

Тансык кеше
Инеш ягыннан күтəрелгəн ыбыр-чыбыр балыкчы ма-
лайлар төркеме, Кыям ызбасы каршындагы эскəмиягə
тезелешкəн əби-сəби янына җиткəч, бер-берсен узды-
рып сөрəн салды:
– Фатыйма килə!
– Юына гына калды, сусадым, чəй куйсыннар, – диде.
– Ник əйтмисең? Өстəлгə бал-майларын да чыгар-
сыннар, – дип кушты бит!
– Ягез, əбилəр, шобага тотыгыз, Фатыйма башта кай-
сыгызга бара?
Чынлап та, малайлар сөенчесе, яңгыр алдын-
дагы җил сыман, əбилəрне кымшандырып куйды.
Һəрбарчасы билен турайтып, аяк-кулын язгалап, Фа-
тыймага җиткерəсе гозерен барлый салды. Ə утыр-
мадагылар арасында ак чəүкə сыман аерылып торган
элекке мөгаллимə Мөкаддимə, кесə телефонын чыга-
рып, шул арада кемгəдер шылтыратып та өлгерде:
– Карале, ахирəт, бəрəңгемне корт баскан, дигəн
идең, Фатыйма килə, дилəр. Аяклан да Кыямнар туры-
на килеп чык! Аңладыңмы?
Инеш ягына карый-карый инде мəлҗери башлаган
чепи күзлəр, ниһаять, үзенекен көтеп алды. Сукмакта
аксыл кыска җиңле күлмəктəн сылу яшь бер хатынкай
күренде. Каладагы кебек, кибет-базарга йөри торган
арба тарткан. Шуның кечкенə, келтерəвек тəгəрмəчлəре
белəн ярышкандай, адымнары үтə җитез, ашкынулы
аның. Җил булмаса да, атлау уңаена Фатыйманың
нечкə муенына кадəр текə итеп кыркылган кабарынкы,
купшы чəче дулкынланып ала. Июнь кояшында янып
каракучкыл төскə кергəн сөйкемле йөзендə, зур көрəн
күзлəрендə ихлас елмаю балкытып, ул шулай карчык-
лар хозурына якынлашты.
– И əбилəрем-чəбилəрем, тал ботагына кунган сан-
дугачлардай тезелешкəнсез... Нихəлдəсез?
Фатыйма арбасын куйды да берəм-берəм корткалар-
ны кочып чыкты.
– Ару əле, кызым, ару, – диеште тегелəр.
– Син, Фатыйма, тагын да чибəрлəнə төшкəнсең
лəса! – дип сокланды Мөкаддимə. – Чəчеңне дə Мирей
Матьеныкы кебек кистергəнсең. Бу арада күренмəдең
дə... Парижга бармагансыңдыр бит?
– И укытучы апам, синең белəн без география
дəреслəрендə Парижга барып Эйфель башнясына
менə идек тə бит... Хыяллана торган вакытлар үтте
шул!... Җизнəмə үч итеп кистем мин чəчне, апама гел
тукып тора бит, хатын-кызның чəче озын, акылы кыска,
имеш. Безгə тел тидермəсен! Хəзер əй рəхəт! Урал-
мый, коелмый... Үреп азапланасы да юк... Иртəн торып,
тасма белəн бəйлəп куям да рəхəтлəнеп эшлəп йөрим,
əбекəйлəр.
– Фатыйма бəбкəм, Мөкаддимə апаң əйтмешли, бу
арада бездə байтак күренми тордың, берəр көтелмəгəн
нəрсə булмагандыр бит? – дип, сорап куйды Гайшə кар-
чык.
– Үзебездə мəшəкать күп булды шул, əбилəр. Теге-
сен-монысын утырттым, күп итеп кишер, кыяр чəчтем.
Малаем ялга кайта бит, каникулга. Калада бакча сыен
тансыклагандыр Газизем. Яшел кыярны бигрəк ярата!
– Шулаймыни, – дип, ихластан гаҗəплəнде Гайшə
кортка. – Балага бакча җимеше əзерлəвең бик саваплы
гамəл булыр, кызым!
Əлеге хуплау Фатыйманың күңеленə сары май булып
ягылды бугай, күзлəре уйнап, очкынланып китте:
– Минем малайның калада зур шагыйребез Зөлфəт
мəктəбендə укыганын кайберəүлəр белмидер əле.
Инде бишенче сыйныфны бетерə бит. Гыйлемне анда
ай-һай нык өйрəтəлəр. Зөлфəт абыйлары үзе туган
телне укыта икəн. Аның шигырьлəрен радиодан да бик
еш сөйлилəр, ишеткəнегез бармы?
Ага вакыт җиргə ак кар булып,
Ага еллар, уза гомерлəр.
Беренче кар булсаң да бик ярый –
Ил җанында кирəк эрергə.
Илне дөрлəтерлек ялкын ята
Җил иркендə калган күмердə.
Илдə көчек булсаң да бик ярый,
Тик ил өчен кирəк өрергə!
Фатыйма үтə хислəнеп шигырь сөйли башлады да
кинəт төртелеп калды. Əйтəсе сүзен əйтə алмавы-оны-
тылумы бу, əллə тиктомалга кабынудан оялумы, бил-
гесез, əмма əлеге мизгелдə аның йөзендə якты нур
уйнады. Тирə-юньдəгелəр дə кинəт тынып, сагаешып
калды. Тик бераздан гына Кəүкəбелҗиһан исемле үтə
кыбырсык карчык, берни булмагандай, сорап куйды:
– Кызым, бүген безнең кайсыбызга керəсең соң?
Тик Фатыйманың үзенə Түбəн Чыршылы əби-
сəбилəренең кайсысына керү, аның йортында нинди
эш башкарырга телəве хакында авыз ачарга да туры
килмəде. Шул ара капка төбенə Мөкаддимəнең ахирəте
Сара килеп җиткəн икəн. Ул – шулай ук, укытучы, тик
хəзер инде чаларган əби. Аның йомшак кына сөйлəп
белдергəн гозереннəн соң бүген Фатыйманың бəрəңге
бакчасында колорадо коңгызы белəн көрəшəчəге ачык-
ланды. Югары оч Гайниҗамал иртəгəсе көнгə мунча
яктырырга телəвен əйткəн иде. Су китерүчесе булма-
гач, тəне инде айдан артык пар күрми тилмерə икəн
бахырның. Тик юан Сафура, үзе мунча парыннан бо-
лайрак кызып, моңа каршы төште:
– Атнакич түгел, гарəфə кич түгел, ниткəн мунча?!
Мунчаң да, əйтсəм əйтим, хан заманыннан калган,
морҗасы-ние юк, челлəдə ут чыгарырсың, валлаһи!
Кортламагансың, түзəрсең! Əнə минем бакчамны чүп
басты. Кулларым китмəн тотарлык түгел, сызлый.
Шулай, сүз бетте корткалар, иртəгə Сарадан Фатыйма-
ны мин барып алам!
Өченче көндə Фатыйманың ярдəме бөкре Нəгыймəгə
тəгаенлəнде. Аның керлəрен кул белəн юып, ел-
гада чайкарга кирəк икəн. Кемнеңдер күршесен,
кайсысыныңдыр туганын тыңлагач, Фатыйманың
түшəктə яткан Фəхри карт өен җыештырырга, урын-
җирен алмаштырырга, Чулак Гайния ызбасын юышырга
тиешлеге мəгълүм булды.
– Син, кызым, оныта күрмə, муеныңдагы яулыгыңа
төйнəп куй, шимбə миңа килəсең, иртəн үк. Картымның
кырыгын уздырам, Аллаһы боерса. Аш-суга кулың бик
ята, диделəр, вəгъдəме? – дип, Кəүкəбелҗиһан карчык
та ялынычын белдереп калырга ашыкты.
– Килəм, əбекəем, килəм! – дип, Фатыйма чандыр
карчыкның аркасыннан кагып куйды.
Кыям эскəмиясендə, мөгаен, əле моннан соң да Фа-
тыймага гозерлəрен җиткерергə өлгермəгəн корткалар
калгандыр, ə Түбəн Чыршылы – 360 йорттан торган зур
сала бит. Ул əлеге капка төбе белəн генə чиклəнми.
Мондый утырмаларны түбəн очта да, Байгышлар ура-
мында да, Чыбыклы күпер ягында да коралар. “Исəр”,
“җиңел-җилпе”, “тиле” кебек кушаматлар белəн телгə
керсə дə, Фатыйма – һəркайда кирəкле, хəтта бик тə
тансык кеше.
Су юлы
Гадəтенə кергəн: Фатыйма Түбəн Чыршылының кайсы
йортында гына кунмасын, кич җитеп кояш офыкка юл-
ланыр мəлдə, көянтə асып, “Тансык” чишмəсенə бара.
Хуҗабикəнең үзенə су кирəкме-юкмы – монысы мөһим
түгел, тулы булса ни, чилəклəрен күршесенə кертер дə
бушатыр. Тансык суы – халык мактаганча, нəкъ тə изге
зəмзəм суы, аш, чəй əзерлисе су. Рəхмəт кенə əйтерлəр
су китерүчегə!
Чишмəгə барыр алдыннан, билгеле, хатын-кыз заты
көзге каршына басып бераз купшыланып алыр, итəк-
җиңен төзəткəлəр. Мəгəр куллары иннек-кершəнгə
үрелсə дə, Фатыйманың күңеле бизəнүне хупламас.
Əнə бит көзгедəн баккан йөз нинди саф, нинди алсу!
Пешкəн алма диярсең! Күзлəре дə риясыз аның, ел-
маеп ук торалар. Əйтерсең, кайдадыр ымсындырып
торган хəзинə, алтын тулы янчыгы бар көннең буе баш-
каларга бил бөккəн бу сылуның.
Хəер, кеше чырае эштəн, җил-яңгырдан түгел, эчтəге
яман шештəн бозыла бит ул. Күңелең саф, хөсетлегең
юк икəн, чыраең да якты, сөйкемле була.
Шулай булгач, нигə алчак биткə иннек, кершəн, дип
уйлый Фатыйма. Аларны əнə балаларына җикерүдəн,
иренə зəһəр чəчүдəн бушамаган хатыннар сөртсен,
буяу белəн кешелəрдəн чын йөзлəрен яшерсен... Ə
Фатыйманың йөз яшерəсе юк. Фатыйманың йөз бер
генə...
Яшь хатын чоланда кешелеккə кия торган туфлилəрен
аягына элəктерде. Менə булды бугай...
Гадəттə, киенгəн-ясанган зат ниндидер бəйрəм
мəҗлесенə яисə кино карыйм, театр тамашасы күрим,
дип клубка юнəлə. Əмма Фатыйма, юлына аркы-
лы төшүчелəр булмаса да, андый урыннарга йөрми.
Бəйрəм ясаучы кешелəр дə аны бик ияртеп бармый.
Күзлəренə чыккан – читлəшəлəр. Аллам сакласын,
янəшəңдə берəр əкəмəт ясап я бəйрəмне бозар, үзеңне
рисвай итəр, “утыз тугызлы”дан ерак тор, янəсе!
Тик Фатыйма үзе акыллыларның акылсыз гамəленə
һич исе китми, чыраен да сытмый. Ходайның кодрəте
киң бит, бəйрəм мəҗлестə яисə клубта гына ясалмый.
Болар – чынында, вак, түбə астындагы бəйрəм генə.
Моны инкубатор чебешлəренə ара-тирə тары сибеп
ашарга ымсындыру кебек кенə дияргəдер. Фатыйма
ачык сизенə, чын бəйрəм кояш астында була ул.
Җирдə үз эзеңне калдыру... Һавада үз авазың,
тавышыңны яңгырату. Тирə-юньдə, үз күзлəрең белəн
матурлык, хозурлык табу, яшəүгə сөенү – болар
дөрестəн дə аның бəйрəме. Ходай бүлəк иткəн бəйрəм!
Акыллы башлар борын күтəрмəсеннəр əле: юлəр дə
кеше, шуңа күрə ул – Аллаһ бəндəсе бит, үз күңелен үзе
күтəрү əмəлен таба белə... Шуларны кинəнеп, үзалдына
сөенеп кичергəн һəм үзенчə сылап-сыйпап түгəрəклəп
куйган Фатыйма көянтəсен аса, чилəклəрен элə дə кəс-
кəс басып чишмə сукмагына юнəлə....
Ызбалар, коймалар, киртə-читəннəрне узгач, көян-
тəче юлы иркен һавалы сөзəк битлəүгə килеп чыга.
Барасың, барасың, яшькелт, ягымлы, ылыслы артыш,
чəнечкеле гөлҗимеш, сары чəчəккə күмелгəн тагын
ниндидер куаклар үскəн туйралыкны узасың, аннары
кырт борылып хəтфə чирəмле уйсулыкка төшəсең дə,
сукмагың саргылт, кызгылт ташлар катламы чыгып тор-
ган ярга килеп терəлə. Көянтəңне иңбашыңнан алып
читкə куй да, берəм-берəм чилəклəреңне чумырып,
бөркелеп чыккан чишмə суын ал, сылукай!
Электəн үк килə, кошлар чөкердəшкəн, күбəлəклəр
уйнап очкан, чəчəкле аулак җир хозурында Фатыйманың
иң зур телəге ялгыз калу иде. Өстендəге бар киеменнəн,
хəтта аяк-кулыннан, тəненнəн араланып, җанын шул
кошлар, күбəлəклəр белəн кушу, онытылу, табигать на-
расыена əверелү иде... Каян килде аңа мондый телəк?..
Нигə хаҗəт мондый əверелеш? Ул анасы каргаган Сак
яисə Сок түгел лəбаса!
Сəер уйлардан Фатыйманы челтерəп аккан чишмə
аралый: “Мин – тереклек суы, əлмисактан бирле агам.
Хаталанма, җан Сəярдəге күбəлəк түгел. Бер китсə,
ул əйлəнеп кайтмый. Син үзең дə яшəүдəн туктыйсың,
юкка чыгасың... Бел, җан кадерле... Җан – изге нəрсə,
Тəңре бүлəге! Булмышыңны сөйсəң, үзеңне яратсаң,
җаныңны сакла, кеше! Миңа ешрак кил, шифалы суым-
ны эч, хөсетле уйларыңнан арын, сафлан син!..”
Менə шундый чакыру булганга, ул чишмəгə бик еш
төшə дə бит. Əмма күңелендə бер уй-шөбһə тамыр җəя.
Үз асылын яратамы соң Фатыйма? Ал да гөлме аның
тормышы? Шуның өстенə акылы илəс-милəс булган-
чы ук зиһененə сеңдерелгəн сүзлəр дə вакыт-вакыт
хəтеренə төшеп бимазалый. “Үз-үзеңне ярату эгоист-
лык була, начар сыйфат бу, балалар”, – дия иде əдəбият
укытучысы Илбарис абыйлары... Еш кына Фатих Кəрим
шигырен искə төшерə иде ул:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла!
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Сугыштагылар илгə, Ватанга булган ярату хислəрен
кан, хəтта гомерен биреп танытканнар да бит, тыныч-
тагылар илне ничек ярата ала икəн соң? Бəлки, тынычта илне
ярату ил башлыкларын хөрмəтлəү, карышусыз сүз-
əмерлəрен үтəүдер ул? Лəкин тиңдəшсез мəхəббəт
иялəре булган хакимнəр – Ленин һəм Сталин бабай-
лар да китте. Ə ил калды. Димəк, тəхеттəн торып кына
илне яратырга əмер биреп булмый. Илне ярату – җан
эшедер, мөгаен. Һəр җан аны үзенчə кабул итə, үзенчə
белдерə бит. Шуның өчен үз җаныңны ярат, кадерлə,
Фатыйма!
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Сəгыйдулла Хəбибулла у лы Хафизов (əдəби тəхəллүсе – Сəгыйть
Лашманчы) 1945 елның 14 апрелендə Татарстанның Чирмешəн райо-
ны Лашман авылында туа. Казан дəүлəт университетын, аннан аспи-
рантура тəмамлый. XIX гасыр татар прозасы буенча кандидатлык
диссертациясе яклый. 35 ел гомерен укыту-тəрбия эшенə багышлый.
Озак еллар Башкорт дəүлəт университетында укыта, соңрак М. Акмул-
ла исемендəге Башкорт дəүлəт педагогия университетында татар
теле һəм əдəбияты кафедрасын җитəкли. Күп кенə гыйльми эшлəр, уку
ярдəмлеклəре авторы. Əдəби тəнкыйть, публицистика өлкəсендə дə
уңышлы эшли.
Аның “Яшьтəшлəр” дигəн тəүге əсəре 1978 елда “Идел” альманахында
дөнья күрə. Төрле елларда Башкортстан һəм Татарстан матбугатын-
да “Сəрви-Сəрвиназ”, “Алман күчтəнəче”, “Өйдəш хатын”, “Кирлегəчтə
ике яз”, “Тузгытылган күч”, “Мəхəббəттə ярлыкау юк” һəм башка чəчмə
əсəрлəре басылып чыга. 2013 елда Башкортстан “Китап” нəшриятында –
“Гомерем фасыллары”, 2020 елда "Мәхәббәткә ярлыкау юк" китабы дөнья күрде.
Башкортстан Язучылар берлеге əгъзасы. Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вəлиди
исемендəге премиясе лауреаты.