Чәчмә әсәр
3 Сентября 2023, 17:28

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (Ахыры)

Һәр ыңгырашкан саен бәгырь җепселләрем шартлап өзелә иде.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (Ахыры)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (Ахыры)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (Ахыры)

6

— Уян инде, йокы чүлмәге! — Зәрия мине, караватымнан торгызып, балконга табан этәрде. — Тегеләрне тәки сагаладым, сердәш. Зина чибәр ирләрне әрәм яткыра димени! Башыңны тәрәзәдән тыгып аска кара әле. Синеке күрше подъезддан чыгып бара. Форсаттан файдаланган кара мыек. Угры төсле ялт-йолт тирә-ягына карана үзе.

Зәриянең кулыннан ычкынып балкон ишегенә сөялдем. Йа Ходай, ник бу таң атты икән? Ник мин кара төннәрдә генә батып калмадым икән?

— Әшәке син, Зәрия… Әшәке-е…

— Мин сине коткарам, тиле! Ике кырда ике куян куган ир сәләмәсе нәстәмә сиңа?! Курыкма, Зинага байлар кирәк, укытучының хезмәт хакы гына аз аңа. Ул, күрәсең, моның кесәсен угалаган да, «хәерче  икән» дип, әче таңнан артына типкән. Хәзер сөеклең базардан кызыл розалар алып сиңа йөгерәчәк.

— Барыбер син әшәке-е…

Һәр ыңгырашкан саен бәгырь җепселләрем шартлап өзелә иде.

— Ну җегетнең дә авызы пеште. Курыкма, дим, сиңа өйләнәм, диячәк ул менә. Шулай ниятләде инде кара мыек. Аннары гомер буе өстеңнән чабачак. Һи, җанкаем, миңа болар күптән мәгълүм инде. Зәрия апагыз бүген ир-ат холкы буенча Казанда иң зур белгеч.

— Ишекне ачма…

— Мәйлең. Ахырдан терсәгеңне тешләмә. Гашыйк хатын-кыз зерә куркыныч зат бит әле ул. Андый-мондый җүләрлек эшләмә тагы.

— Гаян кайда?

— Иртүк авылына тайды. Беренче автобуска өлгерим, ди. Йортыңның көлен күккә очырган имансызны нишләп гафу иттең син? Бәясен түлә, дияргә иде.

…Ярты сәгатьтән кыңгырау төймәсе чыңлады. «Ач! — диде йөрәк. — Ач, син өч көнлек бәхеткә дә риза идең, әнә ул — бусага төбеңдә. Минеке бул», — дип, аягыңа ятып ялварачак.

«Ачма! — диде акыл. — Ачма, син горур хатын идең, шул килеш кал». Кыңгырау чыңы дөбердәтү-шаку белән чиратлашты.

— Диләрә, ник дәшмисең?! Диләрә-ә-ә!

Егетнең илерүе, мөгаен, бөтен подъездга яңгырый иде. Менә кесә телефоным көй уйнарга тотынды.

Озак дөбердәтте, озак шакыды, озак шылтыратты Равил. Берзаман дөньяны тынлык басты.

— Китте, — диде посып кына балконнан күзәткән Зәрия. — Җегеткәй яртылаш бөкрәйгән. Иртән зерә туры иде гәүдәсе. Казан хатыннары белән шаярма инде син, кара мыек. Алар бәрәңге генә ашап үсмәгән.

Миңа алга табан да яшәргә, яшәргә иде… Башта сәгатькә «җан» өрдем. Гомеремнең шушы өлешен, зинһар, чаптыртып кына үт, вакыт хисапчысы.

Кышкы киемнәремнең барысы да Карасуда янды, мин шыр ялангач идем. Бәлки, тормышны кибетләрдән башларгадыр? Үзе бер юаныч, үзе бер онытылу… Хәер, кем өчен киенәм инде мин? Кайсы гына ялгыз хатын-кыз шулай уйламыйдыр. Әмма минем өчен Гөлсирә хәл иткән икән инде. Ул:

«Кибетләр әйләнәбез, җыен», — дип шылтыраткач, аның әмеренә буйсынып, студент елларында тектергән иске пәлтәмне шкафтан тартып чыгардым. Бусы да ярар иде дә… Кем өчен киенергә соң, йә?! Йорт белән бергә минем күңелдә дә көл бураны тузгый түгелмени?!

Ишекне ачсам… идәндә роза чәчәкләре бәйләме. Берсенең таҗына кәгазь кисәге кыстырылган.

«Сине югалтасым килми, Диләрәм. Хәбәр бир! Равилең». Укыдым да, тагын күзем яшьләнде. Минем дә югалтасым килмәгән иде. Килмәгән иде! Ә син, егет, югалдың, югалдың, югалдың… И  тәкъдир, мондый әрнүләргә ничек чыдамак кирәк?!

…Юл читендә Гөлсирә кул болгый иде.

— Диләрә-ә!

Учыма йомарлаган кәгазьне, вак-вак кисәкләргә ертып, чүп савытына ташладым.

— Диләрә, нихәл?! Мәслихнең машинасы ватылды, бүген безне Илдус йөртә, — диде сердәшем. — Абау, син нигә күңелсез?

— Матур әйберләргә акчам җитәр микән дип борчылам.

— Спонсорың — Илдус. Ул бик бай кеше. — Гөлсирә, алдашуымны сизсә дә, уенга борды.

Ир, машинасыннан төшеп, миңа кулын сузды.

— Исәнме… сез, Диләрә?

Ул яланбаш иде, чәче ап-ак иде. Әле генә акылларым китеп яраткан кешемнең исә чәчләре дә кара, куллары да кайнар иде… Йа Ходаем, ник мин аларны чагыштырам икән?!

— Кайсы кибеттән башлыйбыз, кызлар? — диде Илдус.

— Үзәк универмагтан, — дидем, чөнки ул якын иде. Нигәдер чигәм кысып, тыным буылды. Гүя Гаянның каһәр чире миңа да йоккан. Шәһәрдәге ыгы-зыгы, тәртипсез хәрәкәт, тызбыз чабышкан ят кешеләр миемне кайната иде. Кичер, Казаным, синнән биздем бугай. Сулык-сулык әрнегән җаным, тән кабыгыннан кубып, рәнҗеткән-елаткан Карасуына очмак була. Анда җил дә йомшак, болытлар да ак, йолдызлар да эре… Анда… Юк, бу исемне мин хәтердән сыздым. Югалды ла ул, югалды!

Сатучы кыз туннар сайлаганда, Гөлсирә:

— Мәслихнең машинасы ватык диюем ялган. Син акчам җитәр микән дигән төсле инде. Илдус бит… Соңгы мәртәбә Диләрәгә багыйм инде, ди. Шуны оныталмыйча үләрмен, ахрысы, ди. Китә данлыклы ат караучы…

— Кая?!

— Карасуына. Йорт төзеттерергә урын караштырам, ди. Төп нигезләрендә читләр икән.

— Әнә тугани апаның бакчасында салсын. Миннән рөхсәт.

— Әйт шулай дип. Илдус гаҗәеп җайлы кеше. Аның бер генә сәерлеге аптырата, ди Мәслих. Гомере буе кемгәдер бүләккә дип бала кебек тәрбияләп нәселле акбүз ат асраган, ди.

— Әкият! Алайса, нишләп шул бүләк иясен эзләмәгән ул?

— Буе җитмәгәндер, тегесе бит айда кунаклаган, ди. Аның кем икәнен үзең дә беләсеңдер, тәкәббер кыз!

Туннарны, «килешми» дип, сатучының кочагына томырдым. Җир шарын аркылыга-буйга гизгән ир, күккә җиде баскыч терәп, айдагы тәкәббер янына менәргә тиеш иде. Мөгаен, агачтан чокылган акбүз ат абзар нүешендә череп ятадыр. «Бүләкне үзең эзләп килерсең, кызый», — дип язмышлар юраган әүлиядан тагын ни көтәсең. Матур әкият, билгеле.

«Башым авырта» сылтавы белән фатирыма кайтып аудым. Җанда зилзилә купкан иде. Ирләр шундый төрле-төрле микәнни соң? Берсе «яратам» дия-дия хыянәт итә, ә икенчесе, яшьлектәге хыялына тугрылык саклап, ялгыз картая…

Кич белән автобус мине бистәгә илтеп куйды. Ике катлы таныш йортның эчендә-тышында утлар гөлтләгән: ишегалдына энә төшсә, ялтырап күренә иде. Әкрен генә абзарга атладым. Күңел һаман әкияткә ышанмый иде. Ә әкиятләр чынбарлыктан да көчлерәк икән. Яп-якты аран уртасында тышауланган акбүз ат басып тора иде. Менә ул муенын бу якка табан борды һәм төсе уңган ялларын тузгытып кешнәп җибәрде. Аның да күзләре, хуҗасыныкы кебек, моңсу иде…

 

Фото: freepik.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас