Чәчмә әсәр
24 Августа 2023, 03:50

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (3)

"Туктыйсыңмы син, Фатыйма? Əти-əни дə хəерчегə ялчы булып йөрмəде, нəселдə күрелмəгəн хəл бит, ə син?! Туктат бу эшеңне!.."

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (3)Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (3)
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (3)

(Дәвамы.)

Нəсыйхəт
– Фатыйма апау! – дигəн тавышка ул кинəт дертлəп
китте. Капканы барып ачса – Милəүшə!
– Ташладыңмыни безне, апа? Əйдəгез, кызлар көтə!
Шулай итеп, ул Шəфыйкаларда кунасы кичне дə суга
төште, кыз балалар чолганышында үзен янə кирəкле,
бəйрəм ясаучы апа итеп тойды.
Кайтырга дигəн нияте дə гамəлгə ашмады аның.
Иртəгəсен Миңлегөл атлы бик матур хатын үзлəренə
алып китте:
– Ике көнгə калага барабыз, малаем өйлəнə... Өйдə
урын өстендə яткан каенанам, йортта мал-туар... Зин-
һар, безгə килеп тор əле, сеңелкəем, бəхиллəтермен!
Тавык та чүплəп бетерə алмаслык мəшəкатьлəргə
чумса да, Миңнегөл өендə Фатыйманы өр-яңа хислəр
чорнап алды. Вəт яши кеше... Ызба тулы затлы җиһаз,
стенада келəмнəр. Бүлмəдə гөллəр чəчəк атып утыра.
Һəркайда тəртип, пөхтəлек. Суыткычта исə азык-
төлекнең ниндие генə юк... Фатыйманың төшенə дə
керми мондый барлык...
Тавык-чебеш, мал-туар карау көнлекчене һич авыр-
сындырмады. Ул йорт-кура тирəсендə эшлəп үскəн бит,
əнкəсе сабакларын онытмый. Курыкканы – түшəктə
яткан чал чəчле карчык булды.
Хуҗабикə кушканча, үз вакытында ашатып, дарула-
рын эчереп торса да, чире кузгалып, авыраеп китмəсен
тагын, дигəн шик-шөбһə күңелен тырнап кына торды.
Йортка чыгып эш эшлəсə дə, аш-су əзерлəгəндə дə
бу шик басылмады. Шуңа да карчык янына еш килеп,
хəлен сорашыр булды. Тик каенана кеше үзен үтə
тыныч тотты. Аның əдəплелеге, тəрбияле нəселдəн
булуы йөзеннəн, сөйлəменнəн үк сизелде. Карчыкның
да Фатыйма белəн бик сөйлəшəсе килə икəн:
– Үзең кем баласы буласың, кызым? Авылныкымы?
Җəмəгатең, гаилəң бармы?
Əлегəчə беркемнең дə болай хəл сорашканы юк иде
Фатыймадан. Шуңа да ул бер мəлгə югалып калды, уй-
лары чуалды. Əби түшəктə ятса да аның сөяленə басты
бит. Кычкырмый түзəрсеңме?
– Мин – бер ялгызак зат, əби!... Өем-җирем юк. Атап
əйтерлек шөгыльгə дə ия түгелмен. Үзем дə күлəгə
сыман йөрим шунда, кешелəр арасында чуалып. Исе-
мем дə, җисемем дə үземнеке түгел сыман... Ходай
сынавыдыр инде бу. Ул бит, яраткан бəндəмне михнəт
кичертеп сынармын, дигəн... – Фатыйма яшьлəренə ту-
лышып туктап калды.
Карчык үзенə шулпа каптыра-каптыра авызын
сөрткəлəп алган Фатыймага мөлдерəп карап торды.
Хислəнгəн хатын, савыт-сабасын җыеп, җəһəт кенə
кузгалырга җыенган иде, əби мендəреннəн башын кал-
кытты:
– Бетеренмə, кызым, үзеңне Аллаһ колы итеп тану
тирəн зиһен, зирəклек билгесе бит. Безне дөньялыкка
яратып, Ходай һəркайсыбызны мəгънə иясе буларак
сыный шул. Үрнəк итеп сыный, гыйбрəт ясап сыный.
Яхшысы белəн рəттəн яманы да бар бəндəнең. Бай
янəшəсендə – фəкыйре, галим янəшəсендə җаһиле
була. Һəрбарчасы сынау үтə. – Карчык тамагын кырып,
йөткергəлəп куйды. – Бер карасаң, кешегə əллə ни
күп тə кирəкми. Тамагың тук, өстең бөтен, холкың
күркəм булса, Аллаһының рəхмəтенə ирешəсең. Тик
бəндə нəфесен тыя алмый мал җыя, азгынлык кыла,
гөнаһка бата... Боларга ахирəттə җəза бик каты бит,
кызым: тəне, җаны җəһəннəм утында көйдерелə, тəмуг
кисəвенə əверелə. Шулай шəригать сынавын үтə
алмый хөсетле адəмнəр. Ə син, кызым – бүтəн мəслəк
иясе. Мал җыюдан азат син, бозыклык юлыннан читтə
торасың, башкаларны кыерсытмыйсың, карак-угры да
түгелсең. Үз башыңа төшкəн сынауны аңлап, Ходайның
рəхмəтенə лаек булырга тырышасың икəн, иншаллаһ,
ирешерсең бөек ярлыкауга! Аңладыңмы, кызым?
Карчык янə Фатыймага текəлде. Аның карашында
гына түгел, тавышында да үз итү, ярату тойгысы чагыл-
ды:
– Син алай артык көялəнмə, кызым. Саулыгың бар,
кулың эш рəте белə, холык-фигылең күркəм. Кешелəрне
яратуың да хак. Киленем белгəндер инде: “Əнкəй, сине
яхшы караучы кулына калдырам”, – диде бит. Минем
өчен өтəлəнеп торасың, рəхмəт! Игелек күр!
Син чынлап та Аллаһының яраткан колыдыр, кызым.
Тамак-корсак өчен түгел, денем-көнем дип, олы мак-
сатка омтылып яшəүче бер күркəм колы. Менə шуны
бел дə, горурланып яшə, күңелеңне киң тот. Хəзергə
баш өстендə түбəң булмаса да, кояш астындагы
хəятне үзеңнеке итеп той! Анда синеке-минеке юк. Тап-
кан, җыйган – һəммəсе кешегə кала... – Карчык бераз
моңсуланып торды. – Дөньялыкта кайчан күренекле
булган затның михнəт, кыенлык кичермичə генə
күтəрелгəне бар. Ə?
– Укытучы идегез мəллə? – Ярып салдыгыз! – дип
тəэсирлəнде Фатыйма.
– Əйе, кызым.
Менə ул – сүзе белəн кешегə бəйрəм китерə торган
акыл иясе! Чир-сырхавыңны Гайшə-Фатыйма кулы сы-
пырып алсын! Зөлəйха карчык мизгел эчендə яшəреп
Йосыф патшаның кəлəшенə əверелгəн кебек, синең дə
яшьлегең əйлəнеп кайтсачы, əбекəем!
Тагын килегез, апа!
Кичен хуҗабикəлəр кунактан кайтып төшкəч, Фатый-
ма да Тансыкка барырга булды. Кызларны күрү
телəгеннəн бигрəк, өйдəге су савыты бушап бара
иде. Чишмə юлы кичке эңгердə дə кешесез тормый.
Милəүшəнең көянтəле кызлары исə, сөйлəшенгəнчə,
чирəмлеккə җыела. Бүген монда берничə егет-җилəн
дə күренə. Берсе инде гармунын сайрата да башла-
ган... Афəрин, чишмəгə төшкəн кызларны егетлəрнең
озата баруы бик мəслихəт!
– Апа! – дип, Милəүшə Фатыйманың каршысына ук
йөгереп чыкты. – Рəүфəтне җырлатабыз, ярармы?
– Ник аны гына? Əйдə, җыр ярышы оештырыйк!
Ярыш бу кичнең ямен хасил итте, җырга берсе дə
битараф калмады. Шулай да чирəм сəхнəнең түрен
билəүче Рəүфəт атлы егет булды. Килеш-килбəте
белəн үк барысын да үзенə караткан бу егеттə Фатый-
ма да җыр, моң куəтен тойды.


Ай ярында якты йолдыз –
Минем йолдызым гына.
Таң атканда ул да сүнə,
Калам ялгызым гына...


– Үскəнем, ник “ай ярында” дисең, дөресендə “Ай
янында” дияргə кирəк бит!
– “Ай ярында” дигəч, күк матуррак булып китə бит,
апа. Ай белəн йолдыз арасында агымсу бар сыман.
Суы булгач, кошлары да сайрый бит инде аның...
– Хыялый!
– Сездəн үрнəк алабыз инде, апа!
Җырда беренчелекне Рəүфəткə бирделəр.
Милəүшə, бəхетле елмаеп, Фатыймага пышылдады:
– Апа җаным, минем башымны əйлəндерүче егет шул
бит инде!
Сулар алып сукмактан күтəрелгəндə дə Рəүфəт
баяны моңланудан туктамады. Шаяру-көлеш тə тынма-
ды. Бу вакытта тулган ай күккə эленгəн иде инде. Ул
ифрат якты, хəтта башкаларның йөз-бит чалымнарын
да абайлап була.
– Кызлар, без ничəү? – дип эндəште Фатыйма.
– Унбер!
– Юк, яхшылап санагыз!
– Унбер бит инде!
– Ə айдагы Зөһрəне кая куясыз? Ул да бит көянтəле!
“Без, без, без идек, без унике кыз идек!” Көлештелəр.
– Фатыйма апа, бу чаклы да күңелчəк кеше булырсыз
икəн!
– Ай-йолдыздан, аяз күктəн башка нинди яшьлек ул?
Өскə ешрак карагыз!
Таралышканда кызлар да, егетлəр дə бертавыштан:
“Тагын килегез апа, көтəбез”, – дип хушлашты.
Аның каравы, Тукмаклыда апасы Фəгыйлə аны
караңгы чырай белəн каршылады.
– Шул гомер кайда йөрдең син? Оясыз елан түгелсең
бит!
Фатыйма апасына əзерлəп куйган акчасын сузды. Те-
гесе алмады, хəтта ярсып кулына сукты:
– Синең хəллəрне гайбəтче Мəхмүзə авылга тарат-
ты инде. Исəр Фатыйма Түбəн Чыршылыда көнлекче
булган... Йорттан йортка йөреп, акча суга, янəсе. – Апа
кешенең төс-кыяфəте тагын да карая төште. – Мине
кеше алдында рисвай итүдəн туктыйсыңмы син, Фа-
тыйма? Əти-əни дə хəерчегə ялчы булып йөрмəде,
нəселдə күрелмəгəн хəл бит, ə син?! Туктат бу эшеңне!
Фатыйма янə, керпе кебек үз эченə йомылып, байтак
вакыт җизнəсенең шыксыз тынчу өй почмагын сакларга
тиеш булды.
Сентябрьнең кояшлы бер иртəсендə, Фəгыйлə əле
көтүен дə озатмаган иде, боларның өйлəре каршына
арбалы ат килеп туктады. Көннəр əле җылы торса да
аягына чүчинкə, башына бүрек кигəн карт кычкырып
эндəшə салды:
– Закуаннар йортымы бу?
– Ни йомыш, бабай?
– Фатыймагыз өйдəдер бит? – Арба хуҗасы баты-
рая төшеп йортка атлады. – Минем йомыш бик зурдан,
бəрəңге күтəрергə ярдəм кирəк иде. Карчыкның рəте
китте, үземнең бил бирми. Казуын казыйм инде ул,
əмма чүплəргə кеше кирəк! Хəлгə керегез инде, суытып
җибəрсə, бəрəңге харап була бит...
– Юк, юк, бабай! – дип кырт кисте Фəгыйлə, – минем
көнлекче ясап йөртə торган сеңлем юк. Чирле ул...
Карт, балтасы суга төшкəн кеше сыман, башын аска
иеп торган мəлдə Фатыйма үзе йөгереп чыкты. Кулын-
да зур сумка.
– Мин риза, əйдə киттек, бабай... – Һəм ул, апасы ике
сөйлəмəслек итеп, арбага менеп утырды.
– Кеше ярдəм көтə бит, апа, барам!
Тукмаклыдан чыгып, ат такыр басу юлы буйлап
элдертə башлагач, Фатыйма, куласа чыелдавына ку-
шылып колагына кергəн авазларның каян килгəнлеген
ачыкларга телəп, башын күтəреп караса, һавада
биниһая озын җеп булып сузылган торналарның
каңгылдаша-каңгылдаша җылы якка сəфəр тотуын
күрде.
– Карале, бабай, быел бəбкəдəн бик уңганнар бит:
болар!
– Шулайрак күренə шикелле... – дип елмаеп, сүзне
җөплəде карт һəм бераздан җитдилəнеп өстəп куйды:
– Торналар киткəндə аяз тора, бəрəңгене, язган булса,
корыда җыеп алырбыз.
Торналар тезелгəн кош юлына карый-карый, Фатый-
ма да балачагына əйлəнеп кайтты... “Əйдə, “Йолдыз”,
шəбрəк атла. Кызым мəктəпкə соңламасын!” – Дилбегə
тоткан əткəсе яшь, мөлаем, ə күзлəре соскыдагы күмер
төсле очкынлы иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: prostooleh, Freepik.

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (3)
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас