Чәчмә әсәр
17 Августа 2023, 03:40

Венер ФӘТТАХ. "Сорылар". Хикәя (2)

Җиденче яртыда Ансаф эшләгән заправкага барып, машинаны читкәрәк яшереп, засадага бастылар.

Венер ФӘТТАХ. "Сорылар". Хикәя (2)Венер ФӘТТАХ. "Сорылар". Хикәя (2)
Венер ФӘТТАХ. "Сорылар". Хикәя (2)

(Ахыры.)

***

 Чынлап та, бу вакыйгадан соң Фәнил Камаловка премия бирделәр, җыелыш саен мактап кына тордылар.

Әйткәндәй, “сорылар”, ягъни шакаллар коллективта берәү генә булмый бит, алар өере белән бер төркемгә укмашып йөриләр. Камалов кебек шакаллар милиция бүлегендә байтак иде.

 Җәйнең аяз бер көнендә участок инспекторы Фазыловка иртән иртүк бер егет йөгереп килеп җиткән.

– Мотоциклны урлаганнар!  “ИЖ-Планета-Спорт”. Өр-яңа. Гаражның йозагын кисеп алып чыкканнар.

 Хәбәр алу белән Вадим районга шалтыратты. Дежурный опергруппа җибәрермен дип вәгъдә итте. Өч сәгатьләп узгач кына опергруппа дигәннәре килеп җитте. Ял көне булгангадырмы инде, эксперт ярым-айнык, оперативник ярым-исерек иделәр. Аларның кулыннан килгән бөтен эш – җинаять урынын теркәү, фотога төшерү булды. Күбрәк эш тәфтишчегә төште, әлбәттә, ул протокол төзеде, җинаять урынының сызмасын ясады. Бер арада “опер” дигәне, Фәвәдис Салихов:

– Бу яңадан бер “висяк” инде. Минемчә, алып чыкканнар да запчастька сүткәннәр, ищи-свищи, файда юк, моны үлгәндә дә табып булмаячак, – дигән фикерен белдерде.

Аңа ияреп диярлек эксперт та:

– Бармак эзләре күренми, перчатка белән эшләгән, ахры. Безгә монда эш юк, участок инспекторы исем өчен булса да якын-тирәдәге кешеләрне сораштырган булсын инде, – дип өстәде.

 Бик озак маташасылары килмичә опергруппа әгъзалары кире районга кайтып китте.

 “Ял көннәрендә читтән кемнәр кайтып йөри соң әле? Кемнәр электән мотоцикл белән булаша иде? “ИЖ-Планета-Спорт” белән кая чаклы барып була? Төнлә кемнәр йокламыйча йөреп чыга? Кешеләрне сораштырырга кирәк”,  дигәнрәк уйлар участок инспекторын сырып алдылар диярлек. Тигәнәк шикелле, алар берсе ычкынса, икенчесе ябыша барды. Ирексездән, Вадимның уйлары читкәрәк тә китеп урап кайтты. “Кызык та инде бу дөнья, кулыннан бер эш килмәгәннәр кирәк урында каяндыр ятлап алган сүзләр кыстырып йөрүчеләр, көн-аралаш хәмергә “кунакка” йөрүчеләр гел почетта, нәкъ шулар карьера ясый, өскә үрмәли. Менә “тешне бирәм” бу Фәвәдис Салихов дигәннәре, гомер буе кеше сатып, хезмәткәрләрен бер-берсенә каршы куеп йөри торгач, бик өскә үрмәләр әле, бик зур түрә булыр.

 “Уйлар – уйлар инде ул, уйламыйча гына җинаять ачып булмый, әллә ни эш тә кыра алмыйсың. Булмаса, кешеләрдән сораштырып чыгыйм әле”, – дип, Вадим гараж яннарындагы йортларга табан юл тотты.

 

***

 “Ә” дигәнче өч көнләп вакыт узып та китте, әмма мотоциклны урлауда шик астына алырдай бер кеше юк. “Нишләргә соң әле, тагын кемнәрне сораштырырга?

Ә-ә, мин бит ярты төн урам буйлап йөрүче, бик игътибарлы булган Сабир абзыйдан сорау алмадым, шуңа барыйм әле”, – дип, инспектор кибет янына китте.

 Элеккедәй, Сабир абзый кибет янында үзе кебек пенсионерлар белән илдә, республикада, районда, поселокта булган хәлләр турында фикер алыша иде.

– Әссәламегаләйкем, Сабир абзый! Хәлләрең ничек? Күптән күренгәнең юк, әллә чирләп яттыңмы? – дип, Вадим башта хәл сорашты.

– Вәгаләйкемәссәләм, Вадим энекәш! Синең хәер-фатихада әлегә. Чирләгән булмады. Үзең дә күренмәдең бит, бәлки, укудадыр, бәлки, күрше участок инспекторы өчен эшлисеңдер, дип уйладым. Белүемчә, алар отпускыда чакта, эшләрен сиңа йөкләтәләр бугай. Аллаһ ярдәм бирсен үзеңә, эшең бик тынгысыз, бик авыр, өеңә кайтып та кермисең, ахры. Балаларың таныймы соң үзеңне? – дип, бераз шаяртты Сабир абзый.

– Шулайрак шул, Сабир абзый, кайтып кергән дә юк. Ни почеты юк, ни акчасы чепуха, артистлыкка китсәм, бәлки, уңдым, дияр идем.

– Мин дә шулай димен. Иптәшең белән чын артистлардан ким җырламыйсыз, бәйрәм концертларына мин дә бит баргалыйм.

– Алай гына түгел, еш кына ярышларга йөртәләр. Мин бит футболчы да, волейболчы да, сикерүче, чаңгыда йөрүче, теннисчы һәм тагын берничә төр буенча разрядчы. Хәтта йөгерү буенча спорт мастеры. Җитешергә тырышам алай. Җылы сүзләрең өчен рәхмәт, Сабир абзый. Минем берничә сорау бар бит әле. Бу арада читтән кайтучылар күренмәдеме?

– Ялга кайтучылар күп булды инде ул, озын бәйрәм булды ич. Сиңа бит начар холыклы, кеше әйберенә кызышучы шәхесләр кирәк. Менә шуларның берсе – Кифая улы Ансаф. Шуңа игътибарыңны сал. Рәниф белән Фират та кайтканнар иде, әмма алар әниләренә булышудан артмагандыр, димен.

– Рәхмәт, Сабир абзый. Бөркет күзле кеше син. Микроскоп белән күренмәгән әйберне дә күрәсең.

Чынлап та шулай бит, Ансаф инде бала чакта ук мотоцикл, мопед, велосипедлар урлап, шуларны сүтә иде. Аннары яңа мотоцикл итеп җыя. Техникага бик сәпәрәй, әмма әтисез үскән, ярлырак гаиләдә тәрбия алгангадырмы, кеше әйберенә кызыга иде. Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекцияда исәптә торды. Ярый, әнисе белән сөйләшим әле, – дип, Вадим Сабир абзый белән хушлашып, китеп барды.

 Эш сәгате беткән вакытны чамалап, участок инспекторы Фазылова Кифая яшәгән фатирга табан юл алды һәм юлы уңды – Кифая өйдә булып чыкты.

– Ансаф кайткан булган икән, киттеме, әле дә өйдәме?

– Китте шул, энем. Икенче көнне эшкә дигән көнне мотоцикл шлемын алырга керде, дус егет мотоцикл белән безнең якларга бара, мине дә алып китә, диде. Тагын бераз тор әле, дигән идем, эшкә чыгарга вакыт җитә, диде. Дусты да шул якка барасы булгач, бушка барыла, диде.

 Бу хәлләрдән соң инспектор Фазылов район бүлегенә барып үз фикерләрен криминаль милиция башлыгына сөйләп бирде.

– Шәп фикер! Әмма Киров өлкәсе бик ерак шул, отдел башлыгы машина бирмәс мөгаен. Машинасыз бару бушка гына йөреп кайту булуы ихтимал, чөнки шикле егетне кулга алырга кирәк. Ни дисәң дә 700 чакрымнан артык ара бит.

– Ә мин машина табам. Участокта урнашкан оешмалардан сорап карармын, – дип, Вадим криминаль милиция башлыгы сүзенә нокта куйды.

– Ярый, алай булгач, сөйләш. Ә мин ярдәмгә Салиховны җибәрәм.

– Барсын, әйдә. Ярдәме тимәсә дә, зыяны булмас, иптәшкә булса да ярап куяр.

 Отделда Салихов турында бер генә фикер хөкем сөрә иде. Аның унбиш елга якын җинаять эзләү инспекторы була торып, бер генә җинаять тә ачканы юк. Ияреп йөри, күп сөйли, адым саен тәмәке тарта, мактана. Гоноры бик зәһәр инде! Өч пункттан план да төзи белми. Ярый әле, күчтәнәч ташып, югары уку йортын тәмамлый алган.

 Шулай итеп, икенче көнне участок инспекторы Фазылов һәм җинаять эзләү инспекторы Салихов ерак юлга чыктылар. Юлда барганда Фәвәдис Салихов берничә кап тәмәке тартып бетерде, йөзәрләгән җинаять эшләре ачканын сөйләде. Тик ничек ачканын, нинди ысуллар кулланганын аңлатмады, сер, дигән булды.

– Безнең эш тоташ серләрдән генә тора инде ул! – дип шапырынып та алды әле.

 Барып җитүгә төн җитте диярлек, инспекторлар кунакханәгә урнашып, бераз капкалап алдылар да, йокларга яттылар. Салихов үзе белән бер чүл аракы алган булган икән, кыстап караса да, Вадим эчмәде. Җинаять эзләү инспекторы чүлне берүзе “җиңде”.

 Иртән сәгать биштә торып Вадим Салиховны уятмакчы булды, әмма тегесе бирешмәде. Шулай да Вадим ныклап тотынды һәм хезмәттәшен тәки уятты.

 Җиденче яртыда Ансаф эшләгән заправкага барып, машинаны читкәрәк яшереп, засадага бастылар. Салиховның йокысы туеп бетмәгәнлектән, ул кабат машинага кереп ятты. Нәкъ шул вакытта Ансаф урланган мотоциклында эш урынына килеп төште. Вадим, засададан чыгып, аңа каршы юнәлде. Ансаф инспекторны танып алды һәм яңадан мотоциклны кабызып кузгалмакчы булды. Әмма инспекторның йөгерү буенча спорт мастеры икәнен ул белмәгән, мөгаен. Берничә секунд эчендә Вадим Ансаф янына йөгереп килде һәм кузгала башлаган мотоциклга типте. Егылган мотоциклын ташлап, Ансаф йөгерергә тотынды, тик Вадим аны бик тиз куып җитте һәм тотып алды. Ансафны җиргә егып, кулына беләзек кидереп, машинага табан алып китте.

– Нигә миңа эндәшмәдең? – дип каршы чыккан Салиховка Ансафны тоттырып, Вадим мотоцикл артыннан китте.

 

***

 Иң кызыгы отделга кайткач булды. Актив эшчәнлеге өчен Салиховка премия бирделәр һәм җинаять эзләү бүлекчәсенә җитәкче итеп тәгаенләделәр. Фазылов турында сүз дә чыкмады. Мактанып сөйләр өчен гонорлы Салиховка тагын бер эпизод булды. Аның ничек итеп җинаятьләр ачуы сер ласа!

 Төсләр арасыннан ни өчендер соры төс Вадимның күңеленә бик ятып бармый торганы. Бигрәк тә ул соры характерлы кешеләрне сөйми. Хәер, андыйларга кеше исеме бик төгәл диеп тә булмыйдыр, “шакал” сүзе якынрактыр, мөгаен.

Фото: azerbaijan_stockers;  Freepik.

Венер ФӘТТАХ. "Сорылар". Хикәя (2)
Венер ФӘТТАХ. "Сорылар". Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас