуның яңа юлларын эзләп кенә тора. Механизаторларын бер йодрык итеп күрәсе килә аның, һәркайсы өчен җан ата. Беркөнне иртән эшкә килгәч, байтактан уйлап йөргән хыялын ачып салырга булды.
– Егетләр, сезгә бер серне чишәсе килә, сез ничек карарсыз. Болай начар эшләмибез кебек, хезмәт хакыгыздан да зарланмыйсыз.
– Күбрәк түләсәләр дә каршы түгел без, – диештеләр тракторчылар сүзнең кая баруын аңлап бетермәстән.
– Минем әйтәсе килгәнем шул: тормыш-көнкүреш хакында да бергәләп уйлашсак, ничек булыр икән? Чәчүләрне исән-имин башкарып чыксак, эш бераз җиңеләя төшәчәк. Кемнең өй өйдерәсе, кемнең мунча, сарай саласы бардыр. Күмәкләп тотынсак, җиңелрәк булыр, хатыннарыгыз да канәгать калыр, мөгаен.
– Бик яхшы булыр иде! Каян башыңа килде, Хәбирҗан, бу фикер? Күптән шулай кирәк. Безнең ярышташларның вәт йөрәге яначак, – дип шаулашты егетләр.
– Ярый, егетләр, кемнең төзелеш өчен кирәк-ярагы әзер, эшне шуннан башларбыз, тик үпкәләшү булмаска тиеш, – дип нокта куйды җитәкче сөйләшүгә. Бу хакта Вәсиләсенә дә кайтып әйтте. Әй куанды Вәсилә... Ниһаять, без дә өйле булабыз икән дип, сөенеп бетә алмады. Чөнки өч балалары үсеп килә. Алар исә һаман кайнаналарыннан калган кечкенә, кысан, иске өйдә яшиләр. Өй яңарту турында сүз катса, Хәбирҗан:
– Бераз сабыр итик инде, әнисе, эш бик тыгыз, – дип җаваплаудан ары китми. Көз җитсә, яз төзи башларбыз, яз үтсә, көз башларбыз дип, вакытны суза да суза. Иренең чиратлашып төзү турындагы сүзен ишеткәч, яңа өе хакында туктаусыз уйлана, хыяллана ук башлаган иде. Тик нишләптер чират һаман аларга җитми, әле төзелеш кирәк-яраклары ала башлау турында уйлаган кеше дә күренми. Көзгә дә булмагач, бар кыюлыгын җыеп, Вәсилә беркөнне колхоз рәисе янына үзе китте.
– Ә-ә-ә... Вәсилә сылу, әйдә кер-кер, – дип якты чырай белән каршылады аны өлкән яшьтәге җитәкче. – Әллә Хәбирҗан тәртип боза башладымы?
– Ю-ю-к, Шәйдулла абый, күреп торасыз нинди өйдә яшәвебезне. Өскә ишелеп төшкәнче, безгә дә яңасын төзергә иде бит.
– Кирәк, әлбәттә, нәрсә комачаулый соң, сеңлем?
– Хәбирҗанның вакыты юк, мин ирдән узып йөрергә кыенсынам.
– Мин ничек ярдәм итә алам?
– Аңа әйтми генә хезмәт хакы исәбенә төзелеш материаллары китертсәгез, үзе дә ирексездән тотыныр иде дип уйлыйм.
– Булды, сөйләштек. Бушатырга урын әзерли торыгыз.
Менә шулай, икенче елда көчкә өйле булды алар. Хәбирҗан алай да: “Мине узып йөрдең”, – дип, Вәсиләне озак кына битәрләде әле.
Алар нәкъ менә яңа өйгә күчәргә җыенганда килде ул бәхетсезлек.
– Галекәй салам күбәсе астында үлеп ята!
Бу хәбәр авылга бик тиз таралды. Иртән кояш чыгуга басуга җир сөрү өчен Галиәкбәрне алыштырырга дип килгән Мөнир аны салам күбәсе астыннан үле килеш тапкан иде. Өстеннән машина таптап үткән. Халык гөж килде, барысы да мәрхүмне кызгана.“Бер рәхәт күрми үлеп китте”, – дип тә, “Балары ятим калды”, – дип кайгыручылар да булды. Хәбирҗанга аеруча авыр иде бу мәлдә, кеше гомере өчен иң элек ул үзен гаепле итеп тойды. Хәвефсезлек кагыйдәләре хакында ныклап аңлаткан кебек иде, югыйсә. Нишләп салам астына кереп ятасы иткән? “Әҗәле тартып илткәндер”, – диделәр өлкәннәр.
Галиәкбәрне авылда, исемен кыскартып, Галекәй дип йөртәләр иде. Ул үзе дә аңа күптән күнеккән. Яшьтән үк акыллы, эшчән булып үсте. Төсе-бите дә кызлар күзе төшмәслек түгел иде. Халидә белән яратышып өйләнештеләр. Башта әйбәт кенә яшәп киттеләр. Бер-бер артлы биш балары дөньяга килде. Ир кеше эштән башканы белмәде, балалар мохтаҗлык кичермәсен дип, тырышты. Ләкин Халидә генә җилбәзәк булып чыкты. Балаларын тәрбияләү урынына хәмер белән дуслашты. Ирләр эчсә, бер бәла, хатыннар эчсә, мең бәла, дигәндәй, өйнең яме китте. Галиәкбәр төрлечә җиңәргә, хатынын акылына китерергә тырышып карады, ләкин файдасыз иде.
Соңгы көнне дә төнге сменадан кайтуына Халидә өйдә юк иде. “Малларны көтүгә куарга киткәндер”, – дип уйлады ул. Өлкән кызларын уятып, иртәнге ашны ашатты да, мәктәпкә озатты. Бик арыган иде, урынга яту белән изрәп йокыга талды.
Балалар чыр-чу килгәнгә уянып китсә, инде кызлар мәктәптән кайткан, бәләкәчләр ашарга сорап елый, тик өйдә әниләре һаман күренми иде. Йокылы-уяулы килеш сикереп торган ата кеше өлкән кызына тиз генә бәрәңге әрчергә, кечерәгенә пычранган савы-сабаны юарга кушты да, бәләкәчләрне киендереп, юындырып, өйне тәртипкә китерә башлады. Бу хәлләр алар өчен яңалык түгел. Әниләре югалып торганда, алар үзләрен үзләре карарга күнегеп баралар иде инде.
Кичке ашны ашагач, балаларга малларны көтүдән каршыларга кирәклеген искәртеп, тагын төнгелеккә эшкә, җир сөрергә китте. Авыр уйлар белән чыкты ул өеннән. Инде ни хәл итәргә? Кемгә барып киңәш сорарга? Эшләүнең – тәме, яшәүнең яме юк дигәндәй, газиз башын кая куярга да белми иде ир кеше.
Бүген ни өчендер тракторына да утырасы килмәде, ят күренә иде ул аңа. Саламы эттерелеп, аңа төнлә эшкәртү өчен мәйдан әзерләп куелган, сөр дә сөр. Башка көн булса, бер минутын әрәм итмәскә, таң атканчы нормасын үтәргә тырышыр иде. Бүген нигәдер бик авыр иде.
Көндезен юньләп ял итә алмау, башындагы хәсрәтле уйлар үзенекен итте, күзен тәмам йокы баса башлады. Төнге өчләргә кадәр көч-хәл белән эшләп булышты да, тракторын буразнада калдырып, якындагы салам күбәсенә барып ауды. Ләкин көзге төн салкын иде, җылырак булыр дип, эчкәрәк кереп ятарга уйлады.
Гөнаһ шомлыгына, әнә шунда күбә өстеннән авыр йөк машинасы таптап үтте дә инде. Гаеплене икенче көнне үк ачыкладылар, күрше авылдан салам урларга килүчеләрнең машинасы булган. Биш бала атасының гомере менә шулай фаҗигале өзелде. Моңа кадәр Тау ягы басуы дип йөртелгән басу шушы вакыйгадан соң Галекәй басуы булып китте.
Галиәкбәрнең үлеменнән соң авыл ничектер ятимләнеп калды. Хәбирҗанның механизаторлары бер-берсенә сүз катырга курыккандай, сөйләшмәс булдылар. Гаилә хәле бозылган иргә ярдәм итә, хәвеф-хәтәрдән саклый алмауларына алар үзләрен гаепле тойды. Бераздан Хәбирҗан икенче эшкә күчерүне сорап гариза язды.
– Бәла-каза сорап килми, икенче эшкә күчерсәк тә, авылда яшәргә кирәк, – диде аңа колхоз җитәкчесе. – Үз-үзеңнән качып булыр дип уйлыйсыңмы?
Шулай да соравын канәгатьләндерде, бригадир итеп тәгаенләде. Менә шулай, гомер буе җирдән аерыла алмады Хәбирҗан. Авыл мәктәбен тәмамлагач, шәһәргә китеп, эшче һөнәр әзерли торган укуга да кергән иде. Ләкин солдат хезмәтеннән соң барыбер туган авылына әйләнеп кайтты. Шулай булмый соң, бар яшәеше, бар булмышы шушы кара туфракта бит аның. Басу киңлекләренә чыгып басуга, андагы иркенлек, андагы игеннәр шавы белән ничек хозурланганын, яшәү көче алганын үзе генә аңлый ул. Игенче хезмәте бервакытта да җиңел булмаган. Җиңел булса, икмәге дә тәмле булмас иде аның. Шул басулар, шушы кара туфрак аңа бәхетен табарга ярдәм итте, аңа макталу, дан-шөһрәт китерде.
Инде күптән кулыннан эш китсә дә, Хәбирҗан карт һаман басуларны урап кайтырга, аларның сулышын тоярга ярата. Тик соңгы елларда кайбер басуларның эшкәртелми ятуын күреп, эче әрни, кәефе кырыла, әмма берни эшли алмый, Вәсиләсе әйткәндәй, дәвере узгандыр инде. Җомга көн төш җитүгә Хәбирҗан карт:
– Я, карчык, миңа яңарак кием-салым әзерлә әле, тәвәккәлләп мәчеткә барып кайтыйм, – дигәч, Вәсилә карчыкка хәл кереп киткәндәй булды. Башына түбәтәен, өстенә ак күлмәген киеп, урамнан кулларын артка куеп, пинжәген җилбәгәй җибәреп, картларча вак-вак кына атлап китеп барган картын бәхетле елмаеп озатып калды ул.
Фото: Freepik.