

5
— Ят инде, Алла колы! Төнката тәрәзәдән кемне күзлисең, ә? — Зәрия күзләрен уа-уа аш бүлмәсенә чыкты. — Ул Карасу дигәннәре бер дә килешмәде сиңа. Тып итеп кинәт кенә кайтып кердең. Әйттек без, авыл сиңа төс түгел, дидек. Син шәһәр кызы ласа! Әле мин авылда тусам да, анда мәңге аяк басмас идем. Балачакта потлы чиләкләре белән чишмәдән су ташытып, олау-олау печән өйдертеп бөкрәйтте авыл. Ә сине нишләтте инде ул?
«Күрәчәгем белән очраштырды. Күрәчәгем белән… Мин һаман тәнемдә аның кул җылысын тоям — бусы кыска гына бәхетем. Тугани апаның нигезендә көл өеме — бусы озын-озын хәсрәтем».
— Әллә нинди бөек кеше син, Диләрә. Фатирыңда тагын ун-унбиш көн яшәсәм ачуланмассың микән?
— Яшә.
— Мин бит әле, сердәш, бай гына ир каптырдым. Банкрот завод директоры. Банкларда акчасы тау-тау аның, тулы бер заводны чишендергән ләса. Бикәсе белән концертыма киләм, ди. Хе-хе!
Зәрия сөяркәләрен гел хатыннары белән чакыра иде. Хәйләкәр иде ул, буаны гел үзенә табан ерды. Ир, билгеле, ирексездән ике хатынны бер-берсе белән чагыштыра. Өйдәгесе сәләмә халаттан, үкчәсе тапталган иске чүәктән, ә сәхнәдә курчак кебек ясанган-бизәнгән чибәр…
Миңа Зәриянең бу гадәте ошамый иде. Әмма нишләтим, күрше белән дус — Ходайдан, диләр.
Зәрия саескан иде, сердәшләремнең һәрберсенә «кайтты» дип чыркылдады. Тик мин генә болыт сарган күк йөзедәй күңелсез. Равил шылтыратмады. Югыйсә телефонга карап күзләрем күгәрә иде. Тәүлек буе — көнен дә, төнен дә — мин аңардан: «Исәнме, Диләрәм?!» — дигән сүз көттем. Аның назларын хәтеремдә яңарта-яңарта саташып беттем. Мин, бәлки, мәхәббәт газабында туктаусыз өтелә-төтелә юләрләнер дә идем, сизгер Гөлсирә, ай-ваема карамыйча, Мәсликнең яңа танышларына әйдәкләде.
— Әзрәк җилдә җилләнерсең. Мунчада себерке белән чабынып, хәсрәтле уйларыңны кудыртырсың, — диде. — Хуҗасы белән таныш димим, танышма. Без әле ул кешенең үзен дә ярты еллап кына беләбез. Мәслик, шәп егет, дия анысы. Элек атлар тәрбияләгәнен әйткән идем бугай. Син чүт кенә языл, алайса, керпе сыман бөтәрләнгәнсең, нервыларыңа суккан, ахрысы, — диде.
Бауга бәйләгән бозау шикелле, теләр-теләмәс кенә дусларыма тагылдым. Без бистәдән ике катлы йорт турысына килеп туктадык. Капка шар ачык иде. Мәслик белән Гөлсирә машина әрҗәсендәге күчтәнәчләрне өйгә ташырга керештеләр, ә мин, телефон элемтәсе эзләп, киң ишегалдында чабулап йөрдем. Әгәр Равил шылтыратса? Ә монда телефон тоташмаса? Йа Ходаем, ник мин үз фатирымда гына утырмыйм икән?! Горурлыгымны изеп-таптап үзем төймәләргә бассам, ә? Үзем, Галәмне сискәндереп: «Сагындым!» — дисәм?
Абзар буенда кемдер шык та шык утын ваклый иде. Мөгаен, хуҗадыр. Борынга мунча исе бәрелде.
Нәкъ авылдагы төсле төтене татлы әчкелтем икән…
— Әй, абзый! Монда кесә телефоны кай тирәдәрәк тота икән?
Әйләнеп абзар артына чыктым.
— Өйдән шылтыратыгыз, Гөлсирә, өйдән. Мин хәзер мунчага бер-ике пүлән өстим дә сезнең карамакта булам.
— Гөлсирә өйдә, абзый.
Ир бөгелгән җиреннән тураеп басты. Кинәт аның кулындагы балтасы аяк очына шуды. Ул миңа текәлгән дә шаккаткан иде. Әйтерсең аның алдына күктән ниндидер җан иясе егылып төште. Маңгаена ук батырылган бүрек астында елтыраган күзләрдә нәрсәдәндер шөлләү дә, нәрсәгәдер сөенү дә бар иде.
— Исәнме… сез, Диләрә?! Сез бер дә үзгәрмәгәнсез.
— Ә син… ә сез кем?
Мин ялгыша идем, әлбәттә, ялгыша идем. Бу Илдус түгел, аңарда нибарысы Илдус чалымнары гына шәйләнә иде. Менә хәзер ул бөтенләй бүтән исем әйтәчәк.
— Мин Илдус идем, Диләрә. Карасу егетен хәтерлисезме?
— Юк! — Тавышымда тимер бәрелеп чыңлады. — Сездә элемтә начар икән.
— Ә сез өйдәге телефоннан шылтыратыгыз. Димәк, сез Гөлсирәләрнең дусты инде…
— Юк, мин сезне хәтерләмим! — Эчемдәге явыз җанвар тырный-тешли иде. — Америка белән хәбәрләшәсе иде миңа.
Монысы Илдусны да, үземне дә үртәү иде.
— Рәхим итегез, хет Җир шарының иң соңгы ноктасындагы утрау белән сөйләшегез, Диләрә.
— Рәхмәт, мин шундый утрауларның берсеннән котылдым гына әле, — дидем.
Абзарда ат пошкырган кебек ишетелде. Каядыр соңлагандай, ашыга-ашыга өйгә кердем. Зур залда Гөлсирә белән ире табын хәстәрлиләр иде.
— Син сурәтләр генә кара, без үзебез кыймылдыйбыз, — диде сердәшем һәм итәгемә альбомнар китереп салды. — Кара, кара, Илдус дөньяның кайсы гына кыйтгасында сәяхәт итмәгән. Америкада, Япониядә, Африкада, Франциядә, Италиядә. Бөтен илләрдәге ат ярышларында катнашкан егетебез.
Иңнәренә канатлар тегеп, җиде кат болытлардан очса да, минем өчен Илдус Карасудан гап-гади ат караучысы гына иде.
— Ул — оста балыкчы, — диде Мәслих, көлемсерәп. — Казансу елгасында таныштык без аның белән. Бәке тишкәндә. Кармак белән балыкны шәп эләктерә Илдус, ә хатын-кыз мәсьәләсендә йомшаграк менә. Карт буйдакны үзебез димләп өйләндерсәк кенә инде, әйеме, Гөлсирә иркәм?
Мин, йөрәгемнән кан тамыза-тамыза, энә өстендә бии идем. Мәслихнең төрттерүләре ярамны тагын да тирәнәйтә иде. Ник дәшмисең, Равил?! Карга бата-чума арт бакчадан гына качырганда, йөрәгеңне сакла, дидең. Син бу әрнү-газапларны үзең өстәп торганда, мин ничек йөрәгемә дәва табыйм соң?!
Альбомнарны аннан-моннан гына актардым, чөнки сурәтләрдә гамем юк иде. Хуҗа ачык кеше иде, ул күгәрчендәй гөрли-гөрли дуслары белән исәнләште.
— Мунча нәкъ сез кушкан сәгатькә җитеште, — диде ул, миңа күз сирпеп. Бүрек-фуфайкасын салгач, ир бетереп Илдус иде.
Гөлсирә:
— Танышыгыз, Диләрә, — дигәч, хуҗа, кулын йөрәгенә куеп, мине сәламләде. Абзар артындагы хәл-тамаша гүя булмаган иде.
— Мунчаның иң эссесе — кызларга! — диде Мәслих. — Чибәркәйләр, без сез чыгышка мәтрүшкәле чәй пешерербез, мичтә бәрәңге тәгәрәтербез. Сез ризамы?
Мин кыстатмадым, минем тизрәк Илдус күзеннән югаласым килә иде. Никләр, Ходаем, шулай соң бу?! Син теләмәгәннәр чәчрәп каршыңа чыга, ә син теләгәннәр йөзен яшерә.
Ләүкәдәге агач ләгәндә ике төрле себерке пешекләнгән иде.
— И, күр инде, ир-ат кына димәссең, бөтен төштә чисталык бу Илдусның. Сап-сары идәннәре, утыргычлары. И, шуңа акыллы гына бер хатын…
— …мине димләмә, яме! — Тизрәк Гөлсирәне бүлдердем. — Миңа ир кирәкми!
Ахирәтләрем арасында Гөлсирә иң төплесе иде, ул Зәрия сыман җанымда казынмады, имән себеркесен кайнар суга манып, кызу таш өстендә селкеде дә:
— Эсседә изрә, — диде. — Миче утын белән ягыла, сулышка җиңел. Хәер, син коры парның рәхәтен беләсең инде, тугани апаңның да мунчасы шәп.
Битемә себерке каплап елап җибәрдем. Эчемә тулган хәсрәт таштай катырса да, күз яшьләрем бозланмаган иде.
— Мунча да юк, өй дә юк, ул да юк. Мин гөнаһлы, Гөлсирә. Яраттым мин… Яшь бит ул егет, бик яшь. Акылымны җуйдым, ахрысы, юкса күрәләтә җанымны утта көйдермәс идем. Кемдер, безгә үчегеп, тугани апаның йортын яндырды. Күрмиләр-сизмиләр, дигән идем, серем җиде сандык төбендә, дигән идем. Баксаң, серне җил себерә. Мәхәббәтем гөнаһлы, шуңа ул тиз беленде.
Сердәшем кранны ябарга онытты. Кайнар су аяк табанын пешереп ага да ага иде. Гөлсирә, кулымдагы себеркене йолкып алып, мине чабарга тотынды:
— Мә сиңа! Мә сиңа! Мәхәббәттә нинди гөнаһ ди ул тагы! Яратасың икән — сөен! Димәк, син — тере, димәк, синдә җан бар! — Ахырдан Гөлсирә өстемә салкын су бөркеде. — Ой, Илдусның су савытын шартлатабыз, кран борылмаган!
— Рәхмәт, син дә миңа кушылып еларсың дигән идем.
— Ә син елама! Билгеле, йорт кызганыч.
— Ул шылтыратмый…
— Чынлап яратса шылтыратыр.
— Син «сак бул» дип кисәткән идең.
— Соң?
— Әй, нәрсә мин синең башыңны бутыйм әле! Үзең дә чабын.
— Кайсыбыз яратмаган да, кайсыбыз җан тартканыннан өзелмәгән, Диләрә. Син «сак бул» диюдән узган инде. «Нык бул» диясе кала хәзер.
— Илдус Карасудан бит, Гөлсирә.
— Әйтәм аны, бер-берегезгә сәер генә карашасыз.
— Ул яшь чагында, кунак кызы дип, мине клубтан озата иде.
— Ә-ә, имәндә икән чикләвек! Илдус идәнгә бер басасын өч баса шул.
— Мин аны яратмыйм!
— Яратма, зинһар. Сез бүген очраклы гына күрештегез. Мәслих тә, мин дә сезне танышлар дип һич уйламадык. Язмышның бер хикмәте инде бу. Илдус туган авылында, димәк ки, Карасуда йорт сала, ди. Китсә, коттеджын безгә сатачак. Шәһәр туйдырды, цивилизациядән качып читтәрәк яшисе иде.
«Карасуда йорт сала… Йорт сала… Нинди бәхетле кеше».
Мунчадан соң берникадәр йомшардым бугай, Илдуска дустанә елмайдым. Әйе, ул булдыклы ир, көнкүреше төзек-камил иде. Ә бүтән ягы мине чеметем генә дә кызыксындырмады. «Язмышның бер хикмәте шушы очрашу белән төгәлләнергә тиеш иде. Йөрәген башка кеше биләсә, хатын-кыз, «эһ» тә дими, теләсә кайсы ирнең өметенә балта чаба. Мин дә уем белән Илдусның өметләрен кистем-туракладым. Хушлашканда нигәдер аңа карадым. Юк, юк, бу ир яшьлектәге юаш, кыюсыз егет түгел иде, бүтән иде, бүтән иде ул! Карашында горур бөркет канат җилпи. «Яратсаң, аягыма егыл», — дисәм, Илдус, мөгаен, кычкырып көләр иде. Ә күзләре барыбер моңсу, моңа, әлбәттә, мин генә гаепле идем.
Фатирда миңа сюрприз әзерләнгән иде. Зәрия, роза чәчәкләре кочаклап, зыр-зыр бүлмә уртасында әйләнде:
— Котлыйм, җегет һуштан яздырыр дәрәҗәдә чибәр. Сине өч сәгать зарыгып көтте.
— Кем?! Равилме?!
— Миннән яшергән идең дә, су төбеннән үзе калыкты әнә.
— Кайда ул?!
— Кайда, кайда, имеш? Айда! Үпкәләдем әле мин сиңа, кызый. Авылда яшь кенә егет белән типтердем, димәдең шунда. Гомер бакый сәер инде син. Йә, йә, кәефсезләнмә, иртәгә тагын сугылам, диде.
Иртәгә хәтле ерак иде. «Ник мунчага бардым икән?» — дип, үз-үземне мең кисәккә өзгәләдем. Төнем шик-шөбһәләр белән буталды. «Никах укытып кушылыйк та, үзеңне рәнҗеткән Карасуга кире кайт», — дисә, нишләрмен? «Нишләрмен?» дип ник өтәләнәм икән?! Мәхәббәте хакына җир читенә китәчәк хатын ла мин!
Әмма егет: «Әйдә, авылга», — дип, миңа ташланмады. Кичә генә «Яратам!» дигән кеше минем белән салкын гына күреште. Һәм яныбызда торган Зәриядән дә уңайсызланмыйча, теле белән камчыларга кереште:
— Нишләп шыпан-шыпан Карасудан качтың?! Бала-чага төсле теге. Син җитди хатын түгел икән. Син эгоист икән! Кемгә үпкәләдең инде, җә? Электр чыбыгы иске, шуннан бүрәнәгә ут капкан. Кайсыбыз гаепле моңа?
— Ә син нишләп шылтыратмадың?
— Ха! Качкыннарга нинди шылтырату ул! Минем сиңа хөрмәтем кимеде, ханым.
— Әй, иптәш! — Зәрия озын буйлы Равилгә үрелеп-үрелеп йодрык селкеде. — Кем соң син шулхәтле, ә? Баядан бирле әтәчләнәсең, кара мыегым. Синдәй дорфа ирләрне без көнбагыш кабыгы кебек пуфылдатып төкерәбез. Бел, яме! Мин урамда һава сулыйм, талашмагыз, тыныч кына чүкердәшегез.
Егет бер кызарды, бер агарды.
— Гафу ит, Диләрә. Нервылар тузган. Чәй эчерәсеңме?
— Түрдән уз, — дидем.
Мөнәсәбәтләр яңадан көйләнсә дә, элеккеге эчкерсезлек үлгән иде. Нәрсәдер кителде… Нәрсәдер… Мин Равилдән: «Хәзер авылга кайтабыз», — дигән сүз көттем. Ә ул тузга язмаган мәзәкләр сөйләп вакыт уздырды, үзе әледән-әле беләгендәге сәгатен капшады.
— Синең бу усал өйдәшең өстебезгә кайтып кермәс бит инде, баг алмасы. Караватың киң, кил, чүт кенә ял итик, — дип, ул мине билемнән кочакламакчы иде, тәнем тартышып, читкә сикердем.
— Кагылма!
— Нишлисең син, Диләрә?! Сагынмадыңмыни?!
— Кайчан никах укытабыз, Равил? Урам аркылы мәчет…
— Никах? Ниемә соң ул? Без бит болай да бергә. Карасуны җенең сөймәсә, атна саен Казанга килермен. Машина кулда. Фатирың иркен.
— Мин Карасуны яратам, яратам, яратам! — Миңа әллә нәрсә булды: күңелем ташып тулды, йөрәгем даң-доң какты, ике күземнән мөлдер-мөлдер яшь акты. — Күлмәгеңнең төймәләрен каптыр… Чишенмә… Бар, кит! Мин Карасуны яратам. Кит, дим!
— Кич бит инде. Төнгә каршы җүнле хуҗа этен дә кумый. Үкенмәссеңме, баг алмасы?
— Әйтмә миңа баг алмасы дип. Әйтмә! — Сүзләрем теш арасында сытылды.
— Миндәй егетләр Казан урамында бер сызгырса, ун хатын муенга ябыша. Шуңа күрә үкенмәсәң генә ку син, әй, кем, Диләрә апасы. Йә, хуш иттек!
Казан урамындагы хатыннар төркемендә Диләрә исемле кеше юк иде шул. Мин — ялгыз горур, яраларым учлап, читтә тора идем.
Җитмәсә, Зәрия дә авырттырып җаныма кагылды:
— Ишек төбендә күрше подъезддагы Зина белән бакылдашканда, синең бу яшь нәстәкәең атыла-бәрелә чыкты. Зинаны үзең беләсең, һәр чибәр иргә сагыз күек сылана. «Какой ты милый», — дип, шундук моңа сарылды. Озак кеткелдәштеләр кызыл машинага сөялешеп. Иманым камил, төнгә кавыша болар. Дөресен әйткәнгә үпкәләмә, ул җегет бик мут, ахрысы. Мин бит ирләр мәсьәләсендә тәҗрибәле хатын, кешене кешедән аерам. Нәрсә, кара мыекка каты бәрелдең мәллә? Ирләр бүген дефицит, шуны онытма син. «Свиданҗа куйдыгызмы?» — дип, Зинадан сорыйммы соң, сердәш?
— Сорама.
— Мәйлең. Алайса, җегетең өчен сугыш. Яу кырында үзара кыйнашып җиңгән хатын-кыз гына ирен саклый ала. Җиңнәреңне сызган, сердәшкәем! Алга, изге көрәшкә!
Кемдер кыюсыз гына ишек шакыды. Равил! Баягысы төштәге Равил иде, бусы — чын. Әйе, әйе, мин төш күрәм, теге ямьсез сүзләр, ямьсез күренешләр төштә генә кабатлана иде. Менә хәзер егет керә дә: «Җыен, Диләрә! Без авылга кайтабыз», — ди. Ник «юк» дидем соң әле мин: яз белән көз уртасында өр-яңа фасыл бар, ул — мәхәббәт чоры. Әйдә, бәхет өч кенә көнгә, өч кенә айга, өч кенә елга сузылсын, шушы кыска гына мизгелдә бер-береңне сөеп-сөелеп яшәүләргә ни җитә!
Тиз-тиз генә кызарган күз кабакларыма пудра тидердем.
— Үзем каршылыйм, — диде Зәрия.
— Исәнмесез, апа?! Диләрәләр фатирымы?
— Син кем, кызый?
— Гаян мин. Карасудан.
— Бүген карасулар көне бугай, — дип сукранды Зәрия.
Әле генә «Равил» дип очынган күңелемнең сыкрануын басарга тырышып, Гаян белән исәнләштем.
— Тунын юллап йөри димә, Диләрә Әсәдулловна, — диде ул, башын аска иеп. — Илче мин. Директор, кайтсын, ди. Авылда хуҗасыз йортлар күп, ди. Әнә Сәрбиназ әбекәй дә ызбасын сиңа яздыра икән. Балалар сагына сине…
Сәер, Гаян бик боек иде. Башка чакта теле телгә йокмаган кызның берәр шөребе бушаган мәллә?
— Тугани апамның йортын яндырган кызларны ничек укытыйм мин, Гаян!
— Каргыйсыңдыр, иеме?
— Мәүлидә апа: «Әшәкелек кылганнарга Аллаһ хөкемдар», — дия иде.
— Шулайдыр, ие. Диләрә, синнән соң мин зерә авырдым. Йөрәк өянәге белән… Өч көн тоташ. Мәүлидә әбекәй буды…
Без Зәрия белән бер-беребезгә карашып алдык.
— Әй, кызый, синең тән температураң югары, ахрысы. Шәһәрдә грипп, — диде ахирәтем.
— …бармаклары шыр сөяк иде Мәүлидә әбекәйнең. Үзе пыш-пыш ләгънәт укый… Аның кабердәге бәддогасыннан беркем дә котылалмый, ди әнкәй. Үтерә-ә-ә ул! Син гаепле, Диләрә. Син минем юлыма аркылы төштең. Минем өмет Равилдә иде. Сез аның белән беренче көннәрдә үк иснәштегез. Суфия апасын мин китерттем урманга, энең карт хатын белән себерелә, дидем. Аннан соң сезнең арада берни дә юк кебек иде. Ә беркөнне тау астында әүмәкләшә-әүмәкләшә үбештегез. Теге төндә дә Равил белән кундыгы-ы-ыз… Артыгыздан күзәтте-ем… Мин яндырдым өегезне-е-е, мин…
— Аһ, кабахәт! — Зәрия мәче җитезлеге белән Гаянның чәченә тырнак батырды. — Каз түшкәсе йолкыгандай йолкыйм мин сине, тәмуг кисәве! Син аларга ник тыкшынасың?! Көнләштеңмени, кәкре таяк?! Һәр көнләшкән хатын йорт кадәр йортка ут төртсә, авыл-шәһәрләр өч көндә янып бетә безнең!
— Җибәр, Зәрия.
Сердәшемне көчкә Гаяннан аердым.
— Мәүлидә әбекәйнең өрәге мине барыбер буып үтерә-ә, — дип үкерде кыз. — Кичер, Диләрә, кичер, зинһар!
…Дивардагы сәгать туктаган иде. Фатирны җанландырып чың-чың суга иде ул. Хәрәкәтсез оеган угы кыл минем яралы йөрәгем турысында кадалган сыман. Урыныннан кузгалса, вакыт алга тәгәрәр иде… Йөрәккә дә җиңеләер иде… Сәгатьне борсам, тавышка Гаян уяныр. Үлән төнәтмәләре эчереп, аны көчкә тынычландырдым. Кыз, «буылам» дип, идәндә ауный-ауный елады. Һәрбер хатын-кыз — яшьме ул, картмы — яратуга мохтаҗ. Ә мәхәббәт җаннарны йә агарта, йә каралта…
(Дәвамы бар).
Фото: freepik.com