

(Ахыры.)
Беренче булып табын түрендә
утырган чәче агара башлаган кода-
га тартма сузылды. Ул язуны алды
да елмаеп кына кулын өстәл асты-
на яшерде.
– Я, я! – диде Зинира мутлашып. –
Тыңлыйбыз Сезне!
Кода кеше кыенсына иде.
– Юк инде, мондый сүзне кычкы-
рып әйтмиләр, – диде ул кәгазьне
йомарлап.
– Уен гына ич бу, кода.
– Әйе шул. Барыбыздан да
әйттерәчәк, – дип, Зәбирә сеңлесенә
ярдәмгә килде.
Кодагый кеше дә үзләренә бөтен
мәҗлеснең игътибары юнәлтелгәнлектән
уңайсызланып:
– Әйт тә куй инде! – диде.
– Ракета!
– Юк, кода, җөмләсе белән
әйтергә кирәк.
– Минем ыштан төбемдә – ракета.
“Хи-хи” дип куйган булды кунаклар.
Хәзер кодагыйның чираты иде.
Ул тәвәккәл хәрәкәтләр белән тиз
генә кәгазь кисәген алды да:
– Минем итәк астында – буш
мичкә, – дип ярып салды. Әйтерсең
ачы тәмсез дару төймәсен йотып
җибәрде.
Шул рәвешле чират буенча,
теләсәләр-теләмәсәләр дә, кәгазь
кисәген алып укый башладылар.
Кемдер кычкырып көлде, кемдер
оялып кызарды. Арадан Гамирның
җизнәсе генә: “Булмаса, тәнәфескә
чыгып керик”, – дип, уенны өзәргә
батырчылык итте. Калганнар сөенә-
сөенә аның тәкъдимен күтәреп
алды һәм, хуҗа рөхсәтен көтеп тә
тормастан, өстәл артыннан кузгала
башлады.
– Әйе шул, әйдәгез аякларны
яздырып үзебезчә бер өздереп
биеп алыйк! – Зәбирә гармунчы-
ны күтәреп диярлек торгызды да
ишеккә таба этте. Үзе шул арада
ирен култыклап, аның артыннан
иярде. Тик коеп яуган яңгырдан соң
ишегалдындагы чирәмдә биерлек
түгел иде. Хуҗабикә кунакларны
урамдагы асфальтка әйдәде.
– Менә монда ут чәчрәтеп тыпыр-
дарга була! Әйдә, Рөстәм, өздер
үзебезнең бию көен!
Рөстәм бөгелә-сыгыла татар бию
көен уйнарга кереште. Тик кунаклар
арасыннан нибары берничә хатын-
кыз Гамир белән Зәбирәгә кушыл-
ды. Бераз тыпырдагач, Зәбирә
халык арасыннан киленен табып,
уртага тартып чыгарды һәм бөтереп
әйләндергәч:
– Чакыр Дамирны! – дип, аны таш-
лап, кыз янына китте.
– Кияү кайда? Биергә, давай!
Кызы шунда ук ирен эзләргә ке-
реште.
Зәбирә кунакларны бер яктан
түгәрәк эченә чакырып чыгара
торды, тегеләре икенче яктан койма
ышыгына тезелә торды.
– Бәй... Ник биемисез? – диде
хуҗабикә, тәмам гаҗизләнеп.
Кемдер аягы аруына сылтанды,
кемдер сулышы кысылуына... Ә
кемдер гармунчыны әкрен уйнауда
гаепләде.
– Без компьютер көенә тиз ба-
сарга өйрәнгәнбез бугай. Ритмны
тотып булмый.
Биетеп булмасын аңлагач, Зәбирә
Зинираны чакырды.
– Биемисез, бәлки, уйнап алырга-
дыр?
Бу сүзләрне ишетүгә кунаклар
кош күргән бөҗәкләр сыман ел-
гыр-елгыр качышырга кереште. Кем
койма буенда тәмәке көйрәтүчеләр
арасына чумды, кем өйгә кереп
китте, кем тирмә артына ышыклан-
ды...
Шулай бераз газаплангач, янә
табынга җыелдылар. Керүләренә
яңа кайнар аш бирелгән иде.
Берникадәр вакыт тирмә эчендә
калакларның тәлинкәгә бәрелүе
белән авызларның чәпелдәве генә
ишетелеп торды. Алар тынгач, янә
хуҗалар торып басты.
Бу юлы беренче булып сүзне
Гамир башлады.
– Җәмәгать, бәлки җырлап алыр-
быз?
– Әйдәгез! – диеште кунаклар.
– Нинди җыр җырлыйбыз соң?
– Татарларның бер җыры бар инде
ул – “Күбәләгем”! – диде Гамирның
җизнәсе. Зәбирә аның тәкъдимен
хуплады.
– Әйе шул! Рөстәмкәем, башла-
дык!
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәлә микән...
Җырның беренче куплетын ярый-
сы шома җырладылар, икенчесен
дә ерып чыктылар. Тик өченчесендә
башкаручыларның тавышы азая
төште. Арада буталып янә беренче
куплетка күчеп китүчеләр дә ише-
телде. Шунлыктан җыр ахырына
барып җитми өзелде. Икенче җыр
сайларга кирәк иде.
– Абыем, әйдә син яраткан “Ак
болытлар”ны башкарыйк.
– Мин аның көен уйный белмим
шул, – диде Рөстәм шунда ук.
Тик Гамирның сеңлесе Рәшидә
чигенергә теләмәде.
– Зыян юк, гармунсыз башкарыр-
быз. Иң мөһиме сүзләрен беләбез.
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Эх, шуларны тотып аласы!
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр,
Яшь көенчә килә каласы!
Рәшидәнең “сүзләрен беләбез”
диюе кушымтага гына кагыла булып
чыкты.
– Яшь әле син, Гамир абый!
Егетләргә алыштыргысыз! – дигән
булды ул, җырның өзелгәнен сиздермәскә
тырышып. Тик җизнәсенә
җитә калды.
– Ил-лә сүзләрен яхшы беләсең
икән, балдыз! – дип төрттереп тә
алды.
– Без сезнең кебек концерттан
концертка йөрмибез шул, – диде
Рәшидә аңа үпкәләп.
– Ә ник йөрмисез?
– Вакытыбыз юк. Сезнең кебек
пенсиягә чыккач йөрербез әле.
– Пенсия көтеп ятмагыз, әле
йөрегез, балдыз! Хәлләр бу баруы
белән барса, әллә чыга ала-
сыз пенсиягә, әллә юк... Әллә
спектакльдәге кебек Әҗәл килгәч
тә, бер генә көн пенсиядә яшәп ка-
рыйм дип, качып йөрергә кала...
Мәҗлесне моңсу дулкынга кер-
теп җибәргән җизнәсен Зәбирә
бүлдерде.
– Әй, җизни, күңелсез нәрсәләр
сөйләп утырмыйкчы! Әйдә, Салаватның
репертуарыннан башка
берәр җырны җырлыйк. Син аны
яхшы беләсең ич, – дия-дия елмаеп
каршына килеп басты ул.
– Баҗай, сыздыр, давай!
– Мин аның “Түгәрәк өстәл”ен яра-
там инде ул... Әйдәгез шуны тогда, –
дип канәгать елмайды җизни кеше.
Җырның төгәл исеме берәүгә дә
кирәк түгел иде. Иң мөһиме, сүзнең
нинди җыр хакында баруын барысы
да аңлады.
Ә-ә-ә-әй,
Дүрт почмаклы өстәлләрне
Түгәрәк итик әле”...
Өстәл түгәрәк булса да, җыр шак-
маклырак килеп чыкты. Аннан соң
башлаган икенчесе дә, өченчесе
дә өзелде. Табындагыларның моңлануы
талпынып-талпынып та
ындыр коймасыннан биегрәк оча
алмаган тавык кылануын хәтерләтә
иде. Моңарчы тыйнак кына утыр-
ган кодагыйларның берсе түзмәде,
мәҗлес агышын җайга салмакчы
булып, сүз башлады.
– Әле килгәндә генә тыңлап кил-
дек... Теге кем әле?.. Ничек әле?..
Әйт инде!
Иренең кабыргасына төртеп алды
да борыны төбендә бармагын шарт-
латырга тотынды. Тик хатынының
кыланышына карап кына кода
кирәкле җырны әйтә алмады.
– Берәр сүзен әйт, ичмаса, – диде
ул, тәмам аптырап.
Хатыны яңа балкый башлаган,
чәчләрен төслегә буяп шаккатыра
торган яшь җырчының такмак дисәң
такмак түгел, җыр дисәң җыр түгел,
көйгә салынган сүзләрен әйтә
булып чыкты.
– Китегезче, шуны җырлап була-
мы?! – дип каршы төште Гамирның
апасы. – Яшьләр! Көн-төн музыка
тыңлыйсыз, колагыгыздан науш-
ник төшми, әйтеп җибәрегез берәр
матур җыр!
– Вот именно! Дөрес әйтәсең,
без аларны тыңлыйбыз, ә ятлап
йөрмибез, – диде өстәл астына
яшереп, телефонындагы фотола-
рын барлап утырган Дамир.
– Шулай шул. Яшьләр түгел,
үзебез дә телевизордан гел концерт
каналы ачып куеп җыр тыңлаган
булабыз. Әмма бер колактан керә,
икенчесеннән чыга икән...
– Әй, җырлары өч тиенлек булган-
га күрә шулай ул...
Табындагылар кызып-кызып бү-
генге эстраданы, ярымшәрәлекләре
артына моңсызлыкларын
яшергән җырчыларны, акчага гына
корылган чагу сәхнәне тәнкыйтьләргә
кереште. Тагын күпме сүз
чәчеп, һава селкетерләр иде икән,
билгесез. Әмма, көтмәгәндә,
салмак кына җыр яңгырады. Аны
хәтта шунда ук ишетмәделәр дә.
Ә ишеткән берсе авызын ябып,
башын җырлаучы ягына борды.
Урманнарга керсәң,
сызгырып кер,
Селкенмәгән агач калмасын...
Табын түренең бер як почмагына
сыенып утырган Гамирның бертуган
түтәсе Сәрия иде бу. Яше күптән
җитмешнең өстенә чыккан аның.
Шуңа күрә Зәбирәнең мәҗлескә ча-
кырасы да килмәгән иде.
– Коръән ашларыннан калдыр-
ганыбыз юк. Мондый эчке ашын-
да үзенә дә уңайсыз булыр, – дип
әйтеп караса да, Гамир ризалашма-
ды.
– Әнием урынына калган бердәнбер
түткәмне нишләп юбиле-
ема чакырмыйм ди? Булмаганны
сөйләмә! – дип кырт кисте.
Кечкенә чагыннан Сәрия апа-
сына тагылып үсте шул ул. Сәрия
апасы да аны бик нык ярата иде.
Үзе соңлап кына кияүгә чыкты. Тик
Ходай бала бәхете бирмәде. Шулай
булуына карамастан, җизнәсе
белән тату тордылар, бер-берсен
ялгыш та гаепләп, сүз катмады-
лар. Шуңа микән, ире авыр чирдән
вафат булгач, кабат кияүгә чыкма-
ды. Димләп тә карадылар, балала-
ры белән ялгыз торып калган тол
ирләр үзләре дә килеп сорадылар –
ризалашмады. Ә Гамирларның әти-
әнисе аллы-артлы дөнья куйгач,
яңа гаилә кору бөтенләй исәптән
сызып ташланды. Бар булмышын
аларга багышлады. Үз балалары-
дай якын күреп үсмер корына кергән
туганнарын зур тормыш юлына
озатты. Туйларын үткәреп, балала-
рын карашып үстерде. Менә хәзер
оныкларын сөеп кинәнә. Аларның
борчу-мәшәкатьләренә үзләреннән
дә ныграк көенеп, шатлыкларына
мең тапкыр артыграк сөенеп яши.
Гамирның юбилеен да үзеннән
ныграк дулкынланып көтте Сәрия
түткәсе. Матурлап-бизәп ике олы
өем чәкчәк катырды. Янына төрелгән
алма какларын тезеп, кыштырдык
кәгазьгә төрде. Мәҗлескә берничә
сәгать кала Гамир махсус барып
алгач, күчтәнәчен, мөлдерәмә тулы
зәмзәм суы салынган бәллүр савыт
тоткандай, саклап кына алып килде.
– Менә, күчтәнәчкә дип пешергән
идем. Картаямдыр, элеккечә уңдыра
алмадым бугай, – дигән
булды, төргәкләрне килененә сузып.
Тыйнаклык саклап кына әйтте
ул бу сүзләрне. Юкса, чәкчәкләре,
һәрвакыттагыча, бик уңды, авызда
эреп тора иде.
– Рәхмәт, Сәрия апа. Борчыл-
ма, бала-чагага ашарга бер дигән
булган. Ә табынга районда заказ
биреп пешертеп алдым мин, – диде
Зәбирә, күчтәнәчне кабул итеп. Һәм
шунда ук берсен ачып оныкларына
бүлгәләп өләште. Кибеттән нинди
тәм-том алып бирсәң дә, “это не
хочу”, “это не буду” дип сайлана
торган сабыйлар, күбрәк эләктерер
өчен учларына гына түгел, авызла-
рына да тутырды.
Яратмый шул аны килен кеше.
Гамирның игътибарын бүлешә тор-
ган көндәше итеп күрә булса кирәк.
Ә бу беркемгә дә, хәтта балалары-
на да рөхсәт ителми. Менә бүген дә
Сәрия түтәсе җырлый башлагач,
дөньясын онытып тыңлап утырган
ирен күреп, күңелендә көнчеллек
давылы купканын сизми калды
Зәбирә.
Җыр тәмамлануга “Бигрәк матур
җырладың! Афәрин! Артистларың
бер читтә торсын!” – диешеп
чәбәкләргә керешкән кунакларга
кушылып:
– Искиткеч, Сәрия түти! – диде
Гамир, елмаеп. – Әллә тагын берәр
җыр башкарасыңмы?
Кунаклар да аның үтенеченә ку-
шылды.
– И-и-и, – дип кеткелдәп көлде
җавапка Сәрия түтәсе. – Карт
кешенең күңеле булсын дип кенә
әйтәсез. Каян матур җырлый
ди инде?! Мәрхүм ирем ашка
бара башласак: “Бичә, башкалар
җырлаганда, безгә авыз селкетеп
тору бик җитә”, – дип көлә иде.
Сорап җырлатачаклар әле, дисәң,
үлсә дә ышанмас иде.
– Җырла, Сәрия түти, җырла.
Синең җырыңны ишеткәч, бала-
чакка, яшьлегемә кайткан кебек
булдым! – Гамир утыргычын алып
түтәсе янына күчте. – Җырла...
Озак ялындырмады түтәсе –
“Сарман буйлары”н башлады.
Балачагында аш бүлмәсендә
башка балалар белән бергә
өлкәннәрнең табын артында
җырлаганын тыңлый-тыңлый, зур
яктан чыккан бәлеш төпләрен ашап,
чиләктәге кайнатылган җимеш
компотының өрекләрен чүпләп
утырган чаклары күз алдына килде
Гамирның. Эх, бүген шул мичтә
пешкән чын бәлешкәйләрнең бер
кисәге өчен ярты гомерен дә кыз-
ганмас иде! Тик мич бәлеше түгел,
миче дә юк хәзер авыл өстендә...
Җыр ниндидер сихри көч белән
мүкләнеп беткән күңел бикләрен
ачып эчкә үтте дә татлы бала-
чак хатирәләрен айкарга кереш-
те. Юбилей дигәнне дә, туган көн
үткәрүләр дә юк иде ул чакта. Аның
каравы, туган-тумачаны бергә җыя
торган өмә ашлары, сугым ашлары
бар иде. Сугым суеп та, берәрсен
катнаштырмасаң, үпкәлиләр иде
хәтта. Көндез толыплар,
кәлүшле зур киез итекләр, озын
йонлы бүрекләр кигән абзыйлар,
өшемәскә дип кат-кат киенгән,
шәлләр-вәлләр уранган апалар
кичен мәҗлескә матурдан-матур
киенеп киләләр. Берсе җырны баш-
лый, калганнары дәвам итә. Такмак
әйтешә башласалар, гармунчыны
арытмыйча туктамыйлар.
Гамир табын артындагыларга күз
ташлады: барысы да бер ноктага
төбәлеп үз уена чумган. Хәтта теле-
фоныннан аерыла алмаган улы да
җырлаучыга карап катып калган.
Ә Сәрия түтәсе күзләрен йомып
моңлана. Хатирәләре белән башка
мәҗлестә, ире дә, туганнары да
бергә җыелышып җырлашып утыр-
ган башка табын артында иде булса
кирәк...
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым килеп ал...
Гамир да күзләрен йомды. Ба-
лачак мәҗлесләреннән уйлары
яшьлегенә барып тоташты аның.
Кайдадыр томан артында кал-
ган, инде онытылган дип уйла-
ган Гөлсинәсе күз алдына килде.
Дулкын-дулкын булып иңнәренә
сибелгән алтынсу чәчләренең
хуш исен тойгандай, төпсез күлгә
тиң зәңгәр күзләренең тирәнлеген
күргәндәй, челтерәп аккан моңлы
тавышын ишеткәндәй булды ул.
Сәрия түтәсе янына беренче тап-
кыр таныштырырга алып килгән
кичтә үк сүз ничектер җыр-моңга
кереп китеп, аларның парлап шушы
җырны башкаруы хәтеренә төште.
Иреннәре “Гөлсинә!” дип пышылда-
ды. Юк, пышылдамады, селкенеп
кенә куйды. Зәбирәдән башка бер-
кем дә күрмәде аны хәтта.
– Гамир! – диде хатын үзенә ят,
колак пәрдәсен кисеп керердәй
нечкә тавыш белән. – Сәрия апа
арыган! Аңа җырларга авыр!
Җәфалама!
Хуҗабикәнең кинәт кычкырып
җибәрүеннән сискәнеп киткән та-
бындагылар башта дәррәү башла-
рын аның ягына, аннан Сәрия түти
белән Гамир ягына борды.
– Ни булды, әни? – дип гаҗәпләнеп
сорады Дамир, кулыннан төшеп
киткән телефонын җирдән алып. –
Куркып киттем.
Һавада өнсез авыр тынлык ур-
нашты. Беренче саф мәхәббәтенең
томанлы сынын эретеп тараткан
хатынының утлы карашы Гамирның
җанын өтеп алгандай булды. Ул ку-
ырылып калды.
– Җитәр, балалар, кансирт куяр-
га килгән кебек берүзем җырлап
утырам лабаса. Артыгына өлкән
кешенең тыны җитми. Гаеп
итмәссез, – диде Сәрия түти, тын-
лыкны бозарга теләп.
Тик өзелгән җыр калдырган тын-
лыкны тиз генә ялгап китеп буламы
соң ул? Кунаклар уңайсызланып
кыбырдаша башлады.
– Чәй чыгарабыз! – диде Зәбирә,
елмаерга тырышып. Тик аның ел-
маюыннан табынга тагын да ныграк
салкын бөркелде. Әйтерсең лә
фарфор курчак җанланып елмай-
ды...
Табынга чәй чыгардылар. Бу
мәҗлеснең ахырга якынлашуына
ишарә иде.
Теләсә кайсы чараның башы һәм
ахыры югары ноктада үтсә, катна-
шучылар күңелендә якты хатирәләр
генә калачак. Әлеге кагыйдәне истә
тотып, Зәбирә өч катлы торт пе-
шертеп алган иде. Аны махсус ар-
басына куеп, этеп алып чыкты да,
Гамирны янына чакырды.
– Сөеклем, яныма кил әле, – диде
хатын, тавышындагы калтырануны
басарга тырышып. – Хәтереңдәме,
утыз ел элек бер шырпыны пар-
лап тотып, гаилә учагын кабызган
идек. Бүген дә, узган һәр елыбызга
рәхмәт әйтеп, шәмнәрне бергәләп
кабызыйк.
Алар икәүләп лепелдәп торган
утны күчерә-күчерә утыз шәмне
кабыздылар. Икесенең дә кулла-
ры ярыйсы дерелди иде. Тик алар
моны кунакларга сиздермәскә
тырышып, елмаешты, нидер әйтеп
көлдергән булды. Ахырдан
бергәләп тортның иң өстендә тор-
ган “50” санына шырпы төрттеләр.
Юбилей саны гөлт итеп ут чәчәргә
кереште. Табындагыларның сыек
кына алкышлары астында Зәбирә
ирен кочаклап чупылдатып үбеп
алды.
– Рәхмәт, җаным. Әйдә тортны ку-
накларга өләшик.
* * *
Тортны мактый-мактый, ара-
тирә генә хуҗаларга күз ташлап
чәй эчкәннән соң, табындагылар
рәхмәтләрен әйтеп, өстәл артын-
нан тизрәк кузгала башлады. Эңгер
яңа төшсә дә, болытлы булгач,
тышта шактый караңгыланган
иде. Өстәвенә, яңгырдан соң суы-
тып та җибәргән иде. Моны сәбәп
итеп, капка алдындагы хушлашуны
озакка сузмыйча, һәркем тизрәк үз
машинасына утырырга ашыкты.
Хәер, аларны тоткарларга җыенган
кеше дә юк иде. Бары тик гармун-
чы Рөстәм генә тыңлаучы булмаса
да, соңгы кунак кузгалып киткәнче
уйнап басып торды. Бу минутта ул
үзен “Титаник”тагы музыкантларга
тиңли иде шикелле...
Балалары алда узган мәҗлесләрдәге
кебек табынны ун-унбиш
минутта җыеп, табак-савытны са-
выт-саба юу машинасына тутыр-
дылар да, утны иртәгә бирүләренә
өметләнеп, һәркайсы үз бүлмәсенә
таралышты. Арыганнар иде.
Зәбирә дә билле күлмәген,
үкчәле туфлиләрен салып, ефәк
эчке күлмәге өстеннән ефәк хала-
тын ябынды. Көзге алдында алтын
алка-беләзек, йөзекләрен салып,
чәчен тарап, бит-кулларына крем-
нарын сөртте. Ничек кенә тыныч-
ланырга тырышса да, калтырануын
баса алмый иде ул.
– Утыз ел! Утыз ел үтте! Утыз ел
бергә яшәдек, ә син һаман Гөлсинә
дип авыз суын корытасың!!!
– Кирәкми, башлама, – диде ир,
тыныч калырга тырышып. – Минем
аны искә алганым да булмады.
Менә бүген генә...
– Ә нәрсә бүген? Сәрия түтинең
моңлы җырларыннан хисләнеп
киттеңме? – Зәбирә иреннәрен
мыскыллы
кыйгайтып, көлеп куйды
да тешләрен кысып ысылдауга
күчте: – Әйттем, чакырмыйк дип
шуны!
– Сәрия түтинең ни гаебе бар
инде, Зәбирә?
– Бар! – дип кычкырып җибәрде
хатын. – Ул да синең яныңда гомер
буе Гөлсинәңне күрергә теләде. Ә
беләсеңме нәрсә?
Зәбирәнең күзләреннән ялкын
чыгарырлык очкын чәчелә иде
төсле.
– Теге чакта сиңа язган хатын мин
алдым бит аның!
– Син?!
– Әйе, мин! Ул Үзбәкстанга авыру
апасының баласын карашырга
гына киткән иде. Кайтам, көт, дип
язган иде. Син күргән фотода да
туганының баласы белән иде ул.
Гамир хатынын гомерендә берен-
че күргәндәй аптырап:
– Ни өчен? – дип пышылдады.
Эчендәге утын тышка чыгарып
бетергәч, Зәбирә дә тынычлан-
ды булса кирәк. Бите буйлап агып
төшкән сыңар күз яшен кул арты
белән сыпырып алды да караватка
килеп утырды.
– Яратканга, Гамир, яратканга...
Җырлый белмәсәм дә, ярата беләм
бит мин дә...
Бүлмәдә беразга тынлык урнаш-
ты. Күңел өшеткеч тирән тынлык
иде ул. Аны таратырга тырышып,
Зәбирә:
– Эх, бер көнгә яумый торса
ярамагандыр бу яңгырга да! – дип
куйды. – Тамада килсә, барысы да
башкача булыр иде бит! Ярый, бе-
ренче мәҗлесләр үтеп өлгергән
әле. Ә монысы...
Тик Гамир сүзгә кушылмады.
Стенага таба борылып ятты да
күзләрен йомды. Әңгәмәне дәвам
итәсе килмәде. Әле булса колагын-
да чыңлап торган Сәрия түтәсенең
җырларын ишетергә тырышты ул.
Шуларны тыңлыйсы, күңеленнән
генә булса да шуларга кушылып
җырлыйсы килә иде аның...
Фото: Holiak; Freepik.