

Өч атна узгач, утырткан бәрәңге тишелеп чыккач, киң болын шикелле җәйрәп яткан авыл бакчасын әйләнеп чыгарга теләдем.
Озакламый чүпләрен утыйсы, бәрәңге төбен өясе булыр, дип уйлап йөргәндә, баш очымда теге ак күгәрчен янә пәйда булды. Минем янымнан гына үтеп, бер агачтан икенче агачка кунгалады. Ничә яшемә җитеп мондый күгәрчен күргәнем юк иде әле. Элеккеге танышым сыман очкалады бу минем янәшәдә. Ак күгәрчен бакчада яши башлады: карт алмагачның куе яфраклар белән капланган иң югары ботаклары арасында төпләнде. Көн саен диярлек аны күрә идем. Нәрсә генә эшләмә – су сибәсеңме, чүп утыйсыңмы, кошчыгым әллә кайдан чыга да минем тирәдә әйләнә.
Көн артыннан көн агылды, сәгать телләре йөгерде дә йөгерде. Җәйнең беренче ае да сизелмичә узып китте. Без күгәрчен белән аерылмас дусларга әверелдек. Тимер боҗра ясап, кошчыгымның аягына кидердем.
Иртән торып, бакчага керәм:
– Гөр, гөр! – диеп дәшәм һәм уч төбенә сибелгән җимне аңа таба сузып сыйлыйм үзен. Ә ул, канатлы дустым, беренче булып җилкәмә куна да, колак янында күгәрчен телендә гөрли дә, шуннан, уч төбемә кунып, бодай, тары ярмасын чүпли.
Күгәрчен бакчада өч ай яшәде.
Ә бервакыт сәер хәл булды. Җәйнең соңгы көне. Кошчыгым үзен ничектер тынгысыз тотты. Сарай эченә кереп, бер урыннан икенче урынга күчеп, канатларын җилпеде һәм әтинең кадакта эленеп торган, иске, соры костюмына очып кунды да үткен томшыгын шул киемгә ышкып чукый башлады. Озак кына һаман шул урында чуалды, бөтерелде, минем үгетләүгә, хәтта шелтәләүгә дә игътибар итмәде. Ничәмә-ничә тапкыр кудым, ләкин ул әрдәнәләр арасыннан китәргә теләмәде.
– Ярый соң, – дип, сарайга таба кул селтәдем.
Күз ачып йомганчы дигәндәй, озын, салкын кышлар җитәр. Шуның өчен дә канатлы дустыма җылы оя ясарга уйладым.
Гадәттәгечә иртән торып, бакчага чыктым һәм күгәрченне чакырдым. Берничә тапкыр дәштем, ләкин кошчыгым күренмәде. Әллә үпкәләде микән Аппагым?
Тагын әйдәдем үзен.
– Гөр! Гөр! Аппагым, дустым! Кил минем янга.
Хәйран гына чакырдым күгәрченемне. Әмма минем үтенечкә тынлык кына җавап бирде. Ничектер моңсу булып китте, шулай да Аппагымның кире кайтачагын белә идем.
Мунча артына утын өеп йөргәндә, кошчыгымның якында гына гөрләгән тавышы ишетелде. Тавыш яңгыраган якка борылдым. Ни күрим: Аппагым кайткан! Элекке сыман иңемә очып кунды да колак янымда гына гөрләргә кереште. Дускаемны уч төбенә алдым. Кечкенә йомшак башын битемә якын ук китереп үптем үзен. Кошчыгымны актык тапкыр сөю, аның җылылыгын тою иде бу. Күп тә үтмәде, Аппагым ашкынып кулымнан очты. Күңелем нидер сизенде. Бер мизгел эчендә булды бу актыккы аралашу, хушлашу. Соңгы күрешү – күгәрченем әкренләп һаман югарыга, җәйрәп яткан киң фирүзә күккә таба омтылды. Ә мин карашымны ала алмыйча, хәйран калып карап тордым. Диңгездәге җилкән сыман, җиләс күгелҗемдә канат-каурыйларын күпертеп, кагынып тибрәнде ул. Аннары баш өстеннән бер әйләнде дә юк булды.
Ә иң гаҗәбе шул: иртәгесен иске-сәләмә әйберләрне җыеп ыргыту нияте белән мәш килгәндә, әтиемнең сарайда эленеп торган теге соры костюмына чират җитте. Аны әти озак вакыт яратып, хәтта соңгы сулышына кадәр кигән. Анда әле дә әтинең исе, гайрәте, җылылыгы сакланадыр кебек. Кайчандыр соры таза тукымадан тегелгән костюм тузган, терсәк, яка турылары кыршылып, урыны-урыны белән юкарып беткән. Кием хатирәләр белән бәйле иде, шуңа да аннан мин тиз генә аерыла алмадым. Үзем дә сизмәстән, кулым һәр төймә, һәр кесә буйлап йөренергә тотынды, һәм костюмның эчке кесәсендә ниндидер каты кәгазь кебек нәрсә барлыгын тойдым.. Карасам – кат-кат бөкләнгән дәфтәр бите, хат!
«Газиз, бердәнбер балам!
Бу хатны язу сәбәбе – актык сөйләшү. Соңгы сөйләшү миңа тынычлык бирми. Мин күп мәртәбәләр ул хакта уйладым. Караңгы төннәрдә уянып, безнең арада килеп чыккан низаг көненә кайтып, искә төшереп утыра идем. Ә мин бит сине кайтырсың дип көтәм. Көн саен, капка төбенә чыгып, юлны күзлим. Менә капканы ачарсың да, күкрәгемә кочармын сыман.
Үтенәм, гафу ит мине, улым, акылсыз картны. Ә миңа килгәндә, әтиең күптән инде сине кичерде, балам.
Вакыт, вакыт... Мин өлгерергә тиеш. Күңелем сизә, улым, без бүтән якты дөньяда күрешә алмабыз, ахры. Ә йөрәк әрни, сыкрый тора. Насыйп булса, шушы хат синең кулга килеп керер дип өметләнеп калам. Беләм: хәзер син бу юлларны укыйсың, әгәр шулай икән, димәк, минем иң зур теләгем, үтенечем чынга ашты. Синең белән татулашырга бары бер адым гына җитмәде.
Шуның белән хатны тәмамлыйм. Хуш, бәхил бул, улым».
Үкереп елыйсым килде, әмма күз яшьләре атылып чыгарга ашыкмадылар.
Өзгәләнгән күкрәктән бәрелеп, әрнеп, бары тик ыңгырашу гына чыкты.
– Әти! Мин яратам сине. Йөрәгемнең бер өлеше гомерлеккә синең белән булыр. Күптән, күптән кичергән булгансың. Тик улыңның кыюлыгы җитмәде шул, ни кызганыч, уңайсызлану, оялу хисләренә бирелеп, ничектер батырчылык итмәдем туган йортка кайтырга. Әйе, очрашырга бер адым җитмәде...
– Хатны саклыйсызмы? – дип сорау бирдем Габдрахман абыйга, уйларыннан бүлдереп.
– Саклыйм, сеңлем, йөрәк түрендә, – дип җавап кайтарды юлдашым.
– Ә күгәрченне, чынлап та, башка күрмәдегезме?
– Аппагымны башка очратмадым.
– Димәк... – Мин фикеремне әйтеп бетерергә өлгермәдем.
– Димәк, – дип дәвам итте Габдрахман абый, – очраклы хәл түгел иде бу күренеш.
* * *
Җилләрне куып-кудыртып җилкенгән тимер юл аты, актык станциягә җитеп, тынып туктап калды. Поезд баскычыннан перронга аяк басам.
Мин – Мәскәүдә. Үз карынына миллионлаган адәм баласын сыйдырган шәһәр шау-шу тавыш, бетмәс-төкәнмәс хәрәкәт, тынгы белмәс меңләгән кеше белән каршылый.
– Сау бул, сеңлем, монда безнең юллар аерылышадыр. Рәхмәт, моң-зарымны ахырына кадәр тыңлаганың өчен. Ә бу сиңа күчтәнәчем, – дип, яңа гына аертылгандай үтә күренмәле, ачык-алтынсу төстәге бал тулы банканы кулыма тоттырды.
– Күчтәнәчемнән авыз иткәндә, Габдрахман абыеңны исеңә төшерерсең.
Габдрахман абый зур-зур адымнар белән умарта оясыдай кайнап торган шәһәр эченә кереп чумды да күздән югалды.
Көтмәгәндә, эре бөртекле яңгыр, дәррәү сибелеп, тигез асфальтта биешә башлады. Мин вокзал эченә керергә ашыктым.
Дөнья бит ул мең төрле, киңкырлы, кайчак башваткыч төсле. Бәлки, чыннан да, очраклы хәл түгелдер юлдашымның сөйләгәннәре. Дөньяда аңлап бетерә алмаган, акылга бирелми торган әллә нинди гаҗәп хәлләр булгалый. һәм ул вакытта нечкә күңелле кеше генә аның асыл мәгънәсенә төшенә аладыр. Кайберәүләр ышанмас та хәтта. Аларның моңа тулы хакы бардыр.
Уйларымны бүлдереп, җәйге чая яңгыр да узып китте. Кояш чыкты, бөтен җир йөзе елмайды, һавада исә, алтын, зөмәррәд комач, күк төсләрен таратып, салават күпере хасил булды...
Ә шулай да, кинәт кенә, һич көтмәгәндә, соклангыч матур серле күгәрчен юлыгызда очраса туктатмагыз аны, тотарга да тырышмагыз, ашыгып үтеп тә китмәгез, тик кошның гадәти түгел икәненә, аклыгына, сафлыгына таң калып күзәтегез. Тормышта эшләнеп бетмәгән эшләре бардыр аның яки якын кешесе янына очадыр әлеге илаһи кош.
Фото: freepik.com