Чәчмә әсәр
30 Августа 2023, 05:56

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (4)

Хатын-кызның тагын бер ялгышы: ир-атның кайгысын да, борчуларын да, йөрәк аша үткәреп, җанына аудара. Ул аның хәсрәтеннән авыруга сабыша.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (4)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (4)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Повесть (4)

Егет кул арты белән тирләгән тәрәзә пыяласын сөртте. Ул минем эчтән генә ничек үртәлгәнемне сизми иде.

— Йөз елга ике генә ява ул мондый салкын яңгыр. Табигатькә аптырама, диләр.

Яусын, яусын! Дөньясын су бассын! Монда минем үз хәлем хәл! Чү, нишлим мин? Тәүбә, тәүбә!

— Апага ышанма син, Диләрә…

— Минем сездә эшем юк!

— Апада, бәлки, юктыр, ә миндә бар, Диләрә.

— Мин кемгәдер акча түли-түли назланырга җыенмыйм, егет! Маңгаема «Сөяркә эзлим» дигән белдерү ябыштырмаганнар.

— Борчакны мул сипкән апа. Бүлмәдәш малайлар оештырган төркем юкса. Алар өчесе дә армиядән соң тәҗрибәле, чая егетләр. Хатын-кыз көенә оста бииләр. Мәгълүматлары турында сөйләп көләләр иде. Мин төнлә тимер юлда вагон бушата идем. Әни хакына. Ул яман шеш авыруы белән чирләгәч, операция ясатырга акча эшләдем. «Байбичәләр белән өстерәлә» дигән дан шуннан таралды. Җизни алып кайтты ул хәбәрне апага. «Тәгәрмәч»не мин җәйге шабашкада эшләгән акчага юнәттем. Уф, бала-чага кебек акланып утыр инде, ә! Көлке, валлаһи!

Равил машинадан төшеп яңгырга коенды. Мин туңам, ул яна иде… «Җебенәсең, кер», — димәдем. Мин каты бәгырьле идем, мин таш идем. Егетнең хикәяте әллә чын, әллә ялган иде, аермадым. Моның мәгънәсен дә тапмадым. Минем хисләрем белән уйнамасыннар, миңа сүз белән тимәсеннәр, кыскасы, шәхси дөньяма тыкшынмасыннар — бердәнбер таләбем шул иде. Ә гайбәт, кысылып, апа белән энекәшне бозыштырган икән, бигайбә, ике туган араларын үзләре көйләсен.

Мөгаен, егет табигать белән көч сынаша иде. Тәрәзә пыяласын аска шудырып:

— Салкын тидерәсең инде, — дидем.

Тавышым йомшарган иде. Равил кулын уа-уа кереп утырды:

— Боз ява, валлаһи. Юл артык изелгән, көпчәкләр тарталмас, ахрысы. Якынрак авылдан өстерәтергә трактор-фәлән чакырмыйча булмастыр. Син машинада гына торып тор.

— Озак сибәләр микән? — дидем кәефсез генә.

— Күк йөзе көнчыгыштан агара, болытлар итәген җыяр.

— Көзге көннәрдән дә суыграк…

— Әниләр сагынган кояшлы җәйләр сирәк хәзер, Диләрә.

Бак, әле генә бер-беребезгә кадалган энәләр күптәнге ахирәтләр кебек чүкердәшә идек. Әйтерсең баягы «аңлашулар» кайдадыр үзелеп-коелып калды. Бәй, егет акланды да, аңа карашым үзгәрде, димим. Барысы да микъдарына кадәр үлчәүдә үлчәнгән иде инде.

Ул авылга китте, ә мин, һичкемнән тартынмыйча, иркенләп ыңгыраштым: аягымның авыртуына чыдар әмәл юк иде. Ниһаять, урман өстендәге кара-кучкыл болытлар кубарылып офыкка табан шуышты. Күкнең ярты ягы ачылды. Һай, егет кенә озаклады! Аяк сызламаса, мин, бәлки, җәяү генә Карасуга турылар идем. Бездәге кирелек потлап-потлап базарларда сатсаң да кимеми иде. Алай да, калтырануларымны җиңеп, юеш күлмәгемне кидем. Башымда яшендәй уй да ялтырады: таякка таянсам, барам да барам инде мин. Әй, бу кирелеккә дә охшамаган, җаным тоткынлыктан котылырга ашкына иде. Кинәт кенә качасым килә! Качасым, качасым… Нишләдем, йә?! Равилнең үзенә дә, сүзенә дә битараф хатын болай үрсәләнмәскә тиеш югыйсә. Гомер сәгатьләре кайда текелдәсә дә барыбер түгелмени?! Төн белән машина салоны җылынды бугай, гәүдәм изри-ойый башлады. Минем дөньям белән йокы дөньясы уртасында нечкә генә күпер сызылды. Мин йокыдан һәрвакыт куркам: шул чакта яңадан чын халәтемә кайталмам төсле. Ә бу юлысы аң нигәдер карышмый, мамык түшәк җәйгәннәрмени, әкрен генә утыргычка түнәм. Ниндидер сихри көч, аягымның да  авыртуын оныттырып, үзе кайнар, үзе иркен куенга китереп сала. Мин монысына да карышмыйм, киресенчә, ләззәт һәм рәхәт тоеп, төшемдә елмаям. Саташкан димәгез! Ялгыз хатынның өнендәге мендәре — таш, юрганы — калай шул аның…

Үз-үземне җылытып, бөгәрләнеп озак йокладым, ахрысы, агач яфракларында яңгыр тамчылары кипкән; алар кинәнә-кинәнә җилдә лепердәшә. Ә Равил кем беләндер бәхәсләшә иде.

— Көт дигәч көт инде, абзый. Түлим, дидем бит мин сиңа!

— Көтмәгән кая! Өч сәгать бушка трактор тырылдатам!

— Сәгатен ничәдән?

— Нәстәнең сәгатен?

— Соң, сәгатьләп түләргәдер бит тракторыңа?

— Аңа акча нәстәгә, энем?

— Ярар, абзый, үзеңә ничәдән?

— Җәмгысы мең тәңкә, энем. Ну, уят теге кешеңне, озак йокы бүсә.

— Тимә, абзый, тагы әз генә йокласын.

— Җук, энем, мең тәңкәң дә кирәкми! Калхуз рәисе сугып үтерә мине хәзер.

Бәс, «ызгыш алмасы» мин икән ләбаса! Тырнак очы белән тәрәзә пыяласын кактым. Машинага сөялгән егет:

— Кузгалабыз, абзый, — диде. — Карасу башына хәтле тарттырып илтсәң, мең тәңкә синеке! Ул — җиңүче, аның күзләреннән тантана очкыннары чәчри иде. Моны үзе дә яшермәде:

— Менә эләктең бит. Сиңа кайчан шулай сокланыр идем. Йоклаганда син тагын да чибәррәк икән, — диде.

Мин иренемне тешләдем. Әлегә вакланырга исәбем юк иде. Ул да бүтән теленә салынмады. Без, пычрак ерып, Карасуга юнәлдек. Апалар турында «рәхмәт» әйтеп Равилнең борын төбендә генә капканы ябам дип уйлаган мин җиргә дә басалмадым. Аяк битем кабарып шешкән иде.

— Нишләдең, Диләрә? Егылдың мәллә? — дип, егет миңа ярдәмгә атылды.

Мин кулым белән аңа киртә ясадым:

— Кагылма! Үзем дә атлыйм!

Бер аякта сикерә-сикерә капка тоткасына үрелгәндә, Равил мине, капчык сыман гына  култык астына кыстырып, баскычка утыртты. Аннары чиләктәге яңгыр суында кулын чайкагач, җиңен сызганып куйды:

— Каймыктыргансың син моны. Бераз дәвалыйбыз хәзер.

— Кагылма, дим!

— Ә син кычкырма, яме, шәһәр кызы! Әнә теге куактагы чыпчыкларны өркетерсең.

Күземә яшь тыгылды. Юк, авыртудан түгел, гарьлектән. Бу егет, әрсезләнеп, җаныма үрмәли иде. Моңа сәбәп артыннан сәбәп чыгып торуын кара син! Егет, алдыма чүгәләп, аягыма баскаларга кереште.

— Кай төштәрәк авырта? Сынмаган, димәк, әйбәт. Каймыккан бу нибарысы. — Ул муенымнан ефәк шарфымны суырып алды. — Каты гына кысып бәйлим. Туйга хәтле төзәлер, шәт.

— Нинди туй?

— Безнеке түгел, курыкма. Халыкта шундый әйтем бар.

Хәйләкәр Равил әкрен адымнар белән җаныма якынлаша иде. Өйгә кертмәскә кирәк! Мин аның ни теләгәнен беләм… Әйе, беләм… Аның минем белән уйныйсы, шаярасы һәм ахырдан җиңүе белән мактанасы килә. Студент бүлмәдәшләре кебек ул да бер көнлек мәгълүматларга кызыга. Бәйләп бетергәч, егет аягымны сыйпаган иде, кисәк кенә тибендем. Мондый тупаслык килешми иде, билгеле. Оят, миндә хатын-кызларга хас нәфислек үлгән иде, ахрысы. Хәтта ул да бу тәрбиясезлегемнән уңайсызланды. Капка төбендә исә, миңа табан борылып:

— Теге сүзләр уйнап кына әйтелде, — диде. — Мин сине уятырга жәлләдем, безнең әни дә синең кебек бөгәрләнеп йоклый, шул гына.

Егет минем белән саубуллашмады, ул гүя, «шул гына» дип, араларны шартлатып өзде. Хәер, нинди өзәрлек ара бар соң! Без бер-беребезгә ят идек, чит идек. Равил киткәч, нигәдер мине сагыш басты. Җитмәсә, үч иткәндәй, авылга эңгер иңде, ә ялгыз җаннарга кичләргә керүе бигрәк авыр иде. Төннәрдә тагын да авыррак анысы. Сине мендәреңнән башка берәү дә көтми. Караңгылыкны иш ясап, көчкә таң аттырган чакларың да була.

Сәрбиназ карчык капкадан гына башын тыгып сөйләнде:

— Этеңнең тамагы тук, мин мәет сакларга барам. Сәхибҗамал әбкәчең гүр иясе, ватый, — диде. — Иртәрәк шылды мәрхүмә. Җәш ие әле, җөзен генә ваклаган ие. Мәүлидә күрше үз катына җыя, ватый. Анда да тик җатмый, терекөмеш.

Әбине күңел белән тыңламадым. Мин үз сагышым дөньясында йөзә идем. Офыкка җәелгән кояш кызыллыгы бәгыремне көйдерде. Бөтен булмышымны ниндидер сәер тойгы биләде: авылда да тар, шәһәрдә дә тар, җаным Галәм сүрүенә сыймый иде. Аяк битемдә исә әле дә аның кул җылысы… Күр, мин егет белән ничек көрәшәм. Мондый хатын-кыз сирәктер ул. Әллә җаным таштан әвәләнгән микән? Кеше матур сүзләргә юри алданыр иде. И Ходай, моның хәтле акыл бирмәсәң лә. Шул акылга юләрлек кушып әз генә сыеклатсаң, бәлки, хәлләрем җиңеләер. Һәм бүген мин йолдызлар белән чуарланган җиһан уртасында япа-ялгыз каңгырап та утырмас идем. Ялгызлык… Мин аның ни-нәрсә икәнен аңлый башладым шикелле. Чү, тукта! Әгәр мин аңа ышансам? Әйе, әйе, Равил чынлап та гашыйк дип фаразлыйк. Әнә йолдызлар аның сүзләрен җепкә тезә: «Син минем бәхетем, ахрысы… беренче күргән мәлдә үк йөрәгемне утка көйдердең, Диләрә…»

Бу сүзләр өчен мин күккә рәнҗи алмый идем, чөнки хыялым үзе шулай тилертә иде.

…Төнлә шык та шык тәрәзә пыяласын миләш ботагы кыйнады. Ул әче җимешләреннән арыган иде бугай. Ә мин аягымның авыртканын да онытып… Ул килде дип… Күземнән эре-эре тамчылар тәгәрәде. Мин бәхетсез идем. Ялгызлык янәшәсендә шушы кимчелегем дә бар. Нигәдер бөтенесенә дә Илдус гаепле кебек тоелды: мөгаен, мине шул егет кенә каргаган. Нәкъ бүгенге сыман йолдызлы төн иде.

Илдус, әсәренеп:

— Диләрә, миңа кияүгә чыгасың син, ә мин туй бүләге итеп сиңа яңа яуган кардан да аграк акбүз ат бүләк итәм, дөнья читеннән табып, — дигәч, пычак телем:

— Син аңа үзең генә өйлән инде, хәчтерүш, — диде.

Шунда Илдус чәнти бармагымны кысты да:

— Бүләкне үзең эзләп килерсең, кызый, — диде. Хурлау-көлүләргә ни түзгән егет урталай сыгылып елады…

Бүген ул дөньяда микән? Очратсам, бәлки, мин аңардан кичерү сорар идем. Кичер, Илдус.

Таң алдыннан җил тынып, миләш шыкылдавыннан туктады. Тынлыктан колаклар сызлый иде. Мин бу авылдан югалырга тиеш. Кая? Кысан фатирыма, билгеле. Адәм баласы, уе белән дүрт тарафка чәчелсә дә, аяклары бер генә җиргә илтә — үз куышына. Иртәме-соңмы. Ул, адашкан җанын сөйрәп, нигезенә кайтып егыла. Миңа ашыгырга кирәк. Мин үз-үземнән куркам. Миләш шыкылдагач, ул дип алдандым. Димәк, аны көттем. Йа бер Аллам, көттем шул, көттем! Йөрәгемне мең киртә белән уратып, мең сакчы бастырсам да, мәхәббәт дигән үзе явыз, үзе мәрхәмәтсез, үзе өметсез хисләрнең тозагында чәбәләнеп ятам. Йа Аллам! Маңгаемны ташка орып сиңа ялварам: бүтән очраштырма! Бирмә миңа сөю җәзасы, бирмә!!!

 

 

3

 Авыл тынлыгын шәһәрдә адаштырдым. Казан — зур базар, шаулый-гөрли иде.

Мин дә аның ритмына яраклаштым шикелле. Әйтерсең тәүлектән артык йоклап, төшемдә Карасу белән саташып уяндым. Баксаң, алан да юк, Равил дә юк… Озак-озак тауар кибетләрен буйладым. Яңа уку елына киемнәр сайлыйм, имеш. Аннан берәм-берәм ахирәтләремә сугылдым. Ә алар җәйге ялда иде. Кафеда колакны ярган музыка белән узыша-узыша чәй эчтем. Мин көнозын нәрсә беләндер мавыгып чуалган-чәбәләнгән дөньямны тәртипкә салырга тырыштым. Ләкин җанымны алдый алмадым. Ул Карасуда иде, Карасуда! Төнлә төтен белән ысланган күк йөзеннән йолдызлар эзләгәндә һәм эзләп тә тапмаганда, җанның бәргәләнүенә чик-чама булмады. Иртән таң әчесе белән җыендым да авылга киттем. Мин чын-чынлап юләрләнгән идем. «Күпер» тукталышында автобустан төшеп аксый-туксый өч-дүрт адым гына атлаган идем, юл читендә кызыл машина күземә чалынды. Равил! Нишлим мин?! Ник кайтам?! Кичә генә «очраштырма» дип Ходайга инәлгән хатын, чылбырдан ычкынып, егетнең кочагына үзе атыла. Оят, оят, оят!

Равил йокымсыраган иде бугай. Автобус тәгәрмәченең чыжылдаган тавышына уянып, машинадан чыкты. Без, аргы як белән бирге як, бер-беребезгә карашып сүзсез генә басып тордык. Йөрәк сулкылдады, хисләр ташыды…

— Өс… өс-башымны алмаштырып килеш әле. — Ялганласам, тотлыгам икән. — Ә син кемне көтәсең?

— Берәүне… Аягың төзәлдеме?

— Авыртмый…

— Аксыйсың бит. Капка-ишекләрең ачык. Этең дә өрми.

— Казан ерак, тиз генә әйләнәм димә. Ярый, мин туры аланга барам. Син көтәсе кешеңне көт.

— Берәү дигәнем син бит инде ул. Кил, утыр, Диләрә.

Мин йөгәнсез хисләремне тиз генә таш кабыкка төрергә тиеш идем. Коры гына:

— Рәхмәт, — дидем.

— Әнкәй авырайды, сулышлары киселер, ахрысы. Сине лагерьга илткәч, авылга китсәм рөхсәттер бит, җитәкче апа?

— Үртәмә, зинһар! Алай-болай ярдәм кирәксә, шылтырат.

Егеткә кесә телефоным язылган кәгазь суздым.

Аланда бөтен нәрсә үзгәргән иде. Ничек моңарчы искәрмәдем икән: яфракларына сәлә генә көз сарысы йоккан усаклар нинди төз икән! Аларның түбәсендә кояш нурлары җемелдәшә. Ә каен кызларына аклык болытлардан ягылмады микән? Уенчык чалгы белән чыкырт-чыкырт чикерткәләр үлән чаба… Җирән башлы көяз гөмбәләр, оялчан әбиләр кебек, авызын томалап көлә… Урманда эше төгәлләнмәгән ала кош пыр-пыр куактан куакка очып куна…

Юк, алан түгел, мин үзгәргәнмен. Мәхәббәт, ачкыч яратып, йөрәгемнең бикле ишекләрен ачкан иде. Йа Аллам! Бу чирдән ничек терелергә?! Мин иң куркыныч яшьтә идем. Җиңел-җилпе яшүсмерләрнең акылы җитмәгән юләрлекләрне хатын-кыз кырыктан узгач эшләп ташлый. Табигать йә бәхетле, йә бәхетсез итәр өчен аңа соңгы мөмкинлек биреп карый. Минем очракта исә бәхеткә өметләнү ахмаклык иде. Без тиңнәр түгел идек, түгел идек!

…Егет ярты төн уртасында шылтыратты.

— Миңа син кирәк, чык әле, Диләрә, — диде.

Тавышында хәсрәт бар иде. Ут кабызмыйча гына, ашыга-ашыга киендем. Әйтерсең мин дөньяда баткан бәндәне коткаручы тылсымлы көймә идем. Хатын-кызның тагын бер ялгышы: ир-атның кайгысын да, борчуларын да, йөрәк аша үткәреп, җанына аудара. Ул аның хәсрәтеннән авыруга сабыша.

Мин: «Нәрсә булды?» — дип сорамадым. Барысы да тавышыннан билгеле иде. Без, Галәм өчен ике кара нокта, алан кырыеннан атладык та атладык. Җәй җылысы сүрелгән, җиңелчә генә калтырата иде. Кинәт урманда өзеп-өзеп кемдер ыңгырашты. Куркудан Равилгә табан сикердем.

— Агач ул… — Егет кулымнан тотты. — Корыганда кайрысыннан куба да авыртуга түзалмыйча ыңгыраша. Агачлар аягүрә үлә. Әнкәй китте бит минем…

— Ходай урынын җәннәттән әйләсен. Син… син нык бул инде… Дөньяда без вакытлыча шул…

Равилне юата-юата кулымны бушатмакчы идем, ул ычкындырмады.

— Өйләнәсеңме, диде. Әйе, дидем. Кызың ни атлы, диде. Диләрә, дидем. Мин, алайса, тынычлап үләм, улым, диде.

Аланмы, минме уңга-сулга чайкалдык.

— Синең Диләрә исемле кызың юк!

Бөтен көчемә кулымны тарттым.

— Бар! — Егет караңгылык эченнән кочагына суырып алды. — Мин теге агач хәлендә, кичә төне буе юл буенда ыңгыраштым. Син Казаныңа качтың, әйе. Үзеңне минем йөрәктән каермакчы идең, киребеткән! Паспорттагы яшең белән мактанма, яме! Без дә маңка малайлар түгел, Мәкәрҗә ярминкәсендә кыргый атларны аз биетмәдек.

Аның кайнар сулышы исертә-тилертә иде. Җитмәсә, ярамны кузгатып, Илдус исемә төште. Бу якта ир-ат гайрәт чәчкәндә Мәкәрҗәдә «ат биетә» икән. Янәсе, ат хәтле ат буйсындырып саткан халык алар. Бичара Илдус та шулай сөйләнә иде. Ә аннан ни файда?!

— Диләрә… Син дә хәл эчендә. Юкса кире кайтмас идең, — диде Равил, чәчемнән сыйпап.

Егетнең киң күкрәгенә башымны куйдым.

— И Аллам, бирмә миңа сөю җәзасы…

— Нәрсә дидең син, Диләрә?!

— Юк, болай гына… Мондый кайгылы сәгатьләрдә нишләп йөрисең, егет? Күрше-күләннәрегез ни дияр?

— Син мине таш бәгырь димә! Йөрәгемнең әрнүенә чыдамагач, синең яныңа килдем. Әнкәй бит ул, Диләрә! Өйдә карчыклар төнката дога укый. Әзрәк апаның күзеннән югалып торыйм, дидем. Әнинең өзлегүендә гел мине гаепләде.

— Тиздән таң ата. Кайт инде…

— Сагынуымның яртысын сиңа күчеримме, Диләрә?

— Кайт, яме.

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас