Чәчмә әсәр
15 Августа 2023, 04:45

Гөл МИРҺАДИ. Кызым. Хикәя (2)

Кияүгә китәсе кыздан кисәү агачы да кача, ди бит. Алып китәр бу мине, дип курка имеш. Нәкъ шулай икән!..

Гөл МИРҺАДИ. Кызым. Хикәя (2)Гөл МИРҺАДИ. Кызым. Хикәя (2)
Гөл МИРҺАДИ. Кызым. Хикәя (2)

(Ахыры.)

...Без июльдә, колхозда урып-
җыюның
“самый разгары”нда
өйләнештек. Яңарак эшли башла-
ган инженер кияү егете һәм аның
дусты – шаһит егет басудан, ком-
байннан төшеп кенә килделәр
туйга. Ике якта да берәр көн булды
туй. Безнең як кунакларыннан әнкәй
бүләкне гел әйберләтә салдырды.
Оештырган! Төшкәндә бирнәм бай,
матур булып күренсен өчен кара-
ватын да, савыт-сабасын да, хәтта
кер юу машинасын да алдырган...
һәм бүләк итеп бирдергән. Тор-
мыш башлаганда барысы да кирәк
бит. Ул бүләкләр безгә бик кадерле
булды, озак еллар хезмәт итте.
Әнкәй шулай тырышканны, мин
нишләп кул кушырып утырыйм
да, кадерләп үстергән кызымны
бирнәсез бирим ди?! Туй мәҗлесе
бер көнгә генә калдырылса да,
юклык заманы түгел бит. Бөтен
кеше яхшы машинада, өсләрдә –
йөзәр меңлек туннар, аякларда –
әнкәйләр яшь чагында, без кияүгә
чыкканда төшебезгә дә кермәгән
итекләр... Кибетләрдә шулкадәр
күп, шулкадәр төрле азыклар саты-
лыр, дисәләр, ул чакларда ышан-
мас та идек әле...
Бирнә җыям. Уңган кызым белән
акыллы киявемнең тормышына
“баш ясыйм”. Камыр куйганда чүпрә
салып баш ясыйбыз бит. Ул тизрәк
кабарта, көч бирә камырга. Көч бир-
сен балама әткәсе белән әнкәсе
күңел салып, теләкләр теләп алган
әйберләр! Аз гынадан башлап, зур
тормыш корырга чәм бирсен!
Пар мендәрләр, юрган, тышлыклар...
Бизәкләр төшерелгән пар
чиләкләр, көянтә... Кодагыем өенә
чаршаулар, пәрдәләр, ашъяулык,
сөлгеләр... Сандык урынына хәзер
комод алалар икән. Заманча кыла-
налар. Төшкән йортка муллык алып
барам, дип, чиләкләргә бодай туты-
рып, өстен ак яулыклар белән бәйли
торган идек без. Хәзер төрлесеннән
төргәк-төргәк ярма, өстенә ялтыр-
йолтыр кәгазьле кәнфитләр сала-
лар икән. Кодагый ашы: пар каз,
пар чәкчәк, пардан икмәк. Барысы
да бизәлгән, төрелгән, тасмалар
белән бәйләнгән. Өсләрендәге
яулык-бүләкләр ризыкларны телемнәргә
бүлеп табынга чыгарган,
кунаклардан котлатып акчасын
җыйган уңганнарга әзерләнгән.
Пар ризыкларны табынга чы-
гарып күрсәтәбез, берсен телеп,
ашатабыз, берсен кирегә алып
кайтабыз. Нигә шулай – бер кеше
дә төгәл белми. Борынгыларның
бу кагыйдәсен беркем дә үзгәртми.
“Шулай тиеш!” – диде әнкәйләр,
төпченергә урын калдырмый торган
балачактан таныш тавыш белән.
Кияүгә китәсе кыздан кисәү
агачы да кача, ди бит. Алып китәр
бу мине, дип курка имеш. Нәкъ
шулай икән! Икмәк пешерә торган
мич тә, мич узгач, күмерне җыеп
плитәгә төшергәндә я казан асты-
на тартканда куллана торган кисәү
агачы да юк инде юклыкка. Әмма
өйдә икәү булган әйберләрнең бер-
сен кызымның куллары эләктереп
салып кына куя, күз тимәсен үзенә!
– Дөньяны көтәр, җиңнәрен сыз-
ганган бу! – дип, мыек астыннан
гына күзәтеп, артыннан әткәсе
көлеп йөри. – Син дә шулайрак
идеңме?
– Шулай булмый әллә! Инәйнеке
бушка бит! Үзеңә башка яши
башласаң, барысы да кирәк!
Артыннан яратып кына, күзләребез
белән генә сөябез үзен.
Берничә көннән иркә генә кызчыгы-
быз түгел, килен буласы кеше. Әнә
нинди җитди кыяфәткә кергән! Иии,
кызымны...
– Ал, балам, ал! Нәрсә кирәк
барын да ал...
Сайлаган ярын ничек нык яратса,
булачак каенанасына да хисләре
шундый ихлас баламның. Әй куа-
нам шуңа! Үземнең шундый чагым-
ны, үз әнкәемә тиң күреп, сөйгән
кешемне тудырган, үстергән ке-
шене яратып, кияүгә барган ча-
гымны сагынып, куанам кызымның
хисләренә. Кода белән кодагыйның
аны үз итеп якын күрүләренә сөенеп
бетә алмыйм. Шулай гына булса-
чы да, бер-берегезне яратып кына
яшәсәгезче! Сез бәхетле булсагыз,
мин дә тыныч яшәрмен, өзелмәм,
әрнемәм... Үз балаларыгызны ничек
бар шулай яраткан кебек кабул ите-
гез баламны, зинһар! Үз балаңның
кылыклары да, кытыршылыклары
да, җитмәгән җире дә кичерелә,
кыерсытулары да, кыек сүзләре
дә онытыла бит. Гел әйбәт була ул
үзең тапкан бала, гел хаклы була,
аны гел яклыйсы килә, ярдәм итәсе.
Урталай ярылып үзең тапмаганны
ярату өчен никадәр киң күңел һәм
сабырлык кирәген миннән дә яхшы-
рак кем белсен?! Үзеңнән яралма-
ган баланы кичерергә никадәр көч
кирәген белсәгез икән...
“Яратыгыз баламны!!!”
“И-и-и, кызымны минем!” Сөйгәнеңнең
куенына ир хатыны булып
яратылып яшәргә ашкынасың.
Үзаллы булырга, үз гаиләңне ко-
рырга ашыгасың. Туган йортыңнан,
газиз кешеләреңнән аерылып киткәнеңне
аңламыйсың да кебек.
Күңелеңдә, Аллаһыга шөкер, мәхәббәт
яши. Сине талпындыручы,
туган ояңнан очып китәргә канат
кактыручы хис. Шулкадәр табигый
бу талпыну, шулкадәр табигый... Их,
йөрәгем...
– Мендәргә баскач та “Әнкәй!” дип
әйтеп шәл ябындырырга, “Әткәй!”
дип әйтеп түбәтәй кидерергә ти-
ешмен икән. Бик матур шәл алырга
иде, әнкәй... Әйдә, кибеткә барыйк
әле...
– Барабыз, кызым, барабыз.
– Алабыз, кызым, алабыз.
– Сезгә “әнкәй”, “әткәй” дип
әйтәлми инде ул, йоласы буенча
“әби-бабай” дип дәшәм, ди. Кайбер
егетләр әйтә дә соң...
– Ярар, балам, ярар... Кыенсын-
ма, безгә ничек тә ярый...
– Менә бу никах күлмәген алабыз,
яме, әнкәй! Яулыкны бәйләтүчене,
бизәндерүчене сөйләштем. Алдан
шәһәрдә фотосессия ясыйбыз.
Икенче көнне тагын бизәндерүчегә,
яулык бәйләтүчегә барып, киенеп,
турыга никахка кайтабыз. Ике тап-
кыр түләргә була инде, әнкәй...
– Әй, ярар ла, балам, каян
килеп кая китмәгән өч мең! Иң
мөһиме: үзең канәгать бул. Сезнең
бәйрәмегез бит...
Вакытның тиз узуы! Никах көне
килеп тә җитте, мулла бер-берсен
яраткан ике ярны бербөтен итеп ка-
выштырып та куйды. Кызым кискән
нечкә-нечкә токмачларны шулпага
салдым. Татлы бәлешләрне табын-
га чыгардым. Кунакларга бүләкләр
өләштек. Бирнәне машиналарга
төядек.
– Кузгалгач, берүк артыңа бо-
рылып карама, кызым... Йоласы
шулай, тыңлаш, яме...
Шәлен кодагыйның иңнәренә
салды, һич икеләнми, шартла-
тып “әнкәй-әткәй”не дә әйтте. Та-
янчыкка – төсле тасмалар тагып,
иреннәренә иннек сөртеп, сарык
чыгарып бастырганнар, аның
йонын сыпырып, төшкән йортына
муллык теләп, бүләген дә куйды.
Кызым белән киявем, кода белән
кодагый артыннан өйләренә кер-
дек. “Аерылмагыз, арагызга кеше
кертмәгез, артларыннан калмый,
өйгә үтегез!” – дип, тирә-яктан
өлкәннәрнең өйрәткән тавышлары
озатып калды. Кызым, шаяра-ша-
яра, табын әзерләүчеләргә алъяп-
кычлар бәйләтте. Әй, шат үзе, аның
елмаюына, сөенүенә кодаларның
туганнары да шатланып җавап
бирә. Озын никах күлмәгендә,
мөселманча оста итеп бәйләтелгән
яулыгында, көндәгедән артыграк,
бәйрәмчә бизәнгән сылу гәүдәле,
чибәр кызымнан тирә-якка нур
бөркелә кебек. Оялу да, тартыну
да, икеләнү дә юк. Үз өенә кайтып
кергәнмени: көзге суыкка карамый,
шартына китереп, кияү озак кына
сатулашкач, кулына төшергән сан-
дык-комодны ирләр өйгә кертеп,
тартмаларына яшерелгән бүләкне
эләктергәч, әйберләрне кая ку-
ярга, челтәрләрне, пәрдәләрне
ничек эләргә өйрәтте дә, көянтә-
чиләкләрне иңенә алган килендәше
артыннан су юлын “күрергә” китте.
Кияү йортында да зур табын
корганнар. Яшьләрне кода уртага
утыртты. Кызым белән янәшәгә –
безне, аннары безнең бертуганнар-
ны... Кияү белән янәшә – үзенең,
кодагыйның ерак араларны якын
итеп, шатлыкларын уртаклашырга,
килен күрергә кайткан туганнарын.
Каршыда гына – безнең әткәйләр,
әнкәйләр. Китте теләк теләш, бүләк
биреш...
Менә шунда, башым – уйсыз,
мәшәкатьсез, кулларым эшсез кал-
гач, аякларым ай буена йөгергәннән
соң тукталгач, әллә нәрсә булды
миңа. Шул табында нәрсә аша-
ганымны да, кунакларның нәрсә
сөйләшкәннәрен дә белмим. Юга-
лып калдым. Бер уй-чүкеч кенә
төя башымны: мин ничек кирегә
кайтам хәзер, кызымны калдырып,
ничек кайтып китәм? Ул минеке бит!
Миннән яралган! Йөрәгем астын-
да кадерләп кенә үстергән! Бөтен
көчемне салып якты дөньяга чы-
гарган! Елаган тавышын көткән!
Назлый-назлый, сөя-сөя күкрәк
сөтемне имезгән! Авырган чакларында
төннәрдә уянып, таңга
кадәр йокламый, тын алышын
мин тыңладым бит аның! Очып
биеп торган, кычкырып көлеп тор-
ган, һич кенә дә тиктормас кызчы-
гым яшәү белән үлем арасында
калгач, җир тырнап елаган да,
күз яшьләренә буылып, күкләргә
инәлеп, Аллаһыдан аның савыгуын
сорап ялварган да мин идем бит!
Кечкенә күкрәк читлегендә яшәргә
талпынган бәләкәй генә йөрәге
эчендә неп-нечкә элпәне күзгә
күренмәс җеп белән теккәннән соң,
салкын бүлмәдә калтырап, аның
уянганын көтүләре, аппаратларда-
гы гомер сызыгының өзелүеннән
куркулар никадәр авыр икәнен бу
кияү дә, кода белән кодагый да,
хәтта янымда утырган бәйрәм
итүче ирем дә күз алларына да
китермиләр бит... Авыруы турын-
да беркайчан да белгертмәс, үзен
сәламәт кешеләрдән ким куймас,
алардан арттырып, алдына максат-
лар билгеләр дә, үзен сынар, үрләр
яулар, җигелеп эшләр, әрсезләшеп
алга барыр, әй, үткер дә, чая да
кызым бит ул минем! Ничек кайтам
сине калдырып, кызым, кызыкаем?!
Бәгыремнең бер өлеше бит
син, кызым! Әнә теленеп-теленеп
без пешергән казлар да табын-
га чыкты: канатлары – кызларга,
ботлары – малайларга... Телем-
телем киселгән. Сине ничек өзим
бәгыремнән, ничек калдырыйм?
Йөрәгем телгәләнә... Борылып-бо-
рылып карыйсың миңа. Сизәсең
инде. Киселгән, тегелгән яралы,
җөйле йөрәгең сизгер бит ул синең.
Кычкырып кына әйтмисең. Син дә
куркасың. Күрсәтмисең генә. Мин
дә куркам, балам. Дәшмим генә.
Күңелеңнең түренә уздырып, якын
күргән яңа әнкәеңнең улын бәхетле
итә алырсыңмы? Сау-сәламәт нәсел
дәвамы бүләк итәрсеңме аңа?
Килендәшеңнең улын, әнә, кулларыннан
да куймый кода. Әй, Хо-
даем, әрнүләрдән арала баламны!
Мин көрәшермен, ябык ишекләрне
ачармын, кирәк икән – йөрәгемне
телеп бирермен аның бәхете өчен!
Саклармын, яклармын! Күңелдәге
әрнүдән, куркулардан зур көч туа.
Күзләреңә карыйм. Синдә дә туган
ул көч! Кулың минем кулны эзләп
таба:
– Барысы да әйбәт була, әнкәй,
көймә!
Син бәләкәйдән шул сүзләреңне
кабатлыйсың, әллә мине, әллә
үзеңне тынычландырасың. Йөрәгемә
тынычлык тапмасам да, синең
шик-куркуларыңны тирәнгә,
кеше күрмәслек, сизмәслек итеп
яшергәнеңне аңлыйм шул сүзләрдән.
Миңа да яшерергә
кушканыңны...
И кызымны, малади-
сымны минем!
Тизрәк котлап бетсеннәр, тизрәк
сыйлар чыксыннар табынга, тизрәк
бәйрәмне йомгаклап, машинага
утырыйк... Анда караңгы, елаганны
күрмәскә тиешләр. Тизрәк, тизрәк,
тизрәк!
– Әкрен генә кайт, яме...
– Шөкер ит, әнкәсе, кияүгә генә
чыкты бит. Шатланырга кирәк...
– Өйдә бушлыктыр инде, ул
киткәч...
– Әле аның аласы, синең
бирәселәрең күп алда, бик бетеренмә,
иртәгә үк килеп җитәрләр.
Парлашып килерләр, өчәүләп-
дүртәүләп
килерләр, менә
күрерсең!
– Беләм. Барысы да әйбәт була.
Көймим бит. Кыен гына. Үтә ул...

Фото:  Holiak,  Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Кызым. Хикәя (2)
Гөл МИРҺАДИ. Кызым. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас