Чәчмә әсәр
2 Сентября 2023, 04:06

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Һәркемнең үз һөнәре.

"Касыйм энекәш жалко, – диде ул, төпчек энесенә карап. – Мин – профессор, Хәмит – фән кандидаты, син – колхоз рәисе. Шәриповлар бит без. Касыймга берәр должность табып бирә алмыйсыңмыни соң колхозда?"

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Һәркемнең үз һөнәре.Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Һәркемнең үз һөнәре.
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Һәркемнең үз һөнәре.

Җәй көне Касыймга Уфадан профессор абыйсы Тәхәви кунакка кайтып төште. Үзе генә түгел,  мич кадәр хатыны, азканлылыктан шикәр төсле ап-ак йөзле ике малаен ияртеп. Табигать кочагына, ата-бабаларыбыз туфрагына кайтабыз, дигән булалар. Кайтсыннар, кайтсыннар, Касыймның бер генә сүзе дә юк. Абзарда бурадай ике сыер, ике башмак. Унике баш сарык түбән оч көтүендә ярты көтү булып йөри. Суыткычка сыймаган үгез ите, бидрәгә салып, дилбегә белән бәйләп коега төшереп асып куелган. Май-каймакны әйткән дә юк, бохар мәчеләре тычкан да тотмый хәзер.

Кыскасы, Касыйм кунакларга бик шат, йорт-кура иркен, хатынының күңеле киң. Җәй буе туйганчы ял итеп, симереп, көрәеп китсеннәр туганнарым, дип кенә тора ул. Аннары авылдашлар арасында да абруй, «профессор» дими, «академик абый кайтты» дип кенә җибәрә, тегеләр, ягъни озын теллеләр тиз басыла, һәр нәселдә академик тумый ул.

Әмма бер әтнәкесе бар: Уфадан күчтәнәчкә өч кило алма, бер кап шоколад белән кайткан абыйсы, майлы шулпа, итле бәлеш ашап алдымы, гел бер сүзне кабатлый башлый:

– Ну, укымадың инде, энекәш, надан калдың инде, ә?..

– Әллә инде, бер дә үземне ким сизмим.

– Син сизмисеңдер лә ул, менә миңа неудобно!

Касыйм дәшми, сүз озайтмый. Нәрсәсе «неудобно» инде аның? Абыйсы профессорлыкны алган бит әнә, бер дә надан энең бар дип тормаганнар.

Икенче абыйсы да галим. Анысы, Хәмит, әлегә доцент кына, ул бөтенләй үзенә башка. Кунакка кайта да, дәшми-тынмый, Танып елгасы буена балык каптырырга төшеп китә. Үзе дә балык кебек инде – бердән, ябык, икенчедән, сөйләшми, гаепләшми, төрткәләшми, «ә» дими, «җә» дими. Профессорлык Тәхәвигә түгел, Хәмиткә тиеш булгандыр дип уйлап куя кайсы чакта Касыйм.

Шулай итеп, безнең геройның ике абыйсы да галимнәр. Ә Касыйм үзе биш класстан артык укый алмады. Армиягә китәр алдыннан, мәктәп директорына бер центнер фураж төртеп, «җиде класс тәмамлады» дигән белешмә яздырып алырга башы эшләде алай.

Бәләкәйдән китап укырга яратмады ул. Мәктәпкә барам дип чыгып китәр дә, Сәүкияз елгасы ярына барып, утлап йөргән атларны күзәтер иде.

Атның үлән ашаганын карап тору гаҗәеп күренеш бит ул! Аңлаган кешегә спектакль караудан да тәэсирлерәк.

Менә башын иеп мытыр-мытыр үлән йолка малкай. Шул арада колаклары хәрби антенна кебек әйләнгәләп, тирә-яктагы авазларны эзли. Мең тавыштан берсе ят тоелса, башын ялт күтәрә, тавыш килгән якка зур матур күзләрен ачып озак кына карап тора, хәвеф-хәтәр юклыгын сизсә, башын янә түбән ия. Тагын бераз ашап алгач, пошкырып куя малкай. Менә син тузан арасына дүрт бөртек солы салып кара – ат шуны җыеп ашаячак, авызына бер грамм тузан бөртеге кермәячәк.

И-и, боларны гына беләмени Касыйм. Бу өлкәдә ул академик. Болар хакында сорасалар, ул тәүлек буена әллә нәрсәләр сөйләп тора ала. Юк, мәктәптә сорамадылар аңардан ат турында, әллә нинди катетлар, гипотенузалар, француз революцияләре хакында сорап баш катырдылар. Касыймга нигә кирәк ул? Менә атлар телен өйрәткән булсалар инде...

Укытучылар Касыймны җиде ел буе бишенче класска кадәр сөйрәп килделәр дә кул селтәделәр. Алтынчыга барасы елны атлар дворына кунних ярдәмчесе булып төшеп китте.

Бүген ул фермага фураж тарттыра. Менә сез авыл кешеләреннән сорагыз әле: авылда бүген кем кадерлерәк – фуражир Касыйммы, әллә аның профессор-академик абыйсы Тәхәвиме? Җавап бер генә булачак: «Касыйм белән генә дөнья көтеп ятабыз», – диячәкләр. Әнә ул эре тегермәннән тарттырган арыш онын фермага алып китеп бара: карчык-корчыклар ерактан ук сәлам бирәләр, «Касыйм, кереп чыкмассыңмы, бүген мич төбенә үрдәк бәлеше куйган идем», – диләр.

Колхоз рәисенә дә юк мондый ихтирам. Әйтергә кирәк, колхоз рәисе дә Касыймның бертуган энесе. Ул да абыйсының гади эштә йөрүен өнәп бетерми. Бер елны Касыймны идарә әгъзасы итеп сайлатты. Ни дисәң дә, җитәкчеләр арасында йөрсен дигән иде. Әмма идарәнең беренче утырышында ук пычакка-пычак килделәр. Атлар турында сүз чыккач, Касыйм сикереп торды да энекәшенә ябышты:

– Җиде ел солы чәчтермисең, – диде ул, «сез» кушымчасын искә дә алып тормый, – ездовой атка көнгә кило ярым он бирәсең, атны санга сукмыйсың, биш центнерлы ат бит ул!

Энесе бурлаттай кызарып утырды. Кайткач, бик озак тиргәштеләр. Икенче утырышка барып тормады инде Касыйм.

...Туганнар бүген кич бер табын артына җыелдылар. Күлмәк якалары ычкындырылды, тәннәр кызды. Олы абыйның янә үз туксаны-туксан:

– Касыйм энекәш жалко, – диде ул, төпчек энесенә карап. – Мин – профессор, Хәмит – фән кандидаты, син – колхоз рәисе. Шәриповлар бит без. Касыймга берәр должность табып бирә алмыйсыңмыни соң колхозда?

– Табып карадык, абый. Идарә әгъзасы да иттек. Фермага лаборант итеп тә куйдык. Соңгысында кем күпме сауганын язасы урынга, бестуж токымлы сыерлар сөтен кара чуар сыерлар сөтеннән аерып язам дип, буталыш чыгарды. Бер ай разбираться иттек. Надан кешегә ак эшне каян табасың?

– Ә син подходящийны тәкъдим ит.

Шул урында әлегәчә бер сүз дә кыстырмый утырган Хәмит телгә килде:

– Касыйм абыйга, пожалуй, учетчик, ягъни хисапчы эше туры килә торгандыр. Кеше эшләгәнне үлчәп, язып тик йөрсен. Бердән, ак эш тә була, икенчедән, атыннан да аерылмый.

Хәмит абыйсы (башлы кеше башлы шул) гап-гади итеп аңлатып та бирде. «Менә, – диде ул, – ДТ-75 тракторы көнгә алты гектар җир сөрергә тиеш, значит, сажин таягын бер якка – өч йөз, икенче якка өч йөз тапкыр саласың да, бер норма килеп чыга».

Касыйм риза булды.

...Бер атнадан ул, башына яңа эшләпә киеп, соры күлмәгенә чәчәкле галстук тагып, җир сөрүчеләр янына килде. Тракторчы Гәрәй «корыч ат»ын җир башына туктатып куйган да, кызыксынып, эшнең нәтиҗәсен көтеп тора.

Сажин таягын тегеләй салып карады Касыйм, болай салып карады. Бер якка – 399, икенче якка тулыр-тулмас 300 таяк салына. Бер нормага һич кенә дә туры килми бит. Касыймның аркасына салкын тир бәреп чыкты. Басу, ничектер очлайтып сөрелгән, безнең хисапчы күз алдына китергән шакмаклы басу юк та юк иде. Шулай да яңа түрәнең сер бирәсе килмәде:

– Сөрсәгез, бер норма, йә ике норма сөрегез, болай ярым-йорты итеп җир бозып йөрмәгез! – диде тракторчыларга. – Баш ватып!

...Бер атнадан Касыймны хисапчылыктан төшерделәр. Ул зур шатлык белән янә ферма малларына фураж тарттырырга китте.

***

Автор турында

Рәзиф Рәхим улы Зыятдинов 1949нчы елның 18нче ноябрендә Балтач районының Нөркә авылында туган. 1965нче елда Нөркә сигезьеллык, 1967нче елда Борай районының Яңа Кизгән урта мәктәбен тәмамлый. Ленин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли, 1968-1970 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң төзелештә бригадир була.

1970нче елдан башлап Борай районы «Алга» гәзитендә эшли, директор-редактор урынбасары вазифасын башкара.

1980нче елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Ул – республиканың «Өмет» гәзите лауреаты, исеме «Кызыл таң» гәзитенең Мактау кенәгәсенә кертелгән. Очерклары, фельетоннары, мәкаләләре республика матбугатында даими басыла.

БР Матбугат һәм киңмәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре Рәзиф Зыятдинов әдәби иҗат өлкәсендә дә каләмен сыный. Аның төрле басмаларда татар, башкорт телләрендә йөзгә якын хикәясе, шигырьләре, берничә үзнәшер китабы дөнья күрде. Юмористик хикәяләре Башкортстан "Китап" нәшриятында басылып чыкты.

РФ Һәм БР журналистлары берлеге әгъзасы.

 

 

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Һәркемнең үз һөнәре.
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Һәркемнең үз һөнәре.
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас