Чәчмә әсәр
28 Августа 2023, 03:50

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (7)

...Кар өстендə учак ягарЯлгыз хатын,Елар чакта көлеп алырЯлгыз хатын!..

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (7)Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (7)
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (7)

(Ахыры.)

Тəгəри китте йомгагым...
Җəйне иркə күбəлəк сыман кагынып, очынып үткəрсə
дə, кышны яратмый Фатыйма. Боегып кала, барыр,
йөрер урын тапмый. Тирə-юнь ап-ак кар бит, көрткə генə
чумарсың. Кышын җəнлек юкка гына өненə кереп кач-
мый икəн шул. Караңгы булса да җылы, тыныч. Куркы-
ныч җанвар сыман баш очында җил-буран котырмый.
Тамагы ачса, өн иясенең өсəгендə бөртек бар. Килə дə
керт-керт кимереп хушлана. Ə аюга тагын да ансатрак.
Оясына төшеп бөгəрлəнə дə тəпиен суырып, кыш буе
йоклый. Аңа өсəк тə кирəкми... Аты юк аранда, кайгы юк
буранда!
Фатыйма да аулак, тыныч почмагы булса, язга кадəр
əвен базына төшəргə каршы килмəс иде дə бит, юк шул,
апасының ике малае, сугыш чукмарлары, көне-төне
бəргəлəшеп һичкемгə тынгы бирми. Хəтта песилəре
чыгып кача. Бер яктан җизнəсенең кычкыруыннан,
икенче яклап апасының туктаусыз шелтəлəвеннəн
йөрəк сискəнə, тəн дертлəп куя. Чынлап та, җае-əмəле
булса җир тишегенə кереп китəрсең шул!
Кышын кешелəр клубка, бер-берсенə ашка, чəйгə
йөрешəлəр дə бит, Фатыймага эндəшүче юк шул. Ярый
əле, кайчагында эшкə чакыралар. Казлар йолкышты,
юрган сырышты... Башка шөгыль юк. Җылы мичкə ар-
касын терəп, үзлəрендə оекбаш, биялəй бəйлəсə генə.
Апасы, томаулап түшəккə аугач, Фатыймага ипи алып
кайтырга кушты.
– Минем тунны киярсең, пиманы... Башыңа мамык
шəлне бөркəн. Юлдан чыкма, тегендə-монда кермə.
Ярармы?
Тукмаклының үзендə кибет юк. Бу Түбəн Чыршылы
кибетенə бару өчен бирелгəн күрсəтмə инде.
Эш табылуына сөенеп, сеңел юлга чыкты. Көн
гадəттəгечə суык, əмма кояшлы иде. Шуңамы саескан-
нар чыркылдаша, песнəклəр, баш очында бөтерелеп,
юлчыга сəлам бирə. Əллə соң җим сорауларымы икəн?
– Җимем юк шул, алтыннарым. Кибеткə барыйм, ипи
алыйм да кайтканда өлəшермен, ярармы?
Асылмалы күпернең кирəге калмаган. Халык боз аша
сукмак салып, күрше авылга араны шактый кыскарт-
кан. Менə Кыям ызбасы да... Аны үткəч, урам башлана.
Каршыга килүче һəм үткəн-сүткəн кешелəр арасында
Фатыймага бик таныш əбекəй очрады:
– Мөкаддимə апа, укучыгыз бит мин!
– Фатыйма, синмени бу? – Ул елмаеп карап торды да
гадəтенчə соклануын белдерде: – Карале, ничек матур
киенгəнсең. Туның ничек килешə, шəлең нинди затлы...
Кар кызы, диярсең...
– Апам, бу минем киемнəр түгел шул, тутамныкы...
Мөкаддимə кисəк телен тешлəде. Чеметеп алдылар,
диярсең. Җитдилəнде.
– Синең “Үги кыз” əкиятен укыганың бармы?
– Сез “Үги кыз”ны үзегез сөйлəдегез бит, апа.
– Шулаймыни? Нəрсə хəтерлəп калдың соң?
– Тəгəри китте йомгагым, күрмəдегезме агайлар? –
дип, үги кыз Гөлчəчəк йомгак эзли...
Мөгаллимə үтə хислəнеп Фатыйманы кочып алды:
– Кызым, зиһен-хəтереңə бишле куярлык! Гөлчəчəк
сыман үзеңə йомгагың эзлəргə вакыт җиткəн!
Бəхет йомгагын эзлəшердəй мəрхəмəтле җаннар
бетмəгəндер əле...
Мөкаддимə укучысыннан авылга нинди йомыш белəн
килүен белеште дə үзе белəн ияртеп китте.
Урам очындагы бик əйбəт йортка килеп керделəр.
Ихата бик зур, иркен, əмма таптаучы юк, күрəсең, кар
баскан. Тик йорт ишеге биклəнмəгəн иде, төрткəч тə
шыгырдап ачылды.
– Мəрван! – дип аваз салды Мөкаддимə.
Кемдер йөткереп куйды да тавыш бирде:
– Мин монда, үтегез, авырып торам...
– Чир-сырхавың белəн мактанма. Чир элəктерү
җиңел, менə кем терелтер – мəсьəлə!
Укытучы сөйлəнə-сөйлəнə залга узды. Фатыйма да
кыюсыз гына аның артыннан иярде һəм диваннан то-
рырга маташкан ир-атны күрде.
Ызбасы бик салкын булгангамы, башына йонлач
бүрек, өстенə свитер кигəн, билен ниндидер тукыма
белəн чорнаган иде ул.
– Бил янə кузгалды. Турая алмыйм, апакаем, хет үтер.
Җəй корттан чактырып иплəнə идем дə бит, хəзер каян
табасың аларны?
– Корт-мазарын белмим, мəгəр дəвалаучы бар. –
Мөкаддимə кулын Фатыйманың иңбашына салды, –
менə! Минем бик яраткан укучым. Дипломлы шəфкать
туташы булмаса да, ярдəме тияр. Ашың да пешкəн,
чəең дə кайнаган булыр... Өеңə нур кертер. Килсенме?
Өй хуҗасы тик шунда гына башын күтəреп Фатыйма-
га карады.
Аның карчыганыкы кебек үтə үткен күзлəрендə кы-
зыксыну чагылды.
– Мин телəр идем дə бит, туташ үзе нəрсə əйтер?
Эндəшүче булмады.
– Ярар, – диде Мөкаддимə, бераз вакыт үткəч. –
Өеңне карыйк. Нəрсəлəр эшлəсен əйтим, аннары ния-
тен белербез.
Һəм ул элекке укучысын кухня ягына алып китте дə,
дəрес биргəндəге сыман, җентеклəп аңлатырга кереш-
те:
– Менə су краны. Чишмə янəшəдə булыр. Көянтəлəп
су ташырга кирəкми. Ачтың – килə, яптың – туктала
су. Ашны менə бу электр плитəсендə пешерəлəр. Əнə
кабызгычы. Мич якканың булгандыр? Ут салгач, төтен
юлын ачарга онытма... Сораулар бармы?
Фатыйма мондый борылыштан тəмам аптырап кал-
ган иде. Тик апасын тыңлый башлагач, бу эшлəрнең ба-
рысын да булдыра алырына ышанды.
Күңелендə əле үзе дə юньлəп аңламаган сөенеч
галəмəте туды:
– Ярар соң, иртəгə килермен!
Тукмаклыга ипи генə түгел, эшкə җилпенү хисе белəн
дə кайткач, апасы ышанмаган төсле күренде, əмма
элекке кебек карышмады. Ə җизнəсе, гадəттəгечə, сал-
мыш баштан хəтта шатланып та куйды:
– Əфисəрнең ординарецы кебек буласың инде. Бар,
бар, балдыз!
Иртəгəсен бəскə уралып таныш йортка килгəч, хуҗа
аны аягөсте каршылады, өстен салырга булышты.
Биленə алъяпкыч, башына яулык бəйлəгəн Фатыйма
тəүге эш итеп мичкə ут үрлəтте.
Аш-су хакында сүз кузгаткач, Мəрван телефонын
алып каядыр шылтыратты. Ул да булмый, бер ир-ат
кəрзин күтəреп кереп, ит, сөт, май, икмəк бушатты. Фа-
тыйма аш əзерлəргə кереште.
Тəмле, хуш исле шулпаны хуҗа кеше ике... юк, өч
тəлинкə эчте. Йодрык кебек итне дə сыпырып куйды.
Савыт-сабаны югач, Фатыйма идəннəрне дə
сөрткəлəп алды. Кичен ул өйлəренə кайтты, ə таң
белəн янə килеп эшкə җигелде. Бүген ашарга нəрсə
пешерим, дигəч, хуҗа кеше итле бəрəңге сорады. Зур
табага салып томалап пешерелгəн сыйны да иркəй ялт
иттерде.
Хуҗа əзерлəгəнемне яратыр микəн, дип хафага
төшкəн пешекчебез җиңел сулап куйды.
Бу көнне дə хатынкай кунарга өйлəренə юнəлде,
нихəл итсен, чит ир-аттан тартына, кыенсына шул.
Өченче көнне хуҗа, тəмам савыгып, эшенə китте. Өйдə
ялгыз калган Фатыйма бүлмəлəрне җентеклəп карап
чыкты. Кайчандыр ул Миңлегөлнең күркəм җиһазлы
ызбасына бик кызыккан иде. Хуҗаныкын да шулай
бизəгəндə ничек əйбəт булыр иде!
Ай-һай, монда Əбугалисинаның əфсене дə ярдəм
итмəс, мөгаен. Тəрəзə төбендəге гөллəр тəмам коры-
ган. Пəрдəлəренең бер дə рəте юк, алыштырырга кирəк.
Идəндəге паласлар тапталып, керлəнеп беткəн...
Аш-су əзерлəү белəн генə чиклəнмəскə булды Фа-
тыйма, кулыннан килгəнчə өй эчен дə җыештырды.
Берничə атна шулай үтеп, өйгə, хуҗалыкка тəмам
иялəшкəч, хуҗа кеше аны бик мəзəк сүз белəн атады:
– Син, туташ, экономка булырсың инде.
Эштəн кайткан Мəрванга өстəл көйлəп йөргəн Фатый-
ма көлеп үк җибəрде:
– Мин – экономка?! Кем була соң ул, абый?
– Барлык өй-хуҗалык мəшəкатьлəрен өстенə алып,
кергəн-чыкканның исəбен алып баручы. Хуҗа кеше шул
исəп-хисапка нигезлəнеп, аңа акчаны һəрвакыт биреп
тора. Йортка кирəк-ярагын алу да экономка өстендə,
туташ. Аңлашылдымы? Безнең генерал да экономка
тотты. Аңа: “Син – хуҗа, мин – кунак кына”, – дия иде...
– Ай-һай, үстергəн!
– Нигə гаҗəплəнəсең, ул бит аның тормышын көйли.
Эш хакын да кызганмый, мулдан бирə иде, йортның
зур бер бүлмəсендə яшəде ул ханым. Инде син дə
Тукмаклыңа кайтып йөрмə. Кухня каршындагы кояшлы
бүлмə – синеке!
Хуҗа да, экономка да бер-берсеннəн канəгать. Фа-
тыймага да күңел тынычлыгы кайтты булса кирəк,
җырлап кына йөри.
Утын сараенда ишелеп төшкəн əрдəнəне өеп яткан-
да янə кайчандыр күңеленə сеңеп калган юллар тавыш
бирде:


...Кар өстендə учак ягар
Ялгыз хатын,
Елар чакта көлеп алыр
Ялгыз хатын!


Ул бу җырга шулкадəр бирелде, хəтта сарай ишеге
төбендə пəйда булган Мəрванны да шəйлəмəде.
– Туташ, синме бу? Сине бер эш эшлəтмичə җырлатып
кына тотарлык бит!
Шул көннəн соң Мəрванның Фатыймага булган кара-
шы тəмам үзгəрде. Үткен карчыганыкыдай карашында
наз һəм мəхəббəт яралды. Бу үзгəрешне тойган хатын-
кай берчə сөенде, берчə көенде:
– И Ходаем, ялгышудан саклый күр! Бу зəхмəт күңел
очынганда килə бит. Тургай аулаган лачын төсле кинəт
ябырыла...
Əмма мондый бəхетле мизгел озакка сузылмады. Əй,
Илаһым-Кадыйр, ялгышты шул Фатыйма Мəрван ал-
дында, ай-һай, нык ялгышты!...
Кояш турырак карый башлагач, ихатада эшлəр
күбəйде. Кар көрисе, боз ватасы бар. Машинасы белəн
төшке ашка кайткан Мəрван “экономка” кулыннан
көрəкне тартып дигəндəй алды.
– Туташ, күпме əйттем, кар көрəү, боз вату хатын-кыз
эше түгел дип.
– Абый, син калага бармыйсыңмы?
– Калада нинди йомыш, туташ?
– Малаемның мəктəбенə кереп хəлен белер идең!
– Ə?
Хуҗа кеше хатынга карап, чекерəеп карап торды, ни
əйтергə дə белмəде.
Өстəл янына килеп утыргач та, ашаганда да бер сүз
дə катмады ул. Өстəл тирəсендə тыз-быз килеп йөргəн
Фатыймага кырын күз ташлады да чыгып китте.
Ата күркəдəй кабарынып, безгə килеп керде ул.
– Ясир кардəш, сиңа бер дə килешми бу, мине алдап
йөргəнсез бит, Мөкаддимə ханым белəн. Икəүлəшеп
миннəн көлəсез, димəк.
Мин аптырап калдым.
– Ни булды? – дим.
– Фатыймагызның калада малае бар икəн дə. Бала-
сы булгач, ир кисəге дə бар инде аның кайдадыр, бала
бит күктəн төшми. Нихəл бу? Минем йортыма азгын
хатын-кыз аяк та басарга тиеш түгел иде. Мөселман
өммəтеннəн мин!
Каршымда тузынган ирне тизрəк тынычландырырга
ашыктым:
– Фатыйманың баласы юк, ире дə юк... Ялгышкалый
ул, бичара...
– Ничек ялгыша?
Миңа Фатыйманың яшьлегендə булган фаҗигале
хəллəрне – күкрəк баласының утта янып үлүе акылына
зəгыйфьлек китергəнен, авыруы да шуның аркасында
булуын сөйлəп бирергə туры килде.
Боларны ишеткəч Мəрван да:
– Шулаймын-и-и? – дип сузды.
– Фатыйма бик тə бала җанлы бугай шул. Табигатенə
салынган шул хис тынгы бирми инде аңа. Минемчə, ха-
фаланырга урын юк.
– Ничек инде хафаланмыйсың, кардəш, бер түбə
астында яшибез бит, – дип, Мəрван ихластан көенүен
сиздерде.
– Соң, ул ялгышуны туктату əмəле бар инде дə, син
үзең, дустым, моңа ничек карыйсың бит...
– Нинди əмəл?
– Уллыкка малай алырга кирəк, дим. Фатыйма да, Га-
зизем кайтты, дип тынычланыр, сиңа да дəвам булыр.
Варис кирəк, дип хыялланасың түгелме соң?
– Анысы шулай да ул...
Бу сөйлəшүдəн соң күп тə үтмəде Мəрван бала-
лар йортының мөдире белəн танышкан. Тəрбиячелəр
ярдəмендə нарасыйлар белəн аралаша башлаган, фер-
мер буларак, матди ярдəм күрсəткəн. Тегендə-монда
йөреп, мөһерле кəгазьлəр əзерлəгəннəр. Ниһаять,
Ходайның сəгате сугып, уллыкка бала бирергə булган-
нар...
– Фатыйма, – ди, Мəрван, киенеп-ясанып иртəнге
чəйгə утыргач. – Бүген калага китəм... Тик мин болай
уйладым əле. Малаеңны авылга алып кайтыйк. Мəктəп
үзебездə бар ласа. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан,
дип ятмасын калада.
– Шулаен шулай да, абый, тик укытучылар авылга
җибəрер микəн соң?
– Ул бит – синең малай, синең Газизең.
Фатыйма яшьле күзлəрен яшерергə телəп, тизрəк
кухнясына чыга.
– Уллыкка, кызлыкка алганда баланың үткəнен
үткəндə калдыр, ата-анасын да сорашма. Нарасыйны
лəк-лəк төенчегендə китерелгəн Ходай бүлəге итеп
кабул ит! Югыйсə, арагызда пəрдə торыр, бала гел
үзенең үксезлеген тояр...
Мөкаддимə мөгаллимəнең бу сүзлəрен күңеленə
сеңдерде Мəрван.
Алты яшьтəге, чем-кара күзле, үтə тере малайны
“улым” дип ихластан кочты ул.
– Əйдə, улым, өйгə кайтыйк, əниең көтə! – Малай аңа
мөлдерəп карап торды да кулын сузды.
Ə йортта калган Фатыйма аларны дүрт күз белəн
көтеп тора иде инде.
– Кайттыгызмы? – дип, сөенеп, капка ачты, – Газизем,
– дип, машинадан төшкəн малайны күтəреп үк алды...
Тиздəн Мəрван Абдуллатыйповның инде түгəрəк-
лəнгəн гаилəсе иркен зур йортларында зур мəҗлес уз-
дырды. Хуҗага кырык яшь тулган икəн. Шул уңай белəн
авылдашлары, хезмəттəшлəре җыелды. Могтəбəр
кунаклар белəн бергə Фатыйманың җизни-апасы,
Мөкаддимə мөгаллимə һəм мин, хикəятче Ясир, табын
түреннəн урын алдык.
Кухня белəн зал арасында йөргəн Фатыймага савыт-
саба күтəрешеп уллыкка алган малайлары йөрде. Чем-
кара күзлəре, җитди чырае эшлекле – күрелмəгəн егет
солтаны булыр бу.
Йомыш табып, кухняга сугылган Мөкаддимə Фа-
тыйманың аркасыннан сөйде:
– Тəгəри лə китте йомгагым, күрмəдегезме, агайлар?
Йөзендə елмаю балкыган Фатыйма җавапсыз калма-
ды:
– Бəхет йомгагын эзлəшүче булганга, күңелем гел
сезнең якка тартылган да шул, апам.
– Əйе шул, кызым, бəхетне тик бергəлəшеп табарга
була. Сабакта əйтелгəнне дə онытмагансың, Гөлчəчəк,
үги кыз, үзен кызгандырып түгел, ə чын асылы
ярдəмендə – кешелəргə изгелеклəр кылуы хакына үз
бəхетен таба...
Кунаклар белəн мəҗлестəн чыгып өйгə юнəлгəндə
уйлап куйдым. Фатыйма хакындагы кыйссага да нокта
куяр вакыт җиткəн лəбаса! Инде берəр йомгаклау сүзе
дə əйтергə кирəктер. Нəрсə дияргə соң? “Туйда бул-
дым, бал-мəй эчтем, кече телгə дə йокмады, мыек кына
чыланды”, дигəн əкият гыйбарəсеннəн башка бер тел
табышы да юк, шикелле...
Йолдызлы күк, түгəрəк ай белəн хозурланып, Мəрван
өендəге матур мəҗлесне янə бер кат күз алдыннан
үткəрдем. Кызык-мызык сүзлəрне, үзара шаярулар-
ны янə бер кат хəтердəн үткəреп, шаркылдап көлдем.
Минем көлүемне ишетеп, хəтта капка төбендəге этлəр
өреп куйды.
Нинди генə заманга керсəң дə, кайсы гына төбəктə
көн итсəң дə, балаларыңны чебеш анасы кебек бе-
ректереп, бер-берсенə иш ясап, чын сердəшлəр итеп
яшəтəсең бит син, авылым-авылкаем! Бəйрəмнəрдə
генə түгел, матəм көннəрендə дə бер-берсенə кул
бирешеп авыр халəттəн йолып алырга əзер торган
фəрештəлəр ясыйсың... Мең яшə син, үзебезнең милли
сала!..

Тәмам.

Фото: freepik.

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (7)
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас