Чәчмә әсәр
23 Августа 2023, 03:50

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (2)

"Алманы җыйсаң – биш йөз, бəрəңгене утап өйсəң, мең тəңкə. Ризамы?"Мондый сүзне көтмəгəн Фатыйма уңайсызланудан хəтта кызарды: "Апа, мин бит акчага эшлəмим"...

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (2)Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (2)
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Сердəшлəр
Үтə бəлəкəй, тик бер урамлы Тукмаклы авылында
Фатыйманың əйле-шəйле булып кысыр гомер кичергəн
чагы. Көннəрдəн бер көн апасы Фəгыйлəнең ире ягын-
нан карендəш саналган Гайнигөлем карлыган җыярга
килсен дип хəбəр җибəргəн. Иртəн-иртүк артыннан ма-
шина да килеп җитте. Фəгыйлə инде җыенып, төенчеген
тотып, кабина ишеген ачыйм дип сузылган гына иде,
махмыры башланган Закуан ярсып кычкырып җибəрде:
– Бармыйсың! Син челлə кояшы астында җилəк
җыясың, Гайни карун базарга йөреп акча суга. Тик
тамак чылатырлык та əҗерен күргəн юк. Моннан соң
үзе җыйсын, билəмдə йөрмə, əнə балаңны, йортыңны
кара!
Үгетлəү дə, үтенү дə файда бирмəде. Ахыр килеп,
Закуан бик яман сүгенде дə шап итеп машина ишеген
япты. Əмма зирəк хатын Гайнигөлем каршында сəрхүш
туганы түгел, ə үзенең гаепле булып каласын чамалый
иде. Тута кеше əйлəнде-тулганды да, нəүмизлəнеп, Фа-
тыйма алдына килеп басты:
– Сеңлем, əллə син барасыңмы? Эше җиңел бит. Ич-
масам, беразга тавыш-гаугадан арынып торырсың.
Шулай итеп, түбəн Чыршылыдан килгəн машина
Фəгыйлə урынына Фатыйманы утыртып алып китте.
Төксе чырайлы, кипкəн балык кебек какча Гайнигөлем
чакырылмаган кунакка чəнчеп-чəнчеп карап алса да,
аны-моны белгертмəде.
– Карлыганны бик пөхтə җый, артыңнан чистартыр-
га калмасын. Мин кайткач чəй эчəрбез, – дип, аның
алдына савыт-саба тезде дə җир җилəге белəн тулган
кəрзиннəрне машинага урнаштырып, базарга китеп
барды. “Җилəге сатылып бетə, карлыган җыю баш-
лана”, – дип, үзалдына сөйлəнеп куйды Фатыйма. –
Тутаңнан гошер садакасы көт, җизнəкəй, тамагыңны
майларсың”.
Карчыкның бакчасы ерак бик тыныч урында икəн.
Ботакларга сырышкан эре, сусыл җимешлəр күзлəрне
иркəли, авызда эри.
Фатыйма җиңнəрен сызганды да чəмлəнеп эшкə
кереште. Аның дөньясы түгəрəклəнсə, күңелендə
үзеннəн-үзе сүзлəре көйгə килеп, җырга əверелə. Хəзер
дə хислəнүе көйгə күчте. Көй үсə, көчəя барган тавышы,
бик озак ябулы торып инде иреккə чыккан коштай, чик-
сез киңлеккə, җиһанга омтыла. Я Рабби, ул күптəннəн
үз тавышын үзе ишетмəгəн лəбаса. Хəзер аңа колакка,
күңелгə ятышлы əллə ничаклы яңа төсмерлəр, боры-
лышлар, аһəңнəр өстəлгəн... Бу җəннəтнекедəй татлы
җимеш бакчасына Фатыйма нишлəп аяк басмый торган
соң?
Кичен карчык кунагына көянтə, чилəклəр тоттырды
да суга барырга кушты.
– Əбекəй, чишмəгезне белмим бит!
– Тансыкны белмисеңме? Ишетмəсəң ишет!
Карчык, көя күбəлəге кебек җилпенеп, урам ягына
чыгып китте дə тиз арада үсмер кызны ияртеп керде: –
Менə ул сиңа су юлын күрсəтер!
Көтелмəгəн əмердəн кəефе киткəн Фатыйма юка
иңнəренə озын көянтə, үзенеке кебек зур чилəклəр
аскан күрше кызына төксе караш ташлаудан ары узма-
ды. Сөйкемле, матур чырайлыларны никтер бик өнəп
бармый иде ул. “Сез, апа, Гайнигөлем əбинең берəр
туганы буласызмы?” – дигəн сорауны да җавапсыз кал-
дырды.
Су юлын да шулай энəлəрен тырпайткан керпе сыман
төшəр, менəр дип уйлаган иде, əмма кыз бик ягымлы
тавышы белəн:
– Апа, син бигрəк матур җырлыйсың, үзəкне өзə-
сең, – дигəч, болыт астыннан чыккан кояш кебек, кисəк
ачылып, балкып китте.
– Матурым, каян ишеттең əле син минем җырлаганны?
– Соң бүген... карлыган җыйганда җырладың бит.
”Каен белəн бас янəшə, сиңа бик тə килешə, Милəүшə”...
Хəтта биеп тə алдың əле. Минем күңелем дə үзалдына
тупырдап, такмаклап тора: каен белəн бас янəшə, сиңа
бик тə килешə... Апа, мин бит үзем дə – Милəүшə. Миңа
атап җырлаган кебек булдың.
– Шулай укмыни? – Фатыйма ихластан, яңгыратып
көлеп җибəрде. – Ходай теллəребезне чиште, сөй лə-
шик, куй көянтəңне. Нəрсəсе белəн җəлеп итте соң
сине əлеге җыр, Милəүшə?
Кыз көянтə-чилəклəрен сукмак читенə куйды да
апасы каршына килеп басты:
– Иң əүвəл – тавышыгыз. Чынлап та өндисез бит. Каен
янына барып басасы, аның кебек ак, саф матурлык, зи-
фалык өлгесе буласы килə... Аннары үземнəн чыгып
əйтəм, Милəүшə хакында əйтелгəннəр барысы да чын
бит, тамчы да ялган юк. Авылыбыз гүзəле дигəнне
ишетү рəхəт. Бер егеткə күз сирпесəң, хактыр, җитмеш
егет көнлəшə. Көнлəшеп кенə калсалар икəн əле. Берсе
миңа атап җырлый, берсе, гел юлыма чыгып, яратуын
белдерергə тырыша, өченчесе арттан калмый күзəтеп
йөри... Бəргəлəшеп тə алалар көндəш-əтəчлəр.
Тик үземə ошаганы гына мине бар дип тə белми, апа.
Хəтта күз сирпеп караганы да юк. Башка кызлар белəн
шаярганын күрсəм, елыйсылар килə... Синең җырыңны
тыңлагач та үкседем.
– Елыйм дисеңме? Юлəр! – Фатыйма кызның иңеннəн
кочып алды. – Елама! Гашыйк йөрəкнең магниты бар
аның. Сөйгəнен барыбер тартып китерə ул. Бүген кара-
маса, яратканың иртəгə карар, Милəүшə!
Кыз яшь аралаш елмаеп куйды.
– Шулай дисеңме? Магнит хакында мөгаен, дөрес
əйтəсеңдер, тик җырыңда Милəүшəлəр хəленə
кермисең, апа. “Сабантуй батырына авыл сине ярəшə,
Милəүшə”, дигəч, бəгырьгə чəнечкəн кебек булды. Кызны
бүлəк, приз ясап батырга бирергə җыенасызмыни?
Яратамы соң Милəүшə аны? Бу хакта сүз юк. Мəхəббəт
– тугрылык чыганагы бит ул, җилкəн! Шул булмаса, син
– җил уйнаткан яфрак, ир-ат өчен курчак. Милəүшəне
мактыйсың, сокланасың да, шул ук вакытта кимсетеп
тə куясың. Һич тə мəхəббəт, гашыйк йөрəк файдасына
түгел бит бу ə, апа?
Фатыйма яшь кенə кыз баланың шулай тирəнгə китеп
уйлануына башта ни əйтергə дə белмəде. Əмма бу
җырны ул радиодан ишеткəнлеген, авторы шагыйрь
Марсель Галиев икəнлеген аңлата алды. Кара син аны,
“тугрылык чыганагы”, “җил уйнаткан яфрак” диме? Фа-
тыйма Марсель Галигə генə ышыкланып кала алмый,
нəрсəдер əйтергə, җавап бирергə тиеш.
Тик бу пешкəн карлыганны ботактан өзеп, савытка
салу гына түгел шул. Мəктəбендə шиксез уку алдынгы-
сы булып торган кыз аның нечкə, четерекле уй-фикер
дөньясына керүен, хөкем чыгаруын көтə. Кулын-
нан килəме хəзер бу эш, зилзилə кичергəн баш моңа
сəлəтлеме?
Уйла, зиһенеңне эшлəт, Фатыйма, тап бу кызга төпле
җавап! Югыйсə, баткак лəм, торгынлык сине һаман
үзенə суыра торыр...
Ниһаять, караңгыда шəм кабынган сыман өметле
халəт уянды, сүз җае табылды.
– И сеңелкəем, күзлəрен көзгедəн аера алмаганнар
элек тə патшага чыгам, дип йөргəн, инде базар зама-
ны чыккач, һəрнəрсə товарга əйлəнеп яшəү маһирлыгы
сату-алу осталыгы белəн үлчəнгəч, нишлəсен, гүзəл
зат та кəсепкə керешə, чибəрлеген чамалап хак куя.
Ишеткəнең юкмыни, мəхəббəтне кашыкка салып йота
алмыйсың, аны тун итеп тə киеп булмый, ди бит кайбер
чибəркəйлəр. Менə шундыйлар акча, дəрəҗə иясенə
күз сирпи, алышта җиңүчегə тартыла. Мəхəббəттə ту-
грылык саклавың əйбəт, тик аны яшəтү өчен парың
белəн иңгə-иң торып көрəшергə дə кирəк шул. Элек-
электəн, барлык ярəштерə, юклык талаштыра дигəннəр
бит, Милəүшə.
– Апа, кызлар гүзəллегенə хак, бəя куялармыни?
– Куялар шул. Сəхнəлəрдə энҗе калфак, бизəкле
тасма кидерелгəн гүзəллəргə конверт тоттырганнарын
күргəнең юкмыни? Шул шул! Халык бəялəрне белгəнгə
чибəр Милəүшəне сабантуй батырына ярəшə дə бит...
Кыз кинəт яктырып китте:
– Кимсетү түгел, Милəүшəне күтəрү буламы инде ул...
Алайса җырыгызга юкка каныгам икəн, апа, ачуланма-
гыз!
Ə Фатыйма исə бу мəлдə Милəүшəгə түгел, үз-үзенə
хөкем карары чыгарырга өлгерде. Укам коелды, дип
борсып, кешелəрдəн, гавамнан читлəшмə. Йөргəн таш
кына шомара!
Чишмəдəн алар апалы-сеңелле булып һəм чын
сердəшлəр сыман чөкердəшеп сөйлəшеп кайтты.
Эштəн бəйрəм ясыйсың, кызым...
Икенче көнне Фатыйма калган карлыган куакларының
җимешен җыеп куйды. Шуның өстенə, əтисеннəн күргəн
гадəткə ияргəндер, рəт араларын чүптəн арындыр-
ды, төплəрен көрəк белəн йомшартты. Бу гамəллəр
əкияттəге үги кызның убырлы карчыкның чəчен наз-
лап тарау кебек игелекле эш булып күренгəндер,
Гайнигөлемнең күз карашы бик йомшарды, хəтта, сөеп,
кунагының аркасыннан да какты:
– Эштəн бəйрəм ясыйсың, кызым!
Кичен кунак Тукмаклыга кайтырга фатиха алырга
җыенган иде, хуҗабикə өлгеррəк булып чыкты:
– Шəфыйка кызымның алмалары коела. ”Грушовка”
сорты, иртə өлгерə икəн. Үзлəре фермадан, эштəн бу-
шамый. Авырсынмый гына җыеп бир инде! Бүген миндə
кунарсың, иртəгə үзем йортларына илтермен.
Гозерне тыңлап куна калгач, Фатыйманың күңеле янə
чишмəгə тартылды. Аяк астындагы сукмакны имəнечле
тəгəрмəч таптамый, чирəме хəтфə, һавасы саф, ə
туйралыкта кошлар концерты. Ал-ял күрим дисəң,
көянтəңне ас та Тансыкка төш шул! Тик күке, шəүлегəн
авазларын басып колагына яңгыравыклы кызлар тавы-
шы чалынгач, Фатыйма артына борылып карады да аһ
итте. Каз бəбкəлəре кебек тезелеп, үзенə көянтəле кыз-
лар ияргəн икəн лəбаса!
– Апа, мин кызларны да алып килдем əле, “Милəүшə”не
тыңларга телилəр.
Яңа ахирəтенең сүзлəреннəн ул барысын да аңлады,
күңеленə шатлык йөгерде, тəненнəн дулкынландыр-
гыч елдырам үтте. Аның бит сөенечлəре дə үзенчə.
Кешелəргə кирəклеген тою – шуларның берсе. Гамəлең,
сүзең, булмышың яратучы бар икəн – Фатыйманың
җанына канатлар үсə. Əле дə ул канатланды. Көянтə,
чилəклəрен сукмак читенə куйды да, яшел чирəм
өстенə барып басты:
– Ягез, чибəркəйлəрем, тансыклаган икəнсез,
тыңлагыз “Милəүшə”не.
Чирəм сəхнəгə əверелде, Фатыйма озак көттерми
артистларча боргалана биреп җырлап та җибəрде.
Күңеллəр чемердəп китте. Вəт тавыш!


Каен белəн бас янəшə,
Сиңа бик тə килешə, Милəүшə.
Болында бар чəчəк сиңа
Елмаюын өлəшə.
Авылыбызның гүзəле, дип,
Бөтен халык сөйлəшə...


Җырчы тамашачыларына күз ташлады. Əнə сукмак-
та берсеннəн-берсе матур кыз-кыркынның елтыр-шаян
күзлəрендə кояш нурлары уйный. Битлəрендə сөенечле
елмаю. Акрын гына көй җаена хəрəкəтлəнүчелəр дə
күренə. Əйдə, Фатыйма, өсти төш сихри ялкынны, ты-
пырдасыннар!


Каен белəн бас янəшə,
Сиңа бик тə килешə...
Бер егеткə күз сирпесəң,
Җитмеш егет көнлəшə, Милəүшə!


Тора-бара əлеге куплет кызларның догасына ук
əверелде, гел шуны җырладылар. Ə сабантуй батыры
хакындагы юлларны болар телгə дə алмады. Гаҗəп!
Күрəмсең, буй җиткəн кызларның башкаларны соклан-
дырып, каен кебек зифа сылу булып үсəсе, мəхəббəт
дəрьясында йөзəсе килə. Ə үзенə пар, иш эзлəү, кияүгə
чыгу – алар өчен кысыр хəсрəт... Фатыйма шулай
чишмəдəн шифалы су белəн бергə мəгънəви ачыш-та-
быш та алып кайтты.
Чоланда төн үткəреп таң аттыргач, кунагыбыз
Гайнигөлем карчык белəн саубуллашты. Корткага аны
кызы йортына ук озата барырга туры килмəде, тегеннəн
машина җибəрделəр.
Һəм шул мəлдəн хатын, чакырылганмы-юкмы,
кунак булудан туктап, көнлекчегə əверелүен аңлады.
Шəфыйка какча əнкəсенə һич тə охшамаган, юантык
бер бичə – Фатыйманы башта җилəк-җимеш бакчасы-
на, аннары бəрəңге ындырына алып чыкты да эш хакын
атады:
– Алманы җыйсаң – биш йөз, бəрəңгене утап өйсəң,
мең тəңкə. Ризамы?
Мондый сүзне көтмəгəн Фатыйма уңайсызланудан
хəтта кызарды:
– Апа, мин бит акчага эшлəмим.
– Туганым, син айдан төштеңме əллə? Һəр хезмəт
бəһалана, мин кешене бушка тир түктермим.
Көнлекче җайлап кына эшкə кереште. Мондагы
əүвəлге көне – алма җыеп, икенчесе бəрəңге белəн бу-
лашып узды. Агач алмасын җыю уен кебек кенə булса,
җир алмасын эшкəртү буыннарына төште. “Эштəн
кем бəйрəм ясасын, сантый əбекəем... Бəйрəм иткəн
өчен акча бирмилəр. Акчаны тир түккəн генə ала.
Ышанмасаң, кызыңнан сора əнə”, – дип, кычкырып ук
Гайнигөлем карчык белəн дə ирешенеп алды.
Ярый əле ерак калган балачактан əнкəсе тавыш
бирде: “Китмəн җирне тырный гына, кызым, бəрəңге
төбен үткен көрəк белəн өй. Йодрык-йодрык картуф
җыеп алырсың”. Фатыйма китмəнне читкə атты да ку-
лына көрəк алды. Белəү белəн аның йөзен үткерлəде,
сабын ныгытты. Менəтерə, яңа корал белəн эше дə
алга китте. Күпереп торган каракучкыл җирдə ак, зəңгəр
чəчəклəре белəн балкыган бəрəңге ындыры күзлəрне
иркəлəде.
– Вəт булдыргансың! – Эштəн кайткан Шəфыйка
сөенеп туя алмады. – Əни юкка мактамаган икəн үзеңне.
Кичен Тансыкка барыр вакыт җитүен тойса да, Фа-
тыйма Шəфыйка йортыннан көянтə эзлəмəде. Үзен
көнлекче итеп тою бəгырен өшетте. Иртəгə иртүк Тук-
маклыга кайтып китəргə кирəк, дигəн уйга килде ул.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (2)
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас