

Ә икенче көнне Равил, эш планын күрсәткән булып, колагыма пышылдады:
— Нишләп әрекмән төбенә посасың, баг алмасы? Мин сезнең халыкның психологиясен шәп өйрәндем. Сездә түземлелек чамалы. Әйдә, аулакта күрешик инде.
Мин бу тәкъдимне колак читенә дә элмәдем.
— Планыгыз әйбәт, — дидем. Һәм Гаянны чакырдым. — Экскурсиягә син дә барасың, Гаян Наиловна!
— Ә Равил Сәйдәшевич нишли? — Кыз чырае караңгыланган егеткә ымлады.
— Ул бүген лагерьда кизү, — дидем.
— Башы авырта мәллә?
— Әйе, Равил Сәйдәшевич күптән сырхау. Чиренә дәва да юк, ахрысы. Бусын егет ишетсен өчен кычкырып әйттем.
Ул ишетте һәм миңа сәерсенеп карап куйды. Бая гына масаюдан дөньяга җәелгән егет: «Ник көләсең?» — дип рәнҗи иде. Шуннан соң Равил көнозын күзгә-башка чалынмады.
Кичкырын Гаян бүлмәгә ирле-хатынлы ике ят кеше алып керде.
— Равил Сәйдәшевичның апасы белән җизнәсе ат җигеп килгәннәр, — дип хихылдады кыз. — Энекәшләрен эзлиләр, кыскасы.
— Ә Равил кайда? — Чәч бөртекләремә кадәр кызарды бугай.
— Аныкы кайда? Аныкы айда! Машинасы да юк, — диде Гаян, җилкәсен сикертеп. — Соң ул бит җегет кеше, күрше авылда кызлар аулыйдыр. Хатын-кыз исе иснәмичә яши алмый бит сезнең азгын энекәшегез, Суфия апа.
— Ул андый түгел, — диде хатын, уңайсызланып. — Миңа җитәкче белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсе иде. Ислам, син дә чыгып тор әле. Гаян иркәм, ачуланма, син дә, яме?
Суфиядә Равил чалымнары бар иде. Хатын, япмасын кайтарып, карават читенә утырды.
— Мин Мәүлидә абыстайдан өшкертә ием. Әбиеңнең сулышы шифалы ие. Синдә дә андый сәләт юктыр, Диләрә?
— Сез миңа былтыргы танышым кебек эндәшәсез, Суфия. Без беренче тапкыр очрашабыз бугай.
— Гаепләмә, безнең гел авылча инде. Аннан… — Хатын да үзалдына кызара иде. — Син бит Равилнең теге чактагы «төнге кошлары»ның берседер. Урманга ул чакыргандыр инде сине.
— Нинди «төнге кошы»?!
— Ие, сез якынлыгыгызны яшерәсездер инде. Диләрә, зинһар, энемне аздырма! Өйләнмичә картая бит инде шул галәмәт себерелеп! Үз тиңе кирәк бит инде аңа! Әни әнә кайгыдан тагын урын өстенә егылды.
Бу хатын бутала иде. Һичшиксез, Карасуда Диләрә исемле тагын бер адашым яшидер, һәм Равилнең апасы аның белән гәпләшәм дип ялгышадыр.
— Сезгә икенче Диләрә кирәк, авылдагысы, — дидем.
— Мине җүләр димәгез, мин танып сөйләшәм. — Равилнең апасы еларга ук тотынды. — Мәүлидә абыстай бик йомшак күңелле ие, син дә бәхетсез кешеләрне кызганасыңдыр дип уйладым. Начар нәсел баласы түгел, дидем. Әни авыру бит безнең, бәлки, өч-дүрт атнадан якты дөньялар белән бәхилләшер. Шул гомерендә дә энекәш аны тәмуг утларында яндыра. Исән вакытында өйләндереп, карчыкны сөендермәкче идек, ә ул әнә һаман иске гадәтен куа икән. Хәерсез, ике ел гына тәнәфес ясады да…
Хатынның өтек-төтек сүзләреннән шул мәгълүм иде: мин яшь егетне аздыру нияте белән Карасуга кайткан юньсез Диләрә икән. Элек тә без аның белән мәхәббәт «пешергән» икән. Егеткә өйләнергә кирәк, ә мин, әлеге дә баягы юньсез Диләрә, аны бәйдән ычкындырмыйм икән. Күңелемә җирәнү сыман бер хис тулды. Суфия күз яшен сөртә, ә битендә буй-буй кара эз сызыла. Күрәсең, ул бәрәңге чүпләгән җиреннән капыл гына торып урманга йөгергән, ә безне ике көн эчендә кемдер фаш иткән һәм Равилнең туганнарына шылтыраткан иде. Кем? Гаянда кесә телефоны бар. Директор кызы да муенына бау белән «элемтә» аскан. Аш бүлмәсендә дә телефон. Пешекче кыз белән мин әллә ни аралашмыйм, ул Гаян карамагында. Менюны алар бергәләп төзи. Йә, кайсысына шик белдерим? Ләкин монысы баш ватарлык табышмак — бәла түгел әле. Кызык, Равил нинди «төнге кошлар» аулаган? Ул: «Мин сезнең халыкның психологиясен шәп өйрәндем», — дигәч, мин нишләп сагаймадым икән?
— Суфия, яшермә, барысын да сөйлә!
Ишекне ныграк тартып яптым. Хатын шешенгән күзләрен тасрайтты.
— Сиңа караганда мин күбрәк беләм дисең мәллә, Диләрә?! Казанда соңгы курсларда укыганда, өч бүлмәдәш егете белән энекәш үзләреннән олы бай хатыннарга «гыйшык хезмәте»нә ялланган. Бригада оештырган алар. Заказлар яңгыр төсле яуган. Укуын көчкә-мөчкә ялгап чыкты, җирбит. Төнлә «эштә», көндез арып йоклый ие, ди җизнәсе. Ислам бит, Казанга командировкага баргач, энекәштә куна иде. Түләвен яхшы түләдегез, Диләрә. Кичәге студент авылга яңа машина белән кайтты.
— Энегезнең шөгылендә минем бер катнашым да юк, Суфия. Мәүлидә әбекәем рухы белән ант итәм.
Мәрхүмәне кузгатып, әлбәттә, гөнаһ алдым. Нигә акланам, нигә?!
Хатын әллә нишләде: кара буй белән чуарланган йөзенә курку бәрде. Бернинди сөяркәләр асрамадым дип йөз кат тәкрарласам да, ул ышанмас иде, ә монда бер исем хөкемдар сыман бөтенесенә дә нокта куйды. Суфия тагын илаулап елады.
— Ай Аллам, нахакка сине каргыйм икән лә! Гайбәткә буялдым, йа Аллам! Иманлы нәсел баласы акча түләп җегет-җиләннән сөйдертәмени, тузга язмаганны! Кичер, Диләрә, кичер. Зинһар, Гаянга серемне тишмә. Равилнең маҗараларын күңелеңә биклә, зинһар!
Бу хатынга үпкәләмәдем. Гомер буе ак эт бәласен кара эткә сылтыйлар. Мин дөньяның сәер хәлләренә күптән әзер идем, миңа мондый ачышлар, гәрчә беренче мәртәбә ишетсәм дә, яңалык түгел. Мөгаен, андый чакларда җан шәрифләрем бик карт дәрвиш кыяфәтендә яшәешнең үзгә бер үлчәменә күчәдер. Алайса, нигә миңа кинәт кенә авыр соң әле? Нигә? Гаҗәп бит, әйеме? Ниндидер Суфия елый, ниндидер Равил бай хатыннар белән чуала. Йә, шуннан? Нишләп мин ятлар кулындагы ташны көчәнә-көчәнә төям, ә? Ватылсын-уалсын, аларга җиңел булсын, имеш.
Кинәт кенә җанымдагы авырлыкны читкә чөеп аттым һәм диварга кадакланган озынча көзге каршында әйләнә-тулгана башладым. Әйе, минем буй-сыным зифа, әйе, билләрем нечкә. Әйе, мин иң матур бакчаның иң сусыл алмасы. Күзләремдә нур да сүнмәгән, тере ут чәчрәп яна. Маңгаемда ике хыянәтче җыерчык кына «без, без» дип шәрран яра иде. Әгәр алар дөньяга каш җыерып караганга күрә тирәнәйгән дисәң, мин әле яшь идем, бик яшь идем. Әнә шулай үз-үземне юаттым-җылыттым. Тик… бу уйны күпме генә күңелемнән кусам да, ул барыбер кырмавыктай ябышачак иде. Димәк, Равил мине акчалы шәһәр бикәсе дип уйлаган һәм тасма телләнеп яуларга теләгән. Димәк, ул… юри гашыйк булып кылана. Минем өчен бу бик зур кимсетү иде. Ул хәсрәт аучы кайда икән? Шуны битенә бәреп әйтәсе иде. Мин дуамалланып әздән генә аны эзләп китмәдем. Мондый юләрлеккә кем генә базыр иде икән?! Әллә егет, миннән салкын бөркелгәч, чираттагы «акча капчыгы»н аулар өчен Казанга элдерде микән? Бәлки, ул шушы минутларда берәр бай ханымны назлап сөядер? Менә аңа «хезмәте» өчен уч тутырып акча түләрләр. Йа Ходай! Нинди әшәке уй тозагында чәбәләнәм! Кемнәндер көнләшәм мәллә?
Бәйләнчек уйларымнан качып җырлап карадым, ләкин тавышымны үзем дә танымадым. Эчемнән кайнар бәрә, эчем көя, чөнки күл буенда алдыма тезләнгән егет карашы белән бөтен гәүдәмне яндыра иде…
2
Иртән без Биләр тавына сәяхәткә җыендык. Урман аша туры юлдан гына тәпиләсәк — анда хәтле җиде чакрым тирәсе иде. Тик холыксыз Гаян киреләнде:
— Җыеныбыз хатын-кыз. Безнең урманнар калын, бүреләр ботарламас, ике аяклы җанварлар җитәрлек, — диде һәм, кемнедер югалткандай, күзе белән аланны айкады.
Ә минем күңелем аны таң аткач та эзләгән иде инде. Бу үзенә күрә аклану да иде: лагерьда мин — баш укытучы, ә Равил Сәйдәшевич «түрә» белән санлашмый, каядыр җил куып йөри.
— Син бит нәчәлник кеше, Диләрә, ник ул җегетне тыймыйсың? Аңа ирек бирсәң, атна буе лагерьга килмәс, — дип чәпчеде Гаян. — Ир-ат затыннан башка Биләрегезгә аяк та атламыйм, вәт шул! Директорга шылтыратыйм әле.
— Равилнең әнисе чирләгән. — Мин көпә-көндез кычкыртып алдаштым. — Сорады ул, кичкә кадәр.
Кыз җенләнеп кесә телефонын бәләкәй сумкасына ташлады.
— Сорады, дисеңме? Кайчан? Апасы кичә генә энекәшен таптырды бит.
— Суфия миңа килгән иде.
Нәни ялганга олысы өстәлде.
— Аңа синнән ни кирәк?
Гаянның төпченүе ачуымны кабартты.
— Күп белсәң, тиз картаерсың. Ярты сәгатьтән юлга кузгалабыз. Кыз һаман үзенекен сукалады.
— Арабызда гайрәт өчен ир-ат булмагач, ничу еракка сәяхәт итәргә, үзебезнең аланда гына болганыйк, — диде.
Гаянның өркәклеге кызларга да йокты, аларның алтысы гына батыраеп миңа иярде. Без бернинди хәвеф-хәтәрсез Биләргә барып җиттек. Ләкин безгә биеклекләр белән хозурланырга язмаган икән, кырмыскалар кебек үрмәләп тау түбәсенә менеп баскач кына һава бозылды: баш очында ямьсез соры болытлар укмашып, көннең якты чырае караңгыланды. Тамак ялгарга дип чирәмгә ашъяулык җәйгән генә идек, күкнең сүрүе ертылгандай, җиргә эре-эре яңгыр тамчылары коелды. Аяклар юештә тайгач, туп сыман аска тәгәрәштек. Табигатьнең көтелмәгән кыланышына шаккаттым: күк гөмбәзе, ни гаҗәп, табигатьнең җәйге кануннарына буйсынмыйча, бозлы яңгыр яудыра иде. Ара ерак, йөгереп кенә үтәрлек түгел, ышыкланырга да урын юк. Кызлар кызык табып, шырык-шырык көлешкән иде дә, юка күлмәкләре тәннәренә ябышып, суык агай борып-борып чеметкәч, боегып-бөрешеп, атлар-атламас булдылар. Ашыгудан ни файда?! Урман барыбер коткармый, ул, киресенчә, комсызланып болытларны үзенә суырды. Кайта-кайта миңа икенче нужа агай тагылды: басканда аягым авырта иде. Күрәсең, таудан тәгәрәгәндә ул каймыккан, ә мин кызулык белән моны сизмәгәнмендер. Әлбәттә, ыңгырашу-зарлану укытучы кешегә килешми иде. Аннары мин үземне иң артка чигердем: берүк шушы яшь чебешләр чирләмәсен. Табигатьне гаепләмәсләр, миңа кырын карарлар. Күк белән җирне тоташтырган яңгыр эченнән «агып» чыккан машинаны мин абайламыйча калдым. Ул кисәк кенә каршыбызда туктады.
— Ур-ра, Равил абый! — дип, кызлар аңа ташландылар. Егет тиз-тиз ишекләрне ачты.
— Әйдәгез, Диләрә Әсәдулловна! Башта сезне илтәм! Болай һәммәгез дә сыймыйсыз!
— Юк, юк! — Мин берәм-берәм кызларны машина эченә тутырырга керештем. — Бөгәрләнеп булса да утырыгыз! Минем арттан килеп мәшәкатьләнмәгез, Равил Сәйдәшевич! Әкрен генә үзем дә кайтам мин.
Йә, нәрсә лыгырдый бу юләр тел?! Яңгыр чиләкләп-чиләкләп коя, урманга болыт тартылган саен тартыла.
Егет тышка бүселгән кыз-кыркынны этә-этә көчкә ишекне япты һәм гамьсез генә минем тарафка бер сүз ыргытты:
— Ярар…
Гүя мин күлдәвекләр белән агып китсәм дә, аңа барыбер. Хәерсез көн, чыланган өс-баш, авырткан аяк — болар мине җебетмәскә тиеш иде. Мин, горурлыгыма таянган килеш: «Утырмадым шул, егет», — дип масаеп, ничек тә юлдан теркелдәргә тырыштым. Әмма иң карт, иң хәлсез ташбака да миннән җитезрәк кыймылдар иде. Тигез тротуардан гына йөреп өйрәнгән аякларым су белән балчыктан изелгән апара ерырга күнекмәгән. Тездән пычракка баттым. Җитмәсә, таеп та егылдым. Миңа болганчык күлдә чәбәләнгән мескен балык буласы гына калды.
Ә ул әйләнеп килде… Менә шулай, килде. Аңардан пар бөркелә иде.
— Бик каты кудым. Ике төштә тәгәрмәч тайды. Син шундый матур…
«Тасма телләнмә», — димәкче идем, теш арасында ком бөртекләре шыгырдады. Мин күлдәвектән су да эчкән идем.
— Әйдә машинага чум, анда йомшак япма бар, чишенеп шуңа төрен. Иту авырыйсың.
— Рәхмәт, үзем дә кайтам.
— Их сине, шәһәр кызы! — Егет мине капчык кебек кенә күтәрде дә арткы утыргычка утыртты. — Курыкма, сиңа карамыйм, синең чибәрлегең болай да күренә. Мин тышта көтәм.
Миңа калтыравык суккан иде. Коры япма белән урансам да, гәүдәм җылынмый, әйтерсең мин боздан катырылган сын идем.
— Каядыр туктап юынасы иде. Бу хәлдә лагерьга кайтуы уңайсыз, әллә ни уйларлар, — дидем.
Нихәтле генә телемне йозакка бикләсәм дә, егет белән сөйләшергә мәҗбүр идем. Их, горурлыгымны сындырды яңгыр, сындырды!
— Ә син кешеләр нәрсә генә уйласа да пошынмыйсың бугай, баг алмасы.
«Баг алмасы…» Аһ, шушы төче кушамат (әйе, ул миңа кушамат кебек ишетелә иде) җеннәремне йөз бауга тезеп атындыра иде. Йодрыкларым белән әздән генә егетнең җилкәсенә төймәдем: «Мин баг алмасы түгел, түгел!»
— Алда күксел дивар, берни күренми, бүре юлдан аркылы чыкса, таптала, — диде Равил. — Урманда төн кунмагаек әле. Сине лагерьдагылар Карасуда дип белә, ә мин… Апа кичә синең яныңа килдемени? Гаян әйтте. — Егет җавап көтеп машина маңгаендагы көзгегә текәлде. Арткы утыргычтагы юлдашны шуннан күзәтергә була иде. Мин, әлбәттә, кызганыч кыяфәттә идем. Нинди хурлык. Ниһаять, үрмәкүч тозагына эләктем. — Апаның сиңа йомышы зур идеме? Озак серләшкәнсез, ди. Ник дәшмисең, Диләрә?
Аның төпченүе йөрәгемне ярсыта иде.
— Төшер, җәяү генә кайтам, — дидем.
— Машинада кайтасың, — диде Равил. — Без хатын-кызны япа-ялгыз гына карурманда бастырып калдыра торган егетләр түгел!
— Дөньядагы барча хатыннарга да хезмәт күрсәтеп бетерә алмассың. Минем сиңа түләргә акчам да юк!
Егет нәрсәгә төрттерүемне аңлады. Ул шаркылдап көләргә тиеш кебек иде. Көлмәде. Машинаны кисәк кенә туктатты да газаплы бер ыңгырашу белән рульгә табан авышты.
— Их, апа, апа… Кешенең бәхетен җимерергә дисәң, аңа куш.
— Син минем бәхетем түгел, егет!
— Аның каруы син бәхетле, ахрысы. Без, ирләр, мәгънәсез халык инде. Каушавыбызны яшерер өчен әллә нинди тозсыз сүзләр сөйлибез. Рәнҗемисеңдер бит теге көндәгеләр өчен… Юри телемә салындым мин. Хет ышан, хет ышанма, сине беренче күргән мәлдә үк йөрәкне утта көйдердең, Диләрә.
Йа Аллам, ник син мине чукрак итеп яратмадың?! Ник, ник!!! Мин бу хәтле ясалма һәм төче сүзләр ишетергә тиешмени соң?! Миннән кычкырып көләләр, мине җәберлиләр. Йа Аллам, зинһар, колакларымны томалама!
(Дәвамы бар).
Фото: freepik.com