

Күптән көткән бәйрәм бүген –
илле яшьлек юбилей! Бергә торула-
рына да утыз ел – энҗе туйлары! Әй,
җитез булганнар да инде! Армиядән
кайтты да өйләнештеләр дә шул.
Аның каравы, хәзер үсеп буй җиткән,
үз тормышларын корган балалары,
тупылдап йөгерешеп йөргән оныклары
бар. Шул ук вакытта үзләре
дә егет белән кыздан ким түгел.
Зәбирәсе бар яклап уңган булды –
сүз юк. Менә әлеге мәҗлесне дә ул
оештыра. Район үзәгеннән махсус
пешекчеләр яллады. Алдан барып,
менюларын өйрәнеп, авыл җире
өчен тансык булган “балык өстәле”н
сайлады. Аннары бирелгән исем-
лек буенча азык-төлек хәстәрләде.
Бүгенге көндә иң кыйбатлы та-
маданы эзләп тапты, фото- һәм
видео төшерүчеләргә заказ бирде.
Мәҗлесләрне җиренә җиткереп
үткәрергә ярата ул. Ни дисәң
дә, андый бәйрәмнәрдә кирәкле
кешеләрне кунак итеп, ачылмаган
ишекләргә ачкыч яратырга фор-
сат туа. Гади укытучыдан башла-
ган ирен – директор итеп, соңрак
силсәвит рәисе итеп үрләтүләре
артында Зәбирәнең елгырлыгы ята.
Менә әле дә Гамирын район
хакимиятенә чакырмаслар микән,
дип тырышып йөрүе. Кунаклар-
ны өч төркемгә бүлеп, өч тапкыр
бәйрәм итәргә карар кылдылар.
Беренчесендә – әлбәттә, җитәкчеләр,
урындагы кешеләр, эшку-
арлар чакырылды. Икенчесендә
– авыл җирлегендәге бүген кулга-
кул тотынышып эшләргә кирәк
булган “вак түрәләр” килде. Өченчесендә
– чират туганнарга, ко-
да-кодагыйларга, балаларга һәм
оныкларга иде. Тамаданың һәр
көн өчен текстларын да, уенна-
рын да, хәтта җыр-биюләрен дә
Зәбирә җентекле тикшереп чыкты.
Шулай итмичә булмый, чөнки һәр
катламның үз зәвыгы, таләпләре.
Укытучы кеше буларак, ул аларны
яхшы аңлый һәм аера белә. Менә
ни өчен Гамир тулысынча хатыны-
на ышанды. Беренче ике мәҗлес
тиешле дәрәҗәдә, нәкъ Зәбирә
теләгәнчә, гөрләп узды. Иренең
дә күңеле булды, кунаклар да бик
канәгать таралышты. Бүгенгесе дә
шул югарылыкта үтсә, Гамирның
алтын юбилеен озак сөйләячәкләр
әле.
Өчәр тапкыр район үзәгендә
кафе арендалап, акча түккәнче,
колхозның сабантуй өчен ясалган
тирмәсен алып торып, ишегал-
дына кордылар. Өстәл тезәм дип,
кыйммәтле кәнәфиләрне, чит ил
гарнитурларын кузгатып бозып
йөргәнче, бик отышлы. Мәҗлес
бизәүчеләрне чакыртып, тасма-ту-
кыма-шарлар белән эчен ямьләгәч,
шәһәр рестораннарына алыштыр-
гысыз булды да куйды! Атна саен
шиңгән гельле шарларны яңартып
кына барасы.
Теге мәҗлесләрдә һава торы-
шы заказ буенча бирелгән кебек
яхшы булган иде. Монысында гына
иртәннән бирле кара болытлар
йөзә, вакыт-вакыт салкын җил исә.
– Яумый торса ярар иде,
бәйрәмнең ямен җибәрә, юкса, –
дип, әледән-әле тәрәзәгә күз таш-
лый Зәбирә.
Балалары сабыйларын ияртеп
кайтып җитте җитүен. Кода-кода-
гыйлары да ерактан киләсе түгел.
Туганнарының машиналары чит ил-
неке булуы борчыймы, тамаданың
һаман килеп кермәве тынгы бирми-
ме, нигәдер, күңеле тыныч түгел.
– Хафаланма, бар да яхшы бу-
лыр, – дип, Гамир сөекле хатынының
иңеннән кочып алды. – Ишегал-
дына кадәр асфальт, “выжт” итеп
килеп туктарлар!
Чыннан да ярты сәгать эчендә ча-
кырылган кунаклар бер-бер артлы
тезелешеп килеп бетте. Соңгылары
капканы ачканда, бүгенгә хушла-
шам инде дигәндәй, бер күренеп
алды да, кояш соры ямьсез бо-
лытлар арасында югалды. Күп тә
үтмәде, ялтырап яшен яшьнәде,
аннан колакны ярырдай итеп күк
күкрәде. Тагын яшен, тагын күкрәү...
Җил, бәйдән ычкынган холыксыз
үгез сыман, урамның теге очыннан,
юлында ни күрә шуны күккә күтәреп
очыра-очыра, бу таба килә иде.
Менә-менә килеп җитеп, тирмәне
кунаклары-ние белән болгап
очыра дигәндә, яңгыр шыбырда-
вы ишетелде. Күз сирпеп алганчы
көчәеп, чиләкләп коярга кереште.
Тәрәзәсез тирмәдә сөйләшергә дә
кыймый тынып калган кунаклар та-
вышлар буенча тыштагы хәлләрне
чамаларга тырышты.
– Бозлап җибәрә бугай, – диде
Гамирның бертуган җизнәсе.
– Уһу, – диде кемдер.
Һәм тагын тынлык урнашты.
Унбиш минутлап дәвам иткәч, яңгыр
тавышы басыла төште. Шунда гына
мәҗлескә җыелучыларга “җан керде”.
– Менә иште, ичмасам!
– Тирмәне күтәреп ала, дип торам.
– Бүгенне көткән икән...
– Әле ярый җыелып беткәнне
көткән, диген! Юлда булсак, агып
китәр идек.
– Күрдегезме, хәтта яңгыр безнең
мәҗлесебезгә комачауламый явар-
га тырыша. Сөеклем белән утыз ел
гөрләшеп кенә яшәгәнне белә ул!
Бәйрәмебез дә гөрләп үтәргә тиеш.
Шулай бит, Зәбирәм?
– Әлбәттә! Алтын юбилярның ял-
тыравыннан бераз көнләшеп кенә
китте ул. Тик җырдагыча: “Главней
всего погода в доме, а все осталь-
ное – суета”. Әйдәгез, хөрмәтле ку-
наклар, табын артына рәхим итегез.
Гамир кунакларга булышасыңмы?
Мин тамадага шылтыратып карыйм
әле. Килеп җитеп өлгерми калды,
яңгыр юып алып китмәде микән
үзен?
– Әйдәгез, әйдәгез. Үтегез җайлап
кына...
Хуҗа кунакларны утырткан
арада, Зәбирә аулаккарак чыгып,
телефоныннан кирәкле номерны
җыймакчы булды. Тик кесә теле-
фоны тотмый иде. Ул өйгә кереп,
телефон трубкасына үрелде. Әмма
анда да тынлык. Әнисенең йөзендә
борчылу чаткыларын беренче кызы
күреп алды.
– Ни булды, әнием? – диде ул,
пешекчеләр тураган соңгы салат-
ларны тирмәгә алып чыгып барган
җиреннән туктап.
– Телефоныңны биреп тор әле,
безнекеләр тотмый.
– Файдасыз, әни, связь юк. Ут та
юк. – Кызы артыннан ияргән килене
дә алар янында тукталды. – Бәлки,
бераз көтәргә кирәктер? Килеп
җитәр.
Зәбирә сәгатькә күз ташлады.
Билгеләнгән вакыттан ярты сәгать
узып киткән иде инде. Тагын да
көттерү килешмәс.
– Юк, мәҗлесне башларга кирәк.
Дамир кайда?
Үз бүлмәсендә кияве белән теле-
фонда нидер карап утырган улының
тавышы ишетелде.
– Монда без! Чыгабыз, чыгабыз.
– Бар, тиз генә югары очтагы
Рәсил абыеңның улы Рөстәмгә
менеп төш. Гамир абыең мәҗлескә
гармунчы итеп чакырды, очып
килеп җитәргә кушты, диген.
– Телефоны юкмыни? Әй, тотмый
бит әле. Бәлки, син барырсың? –
дип, киявенә борылды Дамир.
– Мин сиңа әйттем. Тиз бул! Бер
аягың монда, икенчесе тегендә. Да-
мира!
Үз исемен ишетүгә бер адым алга
атлаган солдат кебек кызы әнисе
янына килеп басты.
– Зинираны чакыр әле. Ул бит
сәнгать институтында укый. Тамада
булып та йөри башладым дигән иде
бугай. Юкка чакырдыммыни мин
аны?..
Озак тормады, бертуган апасының
кызы килеп керде.
– Әйе, Зәбирә апам. Ни булды?
Нигә чакырдың?
– Хәл болайрак тора, туганым.
Тамада килеп җитмәде, аппарату-
ра эшләми, ә мәҗлесне башлар-
га кирәк. Үзем ачып җибәрермен,
сөйләрмен, әмма уеннар уйнатуны
сиңа йөкләтергә туры килер.
– Ой, – дип артка чигенде Зинира.
– Минем тәҗрибәм әлегә бик аз ич.
Булдыра алырмын микән?..
– Курыкма, туганым, курыкма.
Үзем ярдәмләшермен. Таныш
кешеләр арасында тәҗрибә дә туплый
торырсың. Килештекме?
Зәбирә кызны беләгеннән тотып,
каршысына бастырды да туп-туры
күзләренә текәлде.
– Ярый, эшләп карармын, – диде
Зинира баш тарту барыбер кабул
ителмәячәген аңлагач.
– “Карармын” түгел, ә “эшләрмен”!
Димәк, килештек! Сиңа уеннар
әзерләргә кирәк булыр. Уйлый
тор яме. Вакыты җиткәч, үзем
эндәшермен.
Ишектән Гамирның башы күренде.
– Җимешем, кунаклар утырышып
бетте. Сине генә көтәбез!
– Чыгам, җаныкаем, чыгам.
Зәбирә эре чалмабаш чәчәкләре
төшерелгән зәңгәр озын күлмәгенең
итәген сыпырып төшереп, үкчәле
туфлиләрен киде дә, көзгегә карап,
үз-үзенә елмайды.
– Ух! – диде ул, имтиханга кереп
баручы студент кебек. Һәм итәген
ике бармак очы белән генә күтәрә
төшеп, вак-вак атлап чыгып китте.
Өйдәгеләр дә аның артыннан
иярде.
* * *
Мәҗлес ярыйсы күңелле баш-
ланды. Тәүдә улы гаиләсе белән
тәбрикләде, аннан соң кызлары
сүз алды. Атна саен бер үк әйбер
сөйләсәләр дә, кочаклап елашып
та алган булдылар, бүләкләрен
дә тапшырдылар. Оныклары да
шигырьләрен нәкъ Зәбирә өйрәткәнчә
кычкырып, бер ялгыш-
сыз сөйләп чыкты. Тәмам ятлап
беткәннәр иде, булса кирәк. Алар-
дан соң кода-кодагыйлары, ту-
ганнары теләкләрен җиткерде.
Остараклар үз сүзләре белән әйтте,
телгә ярлылар һәм кеше алдында
каушый торган гадәте булганнар
открыткада язылган шигырьләрне
укып котлады. Тамадаларның,
гадәттә, тәбрикләү өлешен кыска
тотуына күнеккән кунаклар ара-
сында озын-озак сөйләүче та-
былмады. Илле парның сүзе бер
сәгатькә сыйды да бетте. Аннан
соң һәркайсы үз иңеннән авыр йөк
төшергәндәй, җиңел сулап ашарга
кереште.
Авыр тынлык акчалы конверт-
лар тапшырылып, тостлар әйтелеп
беткәч, беренче кайнар аштан
соң сизелә башлады. Баштагы-
ларын Зәбирә үзе уен сүзләр,
шаярулар, кыстау белән туты-
рып килде. Тик торган саен алар
ешайды һәм озынайды. Шуңа күрә
гармунын күтәреп Рөстәм килеп
кергәч, хуҗабикә иң кадерле куна-
гын көтеп алгандай шатланды. “П”
хәрефе итеп тезелгән табынның
“бер аягы”нда утырган улын тор-
гызып, урын бирде. Чәнечке-калак,
тәлинкә янына тулы рюмкасын да
бастырып куйды.
– Гармунчы дускаем, сине тил-
мереп көттек! – диде Зәбирә, аның
иңбашына кулын салып. Һәм иелә
төшеп, өстәп куйды. – Тамак чы-
латып ал да бер-ике җыр башкар
инде, Рөстәмкәем. Аннан иркенләп
ашарсың.
Күптән гармунын кулына алга-
ны булмаса да, укытучысының
сүзен кире какмады егет. Махсус
уку йортларында укымады, мәктәп
түгәрәгендә өйрәнгәне белән генә
йөри инде ул. Вакытында район
үзәгендәге музыка мәктәбенә ба-
рырга теләге көчле иде. Әмма
әтисе: “Бу заманда гармунчы кемгә
кирәк? Шуның өчен бензинга акча
түкмибез!” – дип каршы төште. Чын-
нан да чират торучы юк. Үзлегеннән
өйрәнгән берничә җырын клубтагы
Яңа ел һәм 8 Март кичәсенә чакы-
рып җырлаталар да шуның белән
вәссәлам. Туйларда да, башка
мәҗлесләрдә дә катнашканы юк.
Күп дигәндә, су юлына озата бара...
Үзе белгән җырларны бер сулыш-
та башкарып чыкты Рөстәм. Кунаклар
чәбәкләп тагын җырлавын
сораса да, “җыр китабым югалды,
башканы өйрәнеп өлгермәдем”, –
дип көлде генә.
Чират Зинирага җитте. Зәбирә
апасы күз кысуга, ул кечкенә кәгазь
тартма тотып, уртага чыгып басты.
– Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез
уйнап алыйк! Уен бик кызыклы.
Менә бу тартмада сүзләр язылган
кәгазь кисәкләре. Һәммәгез чират-
лап шунда язылган сүзне укырсыз.
Әмма уен шарты буенча иң тәүдә
ир-атлар “Минем ыштан төбен-
дә...” дияргә, ә хатын-кызлар “Минем
итәк астында...” дияргә тиеш.
Мәсәлән, “Минем итәк астында...
пожар”. Аңлашылды, әйеме? Баш-
лыйбызмы? Башладык!
(Дәвамы бар.)
Автор турында
Эльмира Ибраһимова – Илеш
районы Дөмәй авылы кызы.
Урта мәктәпне туган авылында
тәмамлаганнан соң югары белем
алып, киләчәген журналистика
белән бәйли һәм 18 ел дәвамында
үз һөнәренә тугры. Ул – “Өмет”
яшьләр гәзитенең әдәбият
һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе.
Эльмираның кызыклы шәхесләр
белән үзенчәлекле әңгәмәләрен
шулай ук “Диләфрүз” басмасында
да укырга мөмкин.
Мавыктыргыч һәм үткер
мәкаләләре өчен ул күп тапкыр
“Өмет” гәзитендә, 2010 елда
“Шоңкар” журналында лауреат
исеме алды. Әсәрләре “Ялкын”,
“Аманат”, “Идел”, “Тулпар” журнал-
ларында басылды. Шигырьләре
өчен “Иделем акчарлыгы” (2004)
бәйгесендә лауреат исеменә лаек
булды.
“Яңа татар пьесасы” конкур-
сында катнашып, 2007 елда кы-
зыксындыру премиясен яулады.
2015 елда Сибай концерт-театр
берләшмәсендә “Никтудымнар
авылында” пьесасы буенча “Кунак
кызы Энҗе яки операция “Ы” ко-
медиясе сәхнәгә куелды. Шул ук
елны Башкортстан Президенты
грантына З. Биишева исемендәге
“Китап” нәшрияты оештырган
“Яңа офыклар” әдәби конкурсында
махсус бүләккә лаек булды.
Башкортстан Журналистлар
берлеге әгъзасы.